7


  • Учителю
  • Профориентация дәресе Тема: Минсинә һәм Ленар Латыйповларның гаилә фермасы (10 сыйныф укучылары белән уздырылган сыйныф сәгате)

Профориентация дәресе Тема: Минсинә һәм Ленар Латыйповларның гаилә фермасы (10 сыйныф укучылары белән уздырылган сыйныф сәгате)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"ТР Биектау муниципаль районының

Алат урта гомуми белем мәктәбе"

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Тема: Минсинә һәм Ленар Латыйповларның гаилә фермасы

(10 сыйныф укучылары белән уздырылган сыйныф сәгате)

Башкардылар: татар теле һәм әдәбияты

укытучылары Нәҗмиева Гөлфия Низа-

метдин кызы, Төхвәтуллина Зөләйха

Габделбәр кызы.


Март, 2013 нче ел


Тема: Минсинә һәм Ленар Латыйповларның гаилә фермасы.

Максат: Минсинә һәм Ленар Латыйповларның гаилә фермасы эшчәнлегенең үзенчәлекләрен өйрәнү.

Бурычлар: - Минсинә һәм Ленар Латыйповларның гаилә фермасы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү.

- укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү.

- авыл хуҗалыгы һөнәрләренә кызыксыну уяту.


1.Оештыру моменты.

2.Эш алымы: слайдлар, видеороликлар күрсәтеп, укытучының сөйләве, әңгәмә кору.

3.Җиһазлау: видеоролик, презентация,компьютер, проектор.

4.Катнашучылар: 10 нчы сыйныф укучылары.


Дәрес барышы:

Кереш.( Биектау районы турында видеоролик карау)

Укытучы: Чынлап та , районыбызда уңган, булган кешеләр шактый.Алар үз эшләренең чын остасы һәм шул эшкә бөтен күңелләрен биреп тырышып эшлиләр.Шул эшләреннән ямь, тәм табалар. Менә бүгенге сыйныф сәгатендә без шундый шәхесләрнең берсе Минсинә һәм Ленар Латыйповларның гаилә фермасы эшчәнлеге белән танышырбыз.

Ленар һәм Минсинә бу эшкә 2009 нчы елда алыналар.Алар икесе дә һөнәрләре буенча зооветеринарлар, шуңа күрә терлекчелек белән шөгыльләнергә уйлаганнар. Иң элек Алат авылындагы комплексны арендага алганнар. Бер елдан соң "Гаилә фермалары" программасына кушылып, район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин ярдәме белән Торнаяз авылында ферма төзергә уйлыйлар.Гаилә белән киңәшеп, бер карарга киләләр. Мәктәптә укучы улының "Әйдә ,әти, төзибез!" дигән сүзе аларның бу эшне башларга кирәк дигән уен ныгыта. Ферманың үсү дәверендә аларның ышанычлары ныгый, эш дәрте арта." Гаилә фермалары программа" сына кергәч, 1 миллион сум ярдәм алалар. Бу акчаларга нәселле таналар сатып алалар. Аннан соң дәүләт тагын 436 мең сум акча бүлеп бирә. .(Ферма эшчәнлегенең оешу моменты турында видеоролик карау)

Укытучы: Ферманы техникадан һәм җиһазлардан башка күз алдына да китереп булмый. Көндәлек максатчан эштән башка мондый зур эшне торгызуы авыр. Ленар һәм Минсинә һәрвакыт район башлыгының ярдәмен тоеп эәлиләр. Башлаган вакытта бик күп кредитлар алалар. Аларны вакытында түләргә кирәк, аннан башка әле тагын утка, ягулык-майлау материаллары өчен дә түләп барырга кирәк була.( Видеоролик карау)

Укытучы: Аларның гаиләсендә һәркемнең үз вазифасы, шуңа күрә күмәк көч белән барлык авырлыкларны да җиңеп баралар. Улы җәй буе көтү көтә, ә кызы фермада сыер сава. (видеоролик карау)

Укытучы: 2012 нче елда кабул ителгән Федераль программа нигезендә алар көчләрен тагын бер кат сынап карамакчы булалар: конкурста катнашалар.Ул бик җайлы гына булмый: бик күп документлар җыярга кирәк була. Конкурентлары да әз булмый. Безнең республикадан гына да 60 кеше катнаша. Алар җиңүчеләр составына керәләр һәм 3 миллион 400 мең сум акча оталар.

Яткан таш астыннан су акмый, һаман алга барырга, эзләнергә, үзеңнең көчеңне сынарга кирәк. Бу елда Латыйповлар тагын яңа бер программада катнашканнар һәм лизинг-грант отып, трактор алганнар. Аларга 330 мең сум күләмендә материаль ярдәм күрсәтелгән. Хайваннарны тоту өчен тагын 521 мең сум бирелгән. (видеоролик карау)

Тырышып эшләүнең нәтиҗәсе дә озак көттерми. Кыш айларында алар 500-550 меңлек 40-45 тонна сөт ,200-250 мең сумлык 4-5 эре мөгезле терлек саталар. Налоглар белән бергә 110 мең сум акча хезмәт хакы түләүгә китә. Ай саен 30 меңлек ягулык алалар, 20 мең сум утка түлиләр, 10 мең сум акчаны ветпрепаратларга тоталар, 10-15 мең сум тирәсе запчастьларга һәм төзү материалларына файдаланалар. 40-50 мең сумга тукландыру матдәләре алалар, чөнки алардан башка сөт призводствосын үстереп булмый. Тагын 100-120 мең сум акча кредитларны түләргә тотыла.

" Менә шундый экономика. Бүген без табыш алып эшлибез. Бүгенге көндә авылда терлекчелек белән шөгыльләнү иң кулай, иң табышлы өлкә. Без барлык авыл кешеләрен бу өметле, ышанычлы һөнәр белән шөгыльләнергә чакырабыз. Киләчәгебез үз кулыбызда бит!"- дип өнди Ленар Латыйпов.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал