7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие ко дню рождения Г.Тукая на тему Дуслар җыелган җирдә

Внеклассное мероприятие ко дню рождения Г.Тукая на тему Дуслар җыелган җирдә

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Яшьләр җыелган җирдә.

(Мәктәп театрлары өчен сценарий)

Субаш мәктәбе.

Катнашалар:

1 нче а.б (егет)

2 нче а.б (кыз)

Яшүсмер кызлар: Миләүшә, Энҗе, Илүзә, Алинә, Нәргизә, Гүзәл

Ана: Гөлүзә

Яшүсмер егетләр: Вильдан (кунак егет), Рәниф (шүрәле), Игорь

1 нче а.б

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

2 нче а.б

Театр- яктылыкка ,нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

1 нче а.б

Театр көлдерәдер,уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

2 нче а.б

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең

Көләрлек булса, булмаса-еларсың.

1 нче а.б

Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,-

Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

Бергә:

Театр- яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә!

1 нче а.б

Хөрмәтле дуслар! 2016 елның 26 апрелендә бөек Тукаебызга 130 ел тула. Һәр татар кешесе өчен кадерле ул Г.Тукай.

Җыр "Бәйрәм бүген"

1 нче күренеш

(урман, агачлар, яшеллек. Ике яктан алып баручылар чыга)

1 нче а.б

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл -Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр.

2 нче а.б

Гәрчә анда тумасам да,мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

1 нче а.б

Ул авылның һич онытмыйм, һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

2 нче а.б

Зурмы? Дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә- инеш кенә.

1 нче а.б

Анда бик салкын вә бик эссе һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

2 нче а.б

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың бер чиләк.

1нче а.б

Бик хозур! рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар , хәл җыеп күккә карап.

2 нче а.б

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.

1 нче а.б

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр,яшелдән чәчкәләр

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Татар киемнәреннән киенгән кызлар керә.

Энҗе: Кызлар, туктыйк, тагын да эчкәрәк керсәк, адашырбыз.

Алинә: Кызлар, үләм, куркам. Әнә теге почмакта нәрсәдер кыштырдый.

Илүзә: Куйсанә, нәрсә булсын.

Алинә: Әйдәгез курыкмас өчен җыр җырлар җыябыз. Гөлүзә кайда безнең?

Гөлүзә: Монда, монда, кайда булсын.

Илүзә: Әйтәм аны сөйләшми дә, чиләге тула язган бит инде моның. Әйдә башла әле теге матур җырыңны.

"Туган авыл" җырын җырлый

Энҗе: Кызлар, кызлар дим, кыштырдый инде! А-а-а-а (кычкыра)

Куак арасыннан Шүрәле чыга

Гүзәл: (кызларны ишарә белән чакырып ала, пышылдап)

Каушамагыз! Бу, Рәниф бит. Әйдәгез, җитәкләшеп җырлыйбыз.

"Шүрәле" җыры

Рәниф: Ай-яй кызлар, җен белән бер икәнсез. Малайлар белән сөйләштек тә, җиләккә киткәнегезне белгәч, куркытырга план кордык. Табан ялтыратырсыз дип уйлаган идек. Ай-яй..

Гүзәл: чыга, шигырь сөйли. "Шүрәле" өзек

Миләүшә: Кара, кызлар, Вильдан да кайткан. Туган авылыңны сагынып кайттыңмы?

Вильдан: шигырь белән җавап бирә.(сөйли)

Энҗе: Әйдәгез, өйгә кайтырга кирәк. (Китәләр)

2 нче күренеш

Әни: җырлый

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тыршып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу.

Альмир керә.

Гөлүзә(әни): Улым, апаңнар җиләккә китте. Адашып йөрмәсеннәр, дип куркам, урман буеннан гына кычкырып чакырып ал шуларны.

Альмир: Әни, аз гына Акбай белән уйныйм да, хәзер барам, яме! Акбайны да үзем белән алам!

</ 1 класс

2класс күбәләк чыга

3 класс "Шаян песи"

Кызлар кайта.

Илүзә: Өйләргә таралышканчы бераз уйнап алыйк,

әле.

Берсе: Нинди уен?

Алинә: Йөзек салышлы.

Йөзек салыш уены.

-Кемдә йөзек йөгереп чык?

-Нишләтәбез?

-Җырласын.

Игорь «Пар ат» җырын җырлый.

Уен дәвам итә.

-Кемдә йөзек йөгереп чык?

-Нишләтәбез?

-шигырь сөйләсен.

3 класслар

Уен дәвам итә.

-Кемдә йөзек йөгереп чык?

-Нишләтәбез?

-Биесен.

-Мин үзем генә биемим, дус кызларым белән биим.

Кашыклар белән татар биюе.

Энҗе: Кызлар, җитәр. Монда уйнап йөреп кенә булмый, өйдә эшләр дә күп.

Нәргизә: Бу эссе дә бер дә эшлисе килеп тормый.

Эшләмичә бер нәрсә дә булмый. Менә Тукай абыйның "Эшкә өндәү" Шигырен тыңлап карыйк.

4 класслар шигырь «Эшкә өндәү"

Вильдан:И, дусларым! Шушындый шигырьләр, җырлар башкарырга туган телебез Тукай теле кирәк. Җырлыйк та өйләребезгә таралышыйк.

(Барысы бергә Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын башкара) Залда утыручылар да кушыла.



























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал