7


  • Учителю
  • Класс сәгате Сәламәтлек кагыйдәләре (5-8 класс)

Класс сәгате Сәламәтлек кагыйдәләре (5-8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Тема: Сәламәтлек кагыйдәләре

Максат:

Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату, олыларның, әти-әниләренең киңәшләренә колак салырга өндәү.

Җиһазлау: презентация

Дәрес барышы.



I Оештыру өлеше



I I Төп өлеш

Исәнмесез, укучылар. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек - иң зур байлык" диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.

1 нче слайд: "Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең. Р.Фәхреддин.

2. Актуальләштерү. Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген нинди темага сөйләшербез?

2 слайд сәламәтлек кагыйдәләре

- Әйе, без бүген сезнең белән бүген саулыкның иң зур, иң кирәкле нәрсә икәнлеге, аның байлык булуы турында сөйләшәчәкбез. 3 слайд Максатыбыз - сәламәтлек- кешегә табигать биргән иң зур байлык икәнлеген исбатлау. Сәламәт тормыш рәвеше - кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү ул.

Ничек уйлыйсыз, сәламәт булу өчен нинди төп кагыйдәләрне белергә кирәк соң? Әйдәгез, бергәләп санап чыгыйк әле. 4 слайд

  1. Спорт белән шөгыльләнү. 5-6 слайд

Сорау: безнең сыйныф өчен бу кагыйдә үтәләме соң?

Укучы җавабы:



  1. Көндәлек режимны дөрес үтәү. 7 слайд

Сорау: без кайдан белә алабыз, иптәшләребезнең көндәлек режимнарын үтәлүен?

Укучы җавабы:



  1. Гигиена кагыйдәләрен үтәү 8 слайд

Сорау: син ничек уйлыйсың, сезнең сыйныф укучы егет-кызлары бу кагыйдәне үтиләрме?

Укучы җавабы:

  1. Дөрес итеп киенү. 9 слайд

Сорау: укучының сәламәтлегенә зыян китерә торган киемнәр бармы?

Укучы җавабы:

  1. Начар гадәтләрне булдырмау. "Юк" дия белү. 10 слайд

Менә бу начар гадәтләр турында безнең сыйныф өчен бер ят түгел. Берничә мәртәбә инде гимназия күләмендә тәмәке тартучы укучыларны ачыклый башлагач сыйныф егетләре сорау алуда булса да катнаштылар. Бу инде сәбәпсездер дип уйламыйм. Җил исми генә яфрак селкенмәгәнен сез беләсез. Ләкин бу начар гадәтләр турында әти-әниләре һәм егетләр белән булдырмау өстендә даими сөйләшүләр алып барыла. Сез һәр начар гадәткә "Юк" дия белергә тиеш.



11-14 слайд

6. Кәрәзле телефонда һәм интернет челтәрен чамадан тыш куллану да безнең сәламәтлеккә зыян салучы факторларның бересе.

Интернет челтәрендә һәм компьютерда утыру вакыты бергә - 1,5 - 2 сәгатьтән артмаска тиеш

Швед галиме, нейрохирург Лейф Селфорд 2003 елның җәендә күселәр белән тәҗрибә үткәрә. 50 көн буена телефон дулкыннары астында торган күселәрнең микроскоп аша баш миен тикшереп торалар һәм баш миенең, сосудларның җәрәхәтләнгән урыннары артыуын ачыклыйлар.

Бу кешеләр белән дә шул хәл кабатлана дигән сүз. Алар безенең баш миенә, аң үсешенә зыян салучы чараларның берсе булып тора.

Бу хәтер начараю, еш баш авыртуга, игътибар кимү, кызып китү, йокы бозылу, аң һәм танып белү эшчәнлекләре кимү, баш мие зарарлану (опухоль), йөрәк, кан тамырлары авыруына китереп чыгара.



Гимназиядә телефонны дәресләрдә тыючы положение эшләненде. Бу әлбәттә укуга һәм сәламәтлеккә зыян китермәс өчен эшләнгән чара. Бу положение белән тирәнтерәк танышып, кул кую чарасын да күргәнсездер дип беләм.



15 слайд

7. Дөрес туклану, әлбәттә инде ул безенең сәламәтлекнең иң төп кагыйдәләренең берсе. Көндәлек рижимга, гигиена кагыйдәләренә караган, бу кагыйдә турында бераз гына киңәйтеп карап үтәсе килә. Һәрберегез өйдә иртәнге чәйне, мәктәптә ашханәдә ашауны, өйгә кайткач әни пешергән ризыкларны тиешенчә нормага китереп ашауны беркемдә шикләнми. Аллага шөкер, барыбызда тулы, җитеш гаиләдә үсәбез. Әти-әниләрегез сезне үстерер, кеше итәр өчен барлык тырышлыкларын куялар. Ашау саен витаминлы ризыклар белән тукландыралар. Ел дәвамында гимназия ашханәсендә үзегез көч куеп үстергән кишер, чөгендер, кәбестә салатлары ашап үзегезгә витаминнар җыясыз. Үзегезчә дөрес тукланам дип укып йөрисез. Ләкин игътибар итик әле шушы (16 слайд) слайдка, нәрсә күрәбез. Ни кызганыч чүп чиләге. Аның сәламәтлеккә нинди зыяны бар соң?

Әйе, анда чүп чиләгендә сезенең математика яки рус теленнән чыгара алмый чишкән күнегү яки мисал черновиклары түгел, үзегез сатып алган кириешка, чипсы, шоколады, ролтон токмач һ.б. шул. Алар составында төрле, хәтта без аңламый торган консервантлар... аларның исе, тәме... ашага саен ашыйсы килә торган. Шул ризыкларны сатып алыр өчен кыска вакыт эчендә хәлең беткәнче кибетләргә йөгерү дисеңме... әлбәттә йөгерү файдалы. Ә менә син алып килгән ризык белән без организмны сөендерәбезме соң? Бу сорау бик шикле, хәтта уйларга куркыныч сорау. Андагы консервантлар, буялар, стабилизаторлар, эмульгаторлар, тәм көчен исен арттыручылар һ.б. турында укый китсәң чәчләрең үрә торырлык. Ягез, әле кайсыгызның алган продуктның составы яки чыгу срогы белән кызыксынганы бар соң. Ни өчен состав белән аның чыгу срогын бергә карыйбыз соң? Ризыкның саклану срогы никадәр озын, ул шуның кадәр организм өчен куркыныч. Чөнки озак саклау өчен барлык консервантлар салына.

17 слайд

Азык промышленностендә консервантларның роле

Пищевые добавки (алар берничә йөз дистә)- бу гади, очсыз ризыкка төс һәм тәм бирүче, озак вакыт саклансын өчен салына торган добавкалар. Дөньякүләм халык оешмасы системасы азык добавкаларын төркемли. Группаның төре Е хәрефеннән соң сан билгели.

18 слайд

Е100-182 буяулар. Ризыкның төсен көчәйтә

Е200-299 консервантлар. Саклану вакытын озайталар

Е300-399 антиокислителләр. Әчү процессын акрынайталар

Е400-499 стабилизатор. Ризыкның консистенциясен саклый.

Е500-599 эмульгатор. Ризыкта катнашмый торган продуктларны (су һәм май) бер масса итеп тота

Е600-699 ризыктагы тәмне һәм исне көчәйтә

Е900-999

Консервантлар ризыктагы бактерияләрне үтерәләр һәм шулай саклану срогы озайтыла. Бу ризыкны кулланганда кеше үлми, ләкин консервантлар өлешләп ашказанына һәм бавырларны боза башлыйлар. Консервантларны 2 төркемгә: табигый (тоз, шикәр, лимон кислотасы, уксус) һәм синтетикка бүләләр.

Сез нинди генә ризык куллансагызда, агу ашыйсыз.

Чөнки безнең көндәлек тукланган ризыкларың барысы да диярлек консервантлар белән шыплап тулган.

Әйтик , кибет киштәләрен төрле ит ризыклары тезелеп киткән. Ник алар шундый матур, алсу төсләрен озак саклыйлар дип беләсез? Чөнки эчләрендә Е-211 натрий бензоаты бар. Консервант буларак, ул ризыкны шәп саклый, ә менә безнең бавырыбыз өчен көчле агу. Бигрәк тә С витамины белән кушылганда организм өчен куркыныч бензол матдәсе хасил итә.

Е 211 концентратын барлык ит ярымфабрикатларына,газлы эчемлекләргә, һәм башка татлы ризыларга кушалар. Кеше организмына начар тәэсир итәләр. Аларның кайберләре витаминнарны үтерү дәрәҗәсенә китерәләр:

м-н: Е200 (сорбиновая кислота)

Күпчелек консервантлар В12 - витаминын Е220 (диоксид серы)

В1 витаминын тарката. Ә сез, кызлар беләсез, м-н: кеше организмына В1 витамины җитмәсә, аның ашкайнату, кан әйләнеше һәм нерв системасы эшчәнлегенә зыян килә. Тиз аручанлык, күңел болгану, аяк мускуллары көзән җыеру, мускуллар көчсезлеге була. Күпчелек консервантлар аллергия чыгарырга, астма приступлары, баш авырту, күңел болгану китереп чыгарырга мөмкин.

Аеруча куркыныч группа консервантлар булып нитрат һәм нитрит ( Е250 нитрит натрия, Е251 нитрат натрия, Е252 нитрат калия) булып тора. Нитрат һәм нитрит колбаса ризыкларының төсен, тәмен саклый. Нитракушылмалар каптит ителгән балыкта, шпротта, консервланган балыкта күп. Каты сырларга кушалар. Алар организмга кереп, башка яңа кушылмалар барлыкка китерәләр һәм организмның инфикцион авыруларга каршы торучанлыгын киметәләр, һәм онкологик авырулар китереп чыгаралар. Е211 консерванты бавырны тарката, нерв системасы эшчәнлеген боза, ризык белән кергән С витамины белән кушылса рак авыруы чыгара. Консервантлар антиобиотиклар белән тугандаш. Шулай булгач сез гел антиобиотик ашыйсыз дигән сүз. Ә авырый башлагач, укол яки дару кулланган вакытта бернинди файдасы тими дип йөрисез.

Алайса нәрсә ашарга соң?

Җиләк-җимеш, яшелчә дигән җавапны көтәсездер. Юк, ашыкмагыз. Башта ни өчен кибет киштәләрендә яткан әфлисун-мандарин, алма-хөрмәләрнең бик матур булуын, юып табынга куйгач 2-3 сәг. кыяфәте югалуын уйлап карагыз. Баксаң, матур килеш саклансын өчен аларны да Е230 дефинил пары белән эшкәртәләр. Бу иссез, төссез. Бер тәмгә дә ия булмаган матдә юылмаган алма белән организмга үтеп керә, бер зыян да салмаган кебек тоела. Әмма, чынлыкта, ул безнең бавырыбыз өчен куркыныч агу. Гомумән, барлык Е төркеме консервантлары агулы. Ә без аларны көн дә кулланабыз. Ярый әле, бавыр авытруны тоймый. Югыйсә , бу чаклы агу ашап, без гел урын өстендә ятар идек.

19 слайд

Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә азык промышленностендә Е 121, 123,240,216,217 добавкаларын куллану тыелганнар рәтендә тора

20 слайд

200 якын добавкалар төрен Россиядә куллану рөхсәт ителми

21 слайд

Анкетага игътибар белән карыйк әле, алдагы кәгазьгә тиз генә җавапларын язып барасыз.

  1. Нинди сагыз төрен күбрәк кулланасыз?

  2. Көнгә ничә мендәрчек чәйнисез?

  3. Нинди газлы суны үз итәсез?

  4. Ул газлы, татлы эчемлекне атнага ничә мәртәбә сатып алып эчәсез?

  5. Кириешка, чипсы, шоколад, йогуртны үзегезнең менюга еш кертәсезме?

  6. Тиз әзерләнә торган токмачны яратасызмы?

  7. Азык добавкалары турында әти-әниләрегезнең сезгә сөйләгәне булдымы?

22 слайд

Сораштырулардан соң 75% яшьүсмер көнгә 5 мендәрчектән артык сагыз куллана.

23 слайд

Пепси, кола кебек эчемлекләрне куллану

24 слайд

Ролтон токмачын куллану

25 слайд

Шоколадлар турында

26 слайд

Киңәшләр

  1. Ризыкны төрелгән кәгазь яки упаковканы игътибар белән укы.

  2. Ризыкларны саклау срогы озак вакытка куелганнарын алмаска

  3. Ачык төскә буялган ризыклар сатып алмаска

  4. Йогуртларның җиләк-җимешлеләрен алмаска.

  5. Үзегезнең менюга күп консервантлы ризыкларны кертмәгез.

  6. Күбрәк экологик чиста ризыклар кулланыгыз

  7. Барлык җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне яхшылап юып ашагыз.

27 слайд

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Бүгенге өйрәнгән кагыйдәләрне үтәсәгез, аракы, тәмәке, наркотик кебек зарарлы нәрсәләр белән мавыкмасагыз - авырмыйча озын гомер кичерерсез.



Өйгә эш "Нәселегездәге озын гомерле туганнарыгызны барлагыз. Нилектән алар озак яшәгән?



Минем бүгенге сыйныф сәгатен кыска гына гыйбрәтле хикәя белән тәмамлыйсым килә.



"Элек заманда бик зирәк карт яшәгән. Аның һәркемгә, һәр соравына җавабы әзер булган. Укучысы әлеге акыл иясенә ул җавап бирә алмый торган бик авыр сорау бирергә уйлаган. Болыннан күбәләк тотып кайтканда, аны учына салып, галим янына килгән. . "Минем кулымдагы күбәләк үлеме әллә исәнме?" дип сораган. Үзе уйлый икән: әгәр күбәләкне тере дисә учымны кысармын да, ул үләр, әгәр үле дисә учымны ачып күбәләкне очыртып җибәрермен.

Акыл иясе укучысының күзләренә карап: " Бар да үз кулыңда, шәкертем," - дигән.

Димәк... сәламәтлегебез үзебезнең кулларда. Сәламәт һәм матур яшәгез.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал