7


  • Учителю
  • Конспект мероприятия 'Муса Җәлил яши күңелләрдә'

Конспект мероприятия 'Муса Җәлил яши күңелләрдә'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:"Муса Җәлил яши күңелләрдә" - могҗизалар кыры.

Максат: Укучыларда Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына хөрмәт тәрбияләү; патриотик тәрбия бирү.

Җәлил туган көнен үткәрер алдыннан, мәктәптә шагыйрь әсәрләренә багышланган рәсем, шигырьләренә конкурс үткәрелә. Җиңүчеләр "Могҗизалар кыры" уенында катнашалар.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә шагыйрь портреты, әсәрләренә күргәзмә куела. Стеналарда балалар ясаган рәсемнәр эленә.


Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар! Карлы-буранлы кыш азагында, безнең яраткан шагыйребез Муса Җәлил туган. Ул 1906 нче елның 15 нче февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Кечкенә Муса сәләтле, тырыш була. Укырга да тиз өйрәнә. М. Җәлил балалар өчен кызыклы шигырьләр яза. Кайбер шигырьләренә көй языла. Ул балаларны укырга, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.

A.Б. Без бүген Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Могҗизалар кыры" уенына җыелдык. Ә хәзер мин барабан янына I турда катнашучыларны чакырам.

(Әкрен генә "Бәйрәм бүген" көе яңгырый. Уенчыларның фамилияләре әйтелеп тора, алар үз урыннарын ала торалар.)


I уен. I турга бирем.

Керсез дуслык, тирән сөю хисе Безгә матур бәхет китерсен! Күңелләрдән бөтен шикне кусын, Керфекләрдән яшьне киптерсен!

Бу юллар 1940 елда язылган "Үпкәле минутларда" дигән шигырьдән алынган.

Сорау. Шагыйрь аны кемгә багышланган? Җавап. Әминәгә.

Сл.№1

(Катнашучылар барабанны әйләндерәләр, хәрефләрне әйтәләр, дөрес хәрефләр тактада "ачыла" бара, жюри очколарны саный). Музыкаль пауза. "Карак песи" шигыре сәхнәләштерелә. 1 укучы җырлый. М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе "Карак песи".

II уен. II турга бирем.

М. Җәлилнең балалар өчен язган әсәрләрендә үзәккә эшчән бала образы куела. Шагыйрь аны зур хөрмәт һәм ихтирам белән тасвирлый.

Бу кечкенә йортта нихәтле эш Үтә синең җитез кулыңнан. Шигырь түгел, роман язар идем Синең уңган кулың турында.

Сорау. Бу өзек кайсы шигырьдән?

Җавап. "Иншәр сеңелгә".

Музыкаль пауза. Җ. Фәйзинең М. Җәлил сүзләренә язылган "Сәгать" җыры башкарыла.

Өченче уен. III турга бирем.

Сорау. Җәлилчеләр кайсы төрмәдә газаплап үтерелә?

Җавап. Плетцензее.

Музыкаль пауза. "Кызыл ромашка" сәхнәләштерү.

Финал. Бирем.

Кеп-кечкенә булып туган иде.

Хәзер сизәм көн дә артуын.

Күргән саен шуны йөрәгемдә

Дулкынланып таша шатлыгым.

Сорау. Мусаның кызы кайчан туган?

Җавап. 1937 елда.

Музыкаль пауза. Бала арбасы тәгәрәтеп залга Гадилә керә. Ул "Кызыма" дигән бишек җырын башкара (Муса Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе).

Финалда җиңүченең очколары санала. Шул очколарга плакаттан тиешле призларны сайлап ала.

Суперуен. Бирем.

"Мин башта авыл мәктәбендә, аннан шәһәргә күчкәч, "Хөсәения" мәдрәсәсенең башлангыч классларында укыйм",- дип искә ала Җәлил үзе турында язган автобиографик язмасында. 1921 елда, ачлык башлангач, ул тагын шәһәргә китеп бара, анда базар малайларына ияреп, 2 ай буе кайда туры килсә, шунда яши. Тик элекке укытучысы очрап кына аны бу бәладән кыткара, Оренбург хәрби мәктәбенә укырга урнаштыра.

Сорау. Бу укытучы кем булган?

Җавап. Нургали Надиев.

Искәрмә. 13 хәрефнең 6 сын ачарга рөхсәт ителә. Уенда катнашучы хәрефләр әйтә, әгәр ул хәреф булса ачыла.

Җиңүчегә истәлеккә бүләк тапшырыла.

Музыкаль пауза. "Күрсәт әле" җырлы уены башкарыла.

бала Р.Корбанның «Җәлил турында җыр» шигырен сөйли.

ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ҖЫР

Әлифбадан укып беләм

Муса Җәлил турында. Ф

ашистлар белән көрәшкән

Дошманның үз тылында.

Җырлар язган Муса Җәлил,

Каләм булган коралы.

Дошман килгәч, автоматка

Алмаштырган ул аны.

Туган илгә биргән антын

Тап төшерми саклаган.

Палач башын кискәндә дә,

Туган илен сатмаган.

Муса Җәлил, Муса Җәлил -

Халкыбыз каһарманы!

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны!

Кичә "Җырларым" көен тыңлау белән тәмамлана.

Укытучы. Бөек шагыйрь Муса Җәлил үзенең батырлыгы белән бөтен дөньяга танылды.

Зур киләчәк якты булсын өчен

Йөрәген ул

Сүнмәс факел итеп яндырган,

Яндырган да

Тынган,

Ә йөрәген

Җырларына биреп калдырган.

Җыры яшәр күңелләрдә,

Күкрәкләрдә яшәр сулышы.

Барыр юлларында

Үрнәк булып

Янып торсын Муса тормышы!

Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

Күпме күрде, күпме кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәсҗырга күчерде!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал