7


  • Учителю
  • Илһам Шакировка багышланган кичә

Илһам Шакировка багышланган кичә

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Илһам ага җырларыннан - илһамланып...

(Залга интерактив такта, И.Шакиров портреты эленә. И.Шакиров язмасында «Татарстан - минем республикам» (Н.Дәүли шигыре, С.Садыйкова көе) җыры яңгырый. Бәйрәмчә киенгән 4в сыйныф укучылары чыга.)

1 нче укучы

Таң атканда авыл урамыннан

Җырлап кайта егет солтаны.

Күп егетләр арасыннан халкым

Танып алды үзенең Илһамын.

2 нче укучы.

«Әллүки»ләр, «Зиләйлүк»ләр кайта

Сихәт алып синең җырлардан!

Җырлый-җырлый кайта Кол-Галиләр,

Болгар калка шаңлы чорлардан.

Идел сыман иркен халкым рухы

Керә җанга синең җырыңнан.

3 нче укучы.

Күктән иңгән изге фәрештә син,

Тургае син газиз халкымның.

Җырга гашыйк мең-мең йөрәкләрнең

Сүндермисең утын-ялкынын.

4 нче укучы.

Син - безнең иҗат рухыбыз,

Син - безнең илһамыбыз.

Җыр илендә, моң илендә

Патшабыз һәм ханыбыз!

Алып баручы.

- Хәерле көн, исәнмесез, кадерле әти-әниләр, укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар. Бүгенге кичәбез Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, җөмһүриятебезнең Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам ага Шакировка багышлана. Ходай биргән сәләтен ул, тамчысына кадәр халыкка биреп, ләззәтле алкышларга коенган һәм иҗат эшенең газаплы да, татлы да мизгелләрен аз кичермәгәндер. Ул - кичәге, бүгенге, киләчәкле Илһам!

- Әйе, һәр кеше үз милләтенең шундый олы шәхесләрен белергә, алар белән горурланып яшәргә тиеш. Без дә бүгенге кичәбездә Илһам Шакировның тормыш юлы, ул башкарган җырларны тагын бер тапкыр искә төшереп китәрбез. Бүгенге бәйрәмебез ярыш формасында узачак. Илһам ага турында белемнәрен сынарга 10 нчы һәм 31 нче мәктәпнең иң уңган, иң җитез, иң оста 6 сыйныф укучылары килгән. Алар сезнең каршыда. Укучыларның белемен, уңганлыгын жюри әгъзалары бәяләп барачак, менә алар: (жюри белән таныштыру)

Командаларыбыз белән танышыр вакыт та килеп җитте, барыгызга да уңышлар теләп, башлыйбыз. Сүзне 31 нче мәктәп командасына бирәбез, рәхим итегез. (таныштыралар)

Рәхим итеп, 10 нчы мәктәп укучыларын тыңлыйбыз.

- Ике командага да бик зур рәхмәт, ә хәзер игътибар белән беренче биремгә күчик.

1 бирем. Илһам Шакировның тормыш юлы буенча тест эшләү.

Илһам Шакировның тормыш юлы буенча тест

1 нче вариант

1. Илһам Шакиров ничәнче елда дөньяга килгән?

А) 1940

ә) 1935

б) 1938

2. Ул кайсы авылда туган?

А) Яңа Бүләк

ә) Иске Кирмән

б) Яңа Ибрай

3. 1954нче елда, мәктәпне тәмамлагач, кая укырга керә?

А) Чаллы дәүләт институтына

ә) Казан дәүләт университетына

б) Казан музыка училищесына

4. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып ничәнче елда эшли башлый?

А) 1960

ә) 1965

б) 1957

5. Ничәнче елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була?

А) 1978

ә) 1970

б) 1965

6. Ничәнче елда И.Шакиров Мәскәүдә Бөтенроссия «Алтын Апполон» премиясе белән бүләкләнә.

А) 2000

ә) 2010

б) 1995

Командалар әзерләнгән арада 8 сыйныф укучысы башкаруында Илһам Шакиров репертуарыннан «Бер алманы бишкә бүләек» җырын тыңлыйк, каршы алыгыз.

Бик зур рәхмәт, ә хәзер командаларның эшләрен тикшерик (слайдларда дөрес җаваплар бирелә, эшләр жюри әгъзаларына тапшырыла).

2 бирем. Илһам Шакиров репертурыннан "Ай былбылым" җырның сүзләре төшеп калдырып бирелгән, командалар тутырып язарга тиеш ( укучылар әзерләнгән арада "Ай былбылым" җырының музыкасы яңгырый).

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделнең ... ;

Таң ... чут-чут килә

Сандугачлар ... .



Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделдә ... ата;

Таңнар ата, өзелә ... ,

Җырлата да ... .



Ай былбылым, вай былбылым,

Кунып сайрый ... ;

Синең хакта серләремне

Сөйлим ... .

Терәк сүзләр: талларга, таң, елата, тавышы, алдыннан, сандугачларга, камышы, үзәк

А.Б. Әлеге биремне тикшерү өчен экранга карыйк, биредә дөрес җаваплар чыгып барачак. Башлап 10нчы мәктәп командасы укый, ә без тикшереп барыйк. Рәхмәт, сүзне икенче командага бирәбез. Рәхмәт, нәтиҗәне жюри чыгарып бара, соңыннан сүзне сезгә бирәчәкбез.

Илһам Шакиров ул - халык улы,

Халык моңы, халык йөрәге.

Татар халкы аны үз итте дә,

Йөрәгенә салып йөретте.

Илһам мәктәптә бик яхшы укый. Ятлаган шигырьләрне бик матур итеп сөйли. Кирәк булса, җырлап та җибәрә. Сәхнәгә беренче тапкыр сугыш чорында Чыршы бәйрәмендә чыга. Сыйныфташлары аңа: «Син җырлаганда әнкәйләр елап утырдылар», - дигәч, Илһам бик уңайсызлана, «Болай да хәсрәтле әниләрне елатканмын бит», дип кайгыра. Илһамның әтисе Гыйлметдин авылның оста куллы бердәнбер тимерчесе була. 1937 елның караңгы бер төнендә аны алып чыгып китәләр. Шул китүдән әти кеше, алты баласын ятим итеп, мәңгегә югала. Ачлык, ялангачлык гаиләнең үзәгенә үтә. Кычыткан, алабута ашап, үзләре үргән чабаталарын күрше авылга алып барып, бәрәңгегә алмаштырып, курка-курка коелган башак җыеп, очын-очка ялгап яши алар. Нуриәсма апа балаларын аякка бастыру өчен бөтен көчен, сәламәтлеген кызганмый. Илһам ага җырлау сәләте дә әнисе ягыннан икән. Нуриәсма апаның тавышы шулкадәр моңлы, матур булган. Барлык сынауларны узарга җыр ярдәм иткән аларга.

3 бирем. Алдагы биремебез , Илһам агабыз һәм бүгенге кичәдә утыручы һәр кеше өчен иң кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган. Сезгә әниләргә багышланган татар халык мәкальләренең башы бирелә, сез дәвам итәргә тиеш буласыз. (слайдларда мәкальнең башы язылган, укучылар җавап биргәч, икенче өлеше ачыла)

* Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.

* Анаң хәерче булса да аңардан китмә.

* Ана - шәфкать диңгезе.

* Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.

* Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

* Анасыз корт ил булмас.

* Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.

* Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.

* Әни суккан авыртмый.

* Әнкәм йорты алтын бишек.

* Йорт анасы белән корт анасы бер.

* Мең тәңкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

* Өйнең яме ана белән.

* Туган ана бер, туган Ватан бер.

* Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.

* Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.





А.Б. Рәхмәт, бу турда да командалар тагын бер кат белемле булуларын расладылар.

Татар сәхнәсендә бүгенге көндә Илһам Шакиров кебек талантлы артистлар бик күп. Алар барысы да аның укучылары. Хәзер сез аларны күреп танырга тиеш буласыз. Экранда башта беренче команда өчен, аннары икенче команда өчен 3 фото сурәт чыгачак, сез әлеге артистларның исемнәрен әйтергә тиеш булачаксыз. Әгәр команда дөрес җавап бирмәсә, яисә бөтенләй җавап булмаса, икенче команда да әйтеп, үзләренә очко җыя алачак.

Беренче команда өчен биремне карыйк.(слайд)

Икенче команда үз биремнәрен карый һәм җавап бирә. (слайд)

А.Б. Бик зур рәхмәт, бәйгебезгә нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә, рәхим итегез. (жюри нәтиҗә ясый, командалар бүләкләнә)

Борынгы да үзе..... Киләчәк тә...

Тоям шул чишмәнең кипмәсен.

Һәр кешенең йөрәгенә һәр көн

Илһам килсен, Илһам китмәсен!

Алар безнең, яңа бу заманның

Иң алдынгы сәнгать батыры!

Шигърияттә - Тукай, музыкада - Сәйдәш,

Сәхнәләрдә - Илһам Шакиров.

(Залда утыручы барлык кунаклар белән бергәләп, «Туган тел» җыры башкарыла. )













































































Түбән Кама шәһәре "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 31 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесе









































Илһам ага җырларыннан - илһамланып...

(класстан тыш чара)

































Эшне башкардылар: Хатыйпова Алсу Рафаэль кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Усманова Рузилә Рәшит кызы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы





Түбән Кама, 2016















































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал