7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку для 6 класса «Татарстан - самостоятельная республика»

Урок по татарскому языку для 6 класса «Татарстан - самостоятельная республика»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Урок-обобщениепо татарскому языку в 6 классе (русскоязычные обучающиеся). Тема урока:«Татарстан – самостоятельная республика»."Цель: обобщение исистематизация знаний по циклу «Татарстан – самостоятельная республика», развитие коммуникативных навы
предварительный просмотр материала

Нәбиева Вениза Тәлгать кызы,

Бөгелмә шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

5нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


6 нчы сыйныфта татар теленнән кабатлау дәресе.

Тема:Татарстан - мөстәкыйль республика.

Максатлар: 1) укучыларның Татарстан Республикасы турында лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерү;

2)укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү;

3)Татарстан белән горурлану,туган якка мәхәббәт,соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: татар теле дәреслеге, презентация "Урок", карточкалар

УМК: Рус мәктәпләрендә укучы рус балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары - Казан: "Мәгариф", 2010.

Татар теле. 6 нчы сыйныф. Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова. Казан «Мәгариф», 2007


Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Дәрестә кем юк?

II. Кереш өлеше. Дәреснең темасын ачыклау.

  • Укучылар, әйдәгез әле бергәләп кроссворд чишик. Ул безгә бүгенге дәреснең темасын ачыкларга ярдәм итәр. (слайд 1, кроссвордны чишү)

1. Татар халкының танылган шагыйре. (Тукай)

2. Яр Чаллы шәһәрендә чыгарыла торган йөк автомобиле. (КамАЗ)

3. Татарстанның беренче президенты М. Шәймиев туган район. (Актаныш)

4. Татарстан Республикасының башкаласы. (Казан)

5. Татарстан президентының исеме (Рөстәм)

6. Татарстан гербында нәрсә ясалган? (Барс)

7. Татар халкының милли бәйрәме. (Сабантуй)

8. Безнең республикада күпләп үсә торган агач. (Каен)

9. Казанның футбол командасы. (Рубин)

- Нинди сүз килеп чыкты? (Татарстан). Димәк, бүген без сезнең белән "Татарстан - мөстәкыйль республика" темасына йомгак ясарбыз, төрле күнегүләр эшләрбез. Дәресебез телдән журнал формасында булыр.

III. Белемнәрне камилләштерү.

- Журналның беренче битен ачыйк. Татарстан символикасы.(слайд 2)

Тактада җөмләләр бирелгән. Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне күчереп язарга кирәк.

Татарстан - ... дәүләт. Аның үз ..., ..., ... бар. Татарстан флагы 3 төсле: ..., ..., ... . Гербта ... ясалган. Татарстан гимнын ... язган. Президенты - ... .

(Рөстәм Миннеханов, мөстәкыйль, яшел, кызыл, ак, флагы, ак барс, гербы, Рөстәм Яхин, гимны)

Бер укучы тактада эшли. Тикшерү, нәтиҗә.

  • Журналыбызның икенче бите Татарстан шәһәрләренә багышлана. (слайд 3)

  • Шәһәр исемнәренең татарчага тәрҗемәсен җыярга кирәк.(слайд4)

Бугульма, Альметьевск, Азнакаево, Набережные Челны, Чистополь, Казань.

  • Мин сезгә өйдә Казан шәһәре турында сөйләргә әзерләнеп килергә кушкан идем. Презентация дә ясарга кирәк иде. (слайд 5, ссылка на рисунок)

1-2 укучы презентация буенча Казан шәһәре турында сөйли.

  • Тактада җөмләләр бирелгән. Әйдәгез әле шуларны татарчага тәрҗемә итеп карыйк.(слайд 6)

В 2013 году в Казани проводится Универсиада.

Альметьевск - столица нефтяников.

Бугульма - старинный город.

  • Ә сез тагын нинди Татарстан шәһәрләрен беләсез?

  • Журналыбызның алдагы битен ачыйк. Ул музыкаль сәхифә. (слайд 7)Әйдәгез әле сезнең белән бер җыр тыңлап китик. Без аны өйрәндек, кушылып җырласагыз да ярый.

  • Бу җырның исеме ничек? Аны кем язган? ("Мин яратам сине, Татарстан" җыры тыңлана)(ссылка в левом вверхнем углу)


Алдагы сәхифәбез " Татарстан табигате" дип атала.(слайд 8)


  • Татарстан табигатенең байлыгын, матурлыгын күрсәтү өчен картина ясап карыйк. Сез сорауларга җавап бирәсез һәм картинаны тулыландырасыз.

  • Татарстанда нинди агачлар үсә?

  • Урманнарда нинди җәнлекләр яши?

  • Урман-кырларда нинди кошлар яши?

  • Татарстан аша нинди елгалар ага?

  • Татарстанда нинди файдалы казылмалар бар?

  • Татарстанның табигате нинди?

  • Карагыз әле, укучылар, нинди матур картина килеп чыкты. Кем бу картина буенча сөйләп карарга тели?


IV. Актуальләштерү.(слайд 9)

  • Дәрескә нәтиҗә ясап, без сезнең белән парлы эш эшләрбез. Мин сезгә сораулар таратам. Сез шул сорауларны бер-берегезгә бирәсез. Иптәшегез җавап бирә алмаса, үзегезгә җавап бирергә туры килер.

Сораулар язылган карточкаларны укучылар үзләре сайлап алалар.

  • Татарстанда нинди милләтләр яши?

  • Татарстан нинди республика?

  • Татарстанның беренче Президенты кем?

  • Татарстан флагында нинди төсләр бар?

  • Татарстан Республикасының бәйрәм көне кайчан?

  • Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре дип атала?

  • Казан нинди шәһәр?

  • Татарстан буйлап нинди елгалар ага?

  • Чаллы шәһәре кайсы елга буенда урнашкан?

  • Татарстанның табигате нинди?

  • Казанда 2013 нче елда нәрсә уздырылачак?

  • Татарстан гимнын Салих Сәйдәшев язганмы?

  • Казанда күпме кеше яши?

  • Казанга нәрсәләр белән барып була?

Дәрескә нәтиҗә ясау, билгеләр кую.


V. Өй эше бирү.

"Минем Бөгелмәм" темасына 7-8 җөмләдән торган хикәя төзеп килергә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал