7


  • Учителю
  • 7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате

7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Ачык тәрбия сәгате 16нчы ноябрь, 2016 ел

</ 7В сыйныфы

Укытучылар: Һадиева С.Ә., Фокеева Е.П.

Тема: Һөнәр сайлау-җаваплы эш

Максат: Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.

Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү.

Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,

гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, "Түбән Кама-туган калам" китаплар күргәзмәсе

Дәрес барышы:

  1. Кереш өлеш (Слайд1)

-Исәнмесез, укучылар һәм килгән кунаклар! Без сезнең белән бүген юкка гына очрашмадык. Максатыбыз бер- балаларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү. Әлеге шигырь юллары әңгәмәбезнең темасын билгеләргә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Әйдә, Лиана, рәхим ит!

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә үтеп китәчәк.

Балачаклар инде кире кайтмас:

Алда юллар безне көтәчәк.

Алда юллар - кайсын сайларга?

Мең төрле уй баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр безне матур киләчәк.

Димәк, бүгенге сыйныф сәгатенең темасы: (хор белән) " Һөнәр сайлау- җаваплы эш" ( 2нче слайд.)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Гомерлек юлны сайлау җиңел түгел. Бу хакта хәзердән үк уйлана башларга кирәк.

Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри үзенең

" Тәрбия китабы"нда балаларга биргән нәсыйхәте белән танышыйк әле. ( слайд) "Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез - һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал".

-Ничек уйлыйсыз, бу сүзләр балаларны нәрсәгә өйрәтә?

-Һөнәргә өйрәнергә, тәрбияле булырга, белем алырга куша.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1.-Һөнәр сайлау турында без инде алдан да сөйләшүләр алып бардык. Анкета сорауларына җавап биреп, кемнәрнең нәрсә белән кызыксынуын ачыкладык. Гадәттә, малайлар әтиләренә, кызлар әниләренә охшарга тырыша. Гаиләгез, туганнарыгыз арасыннан нинди һөнәр осталарын әйтә аласыз? Кемнәр сөйләргә тели? Ике телдә дә сөйли аласыз.

Чыгышлар: Гөлгенә, Рузилә, Гөлназ, Риада, Г.Алина, Нияз, Алсу.

1.Гөлгенә: Минем әнием балалар бакчасында укытучы - логопед булып эшли. Ул сөйләмендә кимчелекләре булган балалар белән шөгыльләр үткәрә. Әтием Шиналар заводында покрышкалар җыючы булып эшли. Абыем 31 нче мәктәптә

белем алды. Хәзерге вакытта нефтехимия көллиятендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, мин Ижау шәһәрендәге медицина университетына укырга керергә телим.

2.Рузилә: Минем апам Айсылу Түбән Кама шәһәренең химия-технология институтында экономист һөнәренә укыды. Хәзерге вакытта ул "АкБарс" банкында контролер-кассир булып эшли.



3.Гөлназ: Минем әнием Алсу Муллануровна Түбән Кама педколледжында укыган. Мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.





4. Риада: Мой папа учился в ПЛ-53 на автокрановщика, потом закончил НХТИ. Сейчас работает на "ТАИФ-НК" машинистом. Мама закончила Нижнекамское медучилище по профессии фельдшер, потом училась на провизора. Сейчас работает в аптеке провизором. Я тоже думаю пойти по стопам бабушки и мамы.



5. Г.Алина: Минем абыем Айдар 9нчы сыйныфны тәмамлагач, ТНН( 44 уч)га укырга керә. Оператор нефтепереработки, аппаратчик һөнәрләренә өч елга якын укый. Техникумны кызыл дипломга бетереп, 4 разряд белән чыга. Хәзерге вакытта НКНХ-Этилен заводында аппарапчик булып эшли.



6.Нияз: Минем абыем Түбән Кама нефтехим колледжында электромеханиклыкка укый, Танекода практика үтә.

7. Алсу: чыгышы үзендә.

2.-Рәхмәт! Әйдәгез бераз хәрәкәтләнеп алыйк! Сезне "Һөнәрләр почмагы" көтә: НКНХ, шиналар заводында эшләүчеләр; хәрби хезмәткәрләр; медицина хезмәткәрләре; укытучы, тәрбиячеләр; башка һөнәрләр. Күңелегезгә ошаганына сайлап басыгыз. (Басалар)

Безнең бүген һәр укучының фикерен ишетәсе килә. Ни өчен бу һөнәрне сайларга булдыгыз?

Иршат- военный, Аделя-фотограф, Миннибаев- медик, Гатауллин-программист, Регина- учитель музыки, Ленар-? Сабина- шинный. Тагын кемнәр әйтергә тели?

Димәк, безнең сыйныфта күбрәк .... һөнәрләрне сайларга җыеналар икән.





3.Укыйм дигән кешегә безнең шәһәрдә уку йортлары җитәрлек. Без сезне виртуаль экскурсиягә чакырабыз. Гид - 9нчы В сыйныфы укучысы Алексеева Ангелина.

( Уку йортларына күзәтү)

Ангелинага рәхмәт! Чыннан да, бүгенге көндә эшче профессияләргә ихтыяҗ зур. Игътибарлы, акыллы, тапкыр кешеләргә бигрәк тә. Сезне дә сынап карыйк әле, һөнәр ияләрен таный алырсызмы?

4.Игътибарлылыкка уен тәкъдим итәбез.

1. Күзе бик яхшы күрә, төгәл, инәне оста саплый, матур киемнәр тегә (тегүче).

2. Авыр эштән курыкмый, матур йортлар төзи, бик кирәкле һөнәр (төзүче).

3. Аш-суга оста, тәмле ризыклар белән кешеләрне сөендерә, бервакытта да эшсез калмас (пешекче).

4. Тимерне эретеп ябыштыручы, тимердән искиткеч матур, кирәкле әйберләр ясаучы, һөнәрле булганга беркайда да югалмас кеше (эретеп ябыштыручы/ сварщик).

Җавап бирүчеләргә җавапны чагылдырган рәсемнәр бирелә.

5. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында кирәк булырга мөмкин кеше, ватылган краннарны рәтләүче, су басу куркынычыннан коткаручы (слесарь).

6. Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белеп, кирәкле урынга вакытында утыртып кына илтеп куючы (машина йөртүче).

Ә хәзер тапкырлыкка бирем. Мәкальләрне дәвам итәргә кирәк. Парларда уйлап җавап бирергә була.

  1. Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

  2. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер.

  3. Һөнәр - утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

  4. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

  5. Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.

  6. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

  7. Хезмәт иясе - хөрмәт иясе.

  8. Эш сөйгәнне ил сөйгән.

9. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

10. Эше барның ашы бар.

Шулай, халкыбыз элек-электән хезмәт кешеләренә зур хөрмәт белән караган.

  1. Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Укытучы:- Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», "Эше барның гына ашы бар" дигән мәкальләр һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный алырсыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу - зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.

Барыгызга да рәхмәт!





























































7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате











7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате







7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате



7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате

7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате7нче сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау турында сыйныф сәгате



































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал