7


'Каз өмәсе ' кичәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Каз өмәсе .

Музыка залы татар карчыгының өе кебек бизәлә. Салмак кына татар халыкының "Каз канаты" дигән көй уйнап тора. Каз өмәсе өчен кирәкле әйберләр, алдан тиешле урынга куела. Әби чыга, сөйләнә:

-И, и, и, гөмеркәйләр, менә тагы каз өмәләре җитте (тәрәзәдән карый). Нишләп бу кызлар һаман юк икән, кояш күтәрелеп бетте бит инде.

(Кызлар керәләр.)

Әби: Рәхмәт яугырлары, буш килмәгәннәр, үзләре белән күчтәнәчләр да алып килгәннәр. Бабай, кая син, чык, кызлар килеп җитте.

Бабай: Чыгам, карчык, изге сәгатьтә, балалар.

Алдан юкәдән каз бәйләргә бау әзерләнә, казлар ясала.

Әби: Әйдәгез, балакайларым, бауларны алыгыз, Аллаһка тапшырдык.Ә син кызым, табакларны әзерли тор.

Кызлар бауларны алып, әби белән бабай артыннан чыгып китәләр, магнитофоннан каз тавышлары ишетелә, кызлар икешәр каз тотып керәләрләр дә, казларны йолкый башлыйлар).

1-кыз: И, кызлар, казлары бигрәк тә симез, әйме?

2-кыз: Шырпылы гына була күрмәсен инде.

3-кыз: Кызлар, иртәгә кемдә икән каз өмәсе?

4-кыз: Бәдри әбиләрдә.

Әби: Әйе, иртәгә, Бәдри әбиегезгә каз өмәсенә барырсыз, балакайларым. (Әби кызлар янына утыра да). И-и-и, әйтмә инде, балалар, үзе кызык, үзе ямансу инде шушы каз өмәләре. Казның итеннән нинди генә ризыклар әзерләмиләр. Алай гынамени әле, татар халкының иң зур күчтәнәче кунакка барганда каз булган. Туйларда яшьләрне хәзер дә зурлап, изге теләкләр, пар булып яшәүләрен теләп, зурлап пар каз чыгаралар. Ә килен булган кыз, каз мамыгыннан пар мендәр алып килгән. Карагыз әле, кызлар, әниләрегез сезгә дә пар мендәрләр әзерләгәннәрдер инде, әйме? (Кызлар көлешәләр, әби казларны карый-карый). Әй, казларны йолкып бетерә язгансыз бит, телемә салынып утырам икән, өстәл әзерлисем, каз коймагы пешерәсем бар бит (Әби икенче бүлмәгә кереп китә).

Егетләр керә:

1 егет. Исәнмесез-саумысыз,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

2 егет. Исәнмесез-саумысыз,

Котлы булсын өмәгез.

Муллык булсын өегездә,

Безгә бәхет теләгез.

-Исәнмесез, барчагыз,

-Бездән сәлам алыгыз!

Капма-каршы җыр: "Челтәр элдем читәнгә" татар халык көе, сүзләре.

Егетләр:

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

Кызлар:

Алын алырсыз микән

Гөлен алырсыз микән,

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз микән.

Бер егет:

-Каз өмәсе бик шәп бәйрәм

Күңел ачаек әле.

Берничә бала алга чыгып баса.

1-бала:

Бүген бездә каз өмәсе

Уз, рәхим ит, әйдә кунакка,

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка эзләп тә.

2-бала:

Көзләр җиткәч казлар киткән кебек

Вакыт җиткәч китә кыз бала.

Авылларда хәзер каз өмәсе

Бергә:

Өмә җыры һәрбер ызбада.

3-бала:

Авылларда бүген кызлар җыры

Гармон моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән күңелләргә күчеп

Кабатлана иске көйләрдә.

4-бала:

Ап-ак яуган ак мамыклар

Тузып кала пар ат артыннан,

Кыңгыраулар хәтта әбиләрне

Яшьлек елларына чакырган.

5-бала:

Авылларда бүген каз өмәсе

Ак мамыкка дөнья күмелгән,

Һәм әбиләр сүзсез генә җырлый

Үз яшьлеген җырын сагынган

2кыз. Канат сатабыз, канат,
Ап-агын сайлап, карап,
Кемгә кирәк, алыгыз,
Бармы акча-ялыгыз?
1егет канатларны карый. Канатыгыз кыйммәтме?
3кыз. Канатыбыз бер алтын.
2егет. Кыйммәт икән: бер алтын.
1егет. Канатлар сездә калсын. (артлары белән басалар)
1кыз. Егет саран булмасын, акча җәлләп тормасын.
3егет. Әйдә, сезнеңчә булсын. (егетләр конфет-прәннекләргә канат алыштыралар, парлашып эскәмиягә барып утыралар, канатларны сәхнә кырыена тезеп куялар)
2кыз. Канат сату - кызык уен
Каз өмәсендә була.
Таныштыра, дуслаштыра
Яшьләрне иске йола.
3кыз. Әйдәгез, биеп алабыз.
«Каз канатын» бииләр.

Әби чыга: Менә тамаша, егетләр дә килеп җиткән. И-и-и, яшь чакларым искә төшеп китте әле, балалар, шулай каз өмәсендә егетләр килер иде, китәр иде уен-көлке, җыр-биюләр, бүләк алышулар, бүләк бирешүләр. Әйдәгез әле, безнең яшь чагындагы бер уенны уйнап алыйк әле.

Уен: "Йөзек салышлы"

(Уенда йөзек кемдә кала, аңа җәза бирелә). Җыр: "Каз өмәсе". Р.Гобайдуллин музыкасы, Н.Гәрәева сүзләре.

(Бер укучы татар биюен бии.)

Әби: Менә шулай, уеннар, кул эшләре эшләп, таң атканын да сизми кала идек. Әйдәгез әле, кич утырып каз канатын сыдырып алыйк.

Балаларга каз канатлары, канат салырга савыт бирелә, берничә төркемгә бүленеп канат сыдырала.

Менә шулай, балалар, канат каурыйларын ишек төбеннән су буена кадәр чәчә идек. Әйдәгез, балалар, быел да йоласына туры китерик, канатларны бергәләп Ык буена кадәр чәчик.

Әби алдан бара, балалар арттан каурый чәчеп баралар.

Әби (сөйләнә-сөйләнә): Алдан барсын әткәсе, арттан барсын әнкәсе, әткәсенә-әнкәсенә иярсеннәр утыз-кырык бәбкәсе!

Балалар: Дөньялар имин булсын!

1-бала:

Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп,

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

2 нче укучы

Авылларда каз өмәсе гөрли

Су буена канат сипкәннәр,

Канат очларына баса-баса

Кызлар каз юарга киткәннәр.

Кызлар көянтәләренә казларны асып, малайлар чиләкләр тотып, талгын музыка астында залдан чыгып китәләр.



Каз өмәсе.

Сәхнә бизәлгән. Эскәмия тора, ике урындык.
Әкрен генә музыка уйный («Каз канаты»). Милли киемдәге 3 кыз, апа тазлар тотып чыгып утыралар. Казлар йолкыйлар.Диләрә чыга.

Диләрә. Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч
Бик симергәч казлары -
Җыелышып казлар йолкый
Күрше-тирә кызлары.

Каз канаты, каз өмәсе -
Борынгыдан калган йола.
Сездә була, бездә була,
Күңел шатлыкка тула.

Күмәк хезмәт, уен, көлке
Була каз өмәсендә,
Кызлар-егетләр җыела,
Зур шатлык һәммәсенә.
Диләрә кызлар кырына барып утыра. Каз йолкый.
Җырлыйлар «Каз канаты».
1кыз. Диләрәнең казы чистарак булган бит, кызлар.
2кыз. Әй уңган да безнең Диләрә. Нәрсәгә тотынса, шуңа кулы килеп тора.
3кыз. Безнеке дә аныкыннан ким түгел. Менә карагыз. Ялт иттердек.
Сикереп тора, каз түшкәсен кулында сикертеп «шап-шап» итеп суккалый.
Апа. Булдырдыгыз кызлар. Бигрәк уңган икәнсез. Тиз генә эчләрен алыйк та, юып кайтырбыз казларны.
Җырлый-җырлый кызлар киенәләр-шәл бәйлиләр, көянтә асалар, апа казларны аса.
Апа. Киттек кызлар инешкә, казларны юып кайтыйк. Ә сез, Диләрә, Алинә мамыкларын җыештырып куегыз. Без кайтканчы өйдә тәмле каз исе таралган булсын.
1кыз. Озак мыштырдамагыз, егетләр дә килә башларлар.
Ике кыз көянтәгә казлар асып, апа белән музыка астында биеп, бер тапкыр залны урап, чыгып китәләр.
Алинә өй җыештыра. Диләрә каз мамыкларын җыя, кулына мендәр тотып, сөйли:
Каз мамыгы яшь киленгә
Түшәк-ястык, юрганга.
Борынгыдан калган йола-
Татарның каз өмәсе.
Кызлар су буеннан кайталар.
1кыз. Апа казларны элә калды. Эшләрегез ни хәлдә? Анда егетләр килгән. Кертәбезме соң, Диләрә? Әниең нәрсә диде?
Диләрә. «Ата-бабайлар йоласы инде, кертерсез»-диде.
2кыз. Кызлар, икешәр канат алыгыз, егетләргә сатарбыз. Бусага ялын түләмәсәләр, сөлге белән кыйнарбыз.
3кыз. Үпкәләп кайтып китмәсләрме соң?
1кыз. Китмәсләр. Никадәр нык суксаң, шулкадәр ныграк күңелләре булыр.
Диләрә кулына сөлге ала.
Егетләр тавышы, ишек шакыйлар. Кызлар алъяпкычларын салалар, яулыкларын матурлыйлар, көзгегә караналар.
1егет. Нигә кертмисез инде, кызлар?! Кертегез инде, туңдык бит.
2кыз. Кызлар йөзен күрәм дисәң
Акча түләп кер, егет.

Диләрә. Егет, сиңа ни кирәк?
2егет. Пешкән симез кыз кирәк! (Диләрә сөлге белән суга)
Юк, юк. Симез каз кирәк!
Тагын матур кыз кирәк!
3кыз. Каз казанга төшмәгән.
1кыз. Егет үзе пешмәгән.
3егет. Ишек ача белмиләр,
Торабыз өшеп-катып.
Ишек ялын күтәреп,
Китәрбез инде кайтып.
Диләрә. Кертик инде. Я чынлап та кайтып китәрләр.
Егетләр керә, кызлар белән исәнләшәләр. Кызлар кулларына канат тотып, каршыларына басалар.
2кыз. Канат сатабыз, канат,
Ап-агын сайлап, карап,
Кемгә кирәк, алыгыз,
Бармы акча-ялыгыз?
1егет канатларны карый. Канатыгыз кыйммәтме?
3кыз. Канатыбыз бер алтын.
2егет. Кыйммәт икән: бер алтын.
1егет. Канатлар сездә калсын. (артлары белән басалар)
1кыз. Егет саран булмасын, акча җәлләп тормасын.
3егет. Әйдә, сезнеңчә булсын. (егетләр конфет-прәннекләргә канат алыштыралар, парлашып эскәмиягә барып утыралар, канатларны сәхнә кырыена тезеп куялар)
2кыз. Канат сату - кызык уен
Каз өмәсендә була.
Таныштыра, дуслаштыра
Яшьләрне иске йола.
3кыз. Әйдәгез, биеп алабыз.
«Әпипәне» бииләр.
1егет. Нинди тәмле ис чыкты?
3кыз. Каз?! Нишләп бетте икән?
1кыз казны алып чыга: Ал да итәрбез әле,
Гөл дә итәрбез әле,
Бергәләшеп пешкән каздан
Авыз итәрбез әле.

Диләрә. Халкыбызның каз өмәсе -
Байлык, муллык бәйрәме.
Киңрәк булсын, күбрәк булсын
Күңел ачу мәйданы!
(пешкән казны жюригә төшереп бирәләр)
Җырлый-җырлый чыгып китәләр.

Катнашалар: 1кыз
2кыз
3кыз
1егет
2егет
3 егет
Апа

Кирәк була: 1. Казлар - 4 (реквизит)
2. Таз - 2
3. Көянтә - 2
4. Каз канатлары - 6-8
5. Кәнфит-прәннекләр
6. Чигүле сөлге
7. Каз мамыклары
8. Милли киемнәр - 4 кызларныкы (күлмәк, алъяпкыч, калфак, читекләр, яулыклар); 3 егетләрнеке (күлмәк, камзул, читекләр, түбәтәй)
9. Пешкән





каз.
10. Мамык мендәр.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал