7


  • Учителю
  • Һади Такташның “Ак чәчәкләр” шигыре

Һади Такташның “Ак чәчәкләр” шигыре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мәнәвезтамак урта мәктәбе





























Һади Такташның

"Ак чәчәкләр" шигыре

темасына

8 сыйныфта әдәбияттан

дәрес үрнәге









































Төзеде Гулова Рима Рәмис кызы

Тема: Һади Такташның "Ак чәчәкләр" шигыре

Максат: укучыларны катлаулы лирик шигырьләргә анализ ясарга, логик фикерләргә өйрәтү, Һ.Такташ шигырьләренең асылына төшендерү, әдип иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз: Һ.Такташ портреты, аның турындагы истәлекләр, таблицалар, дәреслекләр (8 сыйныф), шагыйрь иҗатына багышланган презентация.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

  2. Актуальләштерү.

  3. Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигырен өйрәнү. Башта шигырьне аудиоязмада тыңлап үтү, укучылардан укыту.

Укытучы: Укучылар, башта шигырьне укып чыгабыз, аңлаганча эчтәлеген сөйләп карыйбыз.

  • Шигырь ни турында? (Табигать, кешеләр, табигать матурлыгы турында).

  • Бу шигырьнең жанры нинди? Бу нинди шигырь? (Лирик шигырь).

  • Лирик шигырьнең эчтәлегендә нәрсә ята? (Хис).

  • Хисләрнең эчтәлеге ничек табыла? (Өлешләр арасындагы бәйләнешләрдән чыгып табыла),

  • Бәйләнеш табу өчен ни эшләргә кирәк? (Анализ ясарга).

  • Ничек итеп? (Таркату юлы белән).

  • Ничә өлешкә таркатабыз? (Шагыйрь аны 4 өлешкә бүлгән).

Менә алар:

  1. "Ул" турында.

  2. "Берәү" турында.

  3. "Алар" турында.

  4. "Мин" турында.

  • Сез аның белән килешәсезме? (Килешәбез).



  • Беренче өлеш өйрәнелә. Алар арасындагы бәйләнеш табыла.

  • Беренче өлешнең исеме ничек атала? ("Ул" дип атала). Шул өлешне үз сүзләрегез белән сөйләргә.

  • Бу өлештә әсәрнең эчтәлеген ачарга ярдәм итә торган мөһим сүзне табыгыз. (Ул "мыштым").

  • "Мыштым" төшенчәсен үз сүзләрең белән әйтергә ("Кеше күрмәсә ярар иде" һ.б.).

  • "Мыштым" сүзенең мәгънәсен ачыклап бетердекме? (Юк).

  • Ни өчен? (Аның мәгънәсен башка өлешләр белән бәйләнештә генә таба алабыз).

  • Башка өлешләрне өйрәнүгә күчәбез. Икенче өлешне ничек атадык? ("Берәү" дип атала).

  • Әсәрдән шул урынны табып укыйбыз, үз сүзләребез белән сөйлибез. (Әсәрдән өзек укыла).

  • Биредә дә үз урынында "утырмый торган", тынгысыз сүз бармы? ("Җил" сүзе).

  • Җил ни өчен "Берәү" артыннан ияреп киткән? (Чөнки ул кышкы салкынны сүккән).

  • Ә ни өчен "Берәү" кышкы салкынны сүккән, җил ни өчен "Берәү" артыннан ияреп киткән? Төгәл ачыклый алабызмы? (Юк).

  • Ни өчен ачыклый алмыйбыз? (Аларның мәгнәсе өлешләр арасындагы бәйләнештә генә табыла).



  • Өченче өлеш өйрәнелә.

  • Әйдәгез, өченче өлешне өйрәнәбез. Ул ничек атала? Аны бер кат укып чыгабыз, үз сүзләребез белән сөйлибез. ( Алар кышкы салкыннан кача, хозурланырга уйламый... артларыннан җил ияреп йөри...).

  • "Алар" ни өчен кышкы салкыннан кача? Ачыклый алабызмы? (Ачыклый алмыйбыз, ул сүзләрнең мәгънәләрен башка өлешләр белән бәйләнештә генә таба алабыз. Бу өлештә дә аңлашылмаган сүзнең мәгънәләре калды).



  • Дүртенче өлеш өйрәнелә.

  • Бу өлештә кайсы сүзләр кабатлана? (Бу өлештә "җил", "мыштым", сүзләре кабатлана).

  • Алда телгә алынган"мыштым" сүзе нәрсә аңлата? (Тормыш авырлыгын сүккән кешеләрне, үзләренә күренмичә генә карап йөрүчене; куркак кешене).

  • Әсәр ни өчен "Ак чәчәкләр" дип атала? (Яуган кар ак чәчәкләр кебек матур, әмма салкын. Бактың исә чәчәкләр - ялган матурлык икән, чөнки ул, шагыйрь әйткәнчә, аяз күктән төшә, шул ук вакытта эреп юк була. Ак чәчәкләр яуган дөнья матур булып тоела гына, ә нигездә "йолдызларның күктән коелуы" - ул шул вакыттагы идеология, ягъни илдәге сәясәт).

  • Шулай булгач, Һ.Такташ ни турында язган? (Тормышның авырлыгын, гаделсезлеген күрсәтергә теләгән. Ул заманда дөресен әйтергә ярамаган, кешеләр артыннан җил "күзәтеп" ияреп йөргән һ.б.).

  • Автор әсәрен 4 өлешкә бүлгән дидек. Шуңа нигезләнеп, кешеләрнең тормыш авырлыгыннан чыгып, без дә аны 4 өлешкә бүләбез (4 өлешкә бүленгән таблицадан файдаланыла).

  1. Мыштымнар-шымчылар, дөреслекне әйткән кешене эзәрлекләүчеләр.

  2. Дөреслекне әйтүчеләр (Тормышмыни бу, ул бит авыр диючеләр).

  3. Тормыш авырлыгын күтәреп тә дәшмәүчеләр.

  4. Тормыш авырлыгын читләтеп (кинаяләп) әйтүчеләр. Әсәрнең туры мәгънәсендә аңлашылган эчтәлегенә тышкы (объектив) эчтәлек, анализ нәтиҗәсендә табылган эчтәлеккә чын эчтәлек субъектив) диләр.

  • Бу шигырьне катлаулы дидек. Чыннан да, хисләре каршылыклы. Бу нинди хисләр икән? (Шагыйрь шигырьне куркак кешеләрдән көлеп язган. Шул көлү астына фаҗига яшеренгән. Шагыйрь хәсрәтләнә, нәфрәтләнә. Аның гомерендә беркайчан да яз булмаячак. Чөнки дөньясы ялганга корылган, Һ.Такташның хатыны Мәскәүгә укырга киткән җиреннән кайтмый, әдипне ташлый. Улын алдап үзе белән алып китә, башкага кияүгә чыга. Шундый талантлы шагыйрьнең торырга юньле йорты, акчасы да булмый. Соңгы көннәре сагышта, хәсрәттә үтә аның).

Димәк, шигырьнең объектив эчтәлеге - табигать матурлыгы. Урамда кар явуы, күкнең зәңгәрлеге. Һәркемгә күренә торган матурлык. Субъектив эчтәлек исә бу матурлык эченә яшеренгән ялган. Репрессия елларында бу шигырьне автор ачыктан-ачык язган булса, аның үзен төрмәгә алып китәчәкләр иде. Лирик шагыйрь "кара елларны" матурлык аша бирергә тырышкан. Бу - шагыйрьнең төп табышы.

  • Укытучының йомгаклау сүзе. Дәрескә нәтиҗә ясала, билгеләр куела.

  • Өй эше: "Ак чәчәкләр" шигырен яттан сөйләргә.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал