7


  • Учителю
  • Музыкальный монтаж на тему Соңгы кыңгырау

Музыкальный монтаж на тему Соңгы кыңгырау

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

Җаваплы: Ахметзянова Фарида Файзрахмановна

Лаеш муниципаль районы Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе.





Максат: -"Соңгы кыңгырау" бәйрәмен укучылар күңеленә кереп калырлык итеп үткәрү;

-Мәктәпкә, укытучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләү;



Үткәрү формасы: әдәби- музыкаль кичә.



Җиһазлау: шарлар, чәчәкләр, туп, плакатлар: "Соңгы кыңгырау", "Үтеп китте мәктәп еллары" , "Сау бул, мәктәп".

Әзерлек эше: кичә өчен вальс, бию өйрәнелде, укытучыларга тапшыру өчен медальләр һәм таныклыклар эшләнде, җырлар өйрәнелде.



Укытучы Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Бүген без истәлекле бәйрәм - "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә җыелдык. Ишетәсезме, бүген ничек матур чыңлый ул? (Кыңгырау тавышы).

Бүген гади генә бәйрәм түгел, соңгы кыңгырау бәйрәме. Сез мәктәптә уку дәверендә меңнәрчә КЫҢГЫРАУ тавышы ишеттегез, ә бүгенгесенең тавышы моңсу да, ямансу да, шатлыклы да. Кайда гына булсагыз да туган йортны, туган мәктәбегезне онытмагыз.









("Саубуллашу вальсы" астында 9 нчы һәм башлангыч сыйныф укучылары чыга; кулларында чәчәк һәм шарлар; тезеләләр)

________ Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Остазларның моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә

Укулар инде артта калды

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар , диңгезләрне кичәргә.



_________Сезнең алда олы сынау тора,

Сез торасыз юллар чатында.

Сезнең алда төрле юллар ята,

Төрле якка юллар чакыра.

Кайсы гына юлны сайласаң да,

Туры юлдан, бала, туры бар.

Мәктәбеңдә калган остазларың

Адымыңны күзләп торырлар.





________Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем.

Инде менә сезгә, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.





_________Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезне белербез.

_____Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

Укытучыма, дияр идем, башым иеп.

_________Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар

Әйтер идем сузләремне гөлгә төреп

Ул-укытучы, елмайганда каршысында

Үзеннән дә оста шәкертләрен куреп.

_________ Уку дәверендә нинди генә кызыклы хәлләр булмады.Укытучыларыбыз нинди генә вакыйгалар белән очрашмадылар. Ә безнең өчен тәнәфесләр дә, дәресләр дә тәмам. Моңсу көн булса да , сез бүген елмаясыз. Без моңа бик шат. Һәм бүген без, кадерле укытучыларыбыз, сезгә махсус елмаю медале тапшырабыз. Һәрвакыт шулай көләч булыгыз!(медаль тапшырыла)

________ Көчле рух,сүнмәс яшәү дәрте

Бирелгәндер сезгә тумыштан.

Үр артыннан яңа үрләр яулап

Яшисез сез туймый тормыштан.

Сезгә карап сокланамын һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә! Әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Җыр: Укытучым Сезгә карап



________Моннан 9 ел элек үзегезнең нинди булганыгызны күрәсегез киләме? Алайса сүзне беренче сыйныф укучыларына бирәбез:

1.Сез - 9лар, без - 1ләр,

Без бик нәни, сез дәүләр.

Кемнәр уйлап тапкандыр

Бигрәк матур исемнәр.



</ 2.Бүген сезнең "Соңгы звонок" көне,

Әллә ничек моңсу җырлыйсыз.

Алдыгызда тормыш сынаулары,

Авыр булмасмы?- дип уйлыйсыз.

3.Зур уңышлар юлдаш булсын сезгә,

Сынауларны "5" кә бирегез

Мәктәпне һәм безне онытмагыз,

Хәл белергә килеп йөрегез.

4.Фәридә апа бүген бигрәк моңсу,

Балаларын чөнки очыра.

Моңсу күзләрен ул сезгә төбәп,

Бер шатлана һәм бер борчыла.

5.Моңаймагыз әле укытучылар.

Еламагыз әле тугызлар,

Безсез нишләрсез?- дисезме,

Сезгә алмашка без бар.

6.Сез башлаган матур эшләрне

Без үзебез дәвам итәрбез.

Авыр булыр, ләкин сынатмабыз,

Бу көннәргә без дә җитәрбез.

Җыр: Мин мәктәпне

________ 2007 нче елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып сез бу көнне тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез. Сезне елмаеп беренче укытучыгыз Шарапова Ләлә Габбас кызы каршы алды, хәреф танырга, язарга өйрәтте. (Открыткада языла)

______ Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешебез-иң беренче укытучыбыз Ләлә апа иде. Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыбыз.

Укытучым, Ләлә апа!

Якты яздай матур бу бәйрәмдә

Кабат сезне күргән чагымда,

Күңелемне сабый бала иткән

Хисләр кабатланды тагын да.

Укытучым минем, сүнмәс назым

Якты язым-балачакларым.

Без гомергә, әнкәм белән бергә

Күңелебездә Сезне сакларбыз.

Тормышыбызның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз

Канат куеп якты хыялларга

Олы юлга озатып калдыгыз.

Җыр.Хәтерлим мин әле бүгенгедәй.

Сүз беренче укытучыгызга бирелә. Рәхим итегез!

_________Оста җитәкче, мәктәбебезнең уңышлары - аның турыдан-туры хезмәт җимеше. Бу сүзләр - мәктәбебез җитәкчесе Хафизов Рафик Салихович турында. Ул укучылар белән дә, укытучылар белән дә яхшы мөгамәләдә.

Хөрмәтле, Рафик Салихович!

Дус һәм иптәш булдыгыз, сез,

Безне аңлый белдегез, сез,

Шатлык-көенечләрне дә

Уртаклашып килдегез сез,

Кирәк чакта олыларча,

Кирәк чакта балаларча,

Бер -беребезне аңлаштык.

Рәхмәт Сезгә, Рафик абый!

Еллар үтеп, чәчкә чал керсә дә,

Сездән киңәш сорап килербез.

Сез бит әле безгә һаман абый

Якын киңәшчебез диярбез.

Асыл хезмәтегез җимешләре

Җылытсын гел сезнең йөрәкне.

Кабул итегезче, Рафик абый

Чын йөрәктән чыккан теләкне.

Җыр.Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

________5 нче сыйныфка килгәч, безне Фәридә апа кабул итеп алды. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез Фәридә апабыз. Хөрмәтле укытучыбыз! Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет - нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

_________Кадерле апа - абыйлар

Яратып кабул иттек.

Сезнең дәресләрегезне

Барыбыз да үз иттек.

Ярдәм итеп һәрчак яхшы

Киңәшләрне бирдегез.

Барыбызны да яратып

Гел Сез тигез күрдегез.

_______Шәфкатьле сез, безнең өчен

Армас-талмас күңелегез,

Дәресләрдә ачык итеп

Сез аңлата белдегез.

Рәхмәт сезгә ничә еллар

Әни кебек булдыгыз

Берәребез авырганда

Хәлләр белеп тордыгыз.

________ Безгә һәрчак көч-дәрт өстәр,

Биргән киңәшләрегез.

Кабул булыр, һәрчак, сезнең

Әйткән теләкләрегез.

Күңелдәге рәхмәтләрне

Шигырь итеп язабыз,

Сезгә, апа-абыйлар , нык исәнлек

Бәхет теләп калабыз.

Җыр. Мәктәп еллары

______Хөрмәтле тугызынчылар! Хәзер әйтеләчәк сүзләрнең кадерле әниләрегезгә, туган йортыгызга багышланачагын күңелегез сизәдер, мөгаен. Газиз әниләргә бүген бик ямансу. Сез әни өчен бар матурлардан матуррак, кыйммәтледән-кыйммәтрәк, үз җаннарыннан да газизрәк. Сезнең - әниләрегезгә әйтер сүзләрегез бардыр.

_________ Бүгенге көндә безнең өчен иң нык куанучы һәм кайгыртучы әниләребез! Бүген рәхмәтебезнең иң олысы, Сезгә. Сез безне тудырып-үстергән, яшәргә көч биргән, кирәк чакта юаткан, файдалы киңәш биргән. Без әти-әниләребезгә гомергә бурычлы. Һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыгыгыз өчен, бүген сезнең алдыгызда баш иябез.

________Күңелебез далада ук булмаса да

Сизәм, җитеп бетми безнең җылы сезгә

Аңлатырлык сүзләр юктыр сөюемне

Әнием - бәгърем рәхмәтемне үзең аңла.





________Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе - ул сез икәнсез.

______Сезгә саулык телим һәр адымда

Олы бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

________Кадерлеләребез, тагын озак еллар

Яшәгез сез озак, сәламәт.

Безне тәрбияләп үстердегез

Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.





______Мәңге- мәңге шулай тәрәзәләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Безнең әни, туган йортыбыз.

Җыр. Мең яшә әнием (әниләргә чәчәкләр бирелә).

_________ Без шулай ук бүген 9 ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы, ачык йөзле повар Фәния апабыз, чисталыкны тәэмин һәм таләп итүче техничка апаларыбыз, кыш буе суыкта туңып утырмысыннар, мәктәп җылы булсын дип үзенең тәмле йокыларын бүлеп безгә хезмәт итүче оператор Ринат һәм Илгиз абыйларга, чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.

_________ Сезгә булган матур теләкләр

Шытып чыкты йөрәк түрендә.

Сәламәтлек, озын гомер, бәхет

Без телибез алгы көнегездә.

_________ Хөрмәтебезне сезгә җиткерергә

Ниндиләрен алыйк бүләкнең?

Нинди генә бүләк аңлатырлар

Зур хисләрен безнең йөрәкнең?

_________Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

Музыка яңгырый________Узып китте мәктәп елларыбыз

Ямансу да бүген, читен дә

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.





______Онытмамын, укытучым,

Бәхетле бул!- диеп әйткәнең.

Яшь аралаш кабатлыймын

Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем!

Җыр: "Мәктәбем белем учагы".

(кыңгырау тавышы).

_______Көмеш тавыш тынмый

Йөрәкләрдә чыңлый

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау

Якты юллар теләп, матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

_________Бүгенгесе, менә бүгенгесе

Нигә китми һаман күңелдән?

Нигә чыңлый бүген болай озак?

Ник ул чәчәкләргә төренгән?



______Бүгенгесе аның - соңгы звонок

Саубуллашу көнен белгертә.

Бүгенгесе безнең хыялларның

Чынга әверелгәнен сиздертә.



_______ Соңгы звонок яңгырый - сихри аваз

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы;

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя язмышны.



_________Кайчан гына бу көн бик еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды

Күңелемә мәктәп, балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.



_________ Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа мәктәбем

Инде менә сезгә, укытучылар

Саубулыгыз, диеп әйтәбез.

_________Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын

Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

Җыр - "Соңгы звонок"



Эзләмәгез ераклардан - Эзләмәгез ераклардан -

Бәхет безнең үзебездә, Бәхет безнең кулыбызда

Табигатьтә, эчкән суда, Телебездә, җырыбызда

Җиребездә, күгебездә. Тота белик кулыбызда.

________Ашыгабыз, һаман ашыгабыз

Ни көткәнен белми һичкем дә-

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

_________Хәерле юл!

Хәерле юл сезгә, ТУГЫЗЫНЧЫЛАР!

Максатларга барып җитегез!

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

_________Хәерле юл!

Ярты юлда юллар өзелмәсен,

Хәерле юл сезгә, хәерле.

Бәхет үзе түгел, җирдә бәхет

Эзләүчеләр безгә кадерле!





Җыр. "Бәхеттә, шатлыкта"( 7 нче сыйныф малайлары башкара )

Хәерле юл! ( 1нче сыйныф укучысы кыңгырау шалтырата, 9лардан бер кыз белән бер әйләнеп чыгалар).







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал