7


  • Учителю
  • Статья на тему : Хезмәт тәрбиясе (7 класс)

Статья на тему : Хезмәт тәрбиясе (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Хезмәт тәрбиясе

Кем эшләми, шул ашамый, ди халык мәкале һәм хезмәтнең кеше тормышындагы зарурилыгын әйтеп бирә. Хезмәтнең яшәү өчен әһәмиятен аңлаткан мәкаль-әйтемнәр халык авыз иҗатында бик күп. Бу элек-электән татар халкында хезмәткә ихтыяҗның зурлыгы, халкыбызның хезмәт итүе, эшчәнлеге турында сөйли. Халыкта хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә. Балага хезмәт тәрбиясе бирүдә иң әһәмиятлесе - шәхси үрнәк. Шулай ук кечкенә яшьтән үк баланы хезмәткә тарту, яшь үзенчәлеген исәптә тотып эшне катлауландыра бару да кирәкле шарт. Аңлату, күрсәтү, киңәш бирү, өйрәтүдән башка хезмәт тәрбиясен биреп булмый. Хезмәт турындагы мәкаль-әйтемнәр дә хезмәт кагыйдәләре буларак иҗат ителгән. Моннан тыш эшчәнлек системалы булырга тиеш, шул чакта гына күнекмә булып формалаша ала һәм хезмәткә ихтыяҗ барлыкка килә. Хезмәт тәрбиясендә мактау-хуплау зур урын алып торган, әмма тиешсезгә яки артык мактауның зыянлы булуын да халкыбыз яхшы аңлаган. Гаепләү, шелтә белдерү, ризасызлык эшнең нәтиҗәсе буенча эшләнергә тиеш. Хезмәт тәрбиясендә хәтта халкыбызда җәза бирү дә күзәтелә . Күбрәк ул эшне яңадан эшләтү формасында башкарыла.

Хезмәт тәрбиясе бирү шактый катлаулы һәм күпкырлы. Шуңа күрә дә зур игътибарга лаек, чөнки хәзерге заманда кеше хезмәте, бигрәк тә физик хезмәт фән-техниканың алгарышы нәтиҗәсендә җиңеләйде.

Халкыбыз элек-электән хезмәткә намус белән караган, бер эштән дә курыкмаган. Хезмәт сөючәнлеген буыннан буынга мирас итеп тапшырган. Күренекле шагыйребез Г. Тукай шигъри юллары да моны раслый кебек:

«И сабыйлар, эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш;

Эш агачы һәрвакытта

Бик юмарт китерер җимеш».

Хезмәт - кешедән акыл яки физик көч таләп итә торган максатлы эшчәнлек, эш. Бу юллар «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» ннән алынган. Халыкта хезмәтнең кешене өч төрле җәфадан дәвалавы әйтелә: беренчесе - ялкаулыктан, икенчесе - әхлаксызлыктан, өченчесе - ямансулаганнан.

Халкыбыз гадел хезмәт көче белән хәләл ризык ашап, намуслы һәм гадел тормыш алып барган. Шуны онытмасак иде.





Файдаланылган әдәбият

  1. Җәләлиев Ш. Татар халык педагогикасы. - Казан: Мәгариф, 2000

  2. Шәрипова С.. Кеше - сәламәтлек - ислам . _ Казан: Татар.кит.нәшр., 1995, 60 нчы бит







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал