7


  • Учителю
  • Сценарий выступления отряда Юных пожарников

Сценарий выступления отряда Юных пожарников

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Югары Налим урта мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр отрядының чыгышы.



1.Янгын- нинди авыр сүз,

Дәһшәтле һәм ямьсез.

Күз алдына ут баса-

Ялкыны шундый гамьсез.

2. Малайлар, ялкын шундый ямьсез һәм гамьсез булгач, нигә безнең дружина "Ялкын" исемен йөртә соң?

3. Ялкын ул йөрәктә булганда бер дә ямьсез һәм гамьсез булмый.

4. Безнең Югары Налим урта мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләренең йөрәкләре кайнар, ялкынлы.

5. Безнең девиз: "Ян йөрәк, ян, курыкма, янып көлгә калудан.

Олы эшләр башлана, бер дәртләнеп янудан!

Речевка: Бер, ике

  • Без егетләр, эштә ялкын кебекләр!

  • - Йөрәкләр безнең - кайнар!

  • Иң туры юлны сайлар!

  • - Без куркусыз һәм кыю,

  • - Ә максат: Янгын тыю.

  • _ Килербез без ярдәмгә

  • - Шалтырат син 01 гә!

6.Янгын чыгу - куркыныч хәл,

Сак булыгыз сез шуңа.

Ут белән шаярма син,

Кагыйдәләрне бозма!



7.Шырпы белән уйнамагыз,

Утка якын бармагыз!

Әти- әниләрегезне

Хәсрәткә салмагыз.



8. Өлкәннәр борчылмасыннар,

Кайгы - хәсрәт күрмәсен.

"Кызыл әтәч" беркайчан да

Безнең янга килмәсен!



"Ут белән уйнамагыз"(инценировка)

Бер авылда бик тәртипсез

Бер малай яшәгән , ди.

Ваемсызлык аркасында

Зур бәла эшләгән , ди.

Абзар артына кереп

Кырын төшеп яткан ,ди.

Кешедән качып папиросны

Авызына капкан , ди.

Шырпы сызган, төтен йоткан,

Буылып- буылып йөткергән.

Папиросны читкә атып,

Теш аралый төкергән.

Ә папирос мыштым гына саламны көйрәткән , ди.

Абзарга үрләткән ди.

Ут кулын көйдереп алгач,

Малай сискәнеп киткән.

Шул арада ялкын теле

Үләннәр буйлап киткән.

Инде малай бар көченә авылына ычкынган.

"Янабыз бит, коткарыгыз!"-

Дип каравыл кычкырган.

Янгынчылар килеп җитеп,

Бу янгынны сүндергән.

Зур һәлакәт чыгар иде

Янгынчылар өлгергән.

Утны санга санамасаң,

Килеп чыгар һәлакәт.

Малайга кыйбатка төшкән

Бер ваемсыз хәрәкәт.

Әй, малайлар!Сез дә шулай

Ут белән уйнамагыз!

Шуклык эзсез узар, диеп,

Һичкайчан уйламагыз!











Безнең җыр



Без янгынчылар,

Кыю кеше без,

Һәркем өчен дә кирәк эшебез.



Нык безнең адым, йөрәкләр кайнар-

Утны да җиңәр безнең малайлар.



Өйрәтәбез без без,

Нәни дусларга-

Шырпы белән син, сак бул, уйнама.



Нык безнең адым, йөрәкләр кайнар-

Утны да җиңәр безнең малайлар.



Безнең дружинаның

"кайнар йөрәк"ләре

Ганиев Ирек

Трофимов Вадим

Максимов Руслан

Шәфигуллин Илсаф

Мәүләветдинов Линар

Әхмәтшина Гөлшат

Марданова Диана

Җитәкчесе: Султанов А. М.

</

Сценарий выступления отряда Юных пожарников



Сценарий выступления отряда Юных пожарников



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал