7


  • Учителю
  • классный час 'Экологик марафон'

классный час 'Экологик марафон'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Буа муниципаль районы

Иске Тинчәле төп гомуми белем бирү мәктәбе

Сыйныф сәгате эшкәртмәсе

Экологик марафон

Башкарды: Төхфәтуллина Миләүшә Роберт кызы,

1 нче квалификацион категорияле

математика укытучысы.


Максат:


1) укучыларның экологик белемнәрен арттыру;

2) әйләнә -тирәнең пычрану, зарарлану сәбәпләрен ачыклау;

3) туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар:

компьютер презентациясе, биремнәр, бүләкләр.


Кичәнең барышы

Әй , кеше! Әле дә шул өмет бар. Бүгенге авыр көннәрдән ничек атлар идең син?

Әле дә туган телең бар . Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең ?!

Әй, кеше! Кара тирә - ягыңа. Яныңда туганнарың, дусларың, якташларың, хезмәттәшләрең. Бәхет телә син аларга. Елмаеп кара син аңа.Һәр елмаюлы карашыңны шундый ук җылы караш каршыласын.

"Исәнмесез" - диеп башлыйк әле.

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар.

Күңелебез шундый шатлана.

Сезгә булган кайнар сәламебез

Ташып чыкты йөрәк түреннән.

Табигатьне саклау елы белән

Тәбриклибез ихлас күңелдән.


Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Белгәнебезчә, 2013 нче ел " Экологик мәдәният һәм әйләнә -тирә мохитне саклау" елы дип игълан ителде, шуңа багышлап "Экологик марафон" дип исемләнгән кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Бүгенге экологик марафон үзенчәлекле - без иң актуаль темаларның берсе - Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Кыскасы, табигать турында сөйләшербез. Экологик марафонны башлыйбыз!.


Иң беренче безгә командаларга бүленергә туры киләчәк.

Үз командагызның исемен, девизын һәм җырын уйларга кирәк булыр. Команда исемегезне язып куярсыз.

(Жюрида югары сыйныф укучылары)

1 нче ярыш."Экологик мәдәният һәм әйләнә -тирә мохитне саклау" елына багышлап эмблема ясарга.

(Командаларга 8 минут вакыт бирелә)


2 нче ярыш."Балалар сүзе"

Табигатькә кирәкмәгән көнкүреш калдыклары бик күп, ләкин аларны кабат кулланырга мөмкин. Калдыклар турында кечкенә балалар сөйләшкәнне тыңлап карагыз әле. Сүз нәрсә турында бара?

  • Аны сыер барлыкка китерә. Аз гына булганда, ул бик файдалы. Артык күп булса,начар.

Сулыкларга эләксә ул балыкларны, су хайваннарын үтерә. Аны ашлама итеп бакчаларга кертәләр. (тирес)


  • Минем бик күп уенчыкларым аннан ясалган.Ул төрле төстә була, һәм аны сындырып булмый. Ул җиңел. Әгәр аны яндырсаң, кара төтен чыга, аның исе бик начар. Аны ташларга ярамый, чөнки ул табигатьтә үзеннән -үзе эреп юкка чыкмый.(пластмасса)


  • Аны кытайлылар уйлап тапкан. Бездә аны агачтан алалар. Ул тиз яна. Бик күп чүп хасил итә. Аңа язалар һәм ясыйлар. (кәгазь)

  • Аны комнан ясыйлар.Ул үтә күренмәле. Җиргә төшсә ватыла. Җылытканда камыр төсле матдәгә әйләнә. Урманда ташлап калдырсаң, пожар чыгарга мөмкин. (пыяла)

  • Һәрвакыт кара төстә.Завод -фабрикалар булган шәһәрдә ул бик күп. Ул бик зыянлы. Кешеләрдә авыру барлыкка китерә, киемнәрне пычрата. Янганда барлыкка килә. (корым)


3 нче ярыш. "Дәвам ит"

Чираттагы ярышыбыз "дәвам ит" дип атала. Әйтә башлаган җөмләне сез тәмамлап бетерергә тиеш.

  • Пыяла банкадагы эчемлекләрне сатып алырга тырышыгыз, чөнки ул банкаларны (кабат кулланырга, кибеткә тапшырырга мөмкин).

  • Иске уенчыкларны, китапларны ташлама, алар (кемгәдер кирәк булырга мөмкин)

  • Якын -тирәдә макулатура кабул итә торган пунктның кайда урнашканын бел һәм ( тотылган кәгазьләрне тапшыр)

  • Калай банкаларны ташлаганчы, аларны (ю һәм бөк)

  • Пенопластан файдаланмаска тырыш, чөнки алар

( табигатьтә таркалмыйлар)


4 нче ярыш. "Кроссворд"

Сезгә кроссворд тәкъдим итәбез. "Уткойрык" сүзе килеп чыгарлык итеп, горизонталь шакмакларга кош исемнәре язабыз.

5 нче ярыш."Йөзгә бер"

Сезгә экологик темага сораулар бирелә. Кайсы команда тизрәк җавап бирер.


Кем ул эколог?

Табигать саклаучы

Инфекцияне иң күп таратучы

Күсе

Автомобильләр һаваны нинди матдә белән пычрата?

Угар газ

Сез өегезнең нинди материалдан булуын телисез?

Агач


6 нчы ярыш." Җимлек"

(Командаларга кирәкле материаллар бирелә)

Кошларга ярдәм итү нисбәтеннән җимлекләр әзерлибез. Кайсы команданың җимлеге оригиналь килеп чыгар.


7 нче ярыш."Кем тизрәк?"

Дөньядагы иңзур кош?

(Африка тәвә кошы)

Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә?

(казлар)

Кайсы кош каты тешли?

(кошларның теше юк)

Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга?

( саескан)

Кайсы кошлар җәен -соры, кышын - ак?

(поляр ябалак)

Дөньяда иң күп таралган кошлар?

(чыпчыклар)

Ярканатның йомыркасы нинди төстә?

(ярканат йомырка салмый)

Кайсы кош баласын бер тапкыр да ашатмый?

(күке)


8 нче ярыш. "Мине таны" уены

Ике командага да рәсемнәр бирелә. Шул рәсемдә күрсәткән хайванны кыланып күрсәтергә. Ә икенче команда танып әйтергә тиеш.

9 нчы ярыш. "Реклама"

Табигатьне саклау темасына реклама күрсәтергә.

Ярышка жюри йомгак ясый. Җиңүче команда билгеләнә.Бүләкләр тапшырыла.

Хөрмәтле кунаклар! Безнең кичәбез тәмам. Ярышта катнашучыларга бик зур рәхмәт. Аларга бәйрәм сувенирлары тапшырабыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал