7


  • Учителю
  • Татар теленнән 5 класслар өчен электив курс программасы.

Татар теленнән 5 класслар өчен электив курс программасы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы.

Тел күрке - сүз

(татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы буенча махсус курс)

"Тел күрке - сүз" дип аталган махсус курс программасы 34 сәгатькә исәпләнгән. Ул 5нче сыйныфларда татар телен начар белүче укучылар өчен татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәнү курсы буларак тәкъдим ителә.

Программа татар теленең серләренә төшенүне, орфографиянең кыен очракларын тирәнтен өйрәнүне, сүзлек запасын баетуны, уй-фикереңне тиешле сүзләр белән дөрес һәм оста итеп аңлата һәм дәлилли белүне күздә тота.

Курсны өйрәнү укучыларның танып белүен, аңлавын, иҗади фикерләвен, дөрес язу нормаларын белүнең кирәклеген аңлауны активлаштыруны күздә тота. Укучыларда эзләнү, тикшеренү, проектлар төзү эшләре белән шөгыльләнүгә омтылыш уята.

Курсны өйрәнү вакытында укучылар тарафыннан интеллектуаль танып белү, эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, теманы тикшергәндә, укучылар татар теле дәресләрендә алган белемнәрне кулланалар, шул ук вакытта белемнәрне тирәнәйтәләр, яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен гамәли файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф булдыра.

Парлы һәм группалы эш алымнары куллану уңай нәтиҗә бирә.

Программа теоретик материал, практик характердагы биремнәр, кызыклы сорауларны, проект эшләрен үз эченә ала. Курс проект яклау белән тәмамлана.

Бу курс укучыларга гуманитар профильгә юнәлеш бирә.

Максат:

  • Татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәнү барышында татар орфоэпиясенең һәм орфографиясенең кыен очракларын тирәнтен үзләштереп, матур дөрес язу һәм сөйләм культурасын формалаштыру, сүзлек запасын баету.

Бурычлар:

  • Татар теле орфоэпиясенең һәм орфографиясенең кыен очраклары турындагы белемнәрне тирәнәйтү, системага салу

  • Орфографик кагыйдәләрне дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру

  • Укучыларның белем дәрәҗәсен яңа мәгълүматлар белән күтәрү

  • Телдән акыллы, оста файдалану

  • Туган телнең сафлыгына, камиллегенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Курсны өйрәнүдән көтелгән нәтиҗә:

  • татар теленең кызыклы һәм серле, шул ук вакытта камил һәм матур тел булуы туррында аңлы күзаллау булдыру

  • укучыларда туган тел аша милли үзаң формалаштыру

  • һөнәри эшчәнлек базарында үз туган телеңдә дөрес язу һәм сөйләм культурасы югары конкурентлык дәрәҗәсендә булган шәхес тәрбияләү



Курсны үткәрү формалары:

  • Лекция

  • Семинар

  • Түгәрәк өстәл янында сөйләшү

  • Гәзит чыгару

  • Проектлар төзү

  • Эшлекле уен

  • Баш миен штурмлау

  • Эзләнү, материал туплау



Методик яктан тәэмин ителеш:


  • Таблицалар, терәк схемалар

  • Өләшү материалы(карточкалар, тестлар, биремнәр)

  • Сүзлекләр, энциклопедияләр

  • Мультимедиа презентацияләре

  • Электрон дәреслек



Техник яктан тәэмин ителеш:

  • Мультимедиа проектор

  • Аудио, видеомагнитофон



Методик тәкъдимнәр:

  • Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә

  • Курсны уздырганда информацион технологияләр куллану хуплана

  • Махсус курс буенча үзләштерелгән белемнәрне гамәли эшләр белән ныгытып барырга тәкъдим ителә












Календарь - тематик план.

№ п/п

Тема

сәг.

саны

Уку эшчәнлегенә бәяләмә

Контроль төре

Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Үткәрү вакыты

1

Телнең үсеше һәм яшәеше

1

Лекция, конспект, аудирование.

Фронтоль

Мөстәкыйль рәвештә телнең үсешенә характеристика бирә белергә өйрәнү.


2

Татарстан Республикасында дәүләт телләре.

1

Уен, диалог, монолог.

Фронтоль

Мөстәкыйль рәвештә Татарстан Республикасында дәүләт телләренә характеристика бирә белергә өйрәнү.


3

Рус һәм татар теленең охшаш һәм аермалы яклары

1

презентация

Фронтоль

Рус һәм татар теленең охшаш һәм аермалы якларын аерырга өйрәнү


4

Татар әдәби теле һәм матур әдәбият теле

1

Уен, диалог

Фронтоль

Татар әдәби теле һәм матур әдәбият телен өйрәнү


5

Татар теле һәм рус теленең фонетикасы үзенчәлекләре

1

Аудирование, монолог, презентация

Фронтоль

Мөстәкыйль рәвештә авазларны хәрефләрдән аера өйрәнү, характеристика бирә белү.


6

Татар теле һәм рус теленең орфоэпиясе үзенчәлекләре

1

презентация

Фронтоль

Мөстәкыйль рәвештә авазларны хәрефләрдән аера өйрәнү, характеристика бирә белү.


7

Татар телендә генә очрый торган авазлар.

1

Аудирование, монолог, диалог

Фронтоль

Мөстәкыйль рәвештә авазларны хәрефләрдән аера өйрәнү, характеристика бирә белү.


8

[а],[аº],[ә] авазлары

1

Диалог, монолог, уен

Фронтоль

Мөстәкыйль рәвештә авазларны хәрефләрдән аера өйрәнү, характеристика бирә белү.


9

[оˉ],[оˇ], [ө] авазлары

[у], [ү] авазлары

1

Аудирование, түгәрәк өстәл янында әңгәмә

Фронтоль


10

[ыˉ], [ыˇ],[э ˉ], [эˇ] авазлары

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль



Мөстәкыйль рәвештә авазларны хәрефләрдән аера өйрәнү, характеристика бирә белү.


11

[йа], [йә] авазлары [йу], [йү] авазлары

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль


12

[н], [ң] авазлары

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль


13

[г], [ғ] авазлары

[к], [қ] авазлары

1

Аудирование, моно-лог, презентация, уен

Индив.иҗади



Мөстәкыйль рәвештә авазларны хәрефләрдән аера өйрәнү, характеристика бирә белү.


14

[х], [һ] авазлары

1

Аудирование, моно-лог, презентация,

Фронтоль


15

[в], [w] авазлары

1

Аудирование, моно-лог, презентация,

Фронтоль


16

[ж], [җ] авазлары

1

Аудирование, моно-лог, презентация,

Фронтоль


17

Язуда аерым хәрефе булмаган авазларны бирү, рус теле белән чагыштыру.

1

Аудирование, моно-лог, презентация, уен

Фронтоль

Язуда аерым хәрефе булмаган авазларны белү, рус теле белән чагыштыра белү.


18

Тавышсыз хәрефләрнең рус һәм татар телендә дөрес язылышы

1

Аудирование, моно-лог, презентация, уен

Гамәли эш

1.Гамәли эшли белү

2. Тавышсыз хәрефләрнең рус һәм татар телендә дөрес язылышын белү


19

Рус һәм татар телендә исем һәм фамилияләр орфографиясе

1

Аудирование, моно-лог, презентация, уен

Фронтоль

Сүзлекләр белән эшли белү

Үз фамилияң, исемеңне төрлечә яза белү


20

Рус һәм татар телендә дәүләт, оешма, орден һәм медаль исемнәрен, мактаулы исемнәрне, хөрмәтләп әйтелгән сүзләрне язу

1


Аудирование, моно-лог, презентация, уен

Фронтоль

Проектлар төзү (тема буенча сүзләрнең язылышын күзәтү, нәтиҗә ясау)


21

Сүз басымы, интонация.

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль

Эшлекле уен (төркемнәрдә эш)


22

Рус һәм татар телендә охшаш һәм аермалы яклары.

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль

Рус һәм татар телендә охшаш һәм аермалы якларын аера белү


23

Морфемика.

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль

Төркемнәрдә эшләү


24

Рус һәм татар телләрендә охшаш һәм аермалы яклары

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль

Рус һәм татар телләрендә охшаш һәм аермалы якларын аера белү


25

Татар һәм рус телләрендә кушма сүзләр орфографиясе

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль

Эшлекле уен (төркемнәрдә эш)


26

Рус теленнән һәм башка телләрдән кергән алынма сүзләр орфографиясе

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль

Вакытлы матбугатка күзәтү ясау,

тема буенча гамәли эшләр


27

Рус һәм татар телләрендә төрле

сүз төркеменә караган кайбер

кыен очраклар.

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль

Лекция

Тикшеренү эше


28

Татар һәм рус телендә факультатив (ирекле рәвештә) язу очраклары

1

Аудирование, моно-лог, презентация

Фронтоль

Тикшеренү эше (газета-журналлардагы мәкаләләргә күзәтү ясау)


29

Татар һәм рус телләренең синтаксик төзелешен чагыштыру

1

презентация

Гамәли эш

Тәрҗемә эше


30

Татар һәм рус телләрендә тыныш билгеләре системасы үзенчәлекләре

1

презентация

Фронтоль

Биремле эш, презентация слайдлары буенча эш, парлы сорау-җавап, төркемнәрдә тикшеренү эше, иҗади эзләнү эше


31

Татар һәм рус телләрендә дөрес язу һәм дөрес әйтүнең сөйләмдә чагылышы

1

Диалог, монолог, презентация, уен

Фронтоль

Тәрҗемәче конкурсы, язма эшләр


32

Проектлар яклау

2


Гамәли эш

Сайлаган тема буенча проектларны яклау, анализлау.


33

Курсны йомгаклау

1

Уен

Фронтоль

Өйрәнелгән темалар буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү



Барлыгы

34








Кулланылган әдәбият.

1. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы"на (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1-11 сыйныфлар, төзүче авторлары К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова) нигезләнеп язылды, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

2. Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Авторы: К.С. Фәтхуллова - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.

3. Татар әдәбияты. 5-7 / Ә.Н. Баһаутдинова, Ф.Х. Хәбирова, Е.М. Җәләлова.-Казан. "ТаРИХ" 2003

4. З.Н. Хәбибуллина, К.Х. Фәйзрахманова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр. Казан, "Мәгариф" нәшрияты" , 2008.

5. К.С. Фәтхуллова, Э.Н. Денмөхәммәтова. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез. Казан, "Мәгариф" нәшрияты", 2009.

6. Ф.С. Сафиуллина. "Татарский язык (интенсивный курс)" - ООО"Хәтер" 1998.

7. Татар халык авыз иҗаты. Балалар фольклоры.

8. Төрле елларда чыккан "Безнең Чирмешән", "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" газеталары, "Сабыйга", "Салават күпере", "Ялкын" журналлары.

9. Интернет ресурслары.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал