7


  • Учителю
  • Әти-әниләр һәм укучылар өчен әхлак дәресе 'Киләчәгеңне бүген төзе. Р. Фәхреддин буенча'

Әти-әниләр һәм укучылар өчен әхлак дәресе 'Киләчәгеңне бүген төзе. Р. Фәхреддин буенча'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Киләчәгеңне бүген төзе!

(әти-әниләр катнашында әхлак дәресе)


Зәйнуллина Эльвира Тимерҗан кызы,

Алабуга шәһәре 10нчы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат: укучыларда кешелеклелек, әдәплелек, ярдәмчеллек кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итү; әти-әниләрдә һәм укучыларда милли үзаңны үстерү.


Җиһаз: Р.Фәхретдин әсәрләреннән күргәзмә, компьютер һәм экран.

Файдаланылган әдәбият: Р.Фәхретдинов "Сәлимә, яки гыйффәт" романы ("Карурманны чыккан чакта" җыентыгы, Казан, "Мәгариф", 2001, 126-150нче битләр).


Искәрмә: укучылар әсәр белән алдан таныштырыла. Әсәр авыр аңлашылганга, хәзерге әдәби сөйләмебезгә тәрҗемә итеп, укытучының үзе укып таныштыруы отышлы.

Алдан иҗади өй эшләре бирелә:

әниләргә: Сез балаларыгызга нинди нәсихәтләр бирәсез?

әтиләргә: Сезнеңчә,ир кешенең бурычлары нинди?

укучыларга: уку, белем алу турында мәкальләр өйрәнергә, әсәрне искә төшерергә.


Кереш. Халкыбызның зур тарихы, горурланырлык үткәне һәм бүгенгесе, бөек шагыйрь һәм язучылары, галимнәре, фикер ияләре бар. Бүген без шундый галимнәребезнең берсе, татар халкын агарту, аның тормышын яхшырту өчен бөтен гомерен багышлаган бөек мәгърифәтче, дин белгече, язучы һәм фикер иясе, "Тәрбияле ана", "Тәрбияле бала" әсәрләре белән безгә инде таныш булган Риза Фәхретдин белән "очрашырбыз".

Экранда Р.Фәхретдиннең портреты, хезмәтләре күрсәтелә.

Язучының гади генә уйланма сюжетка корылган, шул ук вакытта үзендәге тәрбияви көче, үтемле киңәшләре белән бүген дә әти-әниләргә дә, укучыларыбызга да өстәл китабы, киләчәккә юллама булырлык "Сәлимә, яки гыйффәт" әсәре ярдәмендә сезне әңгәмәгә чакырам.

1 укучы: "Сәлимә, яки гыйффәт" әсәре 1898нче елда Казанда Гафил бине Габдулла псевдонимы белән басыла. Әсәрнең эчтәлеге гади: әдәпле бер шәкерт пароходта барганда гаҗәеп киң белемле, "гыйффәтле", ягъни чиста, саф Сәлимә исемле кыз һәм аның әнисе белән таныша, шәкерт ана белән кызга үзенең ярдәмен тәкъдим итә,алар фән, әдәбият, тарих турында сөйләшеп бара торгач бер-берсенә гашыйк булалар һәм ахырда өйләнешәләр. Шушы вакыйгага бәйләп язучы үзенең иҗтимагый фикерләрен, гаилә һәм тормыш турындагы карашларын укучыга җиткерүне максат итә. Әлеге фикерләр бүген дә гаҗәеп актуаль, һәрберебезне уйланырга, үз яшәешебезгә борылып карарга этәрерлек.

Экранда "Ана нәсихәте" күрсәтелә:

" Балам, мин сине ислам карендәшләрең өчен тудырдым һәм тәрбия итеп үстердем. ...Атаңның күркәм эшләренә варис булыр өчен белем алу синең бурычың.... Мөселман хатынының баласы я мәктәптә укуда, я ерак шәһәрләрдә хезмәттә булырга тиешле. Ахирәт өчен- ялгыз дин гыйлеме, дөнья тормышы өчен- дин һәм дөнья гыйлемен белү кирәк. Боларны белергә син бурычлысың. Кеше булыр өчен, гыйлем белән күркәм холык кирәктер. Боларны бер-береннән аеру дөрес булмас.... Холкы гүзәл булмаган кешене адәмнәр сөймәсләр. Аларга хезмәт итү өчен, иң элек мәхәббәтләрен яулап алу кирәк. Гүзәл холык: әдәп, гыйффәт, сабыр, түземлектән гыйбарәттер. Әдәпле ул халык сөяр; гыйффәтле ул аллаһы тәгаләне сөяр; сабыр үкенмәс; түземле картаймас; белем алуың арткан саен кечелегең, белемең арткан саен сабырың артсын..." (128 бит).

-Хөрмәтле әниләр, шушы сүзләр алдында уйланыйк әле: без кемнәрне тәрбиялибез, ничек тәрбиялибез? Балаларыбызның белеме, яхшы укып ВУЗларга керүе аларның үзләре өчен генә кирәкме? Киләчәктә без аларны кемнәр итеп күрергә телибез? Яхшы түләүле эштә эшләп, баеп, "дөньяның артына тибеп" яшәүче итепме, әллә әти-әнисен һичкайчан исеннән чыгармаган, кешелекле, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең язмышына битараф булмаган, кирәк вакытта таныш түгел кешегә дә ярдәм итә, үзенең чын асылы, милләте, нәселе турында кайгырта алырлык шәхесләр итепме? Нинди нәсихәтләр бирәсез үзегезнең йөрәк парәләрегезгә?

(әниләрнең фикерләре тыңлана).

-Ә сез, әтиләр, ата кешенең балалары, гаиләсе алдындагы бурычларын нидә күрәсез?

(әтиләргә сүз бирелә)

- Риза Фәхретдин фикерләре белән дә танышып китик әле. Укучылар, бигрәк тә егетләр, Сез алар турында ни әйтерсез?

Экранда "Видаг" бүлегеннән өзек күрсәтелә.

" Сез бу көннең яшь егетләре, ләкин киләчәк көннең аталары булачагыгызны фикер итеп күңелем шатлана. Көтүчесе булган хайваннар сәламәт булган кебек, аталары булган җәмгыятьтә дә карендәшлек, дуслык булыр. Ата булуның вазыйфасы да балаларга юл күрсәтү һәм кирәк булганнарга өйрәтүдер. Чөнки җәмгыять эчендә булган халыклар, байлык, ярлылыкта тигез булмаган кебек, белем һәм мәгърифәттә дә тигез түгелләр. Шул сәбәпле җәмгыять хәлен кайгырту һәм чараларын булдыру аталарга тиештер..." (131 бит).

(укучыларның һәм әтиләрнең фикерләре тыңлана, өстәмә сораулар белән тулыландырыла).


- Яшерен-батырын түгел, бүген балаларыбызга телевизорның, аның аша көнбатышның йогынтысы бик зур. Кайберләребез аны "бозыклыкка өйрәтүче" дип тә атый. Балаларыбызга бу өлкәдә нинди киңәшләр бирәбез? Нинди тапшыруларга өстенлек бирелә? Коры сүзләр белән генә калмыйча, үзебезнең фикер ияләренә мөрәҗәгать итсәк, дәлиллерәк булмасмы?

Экранда әсәрдән өзек:

"Европа шәһәрләренә күрше булу сәбәпле, "мода" дигән зарарлы авыру болар арасында күренә башлады. Башка халыклар башта Европадан һөнәр һәм мәгърифәт алса, мода исә соңрак ... гадәткә керсә, Казан мөселманнарының гыйлем һәм һөнәрдән алда мода алулары хәйранга калырлыктыр" (127 бит).

- Сез бу фикер белән килешәсезме? (укучылар белән әңгәмә)

- Әйе, тиешенчә белем һәм тәрбия бирә, хезмәткә, һөнәр алуга уңай мөнәсәбәт формалаштыра алсак, балаларыбызны тискәре йогынтыдан саклый алырбыз.

Экранда әсәрдән өзек:

"Музыкадан ләззәт алып, тавышыннан әсәрләнү миндә бер иске гадәт иде. Күңелемдә булган кайгы вә хәсрәтләремә музыка тавышы кадәр шифа тапкан нәрсәм юк иде. Музыка белән тәнемдә булган каным сафланыр, җаным рәхәтләнер, холкым гүзәл вә күркәмләнер, нәфсем гыйбрәтләнеп яхшырыр иде" (140 бит).

  • Менә нинди матур фикерләр! Без дә музыка тыңлап бераз ял итеп, күңелебезне яктылык, сафлык белән сугарыйк әле.

1 укучы скрипкада "Туган тел" көен уйный.

Экранда әсәрдән өзек:

"Үз халкыбызга - үз кавемебезгә хезмәт итү беренче максатым иде; ләкин русча белмәгән тәкъдирдә, кирәгенчә хезмәт итү мөмкин түгел икәнлеген шушы вакытта ачык аңладым. Милләтне бәхетле итү исә, аларга җиңел уку һәм гүзәл кәсеп итеп байлык табу юлларын күрсәтү белән, һөнәр һәм сәнгатьләр өйрәтү белән булыр. Русча яхшы белмәгәндә, боларны мәйданга кую мөмкин түгел икәне шөбһәсез..." (134 бит).

- Укучылар, Риза Фәхретдиннең бу фикерләренә карата ни әйтерсез? (фикерләр тыңлана) Игътибар итегез, шәкерт образы аша Р.Фәхретдин безгә рус теленә өйрәнмичә милләткә хезмәт итеп булмый, ди. Димәк, безгә тырышып укырга, күп телләр өйрәнергә кирәк.

- Әсәрнең эчтәлеге белән таныш укучылар белә: Сәлимә туташ белеме белән шәкерттән күп өстен. Егет нигә үкенә?

Экранда әсәрдән өзек:

"Сәлимә туташ бу мәмләкәттә булган төрки кавемнәр хакында хәбәр һәм мәгълүмат сорый иде. Ләкин ни чара, гарьлеккә дучар булдым. Чөнки белми идем, мәктәптә үткәргән көннәремнең һәр сәгатен белем алу өчен үткәрмәдем.Бәлки, тик йөргән, буш торган көннәрем күп булыр иде. Әгәр бу сәгатьләрнең беразында тарих, нәсәб гыйлеме кебек нәрсәләр белән шөгыльләнгән булсам, бу көндә бер кыз алдында оятлы булып калмас идем..."(142 бит)

- Сез ничек уйлыйсыз, укучылар, сезнең дә андый бушка үткән сәгатьләр,көннәрегез күп түгелме? Әрәм түгелме бу вакыт? (фикер алышу)

- Күп телләр белү, үзебезнең тарихыбыз, бөек шәхесләребез, әйләнә-тирәбез, дөньяда барган вакыйгалар турында белеп тору һәрвакыт кирәк булырга мөмкин. Күп белгән кеше генә кызыклы була.

- Ә ни өчен кыз егетне үзенә тиң саный һәм алар өйләнешәләр? Егет кызны кайсы яклары белән җәлеп итә?

- Әдәплелеге, тәрбиялелеге, ярдәмчеллеге белән...

- Әлбәттә, әдәплелек, әхлак кануннарын белү- һәр нәрсәнең башы. Без, укытучылар, әти-әниләрегез сездә кешелеклелек, ярдәмчеллек, башкаларны хөрмәт итү, гаделлек, белемгә омтылу кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз.Холкы әйбәт булган, үзенә тәнкыйть белән карый алган, кимчелекләрен төзәтү турында уйланган кешегә белем алырга беркайчан да соң түгел. Ә хәзер уку, белем алу турында мәкальләр әйтешеп, үзебезнең белем дәрәҗәсен сынап алыйк әле.

(укучыларга мәкальләр кирәк булачагы алдан әйтелә, әти-әниләре каршында аларның белемле булып күренәселәре килә бит)

  • Әйе, һәр кешегә киләчәккә юллама, киңәшләр җыелмасы бу әсәр дигән идек. Яшьлекне мәхәббәттән башка күз алдына да китереп булмый. Һ.Такташ әйтмешли, кайчан аның ахыры ЗАГС белән бетә, ә кайчакта шактый күңелсез... Мәхәббәткә җиңел карау бүгенге яшьләребезнең кайберләрен гөнаһ эшләргә, төзәтә алмаслык ялгышлар ясарга этәрә. Мәхәббәт һәм нәфес, ягъни теләк колы булу турында да гаҗәеп фикер әйттерә Р.Фәхретдин шәкерт авызыннан.

Әсәрдән өзек күрсәтелә:

"Нәфестән усал нәрсә юк диләр.... Ләкин иясе үзенә хаким булып, яхшылык белән тотар исә, нәфестән юаш вә итагатьле нәрсә дөньяда юк вә булмастыр....

Ислам шәригатендә "гыйшык" дигән нәрсә бозык шәй түгелдер, гашыйк булып, гыйффәт белән яшәп үлгәннәр шәһидләр исәбеннәндер. Ләкин гыйшык белән әдәпсезлек һич вакытта бер кешедә җыелмас. Ишектән бозыклык керергә теләсә, тәрәзәдән гыйшык чыгып качар."(146 бит)

- Бу фикерне дә күңелегезгә сеңдерегез, укучылар. Әдәпле булырга, әти-әниләребезне начар эшләребез белән борчымаска тырышыйк, киләчәктә аларга таяныч, үз халкыбызның, милләтебезнең алга баруына этәргеч бирерлек, үз-үзебезне һәм башкаларны хөрмәт итә белә торган шәхесләр булыйк. Үзебезнең киләчәгебез турында бүгеннән кайгыртыйк. Киләчәк бүгеннән башлана.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал