7


  • Учителю
  • Технологик карта Казан университеты (5 сыйныф,рус гр.)

Технологик карта Казан университеты (5 сыйныф,рус гр.)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</Татар әдәбияты

5 сыйныф (рус төркеме)

Тема

Казан университеты.«Казан университе-

ты» тексты.

Максат

  1. Казан университеты тарихы белән таныштыру.

  2. Укучыларның тыңлап - аңлау , логик фикерләү сәләтләрен, диалогик сөйләмнәрен үстерү.

  3. Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр



Шәхескә кагылышлы: Белемгә омтылыш төшенчәсен аңлау.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: Тыңлап- аңлау, аңлап -уку, текстны кабул итү, эчтәлектә ориентлашу.

Коммуникатив УУГ: Әңгәмәдә катнаша алу, фикерләрне төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү.

Регулятив УУГ: Дәреснең темасын куя белү, эшне планлаштыру һәм эшчәнлеккә үзбәя



Предмет буенча: Казан университеты турында уку; татар халкының элек -электән белемле булуы турында сөйләшү.



Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Белем,омтылыш, галим, әдип

Предметара бәй-ш

Рус теле, татар теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Дәреслек ( 1нче кисәк , 83-84 нче битләр), эш дәфтәре (23-24 нче битләр) .Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар.

Җиһазлау

Мультемедиа проекторы, экран, төрле презентацияләр.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру (1-2 мин)





Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

- Исәнмесез, балалар! Бер-бе­ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен­келеге теләп, татар әдәбияты дәресен башлап җибәрик.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!



Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар).

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

(Ш.УУГ) Укытучы һәм сыйныфташларына хөрмәт, укытучы һәм сыйныфташларлары белән хезмәттәшлек итү.

(К.УУГ):Диалогта катнашу,фикерләрне ачык һәм дөрес җиткерү.



(Р.УУГ): Эш урынын оештыру.















Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү.

83 бит 2,3 бирем(Сорауларга җавап бирергә) Татар укытучылар мәктәбе ничәнче елда ачыла?Татар укытучылар мәктәбендә кайсы язучылар белем алган? Ә хәзер кем текстның эчтәлеген сөйләргә сөйли.

Юнәлдерүче сораулар биреп,укучылар белән югары уку йортлары турында әңгәмә оештыра .

Сорауларга җавап бирәләр. Берничә укучы текстның эчтәлеген сөйли.

(Ш.УУГ) Дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү, үз уңыш-уңышсызлыкларныңсәбәпләрен ачыклау.

(К.УУГ) Сорауларга җавап бирү ,сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү.

(Р.УУГ) Дәреснең темасын , максатын формалаштыру.





Уку мәсьәләсен кую

Димәк, укучылар без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Иптәшегездән сорагыз, аның абыйсы яки апасы Казан университетында укымыймы?



Тема буенча фаразлар ясыйлар ,уку мәсьәләсен билгелиләр.

Ситуатив күнегүләр эшлиләр.

(Ш.УУГ)Эш-гамәлләрдә үз-үзеңне сынау.

(К.УУГ) Тыңлау һәм башкаларның сорауларына җавп бирү.

(Р.УУГ) Фаразлау , уку мәсьәләсен куя белү,планлаштыру.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Укучылар, без бүген сез әйткәнчә,Казан Идел буе университеты турында сөйләшәчәкбез. Казан университеты тарихы белән таныштыру.(Презентация)

Сүзлек эшен оештыру. ( слайд)

Терәк сүзләр белән эзлекле текст төзеп карауны оештыру.













"Казан университеты" турында текстны уку. Укучылардан аңлаганнарын сорашу.

-Казан университеты кайчан ачыла?Нинди татар әдипләре зур өлеш керткән?Нинди татар язучылары

белем алган?(Сораулар бирү)



-Укучылар,текстны үзегез укып чыгыгыз,аңлашылмаган җөмләләргә тамгалар куеп барыгыз. Аңлашылмаган җөмләләрне бергә тәрҗемә итү оештырыла.























Сүзләрне башта пышылдап, аннан хор белән кычкырып укыйлар, индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзиләр.

Сүз, сүзтезмәләрне кулланып,эзлекле текст төзиләр.

Берничә яхшы укучы укый.





Сорауларга җавап тексттан табып бирәләр.













Текстны укып аңлашылмаган җөмләләргә билгеләр куеп чыгалар.

Авыр җөмләләрне тәрҗемә итәләр.

(Ш.УУГ) Университет тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяну.

(Т-Б.УУГ) Тыңланган һәм укылган тексттан кирәкле информацияне табып алу,сөйләм төзү.

(К.УУГ) сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

(Р.УУГ) Сүзлек эшен оештыра белү, җавапларны бәяли белү.

(П.УУГ) Казан университеты турында мәгълүматлы булу.



Ял минуты





Яңа теманы ныгыту

-Университет үсешенә өлеш керткән галимнәрнең исем-фамилияләрен тексттан табып билгеләгез.

-Слайдта җөмләләр бирелгән,текстка туры килгән җөмләләрне дәфтәрегезгә күчереп языгыз.

Әңгәмә үткәрү.

-Син университет турында нәрсәләр белдең?Нинди яңалык алдың?





Тексттан табып , билгеләр куеп чыгалар.





Дәфтәрләрдә эшлиләр.







Диалог төзиләр (парларда эшлиләр).

Бер-берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар.

(Ш.УУГ) Үзеңнең һәм башкаларның фикерләрен аңлый белү.

(Т-Б.УУГ) Нәтиҗә чыгару , гомумиләштерүләр ясау.

(К.УУГ) Әңгәмәдә катнашу, диалог төзи белү, фикерләрне ачык һәм дөрес итеп әйтә белү, парларда хезмәттәшлек итә белү.

(Р.УУГ) Эшчәнлекне оештыра белү, җавапларга контроль ясый һәм бәяли белү.











Өй эше

1.Дәреслектән 85 нче бит 4нче күнегү.

2.Эш дәфтәреннән 23 нче бит 1 нче күнегү.

3.Казан университеты турында мәгълүмат.

Өй эшен язып алалар, аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар.



(Т-Б.УУГ) Биремне аңлау.

(Р.УУГ) Эшчәнлекне оештыра белү.











Рефлексия

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Өй эшен аңлата.

Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

Үз эшчәнлекләрен бәялиләр.

(Ш.УУГ) Университет тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяну.



(Т-Б.УУГ) Кы- зыксынучанлыгын үстерү.

(К.УУГ) Сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

(РУУГ)эшчәнлекнең дөрес үтәлешен бәяли белү, үзбәя.

























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал