7


  • Учителю
  • Сценарий для проведения новогоднего праздника для учащихся 5-7 классов.

Сценарий для проведения новогоднего праздника для учащихся 5-7 классов.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Сценарий на татарском языке.  Сценарий называется . “Авиакомпания “Аэробус”яңа ел каршыларга чакыра”. Хәерле кич, хәерлекич! Хөрмәтле туташлар һәм әфәнделәр! Бер караганда, булай килеп чыгу бик яхшыбулды әле, берегезнең дә         Яңа елны аэропортта каршылаганы бул
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Карадуган гомуми белем мәктәбе







"Авиакомпания "Аэробус"

яңа ел каршыларга чакыра"

(5-7 нче сыйныфлар өчен яңа елны каршылау программасы)














Карадуган гомуми белем мәктәбенең

Педагог-оештыручысы:Закирова Зилә Данил кызы










Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Ризәлә администратор: Хөрмәтле 2014 нче рейска билет алган пассажирлар! Һава торышы начар булу сәбәпле рейс тоткарлана. Авиакомпания Яңа елны сезгә аэропортта каршыларга тәкъдим итә.

Режиссер: ничек инде аэропортта? Миңа Голливудта яна мультфильм төшерергә кирәк бит.

Продюсер: Мин танылган продюсер! Миңа Нью- Йоркка очарга кирәк. Минем яңа шоу- группам Яңа ел төнендә телевидениедә чыгыш ясый.

Администратор: Хөрмәтле пассажирлар! Кызганычка каршы, бөтен рейслар да тоткарлана. Ә ни өчен соң безгә бәйрәмне кызыклы итеп шушында оештырмаска?

Продюсер: Сез нәрсә? Сез бездән көләсезме? Шаярасызмы?

Администратор: юк, мин шаярмыйм. Пассажирлар күп, теләсәгез дә теләмәсәгез дә, Яңа елны шушында каршыларга туры киләчәк.

Журналист: Иптәшләр! Безнең арада танылган алып баручы да бар бит, ә менә ризалыгын бирер микән ул?

Фәридә: Алып баручы: Менә сиңа мә.... Мин сезнең барыгызны да коткарып калырга тиеш булып чыгам түгелме соң?

Барысы да: Әйе....

А. Б. Хәерле кич, хәерле кич! Хөрмәтле туташлар һәм әфәнделәр! Бер караганда, булай килеп чыгу бик яхшы булды әле, берегезнең дә Яңа елны аэропортта каршылаганы булмагандыр. Шулай бит?Дуслар, әйдәгез күңелсезләнмик әле! Бу кич сезнең күңелләрдә мәңге онытылмас гаҗәеп бер вакыйга булып калырына мин һичшиксез ышанам! Аэропортта да без вакытны бик күңелле үткәрә алабыз икән бит! Монда барысы да жыелган: режиссерлар дисеңме, продюсерлар, журналистлар, хәтта мультфильм йолдызлары да җыйналган!

А.б Әйдәгез, кәефләребезне төшермик, ә киресенчә, мультфильм йолдызлары белән бергә күңел ачыйк әле! Яна мультфильмны аэропортта төшерик. Ә хәзер йолдызларыбызга сүз бирик! Рәхим итегез хөрмәтле геройларыбыз.

5 кл чыгышы

А. Б. Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.

Килсен Яңа ел, килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.

Елан: Хә, монда да минсез генә бәйрәм итеп яталар. Нинди хәл бу, яңа ел булмый. Сез шуны беләсезме? Килми яңа ел һәм килмәячәк тә. Бүген менә 27 се, иртәгә 28 е, аннары 29ы, аннары 30ы, аннары 31е, аннан соң 32се,33е,34 һ.б.....

А.б. Ничек инде ул алай. Алай була алмый елан әфәнде. Ел артыннан ел үтә, һәр елның үз елы, үз патшасы.

Елан: Мин посттан төшәргә теләмим, китмим әле мин. Минем дә бүгенге йолдызлар белән Нью - Йоркка, Голливодка очып төрле мультфильмнарда төшәсе килә.

А.б. Иптәш елан сиңа ничек булса да китәргә кирәк булыр.Әмма ләкин синең соңгы теләгеңне чынга ашыра алабыз бит без. Менә син аларның мультфильмнарында төп ролне алырсың, вакыйга уртасында булырсың.

6 кл чыгышы



7 кл чыгышы



Администратор: Внимание!!! Просим спокойствие. Всем оставаться на местах. Томоженный контроль...(чит кешеләр кереп проверка уздыра, шиклелэр чыршы янына чыгарыла. ????)

А. Б. Игътибар! Танылган музыка продюсерыбыз монда үзенең яңа шоу- группасын төзергә булды. Ә хәзер, әгәр сез каршы булмасагыз, сездән чын йолдызлар ясамакчы була ул. Иптәш продюссер, сүзне сезгә бирәбез.

Продюсер: Мин сезнең арада бик күп таланлы кешеләр күрдем һәм кастинг уздырырга булдым. Группа төзү өчен миңа барабанчы, гитарист, трубачы, пианист һәм, әлбәттә инде, солист кирәк булачак. Әйдәгез башлыйбыз!

1 конкурс " Трубач сайлау":

Конкурсантларның упкәләрен тикшерергә кирәк булачак. Бәйгедә 3 кеше катнаша. Продюсер кушуы буенча алар музыка астында шарлар кабартырга тиеш. Музыка туктагач, кемнең шары зуррак, шул кеше шоу- группаның трубачы булачак. Аңа труба яки пионер быргысы бирәләр һәм ул сәхнәдә кала. Башкалар кул чабулар астында яисә башка бүләкләр алып сәхнәдән чыгып китәләр.

2 конкурс "Гитарист сайлау":

Конкурста 4 кеше катнаша. Максатлары: гитаристка охшатып музыка астында биергә. Җиңүчене тамашачылар билгелиләр: кемгә иң нык кул чабулар, ул җиңүче булып таныла. Һәм шоу- группаның гитаристы булачак.

3 конкурс " Пианист сайлау":

Конкурста 3 кеше катнаша. Конкурсантларның максаты: музыка астында пианистка охшатып уйнау.

4 конкурс "Барабанчы сайлау":

Бәйгедә 4 кеше катнаша. Музыкага ияреп барабанчы булып уйнап күрсәтергә. Тамашачылар җиңүчене билгели.

5 конкурс " Солист сайлау":

Әлеге бәйгедә 4- 5 кеше катнаша. Һәрбер катнашучы бер куплет җыр җырлый.

Продюсер: Җиңүчеләр билгеләнде! Таныш булыгыз, яңа шоу- группа " __________"

А. Б. Дуслар, сез әле генә яңа группа барлыкка килүнең шахитлары булдыгыз. Беренче тапкыр сезнең алда "____________" группасы узенең тәүге җырын башкара. Барыгызны да биергэ чакырабыз.

А. Б. Менә булдырдыгыз! Молодцы! Ә хәзер сүзне 10 класска бирәбез

Администратор: Хөрмәтле пассажирлар! Сез рейсларны торгызу турындагы сорауларыгыз белән мөрәҗәгать итми башладыгыз әле. Күрәм, сезгә монда бик ошый һәм мин беләм, сез безнең Кыш бабайны да күрергә телисез.Әйдәгез, бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк.

Кыш бабай:

Яңа елның ишеген ачып керэм

Йөрәктәге илгә булган

Олы мәхәббәт белән

Исәнмесез, минем күз нурларым

Сезне сагынып килдем мин менә

Сезнең кебек гүзәл балаларны

Күргән саен күңел сөенә

Көн буена, бөтен ел буена

Сезнең яннан килми китәсем.

Килә минем сезгә бу дөньяның

Тынычлыгын бүләк итәсем.

Кар кызы:

Исәнмесез, кадерле дуслар!

Яңа ел бәйрәменә,

Әйлән- бәйлән әйләнергә

Бабай белән икәү бергә

Бик сагынып килдек сезгә.

К. б. Яңа ел белән, дуслар!

Яңа шатлыклар белән!

К.к. Яңа ел котлы булсын!

Дөньялар тыныч булсын!

К.б. Һәр бала булсын тырыш!

К.к. Күңелле үтсен тормыш!

А. Б. Әйдәгез, әйдәгез, кунакларыбыз! Рәхим итегез!

Нинди яңалыклар бар,

Юлда ниләр күрдегез?

Ниләр алып килдегез?

Тизрәк сөйләп бирегез.

К.б.

Капчыгым зур булмаса да

Күп нәрсә алып килдем

Карлы таулар, шугалаклар,

Чыршылар, уенчыклар, чикләвекләр, алмалар, конфетлар алып килдем.

К. к.

Тәңкә- тәңкә карлар яусын.

Бар дөнья тулсын

Безнең көннәр карлар кебек

Ак һәм пакъ булсын.

Алып килдек без чыршының

Иң яшен, яшелен

Чыршы кебек зифа булсын

Минем яшьлегем.

А. Б. Рәхмәт сезгә Кыш бабай белән Кар кызык, матур теләкләрегез өчен!

Килеп керде Кыш бабай,

Куллары салкын, туңган.

Үзе шаярткан була:

" Йә, кем бии, кем уңган?"

Бии ул безнең белән,

Җырлый да белә икән.

Үзе бик карт булса да,

Бик матур көлә икән.

Ә хәзер әйдәгез, барыбыз да җыелышып чыршы әйләнәсен дә бер биеп алыйк әле. Кыш бабай белән Кар кызын да үзебез белән ияртик.

А.б. Яңа ел, яңа ел!

Кошлардай тезелгән

365 көн

Нихәтле нур балкый Кыш бабай йөзендә

Каршылап кул сузмас аңа кем?

Җилпенсен канатын, хыялның татлысы

Елмаеп өр- яңа ел килә.

Еракка- еракка без бергә атлыйсы

Бер бергә үтәсе ел килә.

Без бергә яшәгән, без бергә яшисе

Зур еллар алмаша постларын

Йөрәкнең яшь хисе

Теләкләр әйтешик, дусларым!



Ә хәзер сәхнәгә 5 нче классларны чакырабыз( юм. Номер)



А.б. Җир өстенә бәйрәм иңә,

Ап- ак карлар күктән ява.

Иске елның бик аз гына

Мизгелләре калып бара.

Энҗе- энҗе бөртеккәйләр,

Битебезгә куналар.

Яңа ел белән сезне дип,

Котлап кына торалар.



Чыршы янына 6 нчы классны чакырабыз.

А.б. Хуш иске ел! Узган юлыңда

Без җырладык бәхет турында.

Сызганып җиңне, бизәдек илне

Кабызган утларың нурында.

Менә уйнап көмеш буранда

Шат Яңа ел килә урамда

Ул көлеп килә, кунакчыл илдә

Яктырып яңа таң атканда.

Чыршы янына 7 нчы классны чакырабыз

Яңа ел:( ат елы керә) Яңа көч белән, бик күп эш белән

Сүнмәс дәрт, батыр йөрәк,

Матур теләк белән

Яшьлек белән, шатлык белән

Яшьнәп күкрәп киләм.



К. б. Хуш киләсең, Яңа ел!

Үзең күркәм, рәхим ит түрдән.

А. Б. Яңа ел килде, Яңа ел

Күңелдә шатлык.

Матур ел булсын диеп

Бергә җыелдык.

Әйдәгез, әйдәгез!

Бергә җырлыйкчы.

Ак кар кулга төшсә әгәр,

Була, ул тамчы.

Һәр ел саен безгә шулай

Яңа ел килсен.

Күңелләрне шатландырып,

Θскә кар сипсен.

К. б. Яңа елның йолдызлары

Яктырып янсын

Йолдызлар кебек безнең тормыш

Мәңге балкысын( чыршыда ут яндырыла)

А. Б. Төнге урманны яктырта

Йолдызкайлар, тулган ай

Ап- ак карлы кыш җитте бит-

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!

Уен"_________"

К. б. Ярый, дуслар, бергәләп биедек, көлдек

Җырлар җырлап уйнадык,

Яңа елны да күрдек

Безгә китәргә вакыт

Тормаска кирәк артык

Көтәләрдер башка җирләрдә дә

Без килгәнне зарыгып.


К. б. Хушыгыз, дусларым! Әйдә, кызым.

А. Б. Ап- ак карлар төшә бүген

Бар табигать өстенә.

Мамык кебек йомшак алар-

Кыш керә үз көченә!

Администратор: Игътибар! Минем сезгә бер сөенечле хәбәр җиткерәсем килә! Һава торышы яхшырган, авиакомпаниябезнең барлык рейслары да торгызылды. Узегезнең билетларыгызны теркәуләрегезне сорыйбыз. Авиакомпания сезнең барыгызга да күңелле сәяхәтләр тели һәм барыгызга да шушындый матур кичә оештырырга булышканыгыз өчен зур рәхмәт әйтә!

А. Б. Иптәшләр, миңа сезнең белән аерылышуы бик кыен. Ләкин шулай да, кайгырмыйк әле, без тагын очрашырбыз әле, Алла боерса! Яңа ел белән сезне!


Күкләрегез һәрчак аяз булсын,

Һәр таң бетмәс шатлык китерсен,

Табыныгыз тулып ташып торсын,

Йөзегез гел янып балкып торсын,

Зур уңышлар сезгә юлдаш булсын,

Тормышыгыз тыныч матур үтсен



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал