7


Г. Тукай - викторина

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: .Методическая работа проводилась в системе и была направлена на повышение качества знаний, развитие познавательных и творческих способностей каждого ученика и учителя. Консультации, беседы с учителями, разработка и внедрение в практику методических рекомендаций для у
предварительный просмотр материала

Тема: Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган "Зирәкләр һәм Тапкырлар" кичәсе.

Максат: 1.Укучыларның Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы буенча алдагы сыйныфларда алган белемнәрен барлау.

2. Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү.

3. укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрне үстерү.

Бурыч: 1. Габдулла Тукай тормышын һәм иҗатын искә төшерү.

2. Шагыйрь буларак эшчәнлеген ачу.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Габдулла Тукай портреты. Тукай әсәрләреннән китап күргәзмәсе, стенада Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр (укучылар иҗаты)

Кичәнең эпиграфы - "Уйлап тап, иҗат ит, һәрбер эштә ян! Сөекле Тукайдан һәрчак үрнәк ал!"

Алып баручының кереш сүзе.

Кадерле балалар! Салкын кыш үтеп,яз җиткэч,халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгелэп үтэ. Шагыйрьнең быел 127 яшь. Татарстан. Г.Тукай шигырьләрен шул илләр телләренә тәрҗемә итеп, ул илләрдәге кардәшләребезгә Тукай иҗатын,татар әдәбиятын таныту эше алып барыла. Һэр ел саен мәктәплэрдэ сөекле шагыйребезнең иҗатына багышлап, әдәби кичэлэр уздырыла. Иң зур бәйрәм республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә.

Бүгенге клуб сәгатебезне Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлын искә төшерүгә багышларбыз. Биредә 2 команда көч сынашачак. Клуб сәгатебезнең девизы: Уйлап тап, иҗат ит, һәрбер эштә ян! Сөекле Тукайдан һәрчак үрнәк ал!

Сүз 1нче командага бирелә.

  1. Шүрәле:

Тукай абый шигырьләрен

Өйрәнәбез дәрестә.

Тырышлык һәм зирәклек

Юлдаш булсын һәр эштә!


Суз 2нче командага бирелә.

  1. Су анасы.

Кирәк икән җырлыйбыз,

Кирәк икән сөйлибез.

Тукай абый шигырьләрен

Бик яратып укыйбыз.

  1. Конкурс.


  1. "Шүрәле" командасына сораулар:

а) Габдулла Тукайның әти - әнисе кем исемле? (Мөхәммәтгариф, Мәмдудә)

б) Тукай ничә яшьтә әтисез кала? (4 айда)

в) Тукай кайсы айда туган? (апрель аенда)


  1. "Су анасы" командасына сораулар:

а) Габдулла Тукай ничәнче елда туган? ( 1886 елда)

б) Тукай ничә яшьтә әнисез кала? (4 яшьтә)

в) Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч)

Жюрига сүз бирелә. сәламләү, девиз һәм беренче конкурс өчен баллар куела.


  1. Конкурс.:

Укучылар, хәзер Габдулла Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр бәйгесе. Кайсы рәсем нинди әсәрдән?

"Шүрәле" командасына - "Сөткә төшкән тычкан", "Кызыклы шәкерт", "Су анасы", "Туган авыл", "Эш беткәч уйнарга ярый".

"Су анасы" командасына - "Бәхетле бала", "Шүрәле", "Гали белән кәҗә", Шаян песи", "Бишек җыры".

  1. Конкурс.

Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе.

"Шүрәле" командасына "Бала белән күбәләк" шигыре.

"Су анасы" командасына "Кызыклы шәкерт".

Жюрига сүз бирелә.


4. конкурс. Капитаннар бәйгесе. .

а) "Шүрәле"поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? (Кырлай)

б) Тукай исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? ( Казанда һәм Кырлайда музейлар, Г. Тукай исемендәге Филармония, урам, колхоз, бистә исемнәре, Тукай исемендәге Премия, һәйкәлләр һ.б.)

в) Габдулла Тукай ничәнче елда үлә? (1913нче елның 15 апрелендә)

г) Габдулла Тукай ничә яшьтә ятим кала? (3 яшь)

д) Усал карчыкның исеме? (Шәрифә)

е) Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? (Апуш)


5 конкурс

"Габдулла Тукай иҗатын беләсезме?". Командаларга чиратлап Тукайның төрле шигырьләреннән өзекләр укыла.


Тау башына салынгагдыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен,суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. ("Туган авыл")


Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер,суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белэн нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. ("Пар ат")


Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк суз-аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле-шагыйранә ялган ул. ("Сабыйга")


Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китэ башлады бездән инде кошлар.

Алар бездән ерак җирләрдән кышлар. ("Көз")


Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый-сакалын селкетә. ("Гали белән кәҗә")


-И куян, мескен куян, йомшак куян,

Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

И җаным, син яшь бала шул, белмисең;

Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.("Бичара куян")


6 конкурс.

Командаларның өй эше - Тукай шигырьләреннән җырлар җырлыйлар.

Жюрига йомгаклау сүзе бирелә. Бүләкләр тапшырыла.

Укучылар! Бүгенге бәйрәмнең истәлеге итеп, мин сезгә язның иң беренче чәчәкләрен, умырзаяларны бүләк итәм. Ләкин бу чәчәкләр гади түгел, алар сезнең кулларда тылсымлы сүзтезмәләргә әйләнәчәкләр. Бу сүзтезмәләр нинди шигырь юлларын хэтерләтәләр?

-"Туган тел" шигырен.

-Әйдәгез бүгенге кичәбезне "Туган тел" җыры белән тәмамлыйбыз.

Кичә Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамлана.

Туган тел!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.


Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.


И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.


И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал