7


  • Учителю
  • Татар теле дәресе «Тырыш кыз» «Өйдә булышу» бүлеге. 3 класс

Татар теле дәресе «Тырыш кыз» «Өйдә булышу» бүлеге. 3 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: ”Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 32нче урта гомуми белем мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесеТатар теленнән “Өйдә булышу” бүлеге буенча дәрес планы. 3нче сыйныф .Төзеде:Харитонова Сирина Зуфаровна.Яр Чаллы шәһәре2014 елДәрес темасы:”Тырыш кы
предварительный просмотр материала



"Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 32нче урта гомуми белем мәктәбе"

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе



Татар теленнән "Өйдә булышу" бүлеге буенча дәрес планы.

3нче сыйныф .

Төзеде:Харитонова Сирина Зуфаровна.

Яр Чаллы шәһәре

2014 ел



Дәрес темасы:"Тырыш кыз"тексты белән танышу.

Дәрес тибы:ЛГКК



Максат(укытучы өчен):

1.Текст аша "Өйдә булышу" темасы буенча сүзләрне искә төшерү;

2.Татар теле авазларын дөрес әйтә белүне камилләштерү;

3.Логик фикер йөртә белүләрен үстерү;

3.Тырышлык,эш сөючәнлек кебек сыйфатларны булдыруга омтылыш тудыру.

Максат(укучылар өчен):

1.Текстны татар теленә хас булган үзенчәлекләрне искә алып уку;

2.Укытучы сорауларына тулы,аңлаешлы,дөрес җаваплар бирә алу;

3.Гаиләдә әти-әниләренә булышу теләкләрен көчәйтү;

Җиһазлау:Интерактив такта.Укучыларның мәкальләр эчтәлеге буенча ясаган рәсемнәре.

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты.

-Исәнләшү

-Дежур рапорты

Сыйныф белән әңгәмә:

-Хәзер елның кайсы фасылы?

-Хәзер көзнең нинди ае?

-Көзнең ничәнче ае?

-Сиңа көз ошыймы?Ни өчен?

2.Фонетик зарядка.-Э-Ы,-О-Ө авазларын кабатлау.

-эш-тыш

-эшчән-тырыш

-эшли-тырыша

-мин эшлим-алар тырышалар

3.Төп өлеш.

-Балалар тактага карагыз һәм укыгыз.(2нче слайд)

-Болар нәрсәләр?

-Мәкальләр.

-Мәкальләр нәрсә турында?

-Тырышлык,хезмәт турында.

Өй эшен тикшерү.

-Безнең өй эше дә шушы мәкальләр буенча рәсем ясап алып килергә иде.Әйдәгез өй эшен тикшереп алыйк.( Укучыларның рәсемнәре карала)

Балалар безнең дәресебез дә эш ярату,тырышлык турында.Без өйдә нәрсәләр эшлибез?Искә төшереп алыйк.

-Бу кем?Ул нишли?(3-8нче слайдлар)

Текст белән танышу.

-Ә хәзер без сезнең белән бер текст белән танышырбыз.Китапларның 28нче битен ачыгыз,текстны табыгыз һәм мине тыңлагыз.

-Ә хәзер үзегез эчтән укыгыз.

-Текстта авыр әйтелешле яки яңа сүзләр бармы?

-Текстагы авыр әйтелешле,яңа сүзләрне кабатлау.(10нчы слайд)

Үрнәк уку.(3укучы текстны кычкырып укыйлар)

Физминутка."Күрсәт әле үскәнем"

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек идән юалар?

Менә шулай(2) шулай идән юалар.

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек сулар сибәләр?

Менә шулай(2) шулай сулар сибәләр.

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек тузан сөртәләр?

Менә шулай(2) шулай тузан сөртәләр.

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек утын яралар?

Менә шулай(2) шулай утын яралар.

Укытучы сорауларына җавап бирү.

-Текст нәрсә турында?Кыскача кем сөйли?(1укучы текстны русча сөйли)

-Кызның исеме ничек?Әйдәгез исем бирик.(Гүзәл)

-Гүзәлнең әти-әнисе кая киттеләр?

-Гүзәл өйдә кем белән калды?

-Алар өйдә нәрсәләр эшләделәр?

-Гүзәл нишләде?

-Гүзәлнең апасы нишләде?

-Гүзәл күлмәк тектеме?(текмәде)

-Гүзәлнең апасы савыт-саба юдымы?(юмады)

-Ничек уйлыйсыз,Гүзәл нинди кыз?

-Ә сез үзегез тырыш балалармы?Сез өйдә булышасызмы?Нәрсәләр эшлисез?

Аерым сүзләрдән җөмлә төзү.(11-12нче слайдлар)

-Без,эшчән,түгел,балалар,ялкау,без

-Кунаклар,килә,җыештырабыз,шуңа күрә,өй,безгә,бүген,без

-Барлык,тырыш,эшчән,балалар,сыйныфта,безнең,һәм

Җөмләләрне дәвам ит.(13-14нче слайдлар)

-Мин тырыш кыз(малай),чөнки...

-Мин әнигә булышам,чөнки...

-Әни миңа рәхмәт әйтә,чөнки...

-Әнинең өйдә эше күп,шуңа күрә...

Инде текстка исем дә бирик.Мин сезгә берничә вариант тәкъдим итәм сез сайлап алырсыз.(15нче слайд)

-Тырыш балалар

-Тырыш кыз

-Әниләр кунакта

4.Йомгаклау.

-Без бүген дәрестә кем турында укыдык?Гүзәл нинди кыз?Ул сезгә ошадымы?Ни өчен?

-Укучыларның дәрестә катнашуларын бәяләп билге кую.

-Өй эше:"Син өйдә ничек булышасың?"7-8 җөмлә төзеп кил,рәсем яса.(16нчы слайд)

-Дәрес тәмам.Сау булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал