7


  • Учителю
  • Сөмбеләне кем белә? 7-8 сыйныфка

Сөмбеләне кем белә? 7-8 сыйныфка

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

































"Сөмбеләне кем белә?"

(көзге уңыш бәйрәме 7-8 сыйныфларга)









































































































1 а.б. Бервакыт авыл халкы иген ташый

Менә шунда керә инде көзнең башы.

Көн кыскара, яфраклар да саргаялар

Ераклаша безнең өстән җир кояшы.





Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.





Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә көзләр килә,

Көзге муллык кыла тантана.





2 а.б. Алтын көз! Болай әйткәндә без табигатьтәге тышкы буяу бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең матурлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге барыннан да бигрәк көзге муллык, игенчелек белән билгеләнә. Имештер, бер авыл картыннан:

-Синеңчә көз яхшымы, яз яхшымы- дип сораганнар икән. Ул, һич тә икеләнмичә:

Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы!-дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылы алтын көздә килә инде халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме-Сөмбелә. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителә. Сөмбелә башак дигән сүз ул.Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә бетәргә якынлаша. Уңыш кибәннәргә куелып, амбар-келәтләргә тутырылып беткәч бәйрәм килә.Ул көнгә алдан мул итеп сый-ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә кереп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле алтын сары толымлы кыз булган. Кызлар аңа алтын башаклардан Сөмбелә толымы үреп кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән биек тәхеткә утыртканнар.









1 а.б. Хәерле көн, якын дуслар,

Котлы булсын уңыш бәйрәме!

Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,

Бизәп торсын көлтә бәйләме!

Хәзер сәхнәгә Сөмбеләләрне чакырабыз. Рәхим итегез.Үзегез белән таныштыру өчен сүзне сезгә бирәбез хөрмәтле Сөмбеләләр.(Сөмбеләләр чыгышы)







2 а.б.Картларга да җыр кирәк

Яшьләргә дә җыр кирәк

Беркем йоклап китмәсен

Уйна, гармун, җыр кирәк!



Сәхнәгә 7а сыныфы болельщигы ______________________чакырыбыз. Рәхим ит ____________





2 а.б. Һәркайда да муллык, туклык,

Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

"Кара көз" дип сиңа беркем әйтмәс,

Кочагыңда муллык, байлыклар.



Алдагы бәйге: "Көзге тылсым" үзләренең иҗатларын тәкъдим итү өчен сүзне 7 нче сыйныфлар сезгә бирәбез. Рәхим итегез.



2 а.б. Матурлыкны тоеп була,

Матурлыкны күреп була,

Икенче бәйгебез "Көзге пейзаж" тәкъдим итү өчен 8 нче сыйныфлар сүзне сезгә бирәбез. Рәхим итегез.



1 а.б. Дуслар, бу яфраклар гади генә яфраклар түгел. Аларның һәрберсенең артына табышмакның яртысы язылган сезгә аның яртысын табарга кирәк.





Авыр эш калач ашата.

Агач - җимеше белән, кеше - эше белән.

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Ике уйла, бер эшлә.

Калган эшкә кар ява.

Карама кешенең сүзенә, кара эшенә.

Кем эшләми, шул ашамый.

Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта.

Плансыз эш - тозсыз аш.

Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр.

Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт.

Хезмәт төбе - хәзинә.

Хезмәте каты - җимеше татлы.

Яратмаган эш авыр була.

Эш сөйгән үкенмәс.

Хезмәт төбе- хәзинә.

Агач- җимеше белән , адәм - эше белән.

Эшләгән үлмәс , эшләмәгән көн күрмәс.

Хөрмәт сөйсәң , хезмәт сөй.

Кем эшләми , шул ашамый.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Һөнәре бар үргә йөзәр.

Күңел курка, кул эшли.

Ялкауга йомыш кушсаң, ул сиңа акыл бирә.

Агачны яфрак бизәсә , кешене хезмәт бизи.

Эшлекленең авызы ашка тисә, эшлексезнең авызы ташка тияр.

Эшлекле таш күтәрә , эшлексез көн үткәрә.

Эш беткәч , уйнарга ярый.

Җир - уңышның әнкәсе, хезмәт - аның әткәсе.

Эшсезләргә аш юк , белемсезгә эш юк.

Тирләп эшләсәң , тәмләп ашарсың.

Калган эшкә кар ява..

Бергә ашаган аш - тәмлерәк , бергә башкарган эш- ямьлерәк.

Эшләгән ашый , эшләмәгән башын кашый.

Башланган эш-беткән эш.

Эшлгәнем кешегә, өйрәнгәнем үземә





2 а.б.Хәзер әйдәгез җавапларны тыңлап үтик



1 а.б.Мәкальләрне күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.







2 а.б.Сәхнәгә 7б сыйныфыннан_______________________________________. Рәхим итегез



2 а.б.Бәйге кыза, бәйге дәвам итә (Сөмбеләләргә)

Тагын көч сынашу сезне көтә.

Алдагы конкурсыбыз Буталган сүзләрне дөрес итеп язу.

Биреме;



Сунаг -

Каряф -

Рәңгебә -

Реднегчө -

Рыңяг -

Чага-

Суба -

Гени -

Әтсебәк -

Әлебмөс -

Байнком -

Зиягиман-

Мәрбәй-

фынсый



Сәхнәгә 8а сыныфыннан____________ чакырабыз. Рәхим ит. Алар башкаруында _____________________________



Сәхнәгә 8а сыйныфы ________________________





2 а.б. Алдагы бәйгебез Сорау - җавап. Сөмбеләләр сәхнәгә рәхим итегез.



1) Икәү киткәннәр 5 гөмбә тапканнар, 4 китсәләр ничә гөмбә табарлар? (5)

2) Кошларны куркытмыйча ничек ботакны кисеп алырга? (кошлар очып киткәч)

3) 2 көн рәттән яңгыр ява аламы? (юк, төн бар)

4) Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)

5) Көннәр арта, ул кими. (стена календаре)

6) Сукыр булып керерсең, күзле булып чыгарсың, (мәктәп)

7) Кем елга 4 тапкыр гына киемен алыштыра? (җир)

8) Бер гаиләдә ике ата, ике ул бар. Барлыгы ничә кеше? (3)

9) Кайсы сүз артык: тизлек, вакыт, юл, мәйдан, метр, секунд? (мәйдан)

10) Нинди ай иң кыскасы? (май)

11) Көннәрнең исемнәрен әйтмичә 5 көнне рәттән санарга, (өченчекөн, кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә)

. 12) Кеше караңгы бүлмәгә керә. Анда керосин лампасы һәм шәм тора. Кеше башта нәрсә кабызган? (шырпы)

13) Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?(йоклый)

  1. Иң җиңелне капка аркылы ыргытып булмый. Нәрсәне?(йонны)

  2. Нинди ут яндырмый?(рәсемдәге)

  3. Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмый? (тып-тын вакытта.)

  4. Урта урамнан берәү барган. Кибеткә кереп, бер эшләпә сатып алган. Нигә сатып алган?(бушка бирмәгәнгә)

  5. Урманга нәрсә белән баралар? (юл белән)

  6. Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?(туктаган сәгать)





Сәхнәгә 8б сыныфыннан____________ чакырабыз. Рәхим ит. Алар башкаруында _____________________________

Бер уен кирәк_______________________

Сәхнәгә 8в сыныфыннан____________ чакырабыз. Рәхим ит. Алар башкаруында _____________________________



2 а.б. Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен Җир шары,

Елмаеп уянсын оныклар.



1 а.б.Игеннәр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә ачлыкны күрмәсен.



2 а.б.Кешенең күңеле һәрвакыт

Изгелек турында уйласын

Зәп - зәңгәр күкләрдә ялтырап,

Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.



1 а.б Сүрелмәсен безнең күңелләрдә

Язлар бүләк иткән матур хисләр.

Табыннарга муллык, җанга сихәт

Алып килсен безгә алтын көзләр.



Бүгенге бәйгегә нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал