7


  • Учителю
  • Тәрбия сәгате 'Спид-гасыр бәласе'

Тәрбия сәгате 'Спид-гасыр бәласе'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

СПИД- гасыр бәласе

(класс сәгате)

Максат: Укучыларны кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату; Статистик мәгълүматлар белән танышу; Ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләү.

Җиһазлау: Мәгариф журналлары, интернет.

Класс сәгате барышы:

Кл.җит.: Бүген без замананың иң яман чире булган- СПИД турында сөйләшербез.

-СПИД нәрсә ул? Бу сүзне кайда булса да ишеткәнегез бармы?

Укучыларның фикерләре тыңланыла.

Кл.җит.: СПИД сүзе "синдром приобретенного иммунодефицита" (йогышлы иммунодефицит синдромы) сүзеннән кыскартылган. "Иммун дефициты" ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. ВИЧ йоктырдыңмы, син инде СПИД б-н авырыйсың, ягъни чир үсеш алачак дигән сүз түгел.

Кл.җит.: ВИЧ вирусы организмда нинди реакцияләр китереп чыгара соң?

  • Әйләнештәге канга эләккән ВИЧ вирусы үзен башка авыру кузгатучылар һәм башка ят матдәләр шикелле белгертә. Ул 6-8 атна үткәч кенә тикшерүнең аерым тестлары ярдәмендә ачыкланырга мөмкин.

  • Авыру йоктырганнан соң нинди үзгәрешләр була? СПИД ничек уза?

  • СПИД белән авыру акрынлап, сизелер- сизелмәс башлана.

  1. Лимфа төеннәре зурая;

  2. Иммунологик дефицит килеп туа: кешене гомуми хәлсезлек биләп ала. Аның кәефе китә, эш сәләте кими, организмы ябыга, сулыш алу, ашкайнату юлларында, тиредә төрле ялкынсыну процесслары күзәтелә. Болар озакка сузылган пневмония билгеләре. Яман шеш күзәнәкләре юк ителәсе урынга үрчи бара, яман шеш хасил була.

Аның яшерен чоры авыру йоктырганнан соң 3 елдан алып 5 елга кадәр сузылуы бар

Кл.җит.: Класска сорау:

  1. СПИД авыруы ни сәбәпле кешеләр өчен аеруча куркыныч, гасыр зәхмәте санала?

  2. Календарьда СПИДка каршы көрәшү белән бәйле нинди көннәр бар?

  3. СПИД авыруы яңа туган сабыйга күчә аламы?

  4. СПИДның Ватаны дип кайсы материк санала?

  5. Ни өчен СПИДны наркоманнар чире дип атаганнар?

Төркемнәрдә тикшерү.

Көтелгән җаваплар:

  1. Аннан әле бер генә кешенең дә терелгәне юк.

  2. 1 декабрь- СПИДка каршы көрәш, май аеның соңгы якшәмбесе СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне.

  3. Йога, бары анасыннан гына

  4. Африка, анда авыручылар 25-26 милн. җитә.

  5. чөнки бер үк энә-шприц б-н наркотик кадаучы наркоманнарның, очраклы кешеләр б-н тәртипсез җенси мөнәсәбәткә керүчеләрнең ВИЧ- инфекция ияртү куркынычы зур.

Статистика мәгълүматлары:

1987 ел- кан салганда зарарланган сабый ачып җибәрә;

1996 елда ВИЧ- инфекцияле сырхау теркәлә.

Шуннан бирле ВИЧ- инфекция йөртүче 1552 кеше үлгән.

Хәзер- 10501 кеше бу авыруны йөртә.

РФендә 26 нчы урында.

Казанда ВИЧ- инфекция йоктырган 4210 кеше яши

Татарстан районнарында Бөгелмә "беренчелек"не бирми-1111 кеше, Әлмәт- 686 һәм Лениногорск- 503 кеше.

Нәтиҗә ясау: ВИЧ, СПИД турында бик күп мәгълүмат алдык. СПИД- җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. "Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә",- дигән О.Бисмарк. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз. Арагызда бер кайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыгыз, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал