7


  • Учителю
  • Исследовательская работа по татарсскому языку

Исследовательская работа по татарсскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль

районы Лениногорск шәһәре 4 нче урта гомуми белем

бирү мәктәбе



Туган якның бер талы



Гыйззәтов Динар

7 сыйныф укучысы









Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ситдыйкова Х.М.



Эчтәлеге



1.Кереш..................................................................................................3 бит

2.Тикшерү проблемасы..........................................................................4-5

3.Туган якның бер талы............................................................................6-8

4.Йомгаклау.............................................................................................. 9

5.Кулланылган әдәбият......................................................................... 10

Кереш.

Татарстаныбызның гүзәл табигатьле Шөгер төбәгендә туып, сихри шомырт әрәмәләренә хозурланып үскән Җәмит Рәхимовны әдәбият үзенә буйсындырган.Шуңа күрә аның әсәрләре авылча саф, гади. Язучы бу җирдә ашкынып, янып-көеп, шатланып-сөенеп яшәгән. Бу җирдә аның ата-бабалары торган. Әсәрләрендә язучы тормышны, табигатьне яратам дип шапырынмый, ә хисләрен геройларының теле белән әйттерә.

Язучының төп кыйбласы - халкына хезмәт итү һәм Җәмит Рәхимов гомер буе үз кыйбласына тугры булып кала, гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокланырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтара.
Җәмит Рәхимов тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татып, тырыш хезмәте белән әдәбият дөньясына килеп кергән кеше. Ул татар әдәбияты тарихына кереп калырлык зур әсәрләр иҗат итә. Районыбыз авылларының тарихын язганы өчен язучыга барыбыз да чиксез рәхмәтле.

Җәмит Рәхимов татар халкы тарихына, язмышына багышланган игелекле һәм зур әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итеп калдыра. Аларны уку һәммә кеше өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак дип уйлыйм мин. Төбәгебезнең генә түгел, халкыбызның рухи хәзинәсенә нәкъ менә аның кебек гали затлар кирәк икәнен елдан-ел ныграк аңларбыз әле. Җәмит аганың фидакарь хезмәтенә, күпьеллык иҗатына халкыбыз үз бәясен бирер дип ышанам.Бу эзләнү эшемне аның истәлегенә багышлыйм,



Тикшерү проблемасы:

Җәмит Рәхимов татар халкы тарихына, язмышына багышланган игелекле һәм зур әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итеп калдырды. Аларны уку һәммә кеше өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак. Кызганычка каршы, безнең арадан бик иртә китеп барды ул. Җәмит аганың юклыгы елдан - ел ныграк сиздерә. Ул киткәннән соң туган башлыкны тутырырдай көчле, олпат шәхесләр җитми.Аның әсәрләрен пропагандалау максатыннан мин бу эшемне башладым.

Тикшерү объекты:

Җәмит Рәхимовның "Кыядагы чәчәкләр"романы, "Девон хәбәрчесе" (1977), "Тәвәккәл таш яра" (1981) исемле повестьлары, "Өлешемә тигән көмешем" повесте, "Зәңгәр моң" хикәясе,һ.б.



Тикшерү предметы:

Җәмит Рәхимов татар халкы тарихына, язмышына багышланган игелекле һәм зур әһәмияткә ия булган әсәрләре.

Тикшерү максаты:

-яшь буынны Җәмит Рәхимов әсәрләре белән таныштыру;

- гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокландырырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтаруын дәлилләү;

Тикшерү гипотезасы :

Өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт, рухи элемтә- мәңгелек мәсьәлә ул. Яшь буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең уңай тормыш тәҗрибәсе тәэсире бик кирәк. Үз төбәгеңдә, күршеңдә, яныңда горурланырлык кешеләр, аларга лаек булырга тырышу теләге тудыра. Моның өчен безнең зирәк һәм тәҗрибәле өлкәннәр киңәшенә һәм өйрәтүләренә колак салуыбызның кирәклеген искәртә автор.

Тикшерүнең актуальлеге:

* Түбәндәге проблемаларны чишкәндә , төрле фәнни эшләр белән танышу;

* Әдәбиятны өйрәнү, әдәп тәрбиясе бирүнең бик бай чыганагы булуын исбатлау өстендә эшләү.

Тикшерү бурычлары:

* Түбәндәге проблемаларны чишкәндә , төрле фәнни эшләр белән танышу;

* Фәнни -тикшеренү нәтиҗәләре белән "Электив курс"ларда әңгәмәләр үткәрү, конференцияләрдә чыгыш ясау.

Тикшерү алымнары:

* Эмпирик(нәтиҗә)алым: күзаллау, фикер йөртү,әңгәмә.

Эзләнү эше берничә этапта башкарылды:

2013 -2015 уку елларында татар әдәбияты дәресләре буенча оештырылган "Электив курс"ларда Җ.Рәхимов әсәрләрен өйрәнә башладык.Төрле темаларга диспутлар үткәрдек;

-һәр елны Рәхимов укулырында катнашабыз, чыгышлар ясыйбыз.

Эзләнү урыны (базасы) :

Лениногорск шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе .



Туган якның бер талы

Татарстаныбызның гүзәл табигатьле Шөгер төбәгендә туып, сихри шомырт әрәмәләренә хозурланып үскән Җәмит Рәхимовны әдәбият үзенә буйсындырган.Шуңа күрә аның әсәрләре авылча саф, гади. Язучы бу җирдә ашкынып, янып-көеп, шатланып-сөенеп яшәгән. Бу җирдә аның ата-бабалары торган. Әсәрләрендә язучы тормышны, табигатьне яратам дип шапырынмый, ә хисләрен геройларының теле белән әйттерә.

Халык җанын аңлап, туган телебезнең бөтен тәмен тоеп, һәр әсәренә үз күңел хисләрен салып иҗат иткән ул Җәмит Рәхимов. Һәр сүзне үз урынына куйган тел белән вакыйгаларны язган чагында милләтпәрвәр авторыбыз укучыга тәрбия дәресе дә бирә - гыйбрәт алуга, туган якны яратуга, татар халкының мәнфәгатен кайгыртып яшәүгә, ана теленең кадерен белүгә этәрә. Җәмит Рәхимов үзенең иҗатында нәрсәнедер күпертеп яки матурлап-бизәп бирү юлына басмый. Ул фәкать үзе тәгаен белгән, тормышта булган хәлләргә таянып, шуларны үзенең хыялы белән баетып, яхшысын да, яманын да укучы ышанырлык иттереп, табигый хәлгә җиткереп тасвирлый.

Язучының төп кыйбласы - халкына хезмәт итү һәм Җәмит Рәхимов гомере буе үз кыйбласына тугры булып кала, гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокландырырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтара. Әдипнең күпчелек әсәрләре сугыштан соңгы авыр авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына багышланган. Аларда авыр һәм кырыс тормыш күренешләре теркәлеп калган. Шул вакыйгалар белән бергә үрелеп туган як, аның табигате дә бик матур, үзенчәлекле итеп бирелә.

"Зәңгәр моң" хикәясендә лирик герой туган якның гүзәллегенә соклана һәм читтә үскән топольне кызгана: "Шулай көньяк зифалары белән хозурланып йөргәндә , күземә читтәрәк бер ялгызы үсеп утыручы тополь чалынды. Никтер йөрәк чәнчеп куйды. Иңгә иң куеп күкрәп үскән иптәшләреннән читтә боегып утыручы агачны кызгану хисе иде бугай бу. Шундый ук тополь шул ук җир, шул ук һава. Әмма бу тополь никтер рәнҗүле, боек. Торышында да тегеләрнеке кебек үк купшылык, зифалык, горурлык сизелми". [ 2;102] Аның әсәрләре иң элек үзләренең тематик "сәерлеге" һәм җитди характерда булулары белән игътибарны җәлеп итә. Әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, дөреслек ята. Лирик герой чит җирләрдә йөргәндә купшы агачларга түгел, топольгә соклана. Мин дә аны безнең якларда үскән тополь я тал белән чагыштырыр идем. Җәмит Рәхимов та тыйнак булган бит. Аңа да купшылык хас түгел.

Җәмит Рәхимов 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыгы предприятеләрендә оператор һәм электромонтер булып эшләгән. Үзенең эш тәҗрибәсе "Өлешемә тигән көмешем" повестен язарга да ярдәм иткәндер. Ул әсәрендә туган җирнең гүзәллегенә мәдһия җырлый, гади халыкның эшчәлеге, уңганлыгы белән горурлана, шатлана.

Әсәр 1987 елда язылган, теле гади, аңлаешлы. Повесть олы яшьтәге мәктәп балаларына багышланган. Төп геройлары-гади авыл кешеләре: авыл хатыны Галибә, аның апасы Мәчтүрә, Рамазан, Хаммат, һ.б.

Җәмит Рәхимов гади авыл кызы-Галибә язмышын күрсәтә. Яшьли әтисез-әнисез калган ятим кыз, Мәчтүрә апасы тәрбиясендә үсә. Өстенә кияргә рәтле киеме, туйганчы ашарга ипие булмый. Әмма апасы белән дус торалар, эшкә яшьли өйрәнеп үсә. Колхозда эшләгәндә дә бер дә сынатмый, эшен белеп эшли, нинди генә эш кушсалар да тырышып җиренә җиткерә. Яраткан кешесе -Рамазан белән дә эштә танышалар. Икесе дә уңган , булган, тормыш корып җибәрәләр. Бәхетләре генә озакка бармый, Рамазан үлә. Ансыз авылда яшәү кызыгы калмагач, Галибә шәһәргә нефть эшенә китә. Оператор ярдәмчесе булып эшли башлый. Җәмит Рәхимов әсәрдә оператор эшенең бөтен нечкәлекләрен бирә, эш кешесенә соклануын яшерми. Хаммат кебек эш рәтен белгән яшьләрдән үрнәк алырга өнди. Өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт, рухи элемтә булырга тиешлеге турында яза автор. Яшь буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең уңай тормыш тәҗрибәсе тәэсире хакында сүз алып бара.Үз төбәгеңдә, күршеңдә, яныңда горурланырлык кешеләр һәрвакыт бар, аларны күрә белергә генә кирәк, ди Җәмит Рәхимов.Зирәк һәм тәҗрибәле өлкәннәр киңәшенә һәм өйрәтүләренә колак салуыбызның кирәклеген искәртә автор.

Авторның "Өлешемә тигән көмешем" повесты ВЛКСМ өлкә комитеты премиясен ала.

Җәмит Рәхимов әдәби проза өлкәсендә дә уңышлы гына адымнар ясый. Әдипнең хезмәт һәм әхлак темаларына багышланган "Девон хәбәрчесе" (1977), "Тәвәккәл таш яра" (1981) исемле повестьларын укучылар җылы каршылый. Инде "Уртак хәсрәт" (1985), "Сагыш" (1991), повестьлары, "Кыядагы чәчәкләр" (1989) һәм "Батырша" (1992) романнары чын-чынлап танылу китерәләр.

"Кыядагы чәчәкләр"романының язылу тарихы бик гыйбрәтле һәм кызыклы икән. Җәмит Рәхимов нефтьүткәргеч сузучыларның тормышын күзаллау өчен , шул конторага урнашып ,эшчеләр белән кырларда-яланнарда торба салып йөргән. Уренгой-Помары-Ужгород магистраленең шактый чакрымнарын җәяүләп узган. Себергә барып, андагы якташларыбызның көнкүрешен , хезмәтен, холыкларын өйрәнгән.

Нефтьчеләр турындагы әсәрен шундый сүзләр белән тәмамлый: "Нефть байлыгыбыз арткан саен , торба юллары салу да киңәя. Аларны һаман да шул ук тынгысыз хезмәт кешеләре төзи. Ил баесын, Ватаныбыз чәчәк атсын, халкыбыз мул тормышта рәхәт, тыныч яшәсен дип алар бүген дә елгалар һәм сазлыклар, чокырлар һәм таулар, кырлар һәм үзәннәр аша корыч юллар сузып һаман алга баралар. Ак юл сезгә, кыю кешеләр! "[4;65]

Җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, нефть һәм нефтьче, алар арсындагы мөнәсәбәт, аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы Җәмит Рәхимов әсәрләренең буеннан буена сузылып килә. Автор үзе алган темаларны ахырына китереп җиткерә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитеты рәисе,Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Индус Таһиров язучы турында : "Ул, халыкны яратып, аңа ихтирамын белдереп яшәгән язучылардан гайре, аның тарихына, аның үткән бөеклегенә инанган зат. Аның әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов документларга таянып эш итүче кеше. Ул авыллар тарихын гына тикшерми, аның өчен беренче урында халык һәм аерым шәхесләр язмышы- ", дигән.[5;56] Җәмит Рәхимовның күтәргән мәсьәләләре дә катлаулы , авыл халкының авыр шартларда да сынатмыйча, фидакарь хезмәт куюы, нефтьчеләрнең тауны ташка актаруы, милли каһарманыбыз, төбәк тарихы...










Йомгаклау

Тикшеренүебезнең соңында без түбәндәге нәтиҗәгә килдек. Әдәбиятның күп төрле жанрларында үзен иркен хис иткән Җәмит Рәхимов иҗатында туган якка мәхәббәт, халык язмышы чынлап та аерым урын алып тора.
Аның әсәрләре иң элек үзләренең тематик "сәерлеге" һәм җитди характерда булулары белән игътибарны җәлеп итә. Әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов документларга таянып эш итүче кеше иде. Ул тарих белән генә кызыксынып калмый, аның өчен беренче урында туган халкы һәм аерым "шәхесләр язмышы".
Язучының төп кыйбласы - халкына хезмәт итү һәм Җәмит Рәхимов гомере буе үз кыйбласына тугры булып калды, гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокландырырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтарды.

Аның язылган әсәрләре турында җыйма фикер итеп шуны әйтергә кирәк: Җәмит Рәхимов татар халкы тарихына, язмышына багышланган игелекле һәм зур әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итеп калдырды. Аларны уку һәммә кеше өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак.
Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Р.Габделхакова сүзләрен китерәсе килә: "Җәмит ага Рәхимов яшь иҗатчылар өчен үрнәк тә, остаз да, ярдәмче, яклаучы да булды. Ул тормышның үзәгендә кайнады, әдәби һәм милли хәрәкәтнең алгы сафларында булды. Башкаларны да үз артыннан ияртә алды. Шундый талантның, олуг шәхеснең якташлары, замандашлары булуыбыз белән без горурланабыз"-,дигән. [3; ] Мин дә Рәмзия апа белән тулысынча ризалашам.

" Бөекләр киләләр дә китәләр... Юк, китмиләр! Язганнары халык күңеленә, җанына җыр булып керә дә,мәңгелек моң булып киләчәккә юл ала... Шуңадырмы, алар торган саен якынаялар, еллар үткән саен сагындыралар..."- дигән Җәмит Рәхимов.[4;68]

Мин Җәмит абыйны бөек шәхес дияр идем.Әйе, арабызда ул булмаса да без аның барлыгын тоеп яшибез, аның белән горурланабыз.

Җәмит Рәхимов татар халкының талантлы баласы, шуңа күрә үзен дә, иҗатын да онытырга хакыбыз юк! Мин үзем, шәхсән Җәмит Рәхимов безнең күңелләрдә мәңге сакланыр дип ышанып калам.



Кулланылган әдәбият:



1.Әдәбият белеме сүзлеге/А.Г.Әхмәдуллин.-Казан:Тат.кит .нәш.,1990.-240 б.

2.Вәлиуллин, Р. Туган төбәк җырчысы /Р.Вәлиуллин. // Заман сулышы. 1995.

3.Габделхакова, Р. Күңел һаман аны эзли/Р.Габделхакова. // Заман сулышы. - 2000.

4.Рәхимов Җ.Өлешемә тигән көмешем\Җ.Рәхимов.-Казан.,1978.-188б.

5. Таһиров И. Бөек зат/ И.Таһиров // Казан утлары.2002 ел

6.Фәтхетдинов, С. Дәреслек булырдай китап /С.Фәтхетдинов. // Заман сулышы. -1997

7.Шәмсуаров Т/Заман сулышы.-2001.-15 гыйнвар.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал