7


  • Учителю
  • Урок ПДД Юллар имин, адымнар нык булсын!

Урок ПДД Юллар имин, адымнар нык булсын!

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Олы Битаман утра мәктәбе

Адымнар нык,

юллар имин булсын!

юлда йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган класстан тыш чара


















Башлангыч сыйныф укытучылары :

Багавиева Н.С, Халиуллина Р.Р.


Гыйнвар-2016 ел


Максат:

1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: юл билгеләре, филворд, табышмаклар, презентация.


Чараның барышы.

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Исән- сау гына килеп җиттегезме? Юлда хәвеф - хәтәрләргә очрамадыгызмы? Юлда хәвеф-хәтәрләргә юлыкмас өчен нәрсәләр белергә кирәк соң?


- Юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре.

Укытучы. Бүген мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшерермен. Сынатмаска тырышыгыз! Сезнең җавапларыгызны бәяләп барырбыз.


(Балалар командаларга бүленү өчен хәрефләрдән сүз җыялар һәм команданың исеме килеп чыга).

1 команда-җәяүле.

2 команда- пассажир.

( һәр команда үзенең исеменә аңлатма бирә)

Укытучы. Команданың исемен белдегез ,ә хәзер командир сайлар куегыз.


Командаларга сүз бирелә,алар бер-берсен сәламлиләр.


Укытучы. 1нче бәйге. Светофордан хат( 1слайд)

Һәрбер командага түбәндәне текст таратыла.


Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.


Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.


Укытучы. 2 нче бәйге. "Ярый, ярамый" уены. ( 2 слайд )

- Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау.


Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

Укытучы. 3нче бәйге. "Велосипедта йөри беләсеңме?" (3 слайд ) дип атала. Һәр команда аерым биткә велосипедта йөрүгә кагылышлы кагыйдәләрне яза.


Укытучы. Ә хәзер 4 нче бәйге . Ул "Табышмаклар бәйгесе" (4 -9 слайд ) дип атала. Һәр командага берәм-берәм табышмаклар әйтелә , кайсы команда күбрәк дөрес җавап әйтә шул команда җиңүче була.

  1. Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле,

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)


2) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)


3) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

4) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)


5) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)

Физ-минут.


-Әйдәгез ардыгыз да бугай, хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Балалар музыка астында бирелгән сорауларның җавапларына туры килә торган итеп берләшергә тиеш.

Сораулар:

  • Светофорда ничә төс бар,шулкадәр берләшегез.

  • Тракторда ничә көпчәк булса,шулкадәр берләшегез.

  • Велосипедта ничә көпчәк булса,шулкадәр берләшегез.

  • Машинада ничә руль булса ,шулкадәр берләшегыез.


Укытучы. Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк.

5 нче бәйге - "Җавапны бел!" бәйгесе. ( 10 слайд )

Түбәндәге сораулар укыла, һәр команда җавапны язып бара.

1 командага:

  1. Машинаны туктату җайланмасы.

  2. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы.

  3. Нинди сүздә 1 метр "о" хәрефе бар?

  4. Җәяү йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар?

2 командага:

  1. Кешеләр йөри торган юл.

  2. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый.

  3. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?

  4. Юл аша чыгу урынында нинди хайван ята?

Укытучы. Татарстанда яшәсәк тә татар телен генә түгел, ә рус телен дә белү мәҗбүри. Ә сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле. ( 11 слайд)

6 нчы бәйге - "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел." бәйгесе


  • Тайгак юл. - Скользкая дорога.


  • Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.


  • Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.

  • Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.

  • Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.

  • Керү тыела. - Въезд запрещен.

Укытучы. Алдагы 7 нче бәйге - "Билгене дөрес җый" дип атала.

Командаларга мозаика рәвешендә киселгән юл билгеләре бирелә. Кайсы команда билгене дөрес итеп җыя һәм аны дөрес итеп атый-шул команда җиңүче була.

Укытучы . 8 нче бәйге - " Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту" дип атала .

Тест биремнәре . Һәр командага аерым биттә чыгарыла, командалар бирелгән сорауларга җавап табарга тиеш.

  1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

  1. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

  1. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

  1. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

  1. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

  1. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

  1. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8. Бу билге нәрсәне аңлата?

а) җәяүле чыгу урыны;

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:

а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.


Укытучы . 9 нчы бәйге " Сүзләр тап "дип атала.

Бирелгән таблицадан кайсы команда күпме сүз таба ала,табылган сүзләрне төсле карандашлар белән буяп барырга.


ю

л

т

у

к

т

а

л

а

в

т

о

б

у

с

ы

т

р

а

м

в

а

й

ш

м

а

ш

и

н

а

т

р

м

а

с

р

о

т

к

а

о

л

ё

т

с

т

о

п

Югалган сүзләр: юл, тукталыш, автобус, трамвай, машина, трактор,самолёт,стоп.


Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүче команда билгеләнә.


Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Укучыларыбыз үзлә-ренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал