7


  • Учителю
  • Дәрес конспекты Көз (7 сыйныф)

Дәрес конспекты Көз (7 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес конспекты. 7В Сыйныфы.

Тема : Бәйләнешле сөйләм телен үстерү " Көз"

Максат: 1) Көзге табигать мизгелләрен чагылдырган яңа сүзләр белән таныштыру.

2)Шигырьләрне дөрес тавыш , логик басымнар белән укырга күнектерү.

3)Табигатькә сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслекнең 18-20 битләре , көзге табигать турында электрон презентация.

Дәрес барышы.

1)Дәресне оештыру:

Дежур укучы дәрестә кем юклыгын , һава торышын , атнаның нинди көнен , өй эшен искә төшерә.

2)Актуальләштерү:

А) Өй эшен тикшерү.

Б)Ишетеп -аңлау өчен күнегү:

Прослушайте и укажите слова , отвечающие на вопрос нинди?

Шәһәр, җылы , сары ,җәй, яхшы , кыш , көчле , күңелле.

Прослушайте и укажите слово логически не связанное с другими:

Тәртипле ,ярдәмчел ,җәй, игътибарлы,күңелле.

3) Яңа материал белән таныштыру:

А)Укытучы:-Әйдәгез укучылар , игътибар белән рәсемгә карыйк әле. Рәсемдә нинди агачлар күрсәтелгән?Аларның яфраклары нинди?

Укучы:-Рәсемдә каен ,имән агачларын күрәбез.Аларның яфраклары беренче рәсемдә яшел төстә , икенче рәсемдә сары төстә.

Укытучы:-Гадәттә , бу агачлар көзнең кайсы чорында шундый була ? Рәсемдә көзнең башымы?Уртасымы ,ахырымы?

Укучы:- Беренче рәсемдә көз башы ,көннәр әле җылы ,яфраклар яшел төстә.

Икенче рәсемдә көз уртасы ,яфраклар сары төстә.

(Агачлар турында мөмкин кадәр күбрәк таныш лексика кулланып укучылар җавап бирә).

Б)Укытучы:-Укучылар хәзер икенче биремдә бирелгән шигырь юлларын укып китәбез,нокталар урынына төшеп калган кирәкле ай исемнәрен әйтеп укыйбыз.

(Сәнгатьле итеп шигырь юлларын укыйлар ,русчага тәрҗемәсеннән туры килгән юлларны табып укыйлар.)

В) 19 бит 5 күнегү.Бу күнегүдә яңа сүзләр бар,әйдәгез танышып үтик.

Яңа сүзләр белән таныштыру.

Бәс- иней

Чык- роса

туң - заморозки

бозлавык - гололёд

(Яңа сүзләрне күмәкләп кабатлау ,яңа сүзләр белән телдән генә җөмләләр төзеп карау)

Укучы:-Бүген иртән чык төште.

Бәс салкында була.

Укытучы:-Яңа сүзләрне сүзлекләргә язып куегыз.Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз ,бу күнегүдәге сүзләрнең кайсылары көзге һава торышына туры килә, шуларны язып куябыз.(Бер укучы тактаның артына яза ,укучылар язып бетергәч бергә тикшерәбез.)

Г)Укытучы: Укучылар , мәктәпкә килгәндә игътибар иттегезме, бүген иртән үләннәрдә чык бар идеме? (Бәйләнешле сөйләргә өйрәтү,һәр ай турында аерым сөйләп карарга мөмкин)Үрнәк:Сентябрь-көз башы,һава әле җылы..Шуңа күрә бу вакытта чык та ,томан да бик сирәк була , ә бәс бөтенләй булмый...

4)Белемнәрне ныгыту:

20 бит 9 күнегү (халык сынамышлары белән танышыгыз,тәрҗемә итү)

5)Йомгаклау:

Өй эше: 10 күнегү(көзге һава торышы турында сөйләгез)

Билге кую.

Саубуллашу.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал