7


  • Учителю
  • 7 нче сыйныф өчен татар телендә тәрбия эше планы

7 нче сыйныф өчен татар телендә тәрбия эше планы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Раслыйм : Килешенде: Каралды:

МБГБУ "14 нче гимназия" Тәрбия эшләре буенча Сыйныф җитәкчеләре

Директоры __________ директор урынбасары_______ МБ утырышында

Вахитова М.Ә. Мансуров А.И. Беркетмә №1 _______

Сибгатуллина Р.Р.

















Казан шәһәре Авиатөзелеш районы

МБГБУ "14 нче гимназия"нең

7в сыйныфында

2016-2017 нче уку елына

тәрбия эше планы

Сыйныф җитәкчесе:

Шәйхетдинова Ф.Н.

































Беренче бүлек

Сыйныф коллективының психологик-педагогик характеристикасы





Сыйныфта 18 укучы. Шуларның тугызы малай, тугызы кыз. Укучыларның уртача яше 13 яшь.

15 укучы тулы гаиләдә яши, ә 3 укучы әниләре белән генә яшиләр.

Сыйныфның өлгереше уртача. Артта калучы укучылар: Мөхетдинов Эмиль, Хәлилов Рүзәл, Яруллин Марсель, Худаярова Шәһәдәт. Күчмичә икенче елга калучы укучылар юк. Начар өлгереш күрсәтә торган фәннәр түбәндәгеләр: математика, рус теле, тарих, инглиз теле. Өй эшләрен бөтен укучылар да хәзерләп килмиләр. Бу бигрәк тә өстә әйтеп кителгән артта калучы укучыларга кагыла. Ләкин Худаярова Шәһәдәтнең артта калуы бөтенләй башка сәбәпләр аркасында. Ул телне белми. Сыйныфыбызга әле бу уку елында гына килде. Рус телен дә, татар телен дә белми. Татар телендә бераз аңлый, ләкин шулай ук начар.

Сыйныфта тәртип канәгатьләнерлек. Тәртип бозучылар янә шул әйтелгән укучылар. Ләкин кайбер вакытта кызлар да аларга ияреп сөйләшә башлыйлар.

Тәнкыйтьне дөрес, адекват кабул итәләр. Гаепләрен танып, үзгәрергә тырышалар. Малайлар белән кызлар арасында мөгамәлә бик үк тыныч түгел, яшьләренә карап. Бер-берсенә кушамат әйтү әлеге уку елында кимеде. Ләкин сүз белән кагылу әле дәвам итә.

Сыйныф бик актив. Бөтен чараларда катнашырга тырышалар. Кызлар арасында әйдәп баручы Никитина Валерия, ә малайлар арасында Мйхетдинов Эмиль.

Укытучыларга ихтирам, хөрмәт белән карыйлар.

Сыйныф, гомумән алганда, коллектив булып формалашкан. Сыйныф җитәкчесе артыннан иярә, ләкин шул ук вакытта үз фикере һәм әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга үз карашы да бар. Игътибар белән тыңларга, ишетә белергә, аңларга өйрәнеп бетә алмыйлар

















Икенче бүлек



Үткән уку елындагы тәрбия эшенә анализ



Үткән 2015-2016 нчы уку елында сыйныфта нәтиҗәле тәрбия эше алып барылды. Нәрсә планлаштырылган булса, бөтенесе дә үтәлде. Чараларда катнашу оешкан төстә барды. Бер укучы да читтә калмады. Сыйныфта һәм мәктәптә үткәрелә торган чараларда катнашуны һәм аларны оештыруны сыйныф җитәкчесе белән беррәттән староста да үз өстенә алды. Эш түбәндәге юнәлешләр буенча барды:

  • Патриотлык һәм гражданлык тәрбиясе;

  • Рухи, әхлакый тәрбия;

  • Иҗатка һәм хезмәткә уңай караш тәрбияләү;

  • Сәламәтлекне саклау тәрбиясе;

  • Эстетик һәм мәдәни тәрбия;

  • Куркынычсызлык һәм хокук тәрбиясе;

  • Аралашу культурасы тәрбияләү;

  • Экологик тәрбия.

Балаларның энергияләре күп, алар инициативалы, мөстәкыйль. Бер ел эчендә тагын да аң ягыннан да, тәрбиялелек ягыннан да үстеләр.

Әти-әниләр сыйныф җитәкчесенә һәрвакыт ярдәм итәләр. Балаларны контрольдә тоталар, сыйныф һәм мәктәп чараларын оештыруда катнашалар. Сыйныф җитәкчесе белән бер юлдан баралар.

Бу уку елында сыйныф активы алышынды, чөнки кайбер укучылар, әти-әниләре карары белән, белем алуны башка мәктәптә

дәвам итәргә уйладылар.

Эшләгән эшләренең эчтәлеге буенча әлеге укучылар оешмасы үзенең вазифаларын тулысынча үтәп бара. Тик малайлар гына бөтен чараларда үз теләкләре белән, активрак катнашсыннар иде.























Өченче бүлек

Яңа уку елына тәрбияви бурычлар





  1. Уку һәм тәрбия процессында укучыларның иҗади үсеше.

  2. Үз вазифаларына ихтирамлы караш формалаштыру.

  3. Укучыга гражданлык тәрбиясе һәм рухи тәрбия бирүне үстерү.

  4. Укучыларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәргә омтылу өчен шартлар тудыру.

  5. Өстәмә белем бирү эшендә катнашып, һәр укучының шәхси үсешенә шартлар тудыру.

  6. Тормышта үз юлын сайлауда ярдәм итү.

  7. Мәктәптәге тәрбия системасында укучының шәхси үсеше һәм актив тормыш позициясе булу.

  8. Укучыларның төп компетенцияләре үсеше.

  9. Югары әхлаклы шәхес формалашуның ачкычы буларак, әхлак тәрбиясе бирү.













































Дүртенче бүлек

Сыйныфның социаль паспорты





  1. Укучыларның гомуми саны - 18

  2. Малайлар -9, кызлар - 9

  3. Социаль хәле:

    1. Тулы гаиләдә яшәүче укучылар саны - 15

    2. Ата-ананың берсе белән генә яшәүче укучылар саны - 3

    3. Ятимнәр саны -

    4. Качкыннар һәм аларга тиңләштерелгәннәр саны -

    5. Күп балалы гаиләләр саны - 4

    6. Кү балалы гаиләләрдә яшәүче укучылар саны - 4

    7. Мәктәп эчендә теркәлүдә торган гаиләләр - 2

    8. ОПДН да теркәлүдә торган гаиләләр саны -

    9. Инвалид ата-ана белән яшәүче укучылар саны -

    10. Инвалид балалар саны -

  4. ОПДН да теркәлүдә торган укучылар саны -

    1. Мәктәп эчендә теркәлүдә торган укучылар саны - 2









































Бишенче бүлек

Сыйныф сәгатьләре тематикасы



Сыйн.җит.

староста

3



Бүләкне ничек сайларга?

Сыйн. җит.





«Экстремизмга - юк!

Сыйн.җит.

4



Гаиләнең җылы учагы.

Сыйн.җит.





Юлда йөрү кагыйдәләре

Сыйн.җит.

5



Түгәрәк өстәл :"Үзең турында сөйлә"

Сыйн.җит.

психолог





Ризык кабул итүдә сәламәтлек

Сыйн.җит.





Антитеррорга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре

Сыйн.җит.



6



Киенә беләсеңме?

Сыйныф кызлары





Сәламәт яшәү рәвеше

Сыйн.җит.

7



Диспут. Яхшылык һәм начарлык.

Кл. рук.





Компьютер - безнең дусмы, дошманмы?

Сыйн.җит.



8



Табигать - безнең йортыбыз

Сыйн.җит., укучылар





Саф һавада йөрегез!

староста

9



Телдән журнал:"Төрле халыкларның традицияләре"

Сыйн.җит., укучылар







Бу кызык! Телефон номерың нәрсә сөйли?

Сыйн.җит.







Янгын куркынычсызлыгы

Сыйн.җит.

10



Оят, кызгану хисе һәм миһербанлылык - әхлаклы шәхес нигезе!

Сыйн.җит.







Ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

Сыйн.җит.

11



Проект яклау. Ял көне партфолиосы.

Сыйныф укучылары





Кышкы спорт төрләре

Спорт буенча җаваплы укучы

12



Ватанны саклаучылар көне

Сыйныф малайлары





Ничек яхшы кеше булырга?

Сыйн.җит.

13



Сни спорт яратасыңмы?

Сыйн.җит.



14



Гаилә ( семья - 7 я)

Сыйн.җит.





Чын дус нинди була?

Сыйн.җит.

15



Куркынычсызлыгыгыз үз кулыгызда!

Сыйн.җит.



16



Аралашучан кеше -нинди кеше?

Сыйн.җит.

17



Бер кешегә дә кайгы килмәсен!

Сыйн.җит.

18



Әңгәмә "Кемне ияләштердең - шуның өчен җаваплы".

Сыйныф укучылары

19



Синең дустың кем?

Сыйн.җит.

20



Судан куркырга кирәкме?

Сыйн.җит.





Алтынчы бүлек

Ата-аналар җыелышлары тематикасы





  1. Оештыру мәсьәләләре. Мәктәптә, урамда, өйдә, юлда балаларның куркынычсызлыгы. Алдагы ел безгә нәрсә әзерли?

2. Беренче чирек ахыры. Өй эшенең укучының үзбелем алуында роле.

3. Сәламәт яшәү рәвеше - безнең балалар киләчәге. Икенче чирек

нәтиҗәләре.

4. Тәрбия эшендә уңыш нәтиҗәсе - гаилә һәм мәктәпнең үзара килешеп, аңлашып эшләве.

5. Мәктәп дәресләренең нәтиҗәлелеге нәрсәгә бәйле? Яшүсмерләрнең беренче проблемалары.

Еллык нәтиҗәләр.



















































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал