7


  • Учителю
  • Первое родительское собрание в 5 классе

Первое родительское собрание в 5 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әйдәгез, танышыйк!

Мөслим гимназиясенең 5а классында беренче ата-аналар җыелышы.

</<font face="Times New Roman, serif">Сыйныф җитәкчесе: Тимергалиева Эльмира Васил кызы





  1. Уен-күнегү "Дуслык җепләре".

Ата-аналар балалар белән аралашып түгәрәккә басалар. Укытучы кәтүкне янында торган балага бирә, ә җепнең очын үз бармагына беруратып ала. Бала да нәкъ шул хәрәкәтне эшли, иптәшенә ягымлы сүз яки җөмлә әйтә. Шулай итеп, түгәрәккә баскан һәр кеше эстафетаны тапшыра. "Дуслык җепләре"сузыла.

2. Уен-күнегү. Охшашлык буенча төркемнәргә бүленү.

-Сентябрь аенда туганнар;

-шау-шу яратучылар;

-өйдә әдәби китаплары күп булган гаиләләр;

-су керергә яратучылар;

-шахмат уенын яратучылар;

-кышны яратучылар;

-песи яратучылар;

-"Ак барс" болельщиклары;

-баллы яратучылар;

-туганлык җепләре белән бәйләнгәннәр;

-"Вконтакте" утыручылар һ.б.

3. Уен-күнегү. Дустым турында сөйлим.

Бер укучы иптәше турында сөйли, башкалар кем турында сүз барганын ачыкларга тиеш. Ул бала уртага чыга, әти-әнисе балага теләкләрен әйтә, укытучылар өсти. Уен шулай дәвам итә.





4. Фикер алышу. ХХI гасырда укучы булу җиңелме?

-Ата-ана күзлегеннән караганда;

-Укучы күзлегеннән караганда;

-Фән ияләре күзлегеннән караганда.

Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе:

Без һәрберебез кайчандыр бала идек. Әле кайчан гына үзебез дә бишенче сыйныфта укып йөри идек. Вакыт бик тиз үтә - хәзер инде балаларыбыз бишенче сыйныфта... Өйдә командирлар күп, ә буйсынучы берәү генә: ул - бала. Иртән үк башлыйбыз: будильник шалтырады - тор, юын, урыныңны җыештыр, киен, аша, дәрес хәзерлә, иртәрәк итеп ят, һ.б. Әйбер ялгыш төшеп ватылса - син җебегән! Әти ватса - к счастью! Гаделсезлек! Үзебезнең бала чакны оныттыкмы? Үзебез әйбер ватмадыкмы? Дәрескә йоклап калмадыкмы? "5" урынына "2" алмадыкмы? Үсеп җиттек тә, әти-әни булдык та оныттыкмы әллә? Балаларыбызга нинди таләпләр куябыз? Урынлы таләпләрме? Балаларыбыз бездән читләшмәсләрме? Гомумән, бүгенге заманда укучы булу җиңелме? Әйдәгез, хөрмәтле, әти-әниләр, шул сорауларга җавап эзлэп карыйк.





5. Гаилә тәрбиясе законнары.

Сөйләгәннәрдән чыгып, ата-аналарга гаилә тәрбиясе законнары төзергә тәкъдим ителә. Төркемнәргә утырып, ата-аналар үз вариантларын тәкъдим итәләр. Сингапур структураларын кулланып, төркемдә эшне оештырыга мөмкин.

Якынча вариант.

-Гаиләдә әти белән әнинең таләпләре бер үк төрле булырга тиеш!

-Гаилә членнары арасында үзара тигез мөнәсәбәтләр, хөрмәт, ышаныч булырга тиеш!

-Балага карата мактау сүзләрен ешрак әйтергә!

-Матди һәм мораль яктан гаиләнең һәр кешесе тигез булырга тиеш!

Гаиләдә балаларга хезмәт тәрбиясе бирелергә тиеш!

-Һәр гаиләнең үз традицияләре булырга тиеш!

6. Релакс-күнегү. Йөрәгем җылысын сиңа бүләк итәм, кадерлем!

Балалар да, әти-әниләр дә үз кулларын кәгазь битенә төшерәләр. Балалар, яратуларын белдереп, ата-аналарына ягымлы сүзләр язалар, ә әти-әниләр балаларына матур теләкләрен язалар. Бер-берсенә тапшыралар.





7. Укытучының йомгаклау сүзе. Мәхәббәт, Байлык һәм Бәхет турында кыйсса.

Бер хатын урамда кояш астында эсселектән элсерәп утырган өч картны күрә һәм чәй эчәргә керергә өйләренә чакыра. Ире өйдә булмагач, картлар чәй эчәргә керүдән баш тарталар. Кич белән ире кайткач, хатын бу картлар турында исенә төшерә, вакыйганы иренә сөйли. Ире картларны чакырып кертергә куша. Хатын чакыргач, картлар: "Без өчебез дә керә алмыйбыз, Безнең беребез - Байлык, икенчебез - Бәхет, өченчебез Мәхәббәт исемле. Беребезне генә чакыра аласыз,"- дип җавап бирәләр. Хатын кабат өйгә керә, ире белән киңәшә. Ире: "Сайлап алырга мөмкин булгач, әйдә Байлык бабайны чакырыйк, йортыбыз байлык белән тулыр!"-ди. Хатыны: "Кадерлем, әйдә, Бәхет бабайны чакырыйк!"-ди. Почмакта уенчыклары белән уйнап утырган бала, әти-әнисенең сүзләрен ишетеп: "Ә нигә без Мәхәббәтне чакырмыйбыз?"- дип сорап куя. Ата-ана баланың сүзләренә колак салалар, йортка Мәхәббәтне чакырырга булалар. Хатын картлар янына чыга, үзләренең Мәхәббәтне кунак итәргә булулары турында әйтә. Мәхәббәт бабай йортка таба атлый, аның артыннан Бәхет һә Байлык атлыйлар. Аптырашта калган хатын сорый: "Мин Мәхәббәтне генә чакырдым, сез барыгыз да кузгалдыгыз?"-ди. Картлар җавап бирә: "Мәхәббәт булган җирдә Байлык та, Бәхет тә була, алар һәрвакыт бер-берсеннән калмый ияреп йөриләр!"

Гаиләләрегездә Мәхәббәт, Бәхет, Байлык булсын! Балаларыгызның уңышлары , шатлыклары белән яшәргә, сәламәт булырга язсын!











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал