7


  • Учителю
  • Папка- ширма для детей и их родителей на тему 'Патриотическое воспитание: С чего начинается? Когда начать?'

Папка- ширма для детей и их родителей на тему 'Патриотическое воспитание: С чего начинается? Когда начать?'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Әлеге чара балаларда туган халкына, туган теленә карата горурлык хисе, мәхәббәт тәрбияләү, аларда халык иҗаты, аның бай мирасы белән кызыксыну теләге уяту, шул хисне үстерү, тирәнәйтү, балаларның рухи дөньясын баету, иҗатка омтылышы булган балаларның сәләтен үстерү
предварительный просмотр материала



Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы





(Мәктәпкә әзерлек төркеме белән күңел ачу программасы)



Югары категорияле тәрбияче:

Адгамова Кадрия Васимовна


Актаныш 2014

Максат һәм бурычлар:



  • Балаларда туган халкына, туган теленә карата горурлык хисе, мәхәббәт тәрбияләү.

  • Халык иҗаты, аның бай мирасы белән кызыксыну теләге уяту, шул хисне үстерү, тирәнәйтү.

  • Балаларның рухи дөньясын баету, иҗатка омтылышы булган балаларның сәләтен үстерү.

  • Халкыбыз бәйрәмнәрен, йолаларнын, гореф - гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, камилләштерү.

  • Халык җырларын күмәк өйрәтү.

  • Бәет, бишек җырларын аккомпониментсыз, төп тональлекне саклап җырларга өйрәтү.

  • Татар халык бию элементлары белән таныштыруны дәвам итү, бию хәрәкәтләрен өйрәтеп, биюне тигез ритмда башкару.

  • Түгәрәк уеннары, уен эчтәлеге белән тирәнтен танышу.

Алып баручы. Хәерле көн кадерле кунаклар! Сезне татар халкының күркәм йолалы аулак өенә кунакка чакырабыз.

(Авыл өе. Сәкедә намазлык өстендә дисбе тартып әби утыра. Әниләре кунакка барырга төенчек, сумкаларын әзерләп йөри, кызлары аңа булыша. Сәхнә артыннан ир кеше тавышы ишетелә).

Әти :(Ширма артында) Т-ррр, малкай (Ат кешни, ишек ачылган тавыш) өйгә керә).Әнисе, сиңа әйтәм, буласыңмы? Ат әзер, әйдә юл кешесенең юлда булуы хәерле. Кышкы көн бик кыска, караңгы төшкәнче барып җитик. (Әби кулларын күтәреп, дога кылып, намазын төгәлли).

Әни: Ярар, әни, без кузгалабыз инде, ике кич кунып, кичатналарга кайтып җитәрбез, боерган булса, йорт-җирне әйбәт карагыз, исәнлектә күрешергә насыйп итсен. Кызлар, сезгә әйтәм, ишетсен колагыгыз, әти-әни өйдә юк дип тавыш-гауга чыгарып йөрмәгез. Малай-шалай, егет-җилән кертә күрмәгез. Алла сакласын, авыл буйлап даныгыз китәр. Әбиегезнең сүзен тыңлагыз.

Сылу: Әни, ни сөйлисең син? Зинһар борчылмагыз. Берәү дә сизмәс, тыныч булыгыз. Исән йөреп, сау кайтыгыз. Апаларга сәлам әйтегез.

Элида: Әни, әни дим, сез кайчан кайтасыз?

Әни: Ике кич кунарбыз. И, рәхмәт төшкере, кайда булды соң минем төенчегем? Кызым, теге зур шәлемне дә алып бирче инде. (Таңсылу табып бирә).

Әти: Я инде, буласызмы-юкмы, кузгалырга кирәк. Утырышыгыз барыгыз да, юлга китәр алдыннан бер дога кылыйк. Әйдә, әни, укып җибәр. (Юлга чыгар алдыннан укыла торган дога укыйлар).

(ишек ачылган тавыш), төенчекләрен, әйберләрен җыеп чыгып китәләр, ат китеп барган тавыш. Кызлар әбиләре ишетмәсен дип әкрен генә пышылдап сөйләшәләр)

Элида: Апа, апа, дим, әни ни ди ул? Бер кешене дә кертмәскә диме ул? Ә кызлар килсә ни диярбез икән?

Сылу: Кызлар килсә кертербез. Егетләрне генә кертмәскә диде бит ул. Син самоварны кара, мин бәлеш ясап тыгыйм,

Әби: Кызым, мин күрше Хәлимәттәйнең хәлен белеп килим, сез ару гына торыгыз, әниең нәрсә әйткәнне ишеткәнсездер.

Кызлар: Ярар, әби, бар да әни әйткәнчә булыр. (Әби чыгып китә, кызлар өй җыештырып йөриләр. Шул вакыт ишек шакыйлар).

Сылу Кем бар анда?

Тавыш: Бәлеш исен сизәбез, аулак өйгә киләбез. (Ишек ачылган тавыш)

Сылу: Исәнмесез, дусларым!

Хәерле кичләр булсын!

Гүзәл: Уен - көлке, җыр - моңнан

Күңелләребез тулсын!

Нәркизә: Бүген сездә аулак өй дип

Дусларымнан ишеттем,

Чигүемне чигәргә дип

Мин сезгә килеп җиттем.

Элида: Исәнмесез! Хәерле кич!

Рәхим итегез түрдән!

Зилә: Сылу, ачуланма инде дускаем, шәһәрдән рус кызлары кунакка кайткан иде, аларны да калдырып булмый, үземнең дә бик тә аулак өйдә буласым килә.

Сылу: Бигрәк яхшы булган . Кызлар, хәзер бәлеш пешеп чыга, аңарчы эшләрегезне алыгыз, көн яктысында бераз эшләп алыйк. (кызлар кул эшләрен алып эшли башлыйлар, барсында да сөлге, берсенең чигүле кулъяулыгы аеруча матур).

Илсөяр: Әбәү, Таңсылуның кулъяулыгына күз салыгыз әле, кызлар, бигрәк матур. Кулларыңнан куан, дустым!

Лиана: Кызлар, сез аулак өйдә икәнлегезне оныттыгыз ахры, телләрегезне йотып җибәрдегезме әллә?

"Ай былбылым" (татар халык җыры) җырын җырлыйлар.

Әминә: Әллә ничек моңсу булып китте әле, берәр күңеллерәк җыр юкмы соң?

Азалия: Әйдәгез, "Шәл бәйләдем" җырын җырлыйк.

(Кыз "шәл бәйләдем" җырын түгәрәктә башкаралар. Кызлар кушылалар, икенче куплетка сәхнә артыннан егетләр кушыла. Җыр тәмамлана, ишек шакыйлар).

Сылу : Кем бар?

Камил : Маһинур әби!

Сылу : Ул өйдә юк.

Камил : Зөлфирә апа, синме?

Сылу: Әйе. Рәшит синмени?

Камил: Әни катыкка оеткы сораган иде, сездә бар дигән иде.

Сылу: Хәзер, хәзер. (Ишек ачылган тавыш. Шул арада шау-гөр килеп егетләр килеп керәләр).

Ильмир: Кызлар, исәннәрмесез, хәерле кичләр сезгә.

Руслан : Исәнмесез, кызлар - йолдызлар!

Хәерле кич сезгә бу җирдә!

Мәрьям: Барчагыз яраткан аулак өйгә

Чакырабыз хәзер сезне дә!

Синдбад: Зинһар ачуланмагыз, азрак соңардык.

Айгиз: түбән очта да аулак өй иде бит.

Нәзилә: Үлә яздык сезне көтеп,

Азалия Г.: ярый әле килгәнсез,

М.Азалия: алайса бәлешне ничек ашап бетерер идек. (Кызлар эшләрен дәвам итәләр, егетләрнең моңа ачулары килә һәм шаяртып)

Рамазан: Карагыз әле, сез боларга,

Ильяр: бигрәк эшчән булып кыланалар.

Руслан: Күбрәк кыланып утырсыннар әле, ташларбыз да китәрбез,: Раяз:чигүле кулъяулыкларын кочаклап калырлар.

Ильдар : Кызлар, ярар инде, сезнең эшчән икәнне без болай да беләбез, әйдәгез берәр уен уйнап алыйк.

Х.Таңсылу: Куркыттыгыз бит, әй. Сезне тыңламый булмый инде.

Азалия: Әйдәгез, нәрсә уйныйбыз? Йөзек салышлымы?

Илъяр: Юк ла, гел йөзек салышлы да йөзек салышлы.

Ишек шакыйлар. Кызлар егетләрне качыралар. Кыз ишекне ача, әби килеп керә.

Әби: И, балакайларым, нишләп болай күңелсезләнеп утырасыз? Егетләрегез кайда? Без яшь чактагы аулак өйләрне күрсәтәсе иде сезгә. Ул егетләр килеп керер иде...

Сылу: Әни бит егетләр кертмәскә кушты.

Әби: И, кызым, кемнең әнисе егетләрне кертегез дип әйтсен инде. Аның йоласы шул, егетләр керә инде ул, тик инсафлы гына булырга кирәк, егетләрсез аулак өй булмый инде ул. (Шунда егетләр килеп чыга)

Ильмир: И, Маһинур түти, дөнья бәясе кеше икәнсең,

Ильдар : Аллаһы тәгалә сиңа яшәгән кадәр гомер бирсен.

Руслан: Әйдәле, әбекәй, яшь чакларны искә төшереп уйнап алыйк.

Әби: И, балакайларым, мин искә төшерә торырмын , ягез, сез парлашып бер җырлашып алыгыз.

Залның бер ягына кызлар, икенче ягына малайлар тезелеп басалар, кара - каршы җырлыйлар

тат.х.җ. "Челтәр элдем читәнгә" парлы җырлы- уены башкарыла Әби: Ай, бигрәкләр дә матур башкарасыз ләбаса. Сылу парлар булгансыз. Без яшь чакларда "Зәңгәр чәчәк" уенын илла да яратып уйный идек.

Ильяр: Таныштык та, дуслаштык та

Түгәрәкләргә басыйк.

"Зәңгәр чәчәк" уенын

Бергәләп уйнап алыйк!

"Зәңгәр чәчәк" җырлы-уены ........... сүзләре, ...... көе.

Камиль: Маһинур әби, ул чакта уйнаган 1-2 уенны безгә өйрәт әле.

Әби: мин онытып бетердем бугай инде: йөзек салыш, почмак алыш, каеш салыш, уклау тәгәрәтү, (егетләр әбине бүлеп, уенны күтәреп алалар)

Артур : Карагыз әле, без бит бөтенләй онытканбыз аны. Әйдәгез әле, әйдәгез, уклау тәгәрәтеп уйныйк.

Уклау тәгәрәтү уены

Мәрьям: : җәзага ни бирәбез?

Бергә: шигырь сөйләсен!

Гүзәл: шигырь сөйли: Әбием аулак өйләрдә Халык җыры җырлаган

Халык җыры - бай мирас, дип Бу көнгәчә саклаган!

Әби: Татар халык иҗатында Кешенең һәр эшенә Әйтеме, мәкале бар.

Әйтем - сүзнең бизәге Мәкаль - сүзнең җиләге Әйдәгез әле, балакайлар Мәкальләр, әйтемнәрне Искә төшерик әле.

(Данил) Кем эшләми, шул ашамый.

(Азалия)Егет - йортның терәге, кызлар - йортның бизәге.

(Таңсылу) Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.

(Раяз) Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

(Рамазан) Ялгыз агачны җил сындыра.

(Артур)Китап - белем чишмәсе.

(Ильдар) Икмәк - иң зур байлык.

(Лиана) Иң татлы тел - туган тел

Анам сөйли торган тел.

Камиль: Һич моңаеп утырмыйк

Бер уйнап - җырлап алыйк

Карагыз әле, дусларым, арабыздагы кунак кызларын ихтирам итеп бер җырлап алыйк, булмаса.

" Ах, калинка"хороводы уйнала. Рус кызлары - түгәрәктә биеп әйләнәләр. Ахырдан ике татар малае түбәтәйләрне салып ташлап, кунак кызлары янына барып бии башлыйлар, кызларны алып китәләр.

Кызып уйнаган чакта әтәч кычкыра.

Ильмир: Таң атар, чыгар кояшы

Өйләргә таралышыйк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Дусларым саубуллашыйк!

Сөмбел: Дусларым, әйдәгез әле таралышканчы, "Кәрия-Зәкәрия" уенын уйнап алыйк. (тат.хал.җыры).

Зилә: Уйнадык та, җырладык та

Бүген бездә аулак өй,

Аулак өйдә булмаганнар

Безнең күңелне аңламый.

Сылу: Татар халык иҗатын

Милли гореф - гадәтен

Тугры халык антларга-

Сүз бирәбез сакларга!

Көй уйный. Алга бер бала чыга:

Ильяр: Дуслык җебе өзелмәс ул

Халык моңы бар җирдә

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

Балалар залдан татар көенә биеп чыгып китәләр.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал