7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарской литературе

Рабочая программа по татарской литературе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы

. Әлеге эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программасы"на ( 1-11нче сыйныфлар.Ч.М. Харисова, Ч.М. Харисова, В.А.Гарипова. 2011) һәм Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына( башлангыч гомуми белем бирү №373, 06.10.2009 ел) Россия Федерациясенең"Мәгариф турында" Законы (Закон «Об образовании» Российской Федерации) һәм "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законына нигезләнеп төзелде.

Укыту планында атнага Әдәби уку фәненә атнага-1 сәгать бирелә. Барлыгы- 33 сәгать.

Уку- укыту әсбаплары:

1. Гарифуллина Ф.Ш. , Мияссарова И. Х . Әлифба: 1 нче сыйныф: уку әсбабы. Казан: "Мәгариф- Вакыт" нәшрияты, 2012.

2. Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И. Х. Әлифба: 1 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма. Казан: " Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012.

3. Шәмсетдинова Р.Р., Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әлифба: Язу дәфтәре (1,2,3) . Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012.

4. Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И.Х. Әдәби уку. 1 нче сыйныф. Казан: " Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012.

"Әдәби уку" курсы түбәндәге максатларны һәм бурычларны күз алдында тота:

  • кече яшьтәге мәктәп балаларын аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле укырга өйрәтү; төрле типтагы текстлар белән эшләүне тәэмин итүче барлык сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү; китап укуга карата кызыксыну үстерү; китап укучының белем дәрәҗәсен формалаштыру; китап сайлау һәм мөстәкыйль китап уку тәҗрибәсен туплау;

  • әдәби әсәрләр ярдәмендә балаларда әхлак тәрбиясе булдыру; яхшылык, дуслык, дөреслек һәм җаваплылык турында күзаллау формалаштыру; күпмилләтле Россия халыклары һәм татар халкы мәдәниятенә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

Предмет буларак, әдәби уку башлангыч мәктәптә белем бирү бурычын гына түгел, ә тәрбия бирү бурычын үтәүдә дә әһәмиятле урын алып тора. Укучыларда уку һәм башка сөйләм эшчәнлеге күнекмәләре формалаштыру әдәби укуның төп аспекты булып тора. Укучылар, аңлап һәм сәгатьле уку, китап белән эшләү, әйләнә-тирә мохит турында белем туплау максатыннан, китаптан файдалана белү күнекмәләрен үзләштерәләр.

Әдәби уку дәресләрендә кече яшьтәге мәктәп укучысында үзен грамоталы китап укучы итеп танырлык уку компетенциясе формалаша. "Әдәби уку" курсы китап укуга кызыксыну уята. Башлангыч уку барышында укучының игътибары әдәби әсәрләрнең сүзле сурәтләү табигатенә, авторның геройларга һәм чынбарлыкка мөнәсәбәтенә, язучыны борчыган әхлакый проблемаларга юнәлтелә.

Кече яшьтәге мәктәп балалары нәфис сүзнең матурлыгын тоярга, сүз сәнгатенең тасвирлау көченә ия булуын бәяләргә өйрәнәләр.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

- текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

1нче сыйныфлар өчен әдәби укудан календарь - тематик план





Дәреснең темасы.

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучы эшчәнлеге





Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

план/фактак





Предмет





Предметара





Шәхси

1.

БСҮ"Иң күңелле көн." Танышу.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Җөмләләр төзү

Текстның эчтәлеген тыңлый белү, рәсем белән эчтәлекне тәңгәлләштерү.

РУУГ: Үз фикереңне башкаларга җиткерү.ТБУУГ: Мәктәп тормышы хакында мәгълүматлы булу. КУУГ: Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Мәктәптә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү.

02.09

2.

БСҮ. Шәһәрдә. Рәшит Бәшәр "Светофор".

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

1. Сорауларга җавап

2. Парлап эш

Юл йөрү кагыйдәләрен "укый", аңлый , үти белү.

РУУГ: Төрле ситуациядән чыгу юлларын табу. ТБУУГ: Кагыйдәләр турында информацияле булу. КУУГ: Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү.Тәрбияле бала образын кабул итү.

09.09

3

БСҮ. Минем гаиләм.

1

Яңа белемнәрне системага салу

Монологик сөйләм

Рәсем буенча хикәя төзи белү.

РУУГ: Яңа белемнәр табу. Уку проблемасын төзү өчен план төзү. ТБУУГ: Гаиләхакында төрле чыганаклардан мәгълүматлытуплау. КУУГ: Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Туганлык хисләре тәрбияләү.

16.09

4

БСҮ. Минем яраткан әкиятем.

1

Яңа белемнәрне системага салу

Диалогик һәм монологик сөйләм



Рәсем буенча хикәя төзи белү.

РУУГ: Яңа белемнәр табу. Уку проблемасын төзү өчен план төзү. ТБУУГ: Әкиятләр хакында төрле чыганаклардан мәгълүматлы туплау. КУУГ: Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар халык әкиятләренә уңай караш формалаштыру.

23.09

5

Мәктәп музеена сәяхәт.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Күзәтү, фикер алышу

Рәсем буенча хикәя төзи белү.

РУУГ:Яңа белемнәр табу. ТБУУГ: Татар халыкының милли киемнәре турында күзаллау булдыру, информацияне төрле формада бирелгән чыганаклардан туплау КУУГ:Публика каршысында чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.

Гореф- гадәтләргә уңай караш тәрбияләү.

30,09

6

БСҮ "Бәйрәмнәр".

1

Яңа белемнәрне системага салу

Хикәя төзү

Рәсем буенча хикәя төзи белү.

РУУГ: Өйрәнелгәнне чынбарлыкка күчереп, гамәлдә кулланырга әзер булу. ТБУУГ: Бәйрәмнәр хакында төрле чыганаклардан мәгълүматлы туплау. КУУГ: Парларда һәм күмәк эшли белү.

Милли үзаң формалаштыру.

07.10



БСҮ "Сабантуй - милли бәйрәм".

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Монологик сөйләм

Рәсем буенча хикәя төзи белү.

РУУГ:Үзэшчәнлекне планлаштыру. ТБУУГ: Сузык авазларның иҗек ясауда тоткан урынын ачыклау. КУУГ: Парларда һәм күмәк эшли белү.

Милли үзаң формалаштыру.

14.10

8

Кабатлау.

1

Гомумиләштерү

Диалогик һәм монологик сөйләм



Рәсем буенча хикәя төзи белү.

РУУГ:Үзэшчәнлекне планлаштыру. ТБУУГ: Сузык авазларның иҗек ясауда тоткан урынын ачыклау. КУУГ: Парларда һәм күмәк эшли белү.

Гореф- гадәтләргә уңай караш тәрбияләү.

21.10

9

БСҮ. Авылда. Галимҗан Гыйльманов " Әтәч бии читәндә".

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап

Әсәрдән [ ә] авазы кергән сүзләрне таба белү.

РУУГ:Үзэшчәнлекне планлаштыру. ТБУУГ: Сузык авазларның иҗек ясауда тоткан урынын ачыклау. КУУГ: Фонематик ишетеп аңлау, коммникатив сөйләм эшчәнлеген формалаштыру.

Кошларга карата яхшы булу сыйфатлары тәрбияләү.

28.10

10

Роберт Миңнуллин, Җәүдәт Дәрзаман, Мәрзия Фәйзуллина шигырьләре.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап

Рәсемдәге сюжет буенча текст төзи,укытучыны игътибар белән тыңлый,сорау бирә белү.

РУУГ:Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. ТБУУГ: Сузык авазларның иҗек ясауда тоткан урынын ачыклау. КУУГ: Үз фикереңне белдереп сөйләм төзү,иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

Активлыкка,мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү,шәхес буларак формалашуны дәвам итү

2четверть

11.11

11

Тук- тук тукран.

1

Яңа белемнәрне системага салу

Аерым биремнәр үтәү

[у] авазының аваз ияртемнәрендә булган мәгънәләрен ачыклый белү.

РУУГ:Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. ТБУУГ: Сузык авазларның иҗек ясауда тоткан урынын ачыклау КУУГ: Үз фикереңне белдереп сөйләм төзү,иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

Туган якка мәхәббәт хисе формалаштыру.

18.11

12

Мөдәрис Әгъләмов "Бүләк".

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Укыган әсәрләргә бәя бирү

Табышмак җавапларын уйлап таба белү.

 РУУГ: Уку проблемасын чишү өчен план төзү. КУУГ: Укытучыны, иптәшләреңне тыңлый, үз фикереңне әйтә белү.

Әхлак нормаларын үзләштерү.

25.11



13

Нури Арслан "Күгәрченем".

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Эчтәлек сөйләү

Охшаш сузыкларны чагыштыра белү.

РУУГ: Уку проблемасын чишү өчен план төзү. КУУГ:Үз фикереңне әйтә белү.

Туган якка мәхәббәт хисе формалаштыру.

02.12

14

Зәкия Туфайлова "Мин әбигә булыштым"

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сорау-җавап күнекмәләре

Сөйләм төзи, текстны аңлап укый белү.

РУУГ: Уку проблемасын чишү өчен план төзү. КУУГ:Үз фикереңне әйтә белү.

Укучыларда өлкән кешегә карата мәхәббәт тәрбияләү.

09.12

15

Шәүкәт Галиев "Салкын аваз".

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Рәсем буенча хикәя төзү

Текст төзергә, фикереңне әйтеп бирә белергә өйрәнү.

РУУГ:Уку эшчәнлеген оештыру.ТБУУГ:Иҗекләп уку күнекмәләрен формалаштыру. КУУГ: Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Туган якка мәхәббәт хисе формалаштыру.

16.12

16

"Аю белән бабай" татар халык әкияте.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Эчтәлек буенча план төзү, эчтәлек сөйләү

Кечкенә күләмле әкиятнең эчтәлеген сөйли белү.

РУУГ:Уку эшчәнлеген оештыру. ТБУУГ:Иҗекләп уку күнекмәләрен формалаштыру. КУУГ:Үз фикереңне әйтә белү.

Әхлак нормаларын үзләштерү.

23.12

17

"Дусларым" хикәясе.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сорау-җававп күнекмәләре

Текстлар белән эшләү күнекмәләренәия булу.

РУУГ:Уку эшчәнлеген оештыру. ТБУУГ: Сүздзн сүз төзү алымын өйрәнү.КУУГ: Дөрес,аңлап уку күнекмәләре булдыру.

Дуслык хисе формалаштыру.

13.01

18

Мәрзия Фәйзуллина " Казлар".

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сәнгатьле уку

Текстны дөрес укый белү.

РУУГ:Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. КУУГ: Актив сүзлек запасын баету

Туган якка мәхәббәт хисе формалаштыру.

20.01

19

"Казан" хикәясе.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Телдән хикәя төзү

Казан турында сөйли белү.

РУУГ:Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. ТБУУГ:Казан турында мәгълүматлы булу.КУУГ:Монологик сөйләм күнекмәләре булдыру.

Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булу белән горурлану хисләре тәрбияләү.

27.01

20

Татарстанда балалар өчен чыгучы журналлар белән таныштыру.

1

Яңа белемнәрне системага салу

Аерым биремнәр үтәү, күзәтү, фикер алышу

Дөрес укый, сорауларга җавап бирә белү.

РУУГ:Уку эшчәнлеген оештыру.ТБУУГ: Татарстанда балалар өчен чыгучы газета- журналлар турында мәгълүматлы булу. КУУГ: үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

Дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

03.02

21

"Ташбака белән Куян" Г. Тукай.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сәнгатьле уку, фикер алышу

Авазларны дөрес әйтә белү.

РУУГ:Уку эшчәнлеген оештыру.ТБУУГ: Г. Тукайның " Ташбака белән Куян " тексты эчтәлеген үзләштерү.КУУГ: Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

10.02

22

Һәйкәлләр.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Аерым биремнәр үтәү, күзәтү, фикер алышу

Текстның төп уе турында фикерне әйтә белү.

РУУГ:Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. ТБУУГ: Казандагы һәйкәлләр турында мәгълүматлы булу.

Дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

24.02

23

Кесәдә компьютер.

1

Яңа белемнәрне системага салу

Телдән хикәя төзү

Текстны аңлап укый белү.

РУУГ:Үзэшчәнлекне планлаштыру. КУУГ ТБУУГ: Персональ кесә компьютерлары турында күзаллау булдыру.: Парларда һәм күмәк эшли белү.

Дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

02.03

24

"Физкультура" Газинур Морат.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сорау-җавап, монологик сөйләм



Шигырьнең төп уен билгели белү.

РУУГ:Үзэшчәнлекне планлаштыру. КУУГ ТБУУГ: Сәламәт тормышына омтылыш булдыру. КУУГ: Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.



09.03

25

Бикбатыр белән Биккуркак. Абдулла Алиш.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сәнгатьле укыту, нәтиҗәләр чыгару

Текстның исемен, эчтәлеген билгели белү, әкиятне укый белү.

РУУГ:Үзэшчәнлекне планлаштыру. ТБУУГ: Сузык авазларның иҗек ясауда тоткан урынын ачыклау. КУУГ: Парларда һәм күмәк эшли белү.тәлекне сөйләү күнекмәләре булдыру.

Әхлак нормаларын формалаштыру.

16.03

26

"Өч кыз" татар халык әкияте.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сәнгатьле укыту,, план төзү, эчтәлек сөйләү

Рәсемдә сурәтләнгән вакыйгаларның эчтәлеген сөйли, рольләргә бүлеп укый белү.

ТБУУГ: Рольләргә бүлеп уку күнекмәләре булдыру. РУУГ:Үзэшчәнлекне планлаштыру. КУУГ: Парларда һәм күмәк эшли белү.

Әхлак нормаларын формалаштыру.

30.03

27

" Китап" Әдәби уку китабы белән танышу.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Күзәтү, сәнгатьле уку

Рәсемдә сурәтләнгән вакыйгаларның эчтәлеген сөйли, рольләргә бүлеп укый белү.

РУУГ:Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатларын формалаштыру, проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, максатка ирешү юлларын билгеләү,план төзү.ТБУУГ: Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.

Аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру.

06.04

28

Татар халык авыз иҗаты.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Сорауларга җавап, нәтиҗәләр чыгару

Мәкаль, бишек җыры, тел шомарткычлар,такмаклар, санамышлар, әйтем, табышмак, мәзәк, әкият, алдавыч әкият төрләрен аера, эчтәлек сөйли белү.

РУУГ:Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.ТБУУГ: Укылганның эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. КУУГ: Парларда һәм күмәк эшли белү.

Татар халык авыз

иҗатынамәхәббәт

хисләре тәрбияләү.

13.04

29

Хәреф миңа карап тора, мин карыйм хәрефкә.

1

Яңа төшенчәләрне формалаштыру

Дәреслектәге биремнәрне үтәү

Рәсемнәр буенча укыганның эчтәлеген сөйли белү.

РУУГ:Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. ТБУУГ: Төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, таба, анализлый һәм куллана белү.

Татар халык авыз иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләү

20.04

30

Без хайваннар , кошлар турында беләбезме?

1

Яңа белемнәрне системага салу

Эчтәлек сөйләү, сорауларга җавап бирү , табышмакларның җавапларын табу

Рәсемнәр буенча эчтәлек сөйли, сорауларга җавап бирә , табышмакларның җавапларын таба белү.

РУУГ:Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. ТБУУГ: Укыган текстларның эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен булдыру. КУУГ: Бәйләнешле сөйләм күнекмәле булдыру.

Кошларга, хайваннарга карата уңай караш тәрбияләү.

27.04

31

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

1

Яңа белемнәрне системага салу

Рәсемнәр буенча эчтәлек сөйләү, сорауларга җавап бирү

Рәсемнәр буенча эчтәлек сөйли, сорауларга җавап бирә белү.

РУУГ:Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. ТБУУГ: Төрле төрдәге текстлар турында белем туплау.

Әхлаклы кеше булу теләге тәрбияләү.

04.05

</<font face="Times New Roman, serif">32-33

Яз килә, яз көлә.. Еллык йомгаклау.



Гомумиләштерү

Дөрессәнгатьле уку

Аңлап , дөрес укый белү. Ел дәвамында алган белемнәрен искә төшерү.

РУУГ:Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый , анализлый белү. КУУГ: Бәйләнешле сөйләм күнекмәле булдыру.

Уңышлы уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә үз бәя.

11.05

18.05.

01,06















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал