7


  • Учителю
  • Разработка вне классного мероприятия 'Праздника Букваря'

Разработка вне классного мероприятия 'Праздника Букваря'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әлифба бәйрәме

(Әдәби - музыкаль кичә)

Максат:

1. Укучыларны Әлифба китабының әһәмиятен аңлату;

2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

3. Әти-әниләр һәм мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгыту, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  • укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау;

  • тырышып укуның кирәклеген исбатлау;

  • шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү;

  • фәннәргә карата кызыксыну, китап укуга омтылыш уяту;

  • күп белергә омтылучанлык, игътибарлылык, җаваплылык, бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү;

  • ирешкән уңышларга шатланырга өйрәтү.


Җиһазлау: магнитофон, диск, компьютер, интерактив такта, проектор, слайдлар, әкиятне сәхнәләштерү өчен костюмнар.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән, музыка уйнап тора. Шарлар, чәчәкләр эленгән. Уртага язу эленгән.

РӘХМӘТ, СИҢА ӘЛИФБАМ!

Кичнең барышы:

(Математика һәм Белмәмеш булып киенгән өлкән сыйныф укучылары керә)

Белмәмеш: Ай-һай, математика бабай, безне бик зурлап каршы алалар!

Математика: Әгәр син 1 нче сыйныф укучылары шикелле яхшы итеп укый белсәң, болай да чыккан ачуымны кабартып, шулай дип тормас идең. Монда бер дә математика дип язылмаган шул.

Б: Ә нәрсә дип язылган? Минем дә беләсем килә.

М: Әлифба-а-а имеш...

(Бәйрәмчә киенгән укучы керә)

Укучы: Нәрсә булды? Нигә бәхәсләшәсез?

Б: Минем язуда нәрсә язылганын беләсем килә.Хәрефләрне танып бетереп булмый, безнеңчә язылмаганмы шунда.

М-й: Нишләп безнеңчә булмасын. Саф татарчыа, ана телебездә язылган.

(Математика пырылдап бер баштан бер башка йөри)

М: Дөрес түгел бу. Мин ул фәннәр патшасы! Мин булырга тиеш бу бәйрәмнең хуҗасы! Хәзерге заманда бигрәк тә. Табып кара син компьютерда менә бу хәрефне. Ә мине бөтен дөнья танырлык итеп язалар!

Б: әйдәгез алайса, үзгәртеп язабыз. Рәхмәт сиңа , математикам!

У: Хөрмәтле математика. Әгәр дә әлифбадан хәреф танырга өйрәтмәсәләр, синең беренче битеңдә язылган математика сүзен дә укып булыр иде микән соң?

Б: Чынлап та хәреф танымасаң синең кем икәнеңне дә белмәсләр иде.

М: Әйе шул. Шулай булып чыга. Әйдәгез бәйрәм булгач бәйрәм булсын.

1 нче сыйныф укучылары яна ашыгыйк.

(Ашыгып чыгып китәләр)

Музыка астында бәйрәмчә киенгән укучылар керә. Алда бер малай һәм бер кыз Әлифбаны җитәкләгән. Әлифба уртада әзерләнгән тәхеткә утыра.

1 у. Кадерле китабыбыз. Күрәсеңме сине хәрмәт итеп күпме халык җыелган.


2 у. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме -

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме.


3 у.Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле !

Дөньяны гөрләтсен

Әлифба бәйрәме.


4 у.Әлифбабыз тәмам булды,

Без җыендык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә.


5 у.Бөтен хәрефне беләм,

Алардан сүзләр тезәм.

Тукталып уйлап куям -

Мин бит өйрәндем диям!


6 у. А дан Б ны аерырга

Иҗектән сүз ясарга

Син өйрәттең, Әлифба!


7 у.Иң кадерле әти сүзен

Иң ягымлы әни сүзен

Укырга һәм язарга

Син өйрәттең, Әлифба!


8 у.Ап-ак кәгазь битенә

Матур сүзләр язарга

Син өйрәттең, Әлифба!


9 у. Хәреф авазларның серен

Сөйләдең безнең өчен

Безне, нәни дусларыңны

Белемле итәр өчен.



10 у. Туган җирне яратырга

Гел игелек таратырга

Син өйрәттең Әлифба

Рәхмәт сиңа Әлифба!

(Әлифба җыры җырлана)


ӘЛИФБА: Дусларым!

Горурланам һәм сокланам

Мине якын иттегез.

Бу бәйрәмгә зур тырышлык

Хезмәт куеп килдегез.

Минем сезгә бүләкләр һәм ТАНЫКЛЫК тапшырасым килә.

(Таныклыклар тапшыра)

Укытучы: Әйе. Белем үрләрен яулау бик җиңел булмады. Ләкин сез бик тырыштыгыз: укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, үзара дус - тату яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәндегез.

Хөрмәтле әти-әниләр. Әбиләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур. Рәхмәт сезгә!

Бергә: Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

(Мин рәхмәт хаты, ә укучылар әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.)

Әлифба:

Шатланып, горурланып

Китәм сездән хушыгыз.

Мин киткәч тә сынатмагыз

Бик тырышып укыгыз.

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Сау бул, Әлифба!

(Әлифба чыгып китә)

Әдәби уку: Исәнмесез, минем

Сөекле дусларым!

Тырышып укучы

Кызларым,улларым.

Мин әдәби уку булам!

Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнне

Мин әле өр-яңа

Бер тапсыз битләрем .

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя

Мәкальләр күтәреп

Май ае беткәнче укырга җитәрлек.

Әйдәгезтаныш булыйк. Мин Әдәби уку булам. Ә сез?

11 у. Әгәр ничәү дисәгез

Классыбызда бишәү без.

Аерылмас дус булып

Тату булып үсәбез.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал