7


  • Учителю
  • Исследовательская работа по татарсскому языку

Исследовательская работа по татарсскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы "Лениногорск

муниципаль районы"муниципаль берәмлеге

"4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Халыкны тугры юлга өндәүче

11 нче сыйныфы укучысы Фәрхетдинов Линар Вагыйз улының эше



Җитәкчесе Ситдыйкова Хәлимә Муса кызы

Яңа гасыр, яңа тормыш өчен мөстәкыйль уйларга сәләтле шәхесләр кирәк. Аларның юлында акны -карадан,чынны -ялганнан,вөҗданны - намуссызлыктан аерып бирергә өйрәтүче маяк булып - әхлак тәрбиясе тора.

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Мондый шартларда әдәби әсәрләрнең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур.

Мине дә бу хәл бик борчый. Байлык, акча артыннын куу чорында без үз кыйблабызны , буыннын -буынгы килгән тәрбия кагыйдәләрен онытмыйбызмы? Шуңа күрә эшемне дәУтыз Имәни әсәрләрендә бирелгән төп темаларга -белем-тәрбия темасына багышлыйм. Чөнки аның әсәрләре әле дә актуальлелеген югалтмаган .

Утыз Имәни- энциклопедик белемле шәхе .Чәчмә әсәрләр, шигъри проза да иҗат итә, әмма, беренче чиратта, шагыйрь булып кала.Аның күп кенә китаплары белем-тәрбия бирүне , уку-укыту ихтыяҗларын күздә тотып язылган. Утыз Имәни тудырган йөзләп китапның яртысын диярлек педагогик, гыйльми хезмәтләр, сүзлекләр алып тора. «Гаварифез-заман» («Заман укымышлылары»), «Тән- зифел-әфкәр фи нәсаихел-әхъяр» («Фикерләрне пакьләндерәторган игелекле үгетләр») әсәрләре шуңа кагылышлы мәсьәләләрне яктыртуга багышланган..

Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл,

Ал гыйлем , чөнкитереклексуы ул.

Белмәде һөнәрнегыйлемсезкеше,

Булмады аңарда бәхетнеңэзе.

Чын бәхетнебирә тик гыйлем генә,

Баш ияләрһәрвакытбелемлегә.

(«Гыйлемнеңөстенлегетурында төркичә бәетләр»).

Аның "Киңәш" дигән шигырендә дә белем алып наданлыктан чыгып булу турында сөйләнә:

Гыйлем юлында йөреп артты нурым,

Наданлыкка үземнең бетте урын,- ди Утыз Имәни.

Хәзерге вакытта да укуның , белем алуның никадәр кирәклеге турында барыбыз да яхшы белә, бигрәк тә без, 11 нче сыйныф укучылары. Чөнки XXI нче гасырда белемсез, югары белемсез бөек үрләргә менү мөмкин түгел, дип уйлыйм.

Шигъри әсәрләреннән тагын миңа нык тәэсир иткәне - "Мөһиммәтез-заман" ("Заманның мөһим билгеләре") поэмасы. Аерым китап булып 1886 елда басылып чыккан бу әсәр әхлак мәсьәләләрен күтәрә, анда кешеләрдәге кимчелекләр тәнкыйтьләнә, дус-тату яшәргә, сабыр һәм инсафлы булырга чакыра.

Тату булып яши күрше белән кем -

Яшәр андый кеше муллыкта һәр көн.

( «Татулык турында» бүлеге")

Һәр эштә сабыр , түземле булырга чакыра Утыз Имәни, андый кеше генә бәхетле булыр , ди.

Җәфа кылса сиңа әгәр берәү дә ,

Сабыр ит син, үтәр бер көнне бар да...

Чын ир өчен сабыр итү күп артык,

Ачуың йот, аңа син атмачы ук.("Сабыр итү турында...")

Ул шулай ук җәмгыять тормышында бара торган тискәре күренешләрне, жинаятьчелекнең башы бала характерына кунган иренү, ялкаулык икәнлеген шигъри юлларында күрсәтә. Зур бәхетләрнең башында тырышлык, эшчәнлек ятканлыгын шигъри юллары белән бала акылына сала.

«Киңәш» шигырендә болай ди:

Тисә киңәш иләменнән зур кешегә,

Тулыр нур куңеленең барлык төшенә.

Ерак торса киңәшләр бакчасыннан,

Урын алыр наданлык сәхрасыннан…

Әгәр биргән киңәшләреңне тыңламасалар , үгетләмә, сак булырга куша шагыйрь:

Үгет кермәс кешегә бирмә үгет,

Өйрәтмә син мине, дип, сүгәр ул эт.

Иманлы булса, тыңлар үгетең ул,

Колак салмаса әгәр, тукта, сак бул!("Үгет турында.")

Аның бөтен ышанычы - белемле, көрәшүчән рухка ия, дөреслекне турыдан-туры әйтергә курыкмаган егетләрдә.

Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,

Тугры дуслык путасын, бәйлә билгә...

("Егет булу турында")

Гомумиләштереп әйткәндә, аның шигырьләренең үзәгенә иманлы , белемле кеше,шәхес һәм җәмгыять мәсьәләсе кебек шул чорны һәм хәзерге чорны борчыганактуаль проблемалар куела.Утыз Имәни үзенең әсәрләрендә укытучы булып кала. Аның иҗатында акыл, үгет - нәсыйхәт бирү, киңәш итү өстенлек тота.Юкка гына аның турында " Халыкны тугры юлга өндәүче..." дип әйтмәгәннәр.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал