7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие на тему Последний звонок

Внеклассное мероприятие на тему Последний звонок

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ Белем бәйрәме.

Күңелле музыка яңгырый. Җырлый - җырлый Нәзилә керә. "Бәйрәм бүген"

Алинә керә.- Исәнме, Нәзилә. Син бүген шундый матур, үзең бик шат күренәсең.

Нәзилә. - Ничек инде шатланмыйсың? Сентябрь җитте бит. Укулар башлана.

Алинә. - Иии, Нәзилә , әле бит ял итеп тә туймадык. Йоклап та, уйнап та туймадым әле мин.

Нәзилә. Әнием әйтмешли, пенсиягә чыккач йокларсың, ә хәзер укырга, укырга һәм укырга.

Алинә. Карале Нәзилә, син сәяхәт турында берәр яңалык ишетмәдеңме?

Нәзилә.- Ююююк. Әнә Гүзәл килә, ул белми калмас, сорап карыйк әле.

Гүзәл керә. - Исәнмесез кызлар,ооооо, бүген сез шундый матур!

Нәзилә йөгереп килеп, Гүзәл тирәли йөреп: - Гүзәл, син берәр яңалык ишетмәдеңме?

Гүзәл. - Нинди яңалык?

Алинә. - Ниндидер сәяхәт турында.

Гүзәл. Ишеттем, кызлар, ишеттем. Без быел мәктәбебез белән сәяхәткә чыгабыз икән. Укучылар да, укытучылар да, пешекче апалар да, җыештыручы апалар да, хәтта кайбер әти- әниләр дә сәяхәткә барачаклар икән.

Алинә. Иииии Гүзәл, әллә ниләр сөйлисең син, ничек, ни белән?

Гүзәл хыялланып: Менә, күрмисезмени нинди зур кораб!!!!!?

Нәзилә. Нинди кораб булсын , мәктәп бит бу.

Гүзәл. Белем корабы бу безнең. Зур, якты, матур.

Алинә. Алайса,без шушы кораб белән сәяхәт итәчәкбез инде. Ой, нинди күңелле булачак.

Нәзилә. Менә мин бер бик матур җыр ишеттем, тыңлап карыйк әле, бәлки биеп тә алырбыз.

Кызлар бии.Моряк биюе.

Гүзәл. Кызлар, карап карап тордым да, безнең корабка кемнәрдер җитми бит. Апа. Дөрес әйтәсең Гүзәл, 9 нчы класс укучылары җитми бит безнең . Алар бит безнең корабта быел соңгы елларын сәяхәт итәләр. Әйдә, аларны чакырыйк!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал