7


  • Учителю
  • Сөмбелә бәйрәме – Уңыш бәйрәме Күңелләр сөенә, шатлана. Миллионнар бирдең син, игенчем, Илемә китердең тантана. 5-6 сыйныфлар өчен

Сөмбелә бәйрәме – Уңыш бәйрәме Күңелләр сөенә, шатлана. Миллионнар бирдең син, игенчем, Илемә китердең тантана. 5-6 сыйныфлар өчен

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



























Сөмбелә бәйрәме - Уңыш бәйрәме

Күңелләр сөенә, шатлана.

Миллионнар бирдең син, игенчем,

Илемә китердең тантана.

(5-6 сыйныфлар өчен)











































































Таң атуын ничек белә алыр идең,

Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.

Килер язның ни хозуры булыр иде,

Мул җимешле , алтын хисле көз булмаса.



Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? - Мин беләм : бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!.



Исәнмесез , хөрмәтле укытучылар , кадерле балалар.Без сезнең белән бүген "Сөмбелә " бәйрәменә җыелдык.Елның сихри фасылында , көн белән төн тигезләшкән мәлдә татар халкы"Сөмбелә"бәйрәмен уздырган.

"Сөмбелә" башак дигән сүз. Бәйрәмнең күрке , төп герое итеп "җитен чәчле" зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны сайлаганнар. Без көз сылуы- Сөмбелә белән очрашырбыз.

Сөмбелә бәйрәме - Уңыш бәйрәме

Күңелләр сөенә, шатлана.

Миллионнар бирдең син, игенчем,

Илемә китердең тантана.

Күге киң канатлы хисләрнең,

Аларга син канат үстердең.

Кешегә иҗатта янарга

Игенчем , син бетмәс көч бирдең.



Җыр:

Хәзер сәхнәгә Сөмбеләләрне чакырабыз. Рәхим итегез.Үзегез белән таныштыру өчен сүзне сезгә бирәбез хөрмәтле Сөмбеләләр.(Сөмбеләләр чыгышы)



Картларга да җыр кирәк

Яшьләргә дә җыр кирәк

Беркем йоклап китмәсен

Уйна, гармун, җыр кирәк!



Яшелчә җиләк-җимешләр

Күргәзмәгә җыелган

Шаккатып карый балалар

Бу табигать сыена

Нинди төсләр һәм бизәкләр-

Бәйрәмчә киенгәннәр

Көз муллыгына куанып

"Сөмбеләгә килгәннәр"



Алдагы бәйге: "Көзге композиция" үзләренең иҗатларын тәкъдим итү өчен сүзне 5 нче сыйныфлар сезгә бирәбез. Рәхим итегез.



Илләр матур җыр белән

Еллар матур җыр белән

Эшләп ардык , эштән соң

Ял итик без җыр белән.

Җыр:



Алтын көз!...Болай әйткәндә без табигатьтәге тышкы буяу бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз әлбәттә. Көзнең алтынлыгы аның кадере , барыннан да бигерәк көзге муллык белән бәйләнгән.

Алдагы бәйге: "Көзге салат" дип атала сыйныфлар сүз сезгә бирелә



Җыр хисләрнең ургып агышы

Җыр канаты, дәрте кешенең

Җыр:



Матурлыкны күреп була,

Матурлыкны тоеп була,

Матурлыкка мәңгелеккә

Матур һәйкәл куеп була.

"Көзге мода- 2016" бәйгесенә рәхим итегез.



Җыр хисләрнең ургып агышы

Җыр канаты, дәрте кешенең



Җыр:



Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен Җир шары,

Елмаеп уянсын оныклар.

Игеннәр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә ачлыкны күрмәсен.



Кешенең күңеле һәрвакыт

Изгелек турында уйласын

Зәп - зәңгәр күкләрдә ялтырап,

Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.

Сүрелмәсен безнең күңелләрдә

Язлар бүләк иткән матур хисләр.

Табыннарга муллык, җанга сихәт

Алып килсен безгә алтын көзләр.



Еллар имин, илнең күге аяз булсын

Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын

Бәйрәм мөбәрәк табыннар түгәрәк булсын

Хәерле юллар, хәерле еллар насыйп булсын!







Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш - борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Бүгенге бәйгегә нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез.

Җыр күңелле якта чагылышы

Илдә матур тормыш итүнең.



Җыр















































































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал