7


  • Учителю
  • Открытое мероприятие по литературному чтению на тему 'Әниләр көне'

Открытое мероприятие по литературному чтению на тему 'Әниләр көне'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: Әниләр көне.Максат: 1.Татар шагыйрьләренең һәм композиторларының әниләргә багышланган әсәрләре белән таныштыру.2. Бәйләнешле сөйләм телен, сәнгатьле сөйләмне үстерү.3. Буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калу, әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.Җиһазлау: С. Әхмәтов “
предварительный просмотр материала

Тема: Әниләр көне.

Максат: 1.Татар шагыйрьләренең һәм композиторларының әниләргә багышланган әсәрләре белән таныштыру.

2. Бәйләнешле сөйләм телен, сәнгатьле сөйләмне үстерү.

3. Буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калу, әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: С. Әхмәтов "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да..."методик ярдәмлеге, төзүчесе З. Мансуров "Җырларыбыз"китабы, Е.Г. Хаджаева "Кояшлы ил" методик ярдәмлеге, "Сабантуй" (2008 ел, № 39, № 48), "Чулман энҗеләре" (2008 ел, №9, №10), бию көйләре, "Нәни йөрәккә зур бүләк", "Йолдызчык" ансамбле җырлары.


Акрын гына музыка ишетелә, алып баручы бәйрәм иртәсен мондый сүзләр белән башлап җибәрә:

-Әни! Әни! Нинди җылы, назлы сүз ул әни сүзе! Өч кенә хәрефтән торса да, эчтәлегенең мәгънәсе бик зур. Без кайгырсак кайгырып, шатлансак шатланып торучы кеше бит ул әни. Беренче атлап китүләребез, беренче сүзләребез-һәрберсе әниләрнең күңелендә мәңгегә уелып калган.

Зур үсеп, мәктәпне бетереп, төрле җирләргә таралсак та, әниләргә без бала, сабый булып калачакбыз. Бу җирдә әниләрне онытырга ярамый. Аларны кайгыртып кына торырга кирәк.Алар безне тәрбияләгән кебек, без дә аларны тәрбияләп, җылы сүзләр генә әйтеп торырга тиешбез.

Шуңа күрә дә, без бүгенге кичәбезне безнең яраткан әниләребезгә багышлыйбыз.

Хәзер әниләребезне тәбрикләп Әскарова Резеда башкаруында "Әниләр бәйрәме" җырын тыңлап үтәрбез.М.Минһаҗев көе, Бикчәнтәева сүзләре.

Алып баручы: Безнең балалар үзләренең әниләренә рәсемнәр күргәзмәсе ясаганнар икән.Хәзер аларны карап үтик.(Тактада 3нчеЭ сыйныфы укучылары яcаган рәсемнәр куелган).

Әйе, иң кадерле кешеләр- ул безнең әниләребез.

-Балалар, көннәр якты булсын өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк!

-Йокы татлы булсын өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк!

-Җил-яңгырдан саклар өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк!

-Ашлар тәмле булсын өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк!

-Дөнья ямьле булсын өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк!

-Гөлләр чәчәк атсын өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк!

-Бәхет, шатлык артсын өчен кемнәр кирәк?

-Әни кирәк! Әни кирәк!

-Иң кадерле кеше җирдә Әни, димәк!

Алып баручы:Хәзер яраткан әниләребезгә шигырьләр сөйләп үтик.

1 нче укучы: Айзилә Вәлиеваның "Әниемә" шигырен сөйли.

2нче укучы: Гөлинә Галиуллинаның "Әнием" шигырен сөйли.

3 нче укучы: Рената Нәфыйкованың "Әниемә" шигырен сөйли.

4 нче укучы: Ралинә Гайнетдинованың "Әнием" шигырен сөйли.

5 нче укучы: Лилия Нигъмәтҗанованың "Әни була бер генә" шигырен сөйли.

6 нчы укучы: Айгөл Гарифуллинаның "Әниемә" шигырен сөйли.

7 нче укучы: Гүзәл Латыйпованың "Күз яшьләре таммасын!"шигырен сөйли.

8 нче укучы: Марсель Гомәровның "Әниемә" шигырен сөйли.

9 нчы укучы: Зәкия Туфайлованың "Әни" шигырен сөйли.

10 нчы укучы: Әзһәр Габидиның "Мин әнигә булышам"шигырен сөйли.

11 нче укучы: Илүзә Мөхәммәтшинаның "Әниемә булышам" шигырен сөйли.

12 нче укучы: Рәмзия Әхмәтованың "Кадерле әниемә" шигырен сөйли.

Алып баручы: Шагыйрь Марсель Галиевның "Су буеннан әнкәй кайтып килә" шигыренә композитор Луиза Батыркаева җыр иҗат иткән. Ә хәзер барыбыз да шул җырны җырлыйбыз.

Алып баручы: Безнең яраткан әниләребез безне тәрбияләгәндә түбәндәге мәкальләрне куллана. Бер уен уйнап алыйк әле, "Мин башлыйм, сез дәвам итегез".

1.Тәмле сүз- җан азыгы.

2.Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел.

3.Татлы тел аю биетә.

4.Теле барның юлы бар.

5.Телләр белгән- илләр күргән.

6. Яхшы сүз балдан татлы.

7.Аз сөйлә, күп эшлә.

8. Калган эшкә кар ява.

9. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

10. Агач җимеше белән, кеше эше белән.

11. Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык.

12. Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.

13.Ни чәчсәң, шуны урырсың.

14. Ата- аналы -алтын канатлы.

15. Әткәй- шикәр, әнкәй-бал.

Алып баручы: Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер Әхмәдуллина Камилә башкаруында татар халык биюен карыйбыз.

Алып баручы: Без бүген күбрәк әниләр турында сөйләдек, ә бит әле безнең барыбыз өчен дә бик кадерле булган икенче бер кешебез бар. Кем икән соң ул? Яле, әйтегез.

Балалар: Беләбез, беләбез! Ул кеше безнең әбиебез- дәү әниебез.

Алып баручы: Әйе, балалар, безнең әбиләребез олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң-иң матур, ягымлы сүзләр белән юатасы, мең- мең рәхмәтләр әйтәсе килә.

Безнең бәйрәмебезгә бүген Дәү әни килгән, үзе белән табышмаклар алып килгән.Әйдәгез әле аларны яхшылап тыңлыйк һәм җавапларын табыйк.

1."Ач" дисәң, ачыла

"Яп" дисәң, ябыла. (Авыз).

2.Ике туган бер-берсен күрә алмый.(Күзләр).

3.Бер анадан биш бала.(Бармаклар).

4.Борынсыз чыпчык боз тишә.(Тамчы).

5.Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы халык.(Кыяр).

6.Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(Куян).

7.Ашамый-эчми,

Көне-төне эшли.(Сәгать).

8.Өрми-нитми,

Беркемне дә кертми.(Йозак).

Алып баручы: Булдырдыгыз балалар.Дәү әнинең табышмакларына җавап таптыгыз. Хәзер Дәү әнигә үзебезнең бүләк шигырьләребезне сөйләп үтик әле.

Еналиева Динара "Дәү әни" шигырен сөйли.

Настя Теплых "Дәү әнием" шигырен сөйли.

Хәзер Дәү әнигә биеп тә күрсәтик әле. Камилә Һинд халык биюен бии.

Әби сүзе: Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.Әмма без тагын бер кадерле сүзне искә төшерергә тиешбез. Ул сүз- тынычлык!

Шушы сүзне әйтүгә, күз алдына зәңгәр күк йөзе, күкне иңләп очкан тынычлык кошлары, шат күңелле балалар һәм бәхетле аналар килеп баса. Тынычлык! Җир йөзендәге миллионнарча кешеләрнең йөрәк түренә кереп урнашкан иң изге сүз бу. Безнең ил- кояшлы ил, күге аның гел аяз. Шуңа без бәхетле, шуңа бәхет җырларыбыз бөтен җиргә яңгырый.

Алып баручы: Күмәк җыр Ә.Рәшитов шигыре, Л.Батыркаева көе "Кояшлы ил".

Рената Галимҗанова "Көнчыгыш" биюен бии.

Күмәк җыр Г.Зәйнашева шигыре, Ф.Әхмәдиев көе "Әнием турында".

Алып баручы: Әни- һәркем өчен иң изге, иң мөһим, иң газиз кеше.Бала өчен үз әнисеннән күркәмрәк, кадерлерәк, якынрак кеше юк.Безгә, барыбызга да, Зәкия Туфайлованың "Әни" шигыре таныш:

"Әни" диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз, һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга!

Менә нинди якын безгә әни, хәтта "Әни" сүзен таптау да гөнаһ эшләүгә тиң.Эш арасындагы буш вакытын әни безнең белән үткәрергә тырыша. Әле безнең белән шаяра, әле нәрсәгә булса да өйрәтә. Әни табын янында да иң ягымлы кешеләрнең берсе.Аның белән бергә тоз сибеп ашаган кара икмәк тә тәмле, эчкән су да татлы.Әни- балалар күңелен яхшы белүче, аларның зәвыкларын тиз тоеп алучы, һәрвакыт алар турында кайгыртып торуны үзенә зур бәхет санаучы, үз баласы өчен бар нәрсәгә дә әзер булучы, олы җанлы кеше.Әниләр шундый гаҗәеп кешеләр.

Алып баручы: Бүгенге кичәбезне әниләргә багышланган "Иң матур җыр"(Минһаҗева көе, Тәрҗеманов сүзләре) җырын күмәк җырлап тәмамлыйбыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал