7


  • Учителю
  • класс сәгате 'Туган якны өйрәнәбез'

класс сәгате 'Туган якны өйрәнәбез'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Азнакаем горурлыгы- Чатыр тавым.

Һәркемнең туган ягы үзенә якын һәм изге. Нинди генә серләр һәм байлыклар юк бу изге җирдә. Минем дә туган ягым-Азнакаем бик күп тарихи серләрне үзендә саклый. Шундый истәлекле урыннарның берсе- Чатыр тау.

Туган як тәхете- Чатыр тау Азнакай районының горурлыгы."Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул, рухына дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул,"- дип яза якташ язучыбыз Марсель Галиев.

Чатыр тавының исеме хакында төрле риваятьләр йөри. Аларның берсе Пугачев яулары белән бәйле."Е.Пугачев гаскәрләренең бер отряды тау башына чатырлар корып урнашкан да,шул вакыйгадан соң тауның хәзерге атамасы барлыкка килгән,"- дип яза Роберт Зарипов үзенең "Туган як атамалары" исемле язмасында.

Чатыр тавы Азнакай ягыннан караганда чыннан да чатырга охшап тора.Ул Бөгелмә калкулыгының бер өлеше булган 334,5 метр биеклектәге тарихи "изге" тау.Тауның уң канаты булган Чучак тавының сул кабыргасыннан 1960 елларга кадәр акбур чыгарылган. Акбур таулары ачлык елларында халыкны ачлыктан саклап алып калырга бердәнбер чыганак булган.Чатыр тау итәкләрендә : мул известь ятмалары, сыйфатлы, бай ташкүмер катламнары, нефть, газ, төрле минераль матдәләргә бай булган шифалы ләм, күкерт суы- ниләр генә юк биредә! Сирәк очрый торган дару үләннәренә дә,колонияләп яшәүче байбакларга да бай ул Чатыр тау. Аны күрергә килгән укучылар, туристлар аншлагтагы язма белән, әлбәттә, танышмый китә алмый.Анда: "Чатыр тау табигать һәйкәле. Мәйданы- 130 гектар.ТАССР Министрлар Советының 1972 ел, 19 май карары нигезендә терлек көтү, тау битләрен сөрү, суырларны аулау тыела"- дип язылган.

Чатыр тауның мәһабәт биеклегенә карап кемнәр генә сокланмый да, кемнәр генә хәйран калмый икән. Ул үзеннән үзе безгә илхам бирә, дәрт өсти, ирексездән күңелемдә шундый шигъри юллар уяна:

Ап-ак кылган-әби чәчле Чатыр тауга менсәм,

Азнакаем гүзәллеген күреп хәйран калам.

Азнакайдан Чатыр тауга карап,

Изге тавым белән горурланам.

Вадигуллина Р. М.

Чубар- Абдул урта мәктәбе укытучысы.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал