7


  • Учителю
  • Писатель-фронтовик Наби Даули (жизнь, творчество)

Писатель-фронтовик Наби Даули (жизнь, творчество)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"УЯУ БУЛЫГЫЗ!"

Нәби Дәүли

Язучы Нәби Дәүлинең олуг юбилеена багышланган әдәби кичә өчен сценарий.

Алып баручы : Ватан нидән башлана? Туган өеңнән, газиз әнкәеңнең "улым", "кызым" дигән сүзләреннән, авылыңның челтерәп акккан чишмәләреннән, ихлас күңел белән яраткан туганнарың, дусларыңнан, яраткан мәктәбеңнән, яраткан язучыларыңнан, алар язган әсәрләрдән...

Нәби Дәүли ( Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 нчы елның 1 июнендә Татарстанның Мәүләшә (Иске Камка) авылында туа. Аңа сабый чактан ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә. 4 яшендә ул әтисен һәм әнисен югалта. Волгоград шәһәренә килеп, балалар йортына эләгә. Шунда мәктәпне тәмамлый. Әдәбият белән кызыксына башлый.

1 укучы. Бәхетлеме кеше дөньяда?

" Ай туганда җиргә туса да,

Бишегендә көлеп ятканда

Күз тиярлек матур булса да,

Туган җирем анам димәсә,

Анам диеп янып көймәсә,

Чишмә суын учлап эчкәндә

Йөрәгендә шатлык сизмәсә,

Нигә туган кеше дөньяга? " ("Бәхет турында" [3.49])



2 укучы.

" Син кем? диеп миннән сорасалар,

-Кеше диеп әйтәм үземне.

Беренче кат нәсел китабына

Язып куйдым шушы сүземне.

Яшь буыннар алыр мирас итеп

Ватан биргән шушы исемне.("Минем исемем") [3.74.]



3 укучы. Нәби Дәүли - татар әдәбиятында шагыйрь һәм прозаик булып танылса да балалар өчен дә пьесалар иҗат иткән. "Айга очасым килә", " Бәхет җыры", " Җырлап узган җәй","Гөлнур белән аю турында әкият" дигән әсәрләре шундыйлардан.

4 укучы. Нәби Дәүлинең "Айга очарга телим" әсәре өч өлештән тора. Ул фантастик пьеса. Төп герое - Фәрит исемле малай. Ул 4 сыйныфта укый. Аның бик оста малай икәнлеге пәрдә ачылып киткәндә үк күренә.

5 укучы. "Айга очарга телим" әсәрендә малай төш күрә. Малай төшендә айга оча. Анда ялгыз булуын аңлый. Шулвакыт айга бер ракета төшә. Анда марсияннар икән. Ул алар белән таныша.

(Пьесадан өзек күрсәтелә)

" Ракета айга килеп төшә. Аның баш өлешенә "Марстан җиргә сәяхәт" дип язылган.

Фәрит (ракетага якын килеп карый һәм язылган сүзләрне укый.)

Марстан Җиргә сәяхәт! Менә сиңа мә! Болар үзләре Җиргә очалар икән. (Ракетаның иллюминаторлары ачыла. Аннан марсияннар карап торалар, ләкин эндәшмиләр һәм төшмиләр) Марстан - Җиргә! Мин дә алар белән Җиргә кайтам. Ура-ура! Марсиән дусларга сәлам! Җирдә безне... юк, сезне инде ничә еллар буе көтәләр! Әйдәгез очабыз, мин юлны беләм.

Ракетаның ишеге ачыла. Аннан ике марсиян чыга. Алар төрле-төрле фотоаппаратлар, фонарьлр, бинокольләр асканнар. Аякларына өстәмә авырлык өчен бик зур ботинкалар кигәннәр. 1 нче марсиян Фәритне рәсемгә төшереп ала. Аннан соң марсияннар скафандрларындагы антенналарын күтәрәләр. Яннарына элгән репродукторлар ачыла. Фәритне игътибар белән карыйлар. Гаҗәпләнәләр.

1 нче марсиян. (Фәриткә) Ламана, парала?

Фәрит. Нәрсә, нәрсә дисез? Мин аңламыйм.

2 нче марсиян. (иптәшенә) Парала, ламана!

1 нче марсиян. Парала, парала.

Икесе дә билләренә таккан дүрт почмаклы тартмаларны ачалар, аннан антенна чыбыкларын күтәреп куялар. Шул тартмаларның яннарындагы репродукторларны тамашачыларга күренерлек итеп ачып куялар. Бу - бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү аппараты булырга тиеш дип уйланыла.

2 нче марсиян. ( Фәриткә) Син кем буласың?

Фәрит (горур) Менә монысы безнеңчә ичмасам. Мин кеше!

1 нче марсиян. (иптәшенә карап) Ишеттегезме, мин кеше, ди.

2 нче марсиян. Кеше?

Фәрит. Әйе, кеше! Әллә күрмисезме?

1 нче марсиян. Айда кеше яшәми. Без моны яхшы беләбез.

Фәрит. Ә мин җирдән очып килдем. Мин җир кешесе. Мин Фәрит, 4 нче класс укучысы. Белсәгез, белегез!

2 нче марсиян. ( 1 нче марисиянга) Сез моңа ышанасызмы?

1 нче марсиян. Һич тә, ышанмыйм. Безнең галимнәрнең әйтүенә караганда, биредә тереклек булмаска тиеш иде кебек.

2 нче марсиян. Бу - расланган хәл. (Айга күрсәтеп) Күрәсең, шып-шыр ташлар гына биредә.

Фәрит. Сезгә әйттем бит инде, мин Җирдән очып килдем. Айда беренче кеше мин."[1.193]

6 укучы. Гомумән, Нәби Дәүлинең драма әсәрләре гаять матур, үзенчәлекле һәм кызыклы.

Язучының күп кенә шигъри әсәрләре китап киштәләреннән төшми. Аның "Яшәү белән үлем арасында", "Җимерелгән бастион" кебек күләмле әсәрләре дә бар. Бу әсәрләрне бөтен халык белә.

7 укучы. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Нәби Дәүли сугышка китә. Әсирлеккә төшә, төрле лагерьларда газап чигә. 1945 нче елның апрелендә берничә иптәше белән лагерьдан кача, үзебезнекеләргә кушыла.

Алып баручы. Нәби Дәүли үзе нәрсә ди? " 1941 елның җәе иде. Тыныч иртә иде. Балалар әле матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде.

8 укучы. Ватан куркыныч астында,

Кылыч ал, мәгърур халык !

Туган ил безне чакыра,

Яшәсен җирдә хаклык !

Кырларда алтын арышлар

Шиңгәннәр нигә болай?

Нигә килми уракчылар?

Кайда син, матур тургай?

5 укучы. Ник сайрамый сандугачлар?

Аккошлар күлдән киткән...

Урманда янган агачлар,

Күлләрнең суы кипкән...

... Йортсыз калган мескен ана,

Баласы үлеп ята.

Чәчләре тузган баланың,

Күзләре аның сулган.

Канга буялган яулыгы

Кып-кызыл байрак сыман.

4 укучы Килегез, кешеләр, карагыз,

Күрегез, ышаныгыз.

Эндәшә безгә балабыз -

Дошманнан үч алыгыз! ("Дошманнан үч алыгыз!")[4.150]

2 укучы. " Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакырды.

Вальс ( егетләр пилоткаларын киеп чыгып китәләр, кызлар аларны озатып кала)

Җыр "Озатып вокзаллар каршында..... Р. Әхмәтҗанов сүзләре

Ф. Әхмәдиев музыкасы

Мин сугышта солдат идем. Мин хәбәрсез югалган идем."[2.5]

Мин дошман кулына эләктем һәм шул көннән алып бик озак вакытка

"хәбәрсез югалып" калган идем."[2.6]

6 укучы. Газаплы әсирлек көннәре башлана. Язучы әсирлектән кача, дошман оясыннан кача алу - үзе зур батырлык түгелмени?

3 укучы. "Мин әйттем җиргә :

Ышанычыңны

Синең үтәдем.

Юллар аркылы,

Еллар үтәли,

Үз гомеремне

Бардым күтәреп.

Атлап та бардым,

Йөгереп тә уздым.

Окопта яттым,

Давылга чыктым.

... Соңгы сүз итеп,

Соңгы сулышта :

Рәхмәт, Җир-ана,

Рәхмәт! - диярмен.("Түлисе әҗәтләрем")[3/114]

6 укучы. Быел халкыбызның туган җирне фашист илбасарларыннан азат итүләренә - Бөек Җиңүгә 70 ел. Бу көнне һәрбер исән калган сугыш ветераны - солдат, тигезсез сугышның безнең Җиңү белән тәмамлануы турында уйланыр. Хәбәрсез югалганнарны, сугыш кырында ятып калган солдатларны -полкташларын барлар. Күзләреннән көмеш яшьләре тәгәрәп, күкрәгендәге орден-медальләрне юып төшерер.

4 укучы. Әйе. ..."Бу көнне карт солдат сугыш аша узган авыр елларын исенә төшерер. Окопташларын сагынып хәтеренә алыр. Ул солдат бу көнне шатланыр да, горурланыр да. Ул моңа хаклы : ут һәм кылыч белән безнең сөекле Ватаныбызга шашынып ташланган иң явыз дошманны - фашизмны тар-мар итеп, үз туган халкына бәхет алып кайтты бит ул, һәр өйгә кояшлы шатлык алып килде. [1.154

2 укучы. "...Сугыш авыр булды. Ул сугышка балалар да катнашты. Бәлки, алар синең яшьтә генә булганнардыр ул вакытта. Туган илне, тормышны чиксез ярату хисе аларны бик иртә солдат итте. Алар пехота дивизияләрендә, артполкларда, разведка батальоннарында, партизан отрядларында онытылмаслык батырлыклар күрсәттеләр." [1.156]

1 укучы. "... Әнә, безнең шәһәрнең бакчалы мәйданында ак тимердән биек монумент тора. Кил, иптәш, тукта шунда. Бүрегеңне сал да уйла. Безнең алда - билгесез солдат. Аны ил күптән югалткан инде. Кем ул? Кайдан? Бәлки, синең бабаңдыр, бәлки синең атаңдыр. Ул - бүгенге яз өчен, синең һәм минем бәхетем өчен һәлак булган баһадир. Ә бүген ул солдат мәрмәр пьедесталда - атакага барган чагында егылып калган килеш кулын алга сузган."[1.155]

8 укучы "... Ул үзенең соңгы сулышында, , соңгы кабат : "Карагыз, әнә анда, сез узасы юлларда дошманнар бар әле, уяу булыгыз, язны, чәчәкләрне саклагыз!"- дип безгә эндәшә кебек.

  • Без уяу ! - дип әйтәбез аңа".[1.155]

2 укучы." Һәйкәл төбендә кып-кызыл тюльпаннар. Менә биредә, нәкъ монумент алдында, мәңгелек ут яна. Без шушы утка карап торабыз. Кызыл тюльпаннар нәрсәгә охшыйлар? Алар шушы мәңгелек утка охшый, иптәшем."[1.155]

3 укучы." Очрашырга телим давыл белән,

Солдат кебек юлда мин һаман .

Ил чакырса мине набат кагып,

Мин хәбәрсез җирдән югалмам.

Тагын, тагын әле яши алсам,

Миңа атап бәйрәм ясарсыз.

Тантанага инде килми калсам,

Ул фронттан кайталмады, диеп,

Минем хакта хәбәр язарсыз." ("Фронттан кайталмасам")[3.158]

4 укучы. " Мин юлларны җир өстендә

Адым саен санап йөрдем.

Сугышта да, тормышта да

Мин бер гади солдат идем." ("Автопортрет")[3.119]

Алып баручы. Әйдәгез, барыбыз да барлыйк бүген батырларны, хәбәрсез югалганнарны, Җиңү алып кайткач, авыр ярлардан вафат булганнарны. Фашист концлагерьларында газап чиккән, ләкин намусларын сатмаган, күңелләрендә йөрткән туган җиргә, Ватанга тугрылыклы булып калган әсир солдатларга баш иеп, хөрмәт белән искә төшерик аларны.

5 укучы. Аларның әхлак сафлыгына, мәңгелек батырлык үрнәгенә дан җырлыйк. Кеше булып калу - зур бәхет ул. Бүген - аларның бәйрәме.

6 укучы. Әйе, бәйрәмнең шундые бу - шатландыра да, уйландыра да, моңландыра да торганы...

Сценарийга презентация тәкъдим ителә.

Урыны-урыны белән музыка кулланырга була. (курай )

Кулланылган әдәбият :

  1. Нәби Дәүли. Хәерле көн, дуслар. Казан : Татар. кит. нәшр . - 1972.

  2. Нәби Дәүли. Повесть. Яшәү белән үлем арасында. Җимерелгән бастион.Роман.Казан :Татар.кит.нәшр.., -1990.

  3. Нәби Дәүли. Мин җирдә калам. Шигырьләр .Казан : Татар.кит. нәшр., -1980.

  4. Бөек Ватан сугышы поэзиясе : "Шигырьләр һәм поэмалар. - Казан : Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005.

  5. Җырлар китабы.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал