7


  • Учителю
  • классный час ' По школьному музею'

классный час ' По школьному музею'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомәрова Римма Фәрит кызының Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Балаларың кем синең, мәктәбем?" мәктәп музее белән таныштыру класс сәгате эшкәртмәсе.

Туган җиребез Тәтеш... Ул елның һәр фасылында гүзәл: ак кар юрганы астында кырлар кышкы йокыга талганда да, бакчалар ап-ак чәчәкләргә төренгәч тә, болын чәчәкләре исләренә башлар әйләнгәндә дә һәм урак өстендә дә. Хәер, аның матурлыгы һәм байлыгы хакында сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Шәһәрнең кешеләр күз яше һәм каны, ут һәм кылыч белән язылган үз тарихы бар.

Безнең гасыр башында Тәтештә 6 меңнән артык кеше яшәгән. Төп сыйныф - морзалар булган. Халык балык тоту, чабата үрү, тимерчелек, игенчелек, соңрак икмәк сату, он җитештерү, ипи пешерү белән шөгыльләнгән. Бөтен илебез кебек үк, Тәтеш тә революцияне, гражданнар сугышын, коллективлаштыруны кичерә...


20нче гасыр башында безнең шәһәребездә бер гимназия дә булмаган. Бай кешеләрнең балалары белем алыр өчен барып укыганнар. Бу, әлбәттә, бик күп уңайсызлыклар китергән. Шул чорның шәһәрнең байлары 1905 елның 3 ноябрендә Крупиннар шәһәр думасында гимназия төзү теләген белдерәләр. Беренче елны кызлар гимназиясе шәһәр думасы бинасында урнаштырыла. 1907 елда гимназия Крупиннар төзегән таш икекатлы бина күчә. Бина архитектор Бечко Друзин проекты буенча элелектика юнәлешендә төзелгән бу бина бүген дә тәтешлеләрне, шәһәр кунакларын үзенең күренеше белән шатландыра. Бинада мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары укый. Гимназиядә уку түләүле, шуңа карамастан да, укучы кызларның 70% крестьян балалары була. Гимназияне тәмамлагач, теләүчеләр укуларын педагогик классларда дәвам итә алган. Шуннан соң алар "Домашняя учительница" исемен алган. Революциядән соң да шундый 4 чыгарылыш оештырыла. Революциядән соң укыту системасы үзгәрешләргә дучар була. Монда хезмәт мәктәпләре, 1нче, 2нче ступеньлы грамотасызлыкны бетерү мәктәбе эшли. Дәресләр бик иртә башланып, төнлә генә тәмамлана торган була. Соңрак мәктәпнең исеме "школа колхозной молодежи" диеп алыштырыла.

1936нчы елда урта мәктәпнең беренче чыгарылышы була.

1971нче елга кадәр шәһәребездә урта белем алырлык бердән-бер уку оешмасы булып кала.

Мәктәбебездә төрле елларда шундый атаклы укытучылар эшләгән:

Басов Михаил Александрович

Пигузов Геннадий Константинович

Фролова Маргарита Николаевна

Купцов Николай Владимирович

1941-1979

Мәктәбебезне дөньяга таныткан укучылары белән хаклы рәвештә горурланабыз:

Султанова Розалина

Закирова

Залялов

Панягина

Яруллин

Панфилов

Козин

Светлана Якимова-Демина

Воровьев Аркадий


1941нче елның 21нче июнендә "Прощай, класс! Прщай, школа!" дип аталган традицион чыгарылыш кичәсе була. 59 егет һәм кыз кулына өлгергәнлек турында аттестат ала. Менә бу фотографиядә сез аларны күрә аласыз. Соңрак 1941 нче елда мәктәпне тәмамлаучы Константин Тенилин шигырендә язачак:

Бөек Ватан сугышы Тәтеш җиренә дәһшәтле ялкын булып бәреп керә һәм 12569 якташыбыз илебезне саклап батырларча көрәшә. Сигез меңгә якын кеше яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Сигез тәтешле Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, 5323е орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

24 июнендә Тәтештән беренче төркем сугышка җибәрелә. Тәтешлеләр арасында мәктәп директоры Фарафончев Григорий Сергеевич- лейтенант запаса, мәктәп завхозы Степанов Яков. Кичә генә аттестат алган укучыларын да озата мәктәп.

1941нче ел чыгарылышыннан төрле фронтларда 31 укучысы катнаша. Аларның язмышы төрлечә була. Мәсәлән, "Кызыл Йолдыз" ордены, "За отвагу", "За боевые заслуги" медальләре белән бүләкләнеп старший сержант Орлов кайта.


Һавада Мәскәүне саклый Тенилина Вера.

Кызганыч, 12-се 1941 нче елда мәктәпне тәмамлаучылардан сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмыйлар. Алар башларын Ватан өчен сала.

Прохоров Владимир
Сафронов Михаил

Бакушин Александр

Гришин Герман Дмитриевич (1911-1942)

Мәктәп директоры (1965-1979) Басов Михаил Александрович

(1919-1991)

Косачев Василий Николаевич (рус теле укытучысы) 1919-1981


Землянский Григорий Федорович (освобождение Запад Белорусии, Польша)

Приказчиков Александр Иванович (призван Тетюш-м рай.военкоматом

27.01.1943


Хатлар...

Лисин Валентин Константинович (красноармейская книжка)

Тәтештә калган кешеләр дә Җиңү өчен көчен кызганмаган- көнен төнгә ялгап эш кырында Җиңү яулаган.

Потапова Клавдия Хәрби заводта көн-төн эшли.

Кубышкина Лидия башкалар белән бергә Казан оборонасын төзүдә катнаша. Мондый мисалларны хисапсыз китереп булыр иде.


Менә бу саннар бит 1941 ел чыгарылыш укучылары турында гына.

Ә алда 1942нче ел..., 1943нче ел.... 1944 ел чыгарылыш егет һәм кызлары.

Күпме яшь егет һәм кызлар сугышка, мәктәпне тәмамламыйча, аттестат та алмыйча китеп бара...


Сугыш укытучыларның язмышын да үзгәртә. Менә шушы саргаеп беткән дәфтәр битләре "Книга приказов по Тетюшской средней школе" - аларда фаҗига тулы кеше язмышы..

Төрле фронтларда үзләре турында уйларга онытып, Җиңүне якынайтыр өчен көч куялар ...

математика укытучысы

7 сент. 1942 ел, өч ай да сугышмыйча, һәлак була.

Фарафончев - 1942 ел 28 июнендә һәлак була.

география укытучысы Гришин Герман Дмитриевич 20 февр. 1942 елда каты яраланып үлә.

Бүгенге мәктәп традицияләрне дәвам итеп тулы тормыш белән яши.

Тәтешлеләрнең һәр буыны җирдә үз эзен калдыра, аның данлы тарихын булдыра.

Җәмгыятьтә барган бөтен вакыйгаларында, тормышында актив катнашып яши. Укучылары тырышып укыйлар, укытучылары көчләрен кызганмыйча көч куялар. Шуңа күрә һәр конкурста катнашып призлар, бүләкләргә лаек булалар.

Кострина Елена Николаевна

Мышев Юрий Владимирович

Угаров Юрий Алексеевич

Титова Нина Александровна

Трофимова Валентина Алексеевна

Ахмадуллина Лена Степановна

Гафарова Наиля Вагизовна

Ибятова Венера Хабибулловна

Мухаметшина Лилия Гумеровна участвовали и получили грант "Нац.проекта"




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал