7


  • Учителю
  • Проектная работа Укытучылар династиясе

Проектная работа Укытучылар династиясе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ КАРАМАЛЫ МУНИЦИПАЛЬ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ









Укытучылар елына багышланган "Бар нәрсәнең

башлангычы - Укытучы" республика

конкурсының "Укытучы гаиләләре династиясе"

номинациясе

Йөрәгемне балаларга бирәм

Эзләнү эшен Азнакай муниципаль районы

Карамалы авылы гомуми белем бирү мәктәбе

гомуми белем муниципаль учреждениесенең

6нчы сыйныф укучысы Кәримова Лилия

Мулланур кызы башкарды.



Җитәкчесе : Карамалы урта гомуми белем

бирү мәктәбенең 1 категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Роза

Мөдәрис кызы

Карамалы авылы, Профсоюз урамы 21

Тел. 4-56-02





Карамалы - 2010

2

Эчтәлек



  1. Кереш....................................................................................................3

Укытучы профессиясе - бик авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе.

  1. Безнең нәселнең укытучы династияләре:

1) укытучылар гаиләсе - Сәйлүн һәм Мәдинә Абдуллиннар.........4-5

2) бертуган Мөгаллимә һәм Кәримә Нуриәхмәт кызлары................ 6

3) Сәйлүн Халик улының бертуганнарының балалары................. 6

4) Сәхибә һәм Альберт Исламовлар, балалары.................................7

5) Фазлыев Рифкать, Рима Хәмит кызы...........................................8

III. Йомгаклау..............................................................................................8

































3

Балачагым хатирәсе итеп

Саклыйм әлифбалы дәфтәремне.

Шул дәфтәрне ачкач, күз алдына китерәм

Укытучым белән мәктәбемне.

Э. Мөэминова

Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы һөнәре бик авыр һәм җаваплы, ләкин иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Безнең уйлавыбызча, укытучыдан башка дөньяны күз алдына да китереп булмас иде. Чөнки җир йөзендәге барлык профессия кешеләренә дә бер олугъ зат - Укытучы белем һәм тәрбия биргән. Мөгаллимнәр ак кәгазь бите кебек сабый күңеленә беренче орлыкны сибәләр. Аларның шытып чыгуы өчен шартлар тудыралар, үскәнен күзәтәләр. Соңыннан мул уңыш җыеп алуына куанучы кешеләр дә бит алар. Җыеп кына әйткәндә, иң зур хөрмәт һәм мактауга лаек кешеләр. Без юктан гына укытучылар династияләре турында эзләнү-тикшеренү эшенә керешмәдек.

"Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк", - ди халык. Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларга таныш. Һәр мөселман үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан җиде буын бабасын белергә тиеш була. Без дә еш кына үзебезнең нәселебез турында уйланабыз. Сулар ага - ярлары кала. Гомер үтә - кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала. Бу, чыннан да, шулай.

Мин, Кәримова Лилия Мулланур кызы, Карамалы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укыйм. Инде күптәннән әнием ягыннан нәсел җепләрен барлыйм. Чөнки әнием - укытучы. Ул еш кына миңа тарих сөйләргә ярата, ә аның туганнары арасында укытучылар бик күп. Ниһаять, безгә үз фикерләребезне белдерергә җай да чыгып тора. 2010 нчы ел - Укытучы елы дип игълан ителгәч, укытучылар династияләре турында газета-журнал битләрендә күп кенә мәкаләләр дөнья күрде. Без дә әнием Роза Мөдәрис кызы белән үзләренең



4

бөтен гомерен, көчен, акылын, белемен халыкка хезмәт итүгә багышлаган нәселебез укытучылары турында мәгълүмат тупладык.

Эзләнү эшенең максаты:

  1. Укытучылар династиясе саналган туганнарымның истәлекләрен туплау;

  2. Аларның нәсел шәҗәрәсен барлау.

3. Музейның "Укытучылар гаиләләре һәм династияләре" бүлеген тулыландыру.

Эзләнү эшенең бурычлары:

  1. Укытучы хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

  2. Ветеран укытучылар һәм аларның династияләрен өйрәнү буенча белемнәрен арттыру;

  3. Эзләнү эшләрен алып бару күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту.

Эзләнү эшен оештыру.

Безнең Карамалы урта мәктәбендә "Мирас" төбәкне өйрәнү музее эшләп килә. Анда мәгариф ветераннары турында да мәгълүматлар тупланган. Иң беренче эш итеп без әнә шул материалларны өйрәндек. Туганнарыбызның өйләрендә булып, истәлекләрен язып алдык, фотосурәтләрен җыйнадык. Нәсел шәҗәрәсенә дә күз салдык. Нәсел агачыннан күренгәнчә, горурланып сөйләрлек кешеләребез бик күп булган. Аларның күбесе үзләренең гомерләрен укытучылык эшенә багышлаган.

Без педагоглар династиясе белән таныштыруны үзебезгә бик якын кешеләр Абдуллин Сәйлүн Халик* улы һәм аның хатыны Мәдинә Әхәт кызыннан*

башлап китәргә булдык. Сәйлүн Халикович әниебез Розаның әтисе - Мөдәрис бабабызның энесе була. Укытучы профессиясен сайлаячагы аңа шул вакытта ук ходай тарафыннан иңдерелгән булган, күрәсең. Нәкь менә Белем көнендә - 1943нче елның 1сентябрендә Карамалы авылында Габделхалик бабабыз белән Хөсниямал әбиебез гаиләсендә дөньяга килә ул. 1962 нче елда мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә



* Фотосурәтләр 9-11 нче битләрдә урнаштырылган

5

укырга керә. 1964-1967 нче елларда ул армия сафларында була. Хезмәт срогын тутырып кайтканнан соң, институтта укуын дәвам итә. Шунда үзенең булачак тормыш иптәше - чибәр, ягымлы Балтач районы Яңгул авылы кызы Мәдинәне очрата.

Мәдинә Әхәт кызының үзенең дә әнисе һәм сеңлесе математика укытучылары. Яшь пар 1972 нче елда зур өметләр һәм хыяллар белән туган якларына эшкә кайта. Сәйлүн абыйны шунда ук Сукаеш мәктәбенә директор, ә Мәдинә апаны математика укытучысы итеп билгелиләр. Анда эшләгән ике ел эчендә яшь, энергиясе ташып торган җитәкче яңа мәктәп бинасы, укучылар өчен интернат төзетә, мәктәп яны тәҗрибә участогына нигез сала.

Ләкин туган авыл, туып-үскән нигез төпчек малайны үзенә тарта. 25 ел Карамалы мәктәбен җитәкләгән Зәйнуллин Бәгыйс абый лаеклы ялга киткәннән соң, аның урынына Сәйлүн Халик улын билгелиләр. Шулай итеп, Сәйлүн абый директор вазифаларына керешә һәм физика фәнен укыта. Ә Мәдинә апа балаларны математиканың серле дөньясына сәяхәткә алып китә. Сәйлүн абый бик таләпчән, эшне җиренә җиткереп башкара торган, гадел җитәкче булып таныла. Тату, бердәм, көчле коллектив туплый. Бизәкләп тактадан эшләнгән актлар залы, зәвык белән бизәлгән мәктәп коридорлары, ашханә - барысы да аның фантазиясе һәм алтын куллары белән эшләнгән дисәк тә ялгыш булмас. 2000 нче елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек итү дәверендә (берничә ел гына партия оешмасы җитәкчесе дә булды) Карамалы урта мәктәбе иң алдынгылар рәтеннән төшми.

Мәдинә Әхәт кызы - сабыр, булдыклы, уңган, бик күпләргә үрнәк булырлык шәхес. "Халык мәгарифе отличнигы" исеме бирелү, күп санлы мактау кәгазьләре - аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Мәдинә апа бик ярдәмчел, шәфкатьле, кеше кайгысын үз кайгысы кебек кабул итә. Аларның һәр дәресе - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек үрнәге. Икесенә бергә ярты гасырдан да озынрак педагогик эшчәнлек дәверендә күпме балага белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатканнар алар. Лаеклы ялда булуларына да карамастан, алар гел мәктәп

6

хәлләрен белешәләр, очрашуларга, бәйрәмнәргә килеп, үз фикерләре белән уртаклашалар. Бүгенге көндә дә алардан белем алган укучылар үзләренең рәхмәт хисләрен һәм чиксез яратуларын белдереп торалар. Без дә аларны бик яратабыз, ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Үз династиябез белән таныштыруны да нәкь менә Сәйлүн Халик улына бәйләп, аннан этәрелеп алып барачакбыз. Чөнки Абдуллиннар гаиләсе безне җыйнап торучы, һәрчак файдалы киңәшләрен бирүче иң якын кешеләребез - нәселебез "тоткалары".

Сәйлүн абыйның әнисе Хөсниямал әбинең ике сеңлесе Кәримә (яшьли вафат) һәм Мөгаллимә Нуриәхмәт* кызлары дә башлангыч сыйныфларны укытканнар. Вәлиева Мөгаллимә апа сугыш алды елларыннан башлап 1979 нчы елга кадәр берөзлексез башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия биргән. Тырыш, сабыр, мөлаем укытучы күпме сабыйларның кулыннан тотып укырга-язарга, санарга өйрәткән.

Әниебез Розаның* да беренче укытучысы - Мөгаллимә апа. Әнә шул яраткан мөгаллименнән үрнәк алып, ул да педагог һөнәрен сайлаган. Менә 17 елдан артык инде Карамалы урта гомумбелем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Укучыларында татар теленә, милләтенә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Сәйлүн абыйның бертуган абыйсы Рәкитнең ике кызы да педагог һөнәрен сайладылар. Олы кызы Гөлсинә Рәкит кызы* һәм аның тормыш иптәше Ринат КДУның механика-математика бүлеген тәмамлап, Әлмәт нефть институтында эшлиләр. Кече кызы Илгизә Рәкит кызы КДПИның математика бүлеген бетереп, шулай ук Әлмәттә математика мөгаллиме булып эшли.

Сәйлүн Халик улының сеңлесе Рәйсәнең кызы Зилә Ринатовна* да тормышын мәктәп эшенә багышлады. Алабуга дәүләт педагогогия институтын тәмамлап, бүгенге көндә Азнакай гимназиясендә тарих фәнен укыта. Аның кызы Айназ Айрат кызы да гуманитар-педагогика институтында белем ала.

Сәйлүн абыйның кече сеңлесе Кәримә апаның ике кызы да укытучы профессиясен сайладылар. Гүзәл* һәм Гөлназ Шәйхетдин кызлары икесе дә

7

Чаллы педагогия уку йортларында белем алдылар. Хәзерге көндә Гүзәл Азнакай гимназиясендә башлангыч сыйныфларны укыта.

Хөсниямал әбинең (Сәйлүн абыйның әнисе) абыйсының кызы Сәхибә Хаҗиәхмәт кызы* (2007 нче елда вафат) 40 елга якын мәгариф системасында эшләгән. Яхшы укытучы, гадел җитәкче, оста методист буларак ул ихтирам яулаган. Сабырлыгы, тынгысызлыгы, гадилеге белән бик күпләрне үзенә җәлеп иткән ул. Аны бүген дә бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Ире Альберт Афзал улы* - югары категорияле педагог, татар гимназиясендә музейга нигез салучы, бихисап дипломнар һәм мактау гәгазьләре белән бүләкләнгән шәхес, "Халык мәгарифе отличнигы".

Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, Сәхибә һәм Альберт Исламовларның ике кызлары да бар яктан үрнәк. Олы кызлары Эльвира Казан дәүләт университетын кызыл дипломга бетергән. Аспирантурада укып, диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Хәзерге көндә Гуманитар педагогогия университетында филология факультетының рус теле кафедрасында эшли. Икенче кызлары Венера мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Чаллы педагогия институтында белем алды, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә укыта.

Сахибә апаның бертуган энесе Рифкать Хаҗиәхмәт улы да (Сәйлүн абыйның ике туганы) - мәгариф ветераны. Ул Мәлбагыш авылында мәктәп директоры һәм физика-математика укытучысы булып эшләп, гомерен шушы тынгысыз хезмәткә багышлаган шәхес. Хәзер лаеклы ялда.

Халик бабабызның (Сәйлүн абыйның әтисе) сеңлесенең кызы Рима Хәмит кызы Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, гомере буе Азнакайда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

Әбиебезнең (Сәйлүн абыйның әнисе) энесе Сәетмөхәммәт абыйның оныгы Луиза Рим кызы быел гына гуманитар педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлап, Буралы мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып эшкә кайтты. Димәк,



8

нәселебездә укытучылар чылбыры өзелми, мөгаллимнәр династиясе үз һөнәрен дәвам итә дигән сүз.

Менә без үзебезнең укытучылар династиясе белән таныштырып чыктык.

Нәсел агачы - шәҗәрәне барлаганда, зур горурлык хисләре кичердек. Гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган, бездә дә бу эшкә мәхәббәт уяткан әби-бабаларыбызның, абый-апаларыбызның тормыш юллары бездә соклану һәм кызыксыну уятты. Дистә еллар буена эстафета булып күчә барган әлеге һөнәргә безнең гаиләнең мәхәббәте әле дә сүнми, сүрелми. Һәм без үзебезнең нәкъ менә шушы олугъ, хөрмәтле, затлы нәселдән булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Чыннан да, бар нәрсәнең башлангычы - Укытучы кулында. Укытучыга да, атаклы галимгә дә, төзүчегә дә белемне Укытучы бирә. Кешелек барында бу һөнәр яшәячәк. Сүзебезне йомгаклап шуны әйтәсебез килә, әниебез Роза Мөдәрис кызы бүгенге көндә үз эшенең чын остасы, бу һөнәрдән башка тормышын күз алдына да китерә алмый Ә мин, Кәримова Лилия Мулланур кызы, һичшиксез, әнием кебек тырыш Укытучы - армый-талмый балаларга белем һәм тәрбия бирүче мөгаллим булачакмын. Үзебезнең династия эшен дәвам итәчәкмен.































9

Абдуллиннар гаиләсе



Проектная работа Укытучылар династиясеПроектная работа Укытучылар династиясе





Абдуллин Халик бабам Хөсниямал әбием



Проектная работа Укытучылар династиясеТөпчек уллары Сәйлүн





10

Проектная работа Укытучылар династиясеПроектная работа Укытучылар династиясе

Гыйләҗев Әхәт ( Мәдинә апаның әтисе)

Гыйләҗева Әминә (Мәдинә

апаның әнисе)





Проектная работа Укытучылар династиясе

Мәдинә апа үзе





Проектная работа Укытучылар династиясе





Абдуллин Сәйлүн һәм Мәдинә







Проектная работа Укытучылар династиясе









Абдуллиннар гаиләсе ( Сәйлүн абый, Мәдинә апа, уллары Данис)

Сәйлүн абыйның бертуганнарының балалары







Проектная работа Укытучылар династиясеПроектная работа Укытучылар династиясе



Зилә Ринатовна кызы Айназ белән Әнием - Роза Мөдәрис кызы







Проектная работа Укытучылар династиясе

Гүзәл Шәйхетдин кызы гаиләсе белән





Проектная работа Укытучылар династиясе



Альберт һәм Сәхибә Исламовлар

Проектная работа Укытучылар династиясеПроектная работа Укытучылар династиясе



Гөлсинә Рәкит кызы Вәлиева Мөгаллимә апа







































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал