7


  • Учителю
  • Авторская методическая разработка внеклассного мероприятия на тему Тукай в наших сердцах (4-5 классы)

Авторская методическая разработка внеклассного мероприятия на тему Тукай в наших сердцах (4-5 классы)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Бәхетле очрак "Тукай безнең күңелләрдә"

Кече Шилнә урта мәктәбенең 4-5 нче сыйныф укучылары катнашуында

ярыш-уен. Татар теле укытучысы: И.Г. Дәүләтова.

Максат : укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбиятына карата аңлы караш булдыру; укучыларның сөйләм телен , дөньяны танып-белүләрен арттыру, баету, үз өсләрендә мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; туган якка мәхәббәт, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга карата хөрмәт тәрбияләү; шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнергә теләк уяту.

Җиһазлау: төрле сүзлекләр, әдәби китаплар, Габдулла Тукайның китаплары, шигырьләренә иллюстрацияләр, компьютер, экран, проектор, уенга презентация, уен атрибутлары (карточкалар, кәгазь, каләм, саннар язылган мичкәле кисмәк).

Уен тәртибе: жюри сайлана, уенда ике команда катнаша. Өйгә эш итеп, исем, девиз, капма-каршы командага сораулар әзерләргә бирем бирелә. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән алдагы дәресләрдә таныштырыла. Уенны ике 6 нчы сыйныф укучысы алып бара. Геймнар тәртибе экранга чыгып бара, сораулар командаларга чиратлап бирелә. Тамашачылар белән дә ярышлар оештырыла (актив тамашачы бүләкләнә).

Музыкаль тәнәфестә концерт номерлары күрсәтелә.

Уен барышы: Залда "Туган тел" яңгырый. Экранда геймнар язылган слайдлар ачылып барыла. Кара-каршы ике команда утыра. Командалар чиратлап биремнәрне үтиләр, жюри бәяли. Концерт номерлары күрсәтелә, тамашачылар өчен аерым биремнәр тәкъдим ителә.

Соңыннан бүләкләү тантанасы.

1.Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! "Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган "Бәхетле очрак" уен-ярышны башлыйбыз.

Кырлай якларын барып чыксаң,

Ак каеннар каршы алалар.

Габдулла да шунда кебек -

Уйнап йөри гнәни балалар.



2. Алып баручы:

Тукай дигәч килеп баса

Бөек шагыйрь - зур кеше.

Бүгенгәчә сакланган бит

Шигырьләренең көче.



1.Алып баручы :

Дөньяда бик аздыр ул

Чын шагыйрь, синдәй, Тукай!

Син күңелләрне яктырткан

Сүнмәс кояш, нурлы ай!



Хәзер командалар белән танышабыз. Сүз беренче командага бирелә.

</<br>

Безнең исем: "Шаяннар".

Безнең девиз:"Уйна да көл, укы да бел".



Сәламләү: Шаяннар күп безнең илдә,

Мәктәптә дә шаяннар күп,

Әгәр санап карасаң,

Бөтен эшләр тиз җиңелә,

Матур итеп елмайсаң.



1.Алып баручы: Сүз икенче командага бирелә.

2.Алып баручы : 1 нче гейм - "Тел чарлау".

Беренче командага сораулар бирелә:

  1. Габдулла Тукай кем ул?

  2. Ул кайчан туган?

  3. "Күбәләк"тә юк, "бала"да икәү, ул нәрсә?

  4. Сезнең сыйныфта ничә укучы бар?

  5. Хәзер елның кайсы вакыты?

Икенче командага:

  1. Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?

  2. Габдулла Тукай кайда туган?

  3. Бүген ничәнче число?

  4. Кәҗәнең башында нәрсә бар?

  5. Габдулла Тукай кайчан үлгән?



2.Алып баручы: Залдагы тамашачыларга сораулар бирәбез:

1) Тамашачылар, кем белә, экрандагы һәйкәлләр кемнәргә куелган?

2) Алар кайда урнашкан?



Укытучы әйтә: Музыкаль тәнәфес. Кәримова Гөлназ үзе язган шигырьләрен укый.

1.Алып баручы: 2 нче гейм - "Кисмәктәге хикмәтләр".

Укучылар кисмәктән фишкаларны алалар, номерын татарча әйтәләр, сорауны мин укыйм.

( Беренче командага биш сорау, аннан соң икенче командага биш сорау сайлап әйтелә).

  1. Татар халкының милли бәйрәме нинди?

  2. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

  3. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән?

  4. "Җәй көне эссе һавада мин суда чумам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, башым белән суны сөзәм."

Бу өзек нинди әкияттән?

  1. "Эссе" сүзенең антонимы ничек?

  2. Татар халкының милли ризыгы нинди?

  3. Әйт әле, нәрсә, сөйләшик бергәләп?

  4. "Кайдан" соравы ничек тәрҗемә ителә?

  5. "Әйтсәм , әйтим, чын атым - Былтыр минем,

Бу егет абзаң булыр, син белеп тор, и урман сарыгы."

Бу өзек ниниди әкияттән?

  1. "Матур" сүзенең синонимы ничек?



Укытучы әйтә: Музыкаль тәнәфес . Халеева Эльвина, Садриева Резеда "Туган як" җырын башкара.

2.Алып баручы: 3 нче гейм - "Мин - сиңа , син - миңа".

Командалар бер-берсенә сораулар бирәләр.Һәр команда әзерләп килгән сорауларын каршы командага бирә.

Залдагы тамашачыларга сораулар:

  1. Экранда нинди җәнлекләр сурәтләнгән?

  2. Нинди кошлар сурәтләнгән?



1.Алып баручы: 4 нче гейм - "Алга , алга, алга".

Бер минут эчендә күпме дөрес җавап бирерләр?

Беренче команда:

  1. Безнең республиканың исеме ничек?

  2. Тукайның исеме ничек?

  3. "Кәҗә белән сарык" әкиятен кем язган?

  4. Елның соңгы ае?

  5. Атнаның беренче көне нинди?

  6. Мәктәптә балалар укыта. Ул кем?

  7. Түбән Кама - бу нәрсә?

  8. Җәй көне нәрсә ява?

  9. Әнинең әнисе кем ул?

  10. Булат - бу кем?

  11. Чыпчык - бу нәрсә?



2.Алып баручы:

Икенче командага:

  1. Камазлар чыгарылган шәһәр?

  2. "Туган тел" шигырен кем язган?

  3. Апрель - язның ничәнче ае?

  4. Кама - нәрсә ул?

  5. Уку елы кайчан башлана?

  6. Кайчан ял көне була?

  7. Кыш көне нәрсә ява?

  8. Әнинең әтисе - кем ул?

  9. Куян - бу нәрсә?

  10. Фәридә - бу кем?

  11. "Шүрәле" әкияте кем турында?



Укытучы әйтә: Ә хәзер залдагы тамашачыларга ребус-биремнәр ( дөрес җавап биргәннәргә кәнфитләр тапшырыла). Ребус җаваплары: Алтын, күлмәк, меңьяфрак.



1 .Алып баручы: Кадерле дуслар, шулай итеп , безнең күңелле уеныбыз ахырына якынлашты. Ике команда да бик актив һәм тапкыр булдылар. Уеныбызга нәтиҗә ясар өчен, сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларын бирәбез.

Жюри уенда җинүче команданы игълан итә. Командаларга бүләкләр тапшырыла, мактау кәгазьләре бирелә.



Уен тәмам.

























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал