7


  • Учителю
  • Научно-практическая конференция на тему 'Эзләнү табышларым. Беренче уңышларым'

Научно-практическая конференция на тему 'Эзләнү табышларым. Беренче уңышларым'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



ЯҢА ЧӘЧКАП УРТА МӘКТӘБЕ



Эзләнү табышларым

Беренче уңышларым.

4 сыйныф укучысы

ХАЛИТОВ ДИНАР

2014 ел.

Җитәкчесе: ХАЛИТОВА ГЕЛШАТ

НУРГАЛИЕВНА

Эчтәлек.



  1. Кереш өлеш.

  2. Умарта кортлары турында кыскача мәгълүмат.

  3. Умартачылык продукталары.

  4. Төп өлеш.

Бизнес-план нигезендә керем-чыгымнарны күзәтү.

  1. Йомгаклау.

  2. Кулланылган әдәбият.

Мин Халитов Динар, Яңа Чәчкап урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы. Бүгенге иҗади-эзләнү эшемнең максаты :

-Умарта кортларын үрчетүнең беренче өч елына төзелгән бизнес-планның үтәлешен тикшерү.

Бу максатка ирешү өчен мин үзалдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  1. Умарта кортлары турында мәгълумат туплау.

  2. Умарта кортларын үрчетүнең беренче өч елында киткән чыгымнарны барлау

  3. Чыгымнарны киметү максатыннан яңа җайланмалар куллану.

  4. Өстәмә керем яисә чыгыммы?



Кереш өлеш.



Табигатьтә туктаусыз ачышлар булып торса да, гаҗәеп күренешләрнең иге-чиге юк. Мәсәлән, бал кортларының яшәү рәвеше генә дә үзе бер могҗиза. Бал кортлары турында кызыксынуым 2 ел элек башланды. Чөнки гаиләбез белән кииңәшләштек тә умартачылык белән шөгыльләнергә уйладык. Дөресрәге әтием. "Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз" диләр, бу әйтем нәкъ минем әтием турында. Ул безнең гаиләбезне туендыручы, матди яктан безне тәэмин итүче. Аның умартачылык белән кызыксынуы берничә еллар элек башланды. Ләкин бу өстәмә чыгымнар сорый. Ә бу вакытта минем апам да, абыем да -студентлар. Шул сәбәпле ул бераз кичектерелде. Инде умарта кортлары алабыз, дигәч тә, әти белән әни арасында каршылыклар килеп чыкты. Әнием, бу эш үзен акламас, дисә, әтием киресенчә. Һич югы күңел тынычлыгы өчен булса да үрчетик, ди. Бу сөйләшүдән соң, без әтием белән бизнес-план төзедек. Мин дә әтием яклы, чөнки бал кортлары турында әтиемнән ишетеп күп яңалыклар белдем. Бизнес- планны алдагы 3 елга диеп төзедек , ә керем -чыгымнарны исәпләп язып баруны әтием миңа йөкләде. Чөнки математикадан минем һәрвакыт "5" ле.

1. Умарта кортлары турында кыскача мәгълүмат

- Умарта кортларының гомере бары тик 21 көн генә дәвам итсә дә, ул тулысынча эшкә, файдалы хезмәткә багышланган. Аларда йоклау дигән нәрсә бөтенләй юк. Иртән аз гына таң беленү белән күзәтүче кортлар тирә-яктагы кырларны әйләнеп кайталар. Алар биюдәге кебек төрле хәрәкәтләр ясап, башка кортларга кайсы якта, нинди ераклыкта һәм никадәр бал барын белдерәләр.

Бер бал корты бер көн эчендә 20 мең чәчкәгә куна. Ә менә биш йөз кортның җыйган балы бер кашыкка сыя. Бер ана корттан 50 меңгә якын умарта кортлары үрчеп, бер гаилә булып яшәүләре - үзе бер могҗиза. Алар бүгенге көнне генә түгел, киләчәкне кайгыртып, зур бер тату җәмгыять булып яшиләр. Һәр эшче корт үз вазыйфасын төгәл үти һәм вакытында башкара. Бер ана корт тәүлегенә 2 - 3,5 мең йомырка сала. Ул үз оясындагы барлык кортларны берләштереп торучы көчкә ия булса да, бөтен булган проблемалар "җәмгыять шура"сында күмәкләшеп хәл ителә. Яңа яралган кортлар бер атна оя эчендә генә хезмәт итәләр. Аннан соң аларның һәрберсе үз өстенә йөкләнгән вазифаны аерым башкара башлый. Күзәтүче, сакчы, бал ташучы, чистартучы, яңа яралганнарны ашатучылар, ана һәм ата кортлар - аларның барысы да үз эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкаралар.

Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа китерә. Мәсәлән, бал, балавыз, умарта «сөте», чәчкә серкәсе, прополис - аларның барысын да чирләрне дәвалаганда кулланалар. Хәтта үлгән умарта кортларыннан да дару ясыйлар. Умартачылык продукцияләре нигезендә хәзер бик күп дарулар әзерләнә. Медицина өлкәсендә хәтта аерым дәвалау системалары барлыкка килде. Шуларның берсе - кортлардан чактыру, ягъни апитерапия.

Бал кортлары бер секундта меңәр мәртәбә канат кагалар. Кешенең шулай хәрәкәтләнүен күз алдына китерсәк, ул бер мизгелдә янып үләр иде. Умарта кортының күзләре бишкә бүленгән. Аның һәр бүлегендә 1 мең линза. Без күрә торган әйберләрне аларда 60 мәртәбә зурайтып күрә алу сәләте бар.

Алар үзләре күргәннәрне, видеомагнитофонга язылган кебек, хәтерләрендә саклыйлар. Моның өстенә аларның сиземләү сәләте көчле. Мәсәлән, чәчәк исен ике чакрымнан сизәләр. Кәрәз төзелеше шулай ук бер могҗиза. Аны күп фәннәр өлкәсендәге галимнәр үз хезмәтендә кулланалар. Бигрәк тә архитекторлар, физиклар, химиклар. Кәрәз күзәнәгенә салынган йомырка кокон белән чорнала. Аңа инфекция гына түгел, хәтта радиация дә үтеп керә алмый.

2. Умартачылык продуктлары.

Бал.

Балда уртача 18-20% су, 34,8% глюкоза(фруктоза),39,6%левуза, 1,3% сахароза, 4-8%декстриннар, 0,19% минераль матдәләр,0,1% органик кислоталар, 0,45% үсемлек аксымы һ.б. биологик актив матдәләр бар.

Чәчәк балы йөрәк -кан тамырлары, үпкә,нерв, салкын тию,тире, күз авыруларын профилактикалауга,шулай ук яраларны, пешкән җирләрне дәвалауга булышлык итә,ашказаны-эчәк тракты,бавыр,бөер эшчәнлеген көйли,косметикада кулланыла.Яфрак балы каннарында гемоглобин җитмәгән кешеләргә, эчәклек начар эшләгәндә файдалы.


Прополис.

Үзенә бер төрле умарта корты җилеме,умарта кортлары аны төрле үсемлек бөреләреннән,ә өлешчә ылыслы агач сумалаларыннан җыялар.

Прополиста үсемлек сумалалары,эфир майлары һәм балавыз бар.Анда тимер һәм бакыр,марганец, цинк,кобальт һ.б. микроэлементлар күп.Борынгы халык медицинасында прополис белән яраларны,язваларны дәвалаганнар,сөялләрне бетергәннәр.

Прополисның көчле антибиотик үзлекләре аркасында яралар эреннән чистара һәм тиз төзәлә.Прополис туберкулезны,үпкә ялкынсынуын,ангинаны,бронхитны,язва һ.б. Авыруларны дәвалаганда,стоматологиядә һәм кайбер гөмбә авыруларын дәвалау өчен кулланыла.


Чәчәк серкәсе (пыльца).

Чәчәк серкәсен умарта кортлары җыя,ояларына алып кайта һәм күзәнәкләргә сала.Оядагы кортлар серкәне тыгызлап тутыра һәм өсләренә бал коя.Күзәнәкләргә салынган һәм бал коелган серкә кайбер ферментатив процесстан соң бал икмәгенә әверелә.Бу инде яңа төр продукт була.

Серкә һәм бал икмәге белән (ашау алдыннан көнгә 1-2 чәй кашыгы) салкын тию авыруларын,гомуми хәлсезлекне,гипертониянең башлангыч стадиясен дәвалыйлар.


Корт анасы сөте(маточное молочко)

Аз гына әче,каймаксыман ак масса.Аны эшче кортлар казналык өсте һәм йоткылык бизләреннән бүлеп чыгаралар.Анда 18%ка кадәр аксымлы матдәләр,10-17% шикәр, 5,5% май,1% тан артык минераль матдәләр бар - бу сыер сөтендәгедән берничә тапкырга күбрәк.Корт анасы сөтендә бөтен витаминнар да бар диярлек.

Картайган кешеләрдә дә тереклек эшчәнлеген(тонусны) күтәрә,канда холестерин микъдарын киметә,кан басымын көйли.

Ул шулай ук балаларны туберкулездан,күкрәк бакасыннан,ашказаны җәрәхәтеннән дәвалауда,шулай ук организм хәлсезләнгәндә аны ныгыту чарасы буларак кулланыла.Эчке секреция бизләренә уңай тәэсир итә.


Балавыз

Балавызны эшче кортлар гына үзләренең балавыз бизләрендә эшли, алар аны кечкенә пластинкалар хәлендә бик вак тишекләр аша чыгара.Умарта кортлары балавызны кәрәзләр төзү өчен файдалана.

Балавызның составы һәрвакыт даими һәм анда 80% углерод,13% водород,7% кислород була.Балавызны химия һәм медицина промышленностенда,косметикада һ.б. кулланалар.

Халык медицинасында гаймориттан,югарыгы сулыш алу юллары авыруларыннан(ангина,катарлар,йоткылык өсте ялкынсыну һ.б.)бал белән балавыз кушып чәйниләр.


Умарта корты агуы


Умарта корты агуы-кортларның дошманнарына каршы көрәш коралы ул.Бер умарта кортыннан күп дигәндә 0,8мг агу алып була, ә гадәттәге чагуында ул 0,2-0,3 мг агуын чыгара.

Умарта корты агуын гипертонияне,радикулитны,подаграны,

бронхиаль астманы,начар төзәлүче яраларны,җәрәхәтләрне,

озак ятып тишелгән урыннарны,кайбер күз авыруларын дәвалаганда,колак ишетми башлаганда,әледән-әле аксаганда һ.б. очракларда кулланалар,дәвалауны врач билгеләве һәм аның тикшереп торуы белән генә үткәрәләр.



3. Бизнес-план нигезендә керем-чыгымнарны күзәтү.



2012 нче ел.

а) Дүртәр рам белән "Карпат" токымлы 3 оя умарта алдык. Һәрберсе 4000 сум.

3*4000= 12000

Куллануда булган буш ояларны һәм рамнарны безгә озак еллар умартачылык белән шөгыльләнүче умартачылар биреп тордылар.

б) Башлап җибәрү өчен беренче эш кораллары (яссы өтерге-130 сум, щетка-150, 2 битлек 150*2=300 сум, төтенләгеч - 320 сум, азык салу өчен савыт -3*100=300)- 1200 сум

в) Оялар көч тупласын өчен июнь ае буена без аларга 3 кә 1 өлеш белән көнаралаш сироп бирдек.

30 көн :2 =15 көн

600 гр*15 көн= 9000 г.= 9 кг.

9кг* 18 сум=162 сум.

г) Һәр ояга җитәрлек яңа рамнар, һәм аларга "Вощина"

рам 50* 30 сум= 1500 сум.

Вощина 1 кг= 400 сум

д) Кышка кергәндә авырмасыннар өчен аларны "дәваладык". 400 сумлык дарулар алдык.

Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Без үзебезнең беренче балыбызны алдык. Билгеле умартачылар ярдәме белән. Бал суырткычны безгә күршеләр биреп торды.

Бу елны без бер оядан уртача 21 л бал алдык.

3 оя*21л=63 л.

3л банкага 4,5 кг бал сыя.

63л:3*4,5 кг= 94,5 кг бал

1 кг бал 250 сум.

94,5 кг*250 сум= 23625 сум.

Бу елга нәтиҗә ясасак:


Чыгымнар


Керем

Бал кортлары

Эш кораллары

Шикәр песогы

Рамнар

Вощина

Дарулар

12000-00

1200-00

162-00

1500-00

400-00

400-00

Бал

23625-00

Барлыгы

15662-00


23625-00



Бу елда безнең беренче керем

23625-15662=7963 сум.



2013 ел.



Ояларыбыз әйбәт кенә "кышлап" чыктылар. Март аенда аларга "канди" сатып алып ояларына урнаштырдык.

а)Канди 600 сум.

б) Май аенда шундый ук "Карпат"токымлы 3 "матка", ягъни ана корт алып,

3 оя аерып чыгардык.

3 ана корт*1000= 3000 сум.

в) Ояларны без әтием белән такталар алып кыштан әзерләдек. 4 яңа оя һәм аларга рамнар ясар өчен без 40 мм лы 8 такта, 20 мм лы 4 такта алдык

40 мм лы 1 такта 350 сум

350*8такта =2800 сум

20 мм лы 1 такта 150 сум

150*4 такта = 600 сум

Шөреп 1 шт 50 тиен

300 шт* 0,50 = 150 сум

г) Шулай ук оялар көч тупласын өчен аларны 20 көн "ашаттык".

6 оя* 200гр*20 көн= 24000гр=24 кг.

24 кг*20 сум= 480 сум.

Тырыш хезмәтебезнең нәтиҗәсе: бу җәйдә без бер оядан уртача 38 л бал алдык.

38л*6 оя= 228 л=342 кг

342 кг*280 сум= 95760 сум.


Чыгымнар


Керем

Ана кортлар

Канди

Такта

Шөреп

Шикәр комы

Вощина

Дарулар

3000-00

600-00

3400-00

150-00

480-00

400-00

400-00

Бал

95760-00

Барлыгы

8430-00


87330-00



2013 нче ел нәтиҗәсе:

95760-8430=87330 сум.



Инде менә безнең бизнес-планның өченче елы килеп җитте. 6 оя да исән-имин "кышлаганннар". Беренче эш итеп аларга "канди" куярга кирәк. Канди урынына башка әйбер биреп булмыймы икән соң, диеп интернет челтәреннән эзләнергә тотындык. Шикәр пудрасы белән иске бал катнашмасын бирергә була икән бит. Ләкин шикәр пудрасының бәясе дә "тешли". Менә шунда минем башыма бер фикер килде. Ә нишләп әле шикәр пудрасын үзебез ясамаска. Шикәр комы да тырыш хезмәтебез "нәтиҗәсе" Үз хуҗалыгыбызда җитештереп, аны тапшырып алган шикәребез бит. Эзләнә торгач, менә шундый җайланма уйлап таптык. Иске чәйнеккә ике пычак урнаштырасың, аны 220 Вольтлы болгаркага көйлисең. Куркынычсызлык чараларын күреп эш итсәң, 1 минутка 2 кг шикәр пудрасы әзер дигән сүз.

1 ояга 1кг шикәр пудрасы һәм 250 гр иске бал кушылмасыннан менә дигән "канди"

6 ояга 6 кг шикәр пудрасы әзерләдек. Билгеле, электр энергиясе тотылды.

(2 тиен)

6 кг шикәр пудрасын әзерләү өчен 3 мин вакыт китте.



Кибеттән сатып алырга тиешле канди белән үзебез җитештергән кандидан кергән керемне әтием үземә кулланырга кушты.

Исәпләп чыгаргач, менә шундый нәтиҗә.

"канди" кибетнеке

150*6=900 сум

Үзебез җитештергән кандига киткән чыгымнар.

Эл.энергиясе - 2сум

Бал (1,5 кг*280 сум= 420 сум)

Барлыгы 422 сум.


Керем



900-422=478 сум

Чыгым



-

"кормушка" кибетнеке



4*100=400 сум

Бер кулланышлы пакет

20 көн*4 оя=

=80 пакет*20 тиен= 16 сум

400-16 =384 сум

-

Чиста табыш


862 сум

-



Бу акчага мин велосипед алырга булдым. Билгеле бу акча җитеп бетми, тик мин тагын ни дә булса уйлап табармын дип уйлыйм.

Быелгы җәй матур һәм җылы килсә, бизнес-планыбыз үзен аклар диеп уйлыйбыз. Чөнки быел без умарталыгыбызны 10 га тутырырга планлаштырдык. Соңгы нәтиҗәгә дә ерак калмады, безнең алга куелган максат - 3 елга 300 мең табыш алу иде.



Чыгышымны мин тагын бал кортлары турында тәмамлыйсым килә. - Алар - гаҗәеп эшчән, төгәл һәм чисталыкны ярата торган җан ияләре. Кешедән тир, аракы һәм башка исләр килсә, алар аны ачуланып чага башлыйлар. Ялкау, шапшак, эчәргә яратучы кеше, әлбәттә, умартачы була алмый. Ә минем бик тә умартачы буласым килә. Димәк миңа берничек тә начар кеше булырга ярамый.

Бал кортлары тормышын күзәткәндә андагы тәртипкә, җаваплылыкка хәйран каласың. Безгә, кешеләргә, алардан бик күп нәрсәгә өйрәнәсебез бар әле.



Кулланылган әдәбият:

  1. В.В.Киров. Как повысить доходность пасеки.

  2. Гребенников Е.А. Пчелы, мед, пасека.

  3. Крылов А. 500 советов пчеловоду.

  4. Интернет ресурсы.

  5. Продукты пчеловодства. Мед и воск. Корң В.Н.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал