7


  • Учителю
  • Проектная работа Муса Җәлил премиясе лауреаты Ленар Шәехның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге

Проектная работа Муса Җәлил премиясе лауреаты Ленар Шәехның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

«Иске Айман төп гомуми белем мәктәбе"

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Муса Җәлил исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция

Муса Җәлил премиясе лауреаты Ленар Шәехның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге

Башкаручы: 9 нчы сыйныф укучысы

Галиуллин Нәфкать Илдар улы

Җитәкче: I категорияле тарих һәм

җәмгыять белеме укытучысы

Гатауллина Сирена Ринат кызы



2015



Муса Җәлил премиясе лауреаты Ленар Шәехның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге.

Хезмәтемнең максаты - Ленар Шәехның тормышын һәм иҗат юлын ачыклау, аның иҗат үзенчәлегенә бәя бирү. Бу максатка ирешү өчен мондый бурычларны алдым:

- Ленар Шәехның тормыш юлын өйрәнү;

- Шагыйрьнең язган шигырьләрен , китапларын барлау, аларны укып өйрәнү, аларга үз мөнәсәбәтемне белдерү;

- Шагыйрь хакында әдәби тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз күзаллавым белән чагыштыру .

Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясе ике елга бер тапкыр яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә. Ул республика премиясе буларак 2003 елдан яңадан торгызыла. Лауреатлар арасында танылган шагыйрьләр Рәзил Вәлиев, Роберт Миннуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, композитор Рәшит Абдуллин, драматург Туфан Миннуллин, актер Равил Шәрәфиев һәм тагын бик күп мәдәният хезмәткәрләре бар. Әлеге премиянең дәрәҗәсе елдан ел арта бара. 2013 елда шагыйрь Ленар Шәех - "Дүртенче кат… Бишенче кат…", "Җылытасы килә дөньяны!.." шигырь җыентыклары өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була. Якташымның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп фәнни-тикшеренү эшен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, җәлилчеләрнең каһарманлыгына багышладым. Эзләнү эшләре барышында шагыйрьнең язган шигырьләрен , китапларын барладым, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен укып өйрәндем.

Якташым белән горурлану хисе туды.

Ленар Шәех 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның "Адашлар" исемле иң беренче язмасы 1994 елда "Игенче даны" (хәзерге "Актаныш таңнары") район газетасында басылып чыга. Алтынчы сыйныфта укыганда тәүге шигырен дә язып карый. Ул "Безнең гаилә" дип атала.

1999-2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-бер артлы республика газета-журналларында күренә башлый, "Сабантуй" газетасында шигырьләре басыла. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга.

"Соңгы елларда "Сабантуй" газетасында эшләү дәверендә, шагыйрь мәктәптә туа дигән күптәнге уема янә бер тапкыр инандым. Балачактан кочак-кочак шигырьләр ява! Тәүге кар кебек саф, ләйсән яңгырыдай сөенечле. Иң күп шигъри хисләрне Актаныш ягыннан искән ягымлы җилләр китерә. Әлфия Авзалова кебек моңлы җырчыларны, Гамил Афзал кебек шагыйрьләрен халкыбызга бүләк иткән як бит! Кабатланмас гүзәл табигать талантларны, бәлки, күбрәк тудырадыр.

Гамил Афзалның туган авылы Такталачыктан шагыйрьләрен җибәреп торган Ленар башкалардан йөз саескан арасындагы сыерчык кебек аерылып тора иде. Үзенчә сайрарга омтылуы миндә өмет уятты. Ленар чын мәгънәсендә "Сабантуй" да туды. Әлегә мин Ленарны, үзе язганча, "бөре ачкан зирек" халәтендә күрәм. Колач җәйгән зирекләрнең матур шаулавын еракларга ишеттереп, шигъриятнең авыр юлларыннан барасы да барасы!",- дип яза Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев. Остазының якты истәлегенә багышлап Ленар "Илдар абый" дигән шигырен яза:

Күңелләрне телеп төшә,

Йөрәкләрне мең яралый

Синең юклык, салкын бушлык,

Илдар абый, Илдар абый...

Педагогия көллиятен тәмамлагач, Л.Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә.

Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар "Әллүки" әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. "Әллүки" тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы - татар студентларының "Тәрәзә" газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.

2007 елда Татарстан китап нәшриятында "Әллүки" дип исемләнгән җыентык дөнья күрә (төзүчесе - Ленар Шәех). Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш яшь каләм иясенең әсәрләре урын ала.

Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004 елда "Азатлык"

радиосының Казан бюросында тапшырулар әзерли, 2004-2005 елларда "Шәһри

Казан", 2005-2007 елларда - "Татарстан яшьләре" газеталары журналисты була. 2006 елда Алманиянең Гиссен университетында бер айлык тел курсларында укып кайта.

Ленар Шәехның тормышчан, табигый, һәр вакыйганы тирәнтен аңлап, үз фикерен, үз мөнәсәбәтен ачык белдергән проблемалары, көн кадагына сугардай язмалары, публицистик мәкаләләре Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республика матбугатының барлык көндәлек басмаларында, Башкортстанның "Тулпар",

"Шоңкар", "Йәшлек", "Кызыл таң" кебек газета-журналларында даими басыла.

Ленар Шәех - балалар өчен "Авылдан килгән мендәр" (2005), "Керпе ничек энәле булган?" (2007), "Безнең ишегалдында" (2010, 2012), "Алдамыйм!" (2014) исемле китаплар авторы.

"Яшь шагыйрь бигрәк тә балалар шигъриятендә ихлас һәм самими, тапкыр һәм зирәк. Һәр татар кешесенең күңелендә сабый чактан тәрбияләнә торган моң яши. Шагыйрь, үзе әле яңа гына сабыйлыктан чыккан кеше булса да, нәни дусларына хәзердән үк яшәү мәгънәсен төшендерергә омтыла. Моның өчен тормыштагы кызык хәлләрне генә түгел, гыйбрәтле, гамьле һәм сагышлы язмышларны да сурәтләргә алына", - дип яза язучы Галимҗан Гыйльманов.

Ленар Шәехнең "Авылдан килгән мендәр" (2005) китабындагы шигырьләре төрле яшьтәге балаларга адресланган. Аларда - мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар да ( "Мин "бишле" алгач","Физкультура дәресендә", "Башым катты" һ.б.), гаиләдәге мәнәсәбәтләр дә ( "Безнең гаилә", "Мин кем малае?" һ.б), эшкә өйрәтү дә ("Әнисенең киңәше"), начарлык эшләүнең үзеңә кире кайтуын күрсәткән гыйбрәтле хәл дә ("Таш атучы Рузалин") ,милли рух та ("Татарлык"), балалар арасындагы мәхәббәт тә ("Яхшы гамәл") чагылыш тапкан.

Яшь булуына карамастан, Ленар берничә китап та чыгарып өлгерде. Өлкәннәр өчен дә, балаларга атап та. Шигырьләре, төрледән - төрле: формалары да, тематикасы да, тел - стиль үзенчәлекләре дә...Образлылык ягыннан да, жанр нисбәтеннән дә үз-үзен кабатламаска тырыша. Балалар шигъриятендәге эзләнүләре дә кызыклы гына. Аның автор-төзүче буларак башкарган "Җил каян килә?" (2008) китабы балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы фәнни-популяр басма булып тора.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында Л.Шәех төзегән «Нәҗип Газизов» исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче номерлы Яңа Әлем һәм 3 нче номерлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татар Макаренкосы Нәҗип Газиз улы Газизовның (1918-1977</) якты истәлегенә багышлана.

Аның "Дүртенче кат... Бишенче кат..." (2008) исемле шигырьләр җыентыгы "катлар"га бүленгән. Бишенче кат- "мәхәббәт каты". Аның мәхәббәт шигырьләренә дә еш кына нечкә шаянлык-наянлык, үткен сүз уйнатулар килеп керә... Мәхәббәтнең сихри көчен күрсәтә, аны яз гөле, яшь бөре, болытлар агышы, хисләрнең шашуы, күңелнең тынгысыз ярсуы һ.б. дип атый.

Мәхәббәт- кояшның яктысы,

Мәхәббәт-дөньяның ак төсе,

Мәхәббәт-пакь айның чаткысы,

Мәхәббәт- дөньяның ак көче...

Дүртенче кат -үзенең сагышлы, моңсу хисләрен ягымлы, ипле, моңлы бер шигъри тәртипкә китерә. Үзе өчен кадерле булган хәтирәләрне барлый. "Студент еллары"шигырендә болай дип яза:

Мәңге сүнмәс учак булып,

Изге калын китап булып

Сакланыр ул, сакланыр,

Йөрәк түрендә калыр!

Шулай ук "Агыйделдә боз китә", "Соңгы яфрак", "Иң якын дуска" кебек

шигырьләре дә якты истәлек булып язылган.

Өченче кат - Ленар Шәех үз халкы турында уйлый, милләт язмышы өчен борчыла. Әлбәттә, шагыйрьне борчулы, фаҗигале хәлләр дә, тарихның шомлы мәлләре дә тетерәндерә. Шагыйрьнең кичерешләре ипле, алар, галибанә сүзләр булып, синең күңелеңә күчә. Һәм син шагыйрьнең тойгысын аңлавыңа куанасың. Аның "Дөреслек", "Уян, татар!", "Барыбыз да бер гамьле", "Безнең тарих" шигырьләрендә татарның бүгенге реаль хәле, аның кыенлыклары, югалтулары, моң-зарлары чагыла.

Икенче кат- шагыйрьнең юморны да үз итүен күрәбез. Монысы да -шигырьләрен бизи торган матур сыйфат. "Декан буласым килә!", "Тигезлек эзләгәндә", "Бер гомеркәй җитми икән" һ.б. нечкә юмор хисе белән язылган.

Беренче кат- Аның поэма, цикллары да игътибарны җәлеп итә. Шагыйрь

укучыларын үз дөньясына чакыра...

"Җылытасы килә дөньяны!.." (2011) дип исемләнгән бу китабында лирик һәм юмористик-сатирик шигырьләре, поэмалары урын алган. Ул үзенең тирән фәлсәфи фикерләре белән укучыны сискәндерә, уйландыра, нечкә юморы белән елмаерга мәҗбүр итә, туйганчы көлдерә. Җыентык шартлы рәвештә биш бүлеккә бүленгән. Ләкин бу китапны тоташы белән бер поэма дип атасаң да була.

"Мин өр-яңа шагыйрь Ленар Шәехның шигырь китабы кулъязмасын укыйм. Китапның исеме үк минем уйларымны куәтли: "Җылытасы килә дөньяны!.." Язган шигырьләребез бөтен дөньяны ук бер селтәнүдә җылыта алмас, әлбәттә. Әмма ул күңелләрне җылытсын, ә күңеле җылы кешеләр дөньяны җылыта лабаса... Укыйм, шигырьдән шигырьгә күчәм. Мине якты моң озата бара... Ленар затлы сөйләм серләрен белә. Көндәлек тормыш ыгы-зыгысыннан тинтерәгән күңелне затлы сөйләм сафландыра, терелтә. Чын шагыйрьнең көче әнә шунда...Бу иҗатның тагын бер сыйфаты күңелемә хуш килә: Ленар шигырьләрен фәлән-фәлән яшьтәге кешеләр өчен дип аерып язмый. Миңа калса, бу шигырьләрдән һәркем үзенә кирәкле җан җылысын табачак. Уз өр-яңа шигъри дөньяга сүзләр тылсымыннан хозурлан һәм кинән!", -дип Ленар Шәехның иҗатына бәя бирә, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Зөлфәт.

Ленар Шәех - Татарстан Журналистлар берлеге (2006 ел), Русия Журналистлар берлеге (2006 ел), Халыкара Журналистлар Ассоциациясе - IFJ(2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007 ел) әгъзасы. 2007 елдан Л.Шәех - Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара. 2012 елда Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Азат Әхмәдуллин җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый. 2013 елда шагыйрь Ленар Шәех - "Дүртенче кат… Бишенче кат…", "Җылытасы килә дөньяны!.." шигырь җыентыклары өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була.

Л.Шәех - 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге, 2012 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы.

Әйе, яшь шагыйрь һәм журналист Ленар Шәехнең тормыш юлы һәм иҗаты һәркемдә соклану уятырлык! Аның язмалары укучыларны үзенә җәлеп итә, бәхәсләр уята... Һәрхәлдә битараф калдырмый. Чөнки ул үз сүзен әйтә белә, үткәрерлек итеп яза белә. Ленар Шәех татар шигъриятенең танылган бер шәхесе булыр. Ә камиллекнең аның чикләре булмый , эзләнүләр, табулар, югалтулар гомер буена дәвам итә.

Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар:

1. Әхмәтгалиева А. Кочагына бөтен дөнья сыйган... // Мәдәни җомга. - 2011. - 15 июль.

2. Даутов Р.Н.Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Дүртенче китап.= Писатели нашего детства: Биобиблиографическая книга.Четвёртая книга.- Казан: Мәгариф, 2008.-255б.

2. Хәлим А. Җылытырга иде. Мәдәни җомга. - 2013. - 15 март.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал