7


  • Учителю
  • Башлангыч сыйныф укучылары белән кичә: 'Юл йөрү кагыйдәләрен син бел!'

Башлангыч сыйныф укучылары белән кичә: 'Юл йөрү кагыйдәләрен син бел!'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Юлда йөрсән бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!


( Башлангыч сыйныф укучылары белән кичә)

Максат: 1. Укучыларга юл кагыйдәләрен белергә кирәклекнең мөһимлеген аңлату.

  1. Бер-береңә карата мәрхәмәтлелек, игътибарлылык тәрбияләү.

  2. Укучыларның иҗади сәләтләрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау:Маскалар, юл билгеләре, кагыйдәләр, сюжетлы рәсемнәр.

Кичә барышы:

АЮ: Уф, туйдырды инде шушы урман тормышы, һәр көнебез игезәкләр шикелле охшаш.

ТӨЛКЕ: Әйе шул кызык түгел болай яшәве. Көне буе урманда , черки, кигәвен. Урманда саф һава, иркен булса да ялыктыра икән ул.

КУЯН: Эх, менә шәһәрне күреп кайтасы иде ул! Анда томыш ал да гөл диләр. Теләгән нәрсәңне ашый аласың, күңел ачу, ял итү чаралары да бик күп ди. Анда бертуктаусыз матур-матур машиналар чабыша ди.

БАРЫСЫ: Чынлапмы?

КУЯН: Чынлап инде чынлап. Ышанмасагыз әнә бүре табып алган журналдан карагыз. Анда әллә нәрсәләр бар.

БҮРЕ: Әйе, монда чынлап та әллә нәрсәләр бар. Матур-матур машиналар да, аннан юл йөрү кагыйдәләрендә йөрәткән.

ТӨЛКЕ: Юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәкме? Ни өчен?

БҮРЕ: Юлларда аварияләр үзләреннән үзләре генә барлыкка килми. Юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәмәгәндә килеп чыга.


Эт елаган тавыш ишетелә. Эт янына баралар.

БЕРГӘ: Ни булды?

ЭТ: Тубым ярылды. Дүрт тәгәрмәчле бер нәрсә таптады.

АЮ: Ә нәрсә булыр икән ул дүрт тәгәрмәчле әйбер?

БҮРЕ: Машина ул! Машина! Ә ничек ул синең тубыңны таптады? Син, бәлки машина юлында уйнагансыңдыр?

ЭТ: Юлда уйнарга рәхәт бит, тигез дә, киң дә. Тик машиналар йөрүе генә начар.

БҮРЕ: Эт, син юлда уйнама, машиналар үзеңне дә таптарга мөмкин. Бер дә уйнарга ярамый юлда. Имгәнерсең. Аңладыңмы? Юл бит ул - машиналар, атлар, велосипедлылыр йөрү өчен ясалган. Ә җәяүлеләр тротуардан йөри.

ЭТ: Нәрсә соң ул җәяүле?

БҮРЕ: Җәяүлеләр - ул җәяү йөрүче барлык кешеләр. Ә син монда ничек килеп чыктоң соң?

ЭТ: Мин хуҗамның (яки әниемнең) сүзен тыңламаган идем. Ул мине орышты да качтым мин аннан. Ә исемем - Тиктормас.

БҮРЕ: Бик начар эшләгәнсең син, хуҗаңнан алай качарга ярамый, ул борчылачак.

АЮ: Сез игътибар белән тыңлагыз әле, нинди тавыш килә.

ЭТ: Бу безнең авылга мәктәптән кайтучы балалар. Анда минемхуҗам да бар. Ул "Җәяүлеләр" мәктәбендә укый.

БҮРЕ: Тиктормас теләсәң, хуҗаңны тыңласаң сине дә алар юлда үз-үзеңне ничек тотарга өйрәтерләр.

ЭТ: Телим! Телим!

АЮ: Ярый, эт дус. Без үз юлыбыз белән киттек. Тик син үз хуҗаңны тыңла!


Юл буйлап автобус килә. Автобуста балалар җырлый-җырлый киләләр. Юл чатына "Ял итү урыны" билгесе куелган. Шофер бу билгене күреп туктый.


ШОФЕР: Балалар, сезгә бу билге танышмы?

БЕРГӘ: Әйе, бу билге туктап ял итәргә булуын белдерә.


Җыр. "Күңелле балачак". Уен "Светофор" (шар белән).


ТӘРБИЯЧЕ: Әйдәгез, хәзер автобуска утырыйк та, кайтыр юлга чыгыйк. Ашыкмый гына утырышыйк, балалар.


Эт сикереп тәрәзәгә менмәкче була. Малай танып ала.


1 УКУЧЫ: Бу бит Тиктормас. Син менә кайда икәнсең.

ЭТ: Мине дә үзегез белән алып кайтыгыз инде. Мин башка алай урманга качмам!

Балалар этне утырталар.

ТӘРБИЯЧЕ: Шофер абзый, әйдә авылга кайтыйк. Өйләребезне бик сагындык. Юлыбыз озын, балалар, җыр җырлап барсак, юл кыскарак тоелыр.

Җыр. "Шофер".

Шул вакыт юлда милиционер күренә, ул автобусны туктата.


МИЛИЦИОНЕР: Исәнмесез, балалар, кая юл тоттыгыз? (бала сөйли).

МИЛИЦИОНЕР: Ярый, ярый. Тик сезнең арада кемдер автобус барганда салон буенча йөри, сикергәләп тә ала. Шуңа да мин сезне туктатырга булдым.

ТӘРБИЯЧЕ: Милиционер абый, бу безнең Тиктормас. Без аңа җәяүлеләр мәктәбендә өйрәнгән кайбер кагыйдәләрне өйрәтәбез. Ул бик белергә тели.

МИЛИЦИОНЕР: Ярый, алайса, Тиктормас, тәртипле бул. Автобус барганда тотынып барырга, тыйнак булырга һәм тик кенә торырга кирәк.

ТӘРБИЯЧЕ: Сез бу абыйны беләсезме? Ул - милиционер, юллардагы тәртипне күзәтүче була. Җәяүлеләрнең дә, машинадагыларның да бәла-казаларсыз йөрүләрен күзәтә.

МИЛИЦИОНЕР: Яшенле яңгыр яуса да,

Карлы бураннар булса да,

Әче җилләр уласа да,

Урамда дежур торам.

Үтә трактор гүләп,

"Москвич", "КамАЗ", "Зил"ларга

Дөрес юлны күрсәтәм.

Үтә алмый беркем дә,

Мин таякны күрсәтсәм.

- Хәзер, дуслар, мин сезнең җәяүлеләр мәктәбендә ничек укуыгызны сынап карыйм әле. Бер уен уйнап алыйк. Ул "Игътибарлы бул" дип атала.

МИЛИЦИОНЕР: Дөрес эшләдегез, тырышып укыгансыз икән. Сезнең белән Тиктормас та юл кагыйдәләрен тиз өйрәнер. Сез миңа бик тә ошадыгыз. Тагын бер сынау әйтми булдыра алмыйм. Әнә тегендә серле каен агачы бар. Аның яфракларына төрле транспорт рәсемнәре ясалган. Шул рәсем - яфракларны транспорт төрләре буенча җыярга кирәк. (һава, коры җир, тимер юл, су юлы).


Уен тәмамлангач милиционер балалар белән саубуллаша.


МИЛИЦИОНЕР: Барлык сынауларны да яхшы үттегез. Исән-сау кайтыгыз. Ә син, Тиктормас, игътибарлырак бул, яме!


Балалар һәм Тиктормас автобуска утыралар, юлларын дәвам итәләр. Автобусны Убырлы карчык туктата. Ул бик борчулы. Янында юл билгеләре таралып ята.


ТӘРБИЯЧЕ: Әбекәй, нәрсә булды? Нигә болай борчыласың?

УБЫРЛЫ КАРЧЫК: Әй, балалар, юлда күпме рәсемнәр таптым. (юл билгеләрен күрсәтә). Кеше күргәнче дип тиз генә җыеп та алдым үзләрен. Тик алар бернәрсәгә дә ярамыйлар икән: ни өстәл ясап булмый алардан, ни урындыкка ярамыйлар, чиләгемә тутырмакчы идем сыймыйлар.

БАЛАЛАР: Әй, әбекәй, бу бит шоферларга, җәяүлеләргә юл турында сөйләүче билгеләр. Аларны алырга ярамый.

УБЫРЛЫ КАРЧЫК: Шулаймыни? Мин, ни белмәдем. Кайсы билгенең нәрсә аңлатканын сөйләп бирегезче. Мин аларны урыннарына куеп чыгар идем.


Балалар һәркайсы берәр билге алып сөйлиләр. (81 нче бит)


УБЫРЛЫ КАРЧЫК: Ярый, мин тиз генә куеп чыгыйм билгеләрне. Әйдә, себеркем, кабын! (китә). Убырлының чиләге торган урында бер конверт ятып кала.

ТӘРБИЯЧЕ: Карагыз әле, балалар, әбекәй 1 конверт калдырган безгә. Укып карыйк әле. (48 нче бит).


1 УКУЧЫ: Бергә булса да

Ялгыз булса да,

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала.

2 УКУЧЫ: Хоккей уйнарга

Чыкма син юлга

Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

3 УКУЧЫ: Як-якка кара,

Нәрсә барын күр.

Машиналарга,

Атларга юл бир!

4 УКУЧЫ: Ут чыккан кебек

Ашыгып чыкма

Бераз туктап тор

Урам чатында.

5 УКУЧЫ: Светофорга кара син,

Тора ул сакта

Чыгарга кирәк юл аша

Яшел ут янган чакта.

БЕРГӘ: Һәлакәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!


Җыр. "Кояшлы ил" җыры көенә.


Гомер бер генә килә,

Бер генә,

Кадерләрен бел генә

Бел генә.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Үтәп йөре гел генә,

Үтәп йөре гел генә.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал