7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие на последний звонок

Вне классное мероприятие на последний звонок

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме. 2015 ел чыгарылышы (9, 11 класслар белән)

әзерләде 11 класс җитәкчесе Ихсанова Г.А


1 . Исәнмесез, хөрмәтле укытучыларыбыз, әти-әниләребез һәм барлык кунакларыбыз. Бүген безнең барыбыз өчен дә бик тантаналы һәм дулкынландыргыч көн. Үткән мәктәп елларыбызга әйләнеп карап, аларны мәңгегә күңелләребезгә калдыра тора торган көн. Бүген безнең 11 нче сыйныфларыбыз өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Барыгызны да бүгенге бәйрәм тантанасына чакырабыз.


2.Башл. укучысы

Карап-карап торам да бәйрәмне , бу абыйлар, бу апалар кай арада шулай үскәннәр?

Нигә безнең зал түрендә юк икән унберләр?


3.Башл. укучысы

Әле кичә генә йөриләр иде мәктәптә.

Бүген соң йөриләр икән кайларда?


4.Башл. укучысы

Ә мин беләм, китәселәре килмидер аларның мәктәптән

Аерыласылары килмидер дуслардан.


5.Башл. укучысы

И, кызлар, эзләп алып керик үзләрен

Тиз генә.

Яраттылар инде соңга калырга

Алар аз гына


(Детство җыры яңгырый. Беренчеләр 11 ләрне җитәкләп алып керәләр.).

(Кыңгырау чыңы ишетелә.)


6.11 кл. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне ничә еллар буена озата килде. Беренче Белем көне дә безнең хәтердә нык саклана әле.


7.11 кл. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме - тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.


8. 9 кл. Эх, балачак!

Мәктәбемә илтәр юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

  • Исәнме! - дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?


9. 11 кл.Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым…

Шушы адым мөһим булганлыгын

Үсеп җиткәч кенә аңладым…


10.11кл."Тырыш, укы!"- дип өндәде әни,

"Тырышам,"- дип кемне алдадым???

Үз-үземне алдап йөргәнемне

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Галим булсын, дип, тырышты укытучым,

Әни исә янда атлады.

Бөтен авырлыкны әни күтәргәнен

Үсеп җиткәч кенә аңладым…


11.11 кл. Авыр минутлар да җиңел булып калды,

Җил-давылдан әни каплады.

Кеше булыр өчен әни кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым…


12.11 кл.Мин күп белдем хәзер, күп аңладым

Әти-әни сүзен тыңлармын…

Ләкин әни булу зур эш икәнлеген

Әти булгач кына аңлармын…


Җыр "Рәхмәт әти-әниләребезгә" Гүзәлия көе, Флера Шарипова сүзләре


13.9 кл. (талгын гына көй уйный) Кешенең үз гомерендәге иң зур, иң истәлекле көннәрен иң якын кешеләре белән уртаклашасы килә. Безнең дә бүген яннарыбызда сөекле әти-әниләребез. Дөньяда тагын кем бар микән безнең кайгы - шатлыкларыбызны үзенекеннән дә артык күреп, без диеп янып яшәүче кеше! Кадерле, сөекле әти-әниләребез! Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик- бик яратабыз! Рәхмәт сезгә без дип йокысыз үткәргән төннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен. Алдагы көннәрегездә безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә. Без сезнең алдыгызда башыбызны иябез...


Тәбрикләү өчен сүзне әти-әниләргә бирәбез.


14. 11 кл. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Әти-әниләребездән безне "Балачак иле" патшасына - хөрмәтле директорыбыз -------------------------- кабул итте. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирә. (мәктәп директорына сүз бирелә)

15.Зур тырышлык куеп мәктәп өчен

Ару - талу белми эшлисез.

Укытучы дигән зур исемгә

Бик лаеклы кеше сез.

Рәхмәт сүзебезне әйтер өчен

Күп эзләдек матур сүзләрне.

Алыгыз сез бүген кабул итеп,

Чын йөрәктән шушы сүзләрне.

16. 9 кл.

Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса, төзәтте.

Кыенлыклар килсә, әле дә ул

Бирешмә!- дип, гүя эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.


17. 9 кл.Гомеремнең тәүге язларыннан,

Әткәм - әнкәм белән янәшә

Берәү яши һаман күңелемдә,

Үткәннәрдән кайтып эндәшә.

Хәтеремдә курка-курка гына

Сыйныфыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә, шулчак беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем.


Җыр "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй"


18. 11 кл. Хөрмәтле Нурзидә апабыз ! Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, балаларны үзегезгә караттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең беренче укытучыбыз! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!


19 9 кл Юк, үтмәде Сезнең гомер бушка,

Чәчләрегез иртә агарса да.

Агарттыгыз бит Сез күпме күңелләрне,

Барысы өчен бик зур рәхмәт Сезгә.

Яшәгез Сез әле озак-озак,

Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.

Безнең юлда якты маяк булып,

Ерактан яктыртып торыгыз.


20 Хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җитәкчебез! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дө, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирә идегез. Әлбәттә, без ул вакытларда киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә менә хәзер аңлыйбыз, бар да үзебез өчен кирәк булган икән. Кадерле ----------------------- апабыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез. (сыйныф җитәкчесе котлавы)


21 Хөрмәтле укытучыларыбыз!

-Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр.Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз.Карасаң бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек,очкын чәчеп торган күзләр.

22. Хөрмәтле укытучыларыбыз!(укучылар берәм-берәм укытучыларның исемнәрен әйтеп чыгалар) Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!

Җыр "Алсу, зәңгәр, кызыл гөлләрем"


23. Безнең бүгенге бәйрәм көнендә 1 нче сыйныф укучыларына да әйтер сүзебез бар. Мәктәбебезнең эстафетасын без алар кулына тапшырабыз.

Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,

Кечкенәме, зурмы барыбер.

Тар булса да, яңа сукмак яса,

Аны зурайтучы табылыр.


24 Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,

Нур балкысын сезнең йөзләрдә,

Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр

Безнең бөек Татар илендә

(Башлангычка сүз бирелә)


Вальс ("Укытучыма" җырына 9,11 класс укучылары вальс бии)


(11ләр янына 10 класстан бер укучы чыга)

25. Кыен чакларымда хәбәр итмәсәм дә,
Үзе белеп килә чын дустым,
Ихластан сөенә хәлләрем яхшыга,
Үз итә мине ул чын дустым.


26. Кинәше акыллы ин якын дустымның,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, чын дустым.
Яхшыны-яманны, барын да аңлыйсың,
Ярый әле бар син чын дустым.


(10 класс котлау сүзен җиткерә)

"Чыгарылыш сыйныф укучылары!

Бүген сез тормышыгызда яңа сәхифәне ачасыз, яңа этап башлыйсыз. Сезне имтиханнар көтә. Барысында уңышлы гына тапшырып , уйлаган уйларыгызның тормышка ашуын телибез. Ләкин кайда гына булсагыз да, үзегезнең туган җирегезне, укытучыларны, мәктәбебезне, әти-әниләрегезне, дусларыгызны онытмагыз!

Тормыш юлыннан ышанычлы атлагыз! Сезгә бары тик уңышлар юлдаш булсын ! Максатларыгызга ирешегез!"


Җыр" Дусларыма" (11 кл. башкара)


27. Безгә мәктәптә һәм ашханәдә хезмәт күрсәтүче апалар: ...! Сезнең барыгызга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.Тәмле ашларыгызны, чиста мәктәбебезне без сагынып искә алырбыз. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар телибез!.

28. Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем

Инде менә сезгә барыгызга

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

29. Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынып сезгә килербез.

Озын юллар үтеп, онытмыйча,

Сезнең хәлегезне белербез.

30. Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, бүген синең алда

Сынау тотам соңгы дәрестә.

31. Ел да шулай, очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп - изге йорт.

Сабый чакны эзләп бер килербез әле,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

32. Соңгы кыңгырау яңгырый бүген

Яңа юл яра гомер агышы

Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы

Изге юл тели аның тавышы.

33. Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар

Соңгы кыңгырау, еракта калып

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.


Җыр. "Бик озын дәресләр" Н.Сабирҗанова сүзләре һәм көе.

34. Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып.

Шатлык -сагышлардан тасма үргән

Кыңгыраулар чыңлый моң булып.

(Кыңгырау шалтырый.)


35. 9 кл. Мәктәбем, үстердең син безне,
Бирдең белем.
Чәчәк атты синдә яшьлегем,
Яңгырый бүген соңгы кыңгырау,
Йөрәгемдә моңсу хис минем.
Мәктәбем, алып китәм сине йөрәктә,
Йөрәгемә ялкын кирәккә,
Юлларымда син көч бирерсең
Ирешергә изге теләккә.


Җыр. ИлГәрәй "Балачагым"


Ярты юлда юллар өзелмәсен,

Хәерле юл сезгә, хәерле.

Бәхет үзе түгел, җирдә бәхет

Эзләүчеләр безгә кадерле

- Хәерле юл!

Хәерле юл сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез!

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле юл!


Алып баручы: Ә хәзер барыбызда соңгы кыңгырау чыңлавы астында чыгарылыш укучыларын соңгы дәрескә озатабыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал