7


  • Учителю
  • Сценарий вне классного мероприятия 'Әлифба бәйрәме' (1 класс)

Сценарий вне классного мероприятия 'Әлифба бәйрәме' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әлифба бәйрәме

Җыр: "Әссәләмәгаләйкүм"


А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

1 б. Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр, карагыз:

Без бергәләп күңел ачабыз.


2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - балачак.

Ә тагын да шәбрәге

Әлифба бәйрәме булачак.


3 б. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә -

Әлифба бәйрәме!


4 б. Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!


5 б. Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Ә аңарчы көн буена

Бакчага йөргән идек.

6 б. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.


7 б. Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.


8 б. Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.


9 б. Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.


10 б. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабикәбез,

Котла син безне бүген.


(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)


Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.


  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)

  • Әнисен санламыйча авырган җәнлек турындагы әкиятнең исеме ничек? (куян кызы)

  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)

  • Ташбака ярышта кемне җиңгән? (Куян)

  • Шаян куян тактага нинди сүзләр язган?(яшел, яшен)

  • Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!...

  • Клоунны кайсы хәреф битендә күрдегез? (Ц)


И Л Ф Ә А Б - хәрефләрдән сүзләр төзү


Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

Аз да түгел,

Күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)


Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,

Кадерле Әлифбабыз!

Рөхсәт ит "Зур рәхмәт,

Мең рәхмәт", дияргә!


Җыр: "Әлифбам"

(Математика керә)

М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  • Укырга

  • Язарга

  • Санарга

  • Дус,тату булырга

  • Җырларга

  • Биергә

  • Туган илне сөяргә

М. Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)

Балаларга кызыклы мәсьәләләр

  1. Ике сыерның ничә мөгезе бар? (4)

  2. Ике кәҗә бәтие басып тора. Аларның берсе Балтачка, берсе Малмыжга караган. Алар берсен берсе күрәме? (Юк)

  3. Нинди фигураның башы да, ахыры да юк.(әйләнә)

  4. Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган? (7)

  5. Атнада ничә ял көне?

  6. Ничә предмет бер пар була?

  7. Кешедәге парлы әгъзаларны сана? (Кул, аяк, күз, колак, каш)

  8. 6 саны барлыкка килсен өчен 2 гә ничәне кушарга кирәк?

  9. Сезнең класста ничә тәрәзә бар?(2)

  10. Фил зурмы, әллә мөгезборынмы?


М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.Сау булыгыз!


А.б. Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.

  • "Адашкан сүзләр" уены.

1. Карлыгач пешеп утыра

Су буенда куакта.

Ә карлыган очып йөри

Зәңгәр күктә еракта.


2. Чиста күлмәген киеп

Бака мәктәпкә килгән.

Балалы суга төшкән

Озын ботлы бер челән.

Балалар хәрефләрдән сүзләр төзиләр, Кошлар Ашханә Зоопарк

Балалар төзегәндә әти - әниләргә уен

"Әйләнчек яки түгәрәк сүзләр" - әти-әниләр өчен уен. (кадак, кабак,...; чәкчәк, былбыл, тартар, ләлә, ... )


  • Ял итү (физминутка) "Носики"


А.б. Кадерле укучылар! Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.


1 б. Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?


2 б. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.


3 б. Әти-әнием дә әле

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.


4 б. Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде...

Юк ла, хуш димик, исән бул -

Син аерылмас дус инде!

5 б. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!


Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел "5" кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!

(Туган тел керә)


Т.т. Исәнмесез, дусларым!

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.


Туган тел - иң татлы тел.

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!


Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.


А.б. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Җыр: "Туган илебез"


(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру)


А.б. Бәйрәм белән котлыйм барчагызны

Сезгә бәхет,шатлык өләшәм.

Залда утыручы якын дуслар

Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.


Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

Тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр болар-бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

Җырламыйча көн итмиләр.

Җырсыз бер бәйрәм булмый.

Безнең балалар җырламаса,

Мәктәптә бер ямь булмый.

  1. Җырлый Инсаф Шакиров һәм Илдан "Мин шофёр"


  1. Нәфис сүз "Алинә Николаева " ""


.Шаулат, шаулат бию көен

Ашкынсыннар барысы да.

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең балалар дисеннәр.

  1. Татар халык биюе


Һәр дәвердә, һәр халыкта

Җыр гомернең юлдашы.

Бер шатлыкта, бер тансыкка,

И күңелкәй, җырлачы!

  1. Җырлый Алина Николаева "Рәхмәт әнием"


  1. Нәфис сүз. Сөйли 1класс егетләре Роберт Миңнуллин "Телевизор булды баш"


6. Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле.

Бию " "


Җырлыйк әле, җырлыйк әле.

Безнең үз җырыбыз бар

Үз җырыбызны җырларга

Безнең үз җырчыларыбыз бар.


7.Җырлый Искәндәр Зарипов, Рамазан Гилмуллин


  1. Нәфис сүз. Сөйли Инсаф Шакиров "Авыр хәл"


  1. Ә хәзер сезнең игътибарга "Сертотмас үрдәк" әкиятен тәгъдим итәбез.


10.Әти-әниләр балаларыгыз нинди осталар.Матур итеп бииләр, җырлыйлар.Ә хәзер әйдә сез дә бераз осталыкларыгызны күрсәтеп алыгыз әле.

Әкият сәхнәләштерү "Шалкан".


1 а.б.

Тирән упкыннарга юлыкмыйк без,

Очраса да юлда киртәләр

Нинди бәхет еллар тыныч булса,

Тик хәерле булса иртәләр.

2 а. б.

Имин булып атсын таң кояшы

Йөзегезгә нурлар сибелсен

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР

1. Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: «Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була»,- диде. Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: «Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында, икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас»,- диде.

Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?

2. Бер кеше бер җиргә барырга сәфәргә чыкты. Үзе белән бер бүресе, бер кәҗәсе, янә бер кәбестәсе бар иде. Бара торгач, бер елга аркылы кичәргә кирәк булды. Кичү өчен бер кечкенә көймә генә бар, әлеге нәрсәләрнең барысын бер юлы төяп чыгар хәл юк, берәм-берәм чыгармак кирәк. Әгәр әүвәл бүрене икенче якка чыгарып куйса, кәҗә белән кәбестә бу якта кала да, кәҗә кәбестәне ашый. Әгәр кәбестәне элгәре чыгарып куйса, бүре белән кәҗә бергә калып, кәҗәне бүре ашый. Әгәр кәҗәне элгәре чыгарып куйса, икенчесен чыгарганда, кәҗә катына йә бүрене, йә кәбестәне чыгарырга кирәк була. Кәбестәне чыгарса - кәҗә кәбестәне ашый; бүрене чыгарса - бүре кәҗәне ашый.

Минем беләсем килә: ул кеше елганы ничек итеп кичәр?

3. Ике бик шәп атның хуҗалары чабышмакчы булганнар. Бу чабышның кызыгы шул: кемнең аты соңрак килсә, шул атка ун мең сум акча бирергә булганнар. Икесе дә, атларына менеп, чабып китә торган урынга килгәннәр. Чабышырга әмер булган, әмма чабышучылар урыннарыннан кузгалмыйлар да икән.

Бераз торгач, тамаша күрергә килгән кешеләрдән берсе, яннарына барып, чапмауларының сәбәбен сораган. Тегеләр эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатканнар. Сораучы кеше бары ике генә сүз әйткән. Шуннан соң чабышучылар, атларын бөтен көчләренә кыйный-кыйный, чабып та киткәннәр. Берсенең аты артта калган, шуңа ун мең сум акча биргәннәр. Әлеге кеше ат хуҗаларына нинди сүзләр әйткән?

4. Бер кеше мең сумга йөз баш мал алган. Ат - илле сум, сыер - утыз сум, сарык биш сум тора. Бу кеше ничә баш ат, ничә баш сыер һәм ничә баш сарык алган?

5. Бер укучы зоология бакчасына барып кайткан. Иптәшләре аңардан: «Бакчада нәрсәләр күрдең?» -дип сораганнар. Бу укучы:

- Попугайлар, антилопалар, мөгезборыннар күрдем. Ә күпме икәнен үзегез исәпләп белегез. Мин барысы уналты баш, унсигез мөгез һәм илле ике аяк күрдем,- дип җавап кайтарган.

Ул ничә попугай, ничә антилопа һәм ничә мөгезборын күргән?

6. Авылдан килгән бер укучы, шәһәрдә фатир эзләп, бер кешегә кергән. Фатир хуҗасы аңа болай дигән:

- Әүвәлге айда бер сум, икенче айда ике сум, өченче айда өч сум, шулай уникенче айда унике сум түләрсең,- дигән.

Укучы шуңа риза булган, ләкин ул да бер шарт куйган:

- Син,- дигән укучы,- әүвәлге айда миңа ике тиен, икенче айда дүрт тиен, өченче айда сигез тиен, шул рәвешчә һәр ай саен алдагы айдан ике мәртәбә арттырып кайтарып бирерсең,- дигән.

Фатир хуҗасы, моны бик юк кына акчага хисаплап, шуңар риза булган. Бер елдан соң исәпләшкәндә, кемнән күпме акча чыгарга тиеш булыр?

7. Берәү улын базарга бер кәрҗин йомырка сатарга җибәрде. Аңар сатарга насыйп булмады: бер исерек, бәрелеп, йомыркаларын ватты. Бала елап, тавыш купты, казыйга хөкемгә килделәр. Казый баладан:

- Кәрҗинеңдә ничә йомырка бар иде? - дип сорады.

Бала әйтте:

- Мин ничә булганын белмим, анам кәрҗингә салганда икешәр-икешәр санады - берәү артты; өчәр-өчәр санады -берәү артты; дүртәр-дүртәр санады - берәү артты; бишәр-бишәр санады - берәү артты; алтышар-алтышар санады -берәү артты; җидешәр-җидешәр санады - артмады, төгәл килде,- диде.

Казый, исәпләп, ничә йомырка икәнен белде дә исеректән түләтте.

Кәрҗиндә барлыгы ничә йомырка булган?

8. Диңгез уртасындагы кечкенә бер утрауда бер көтүче үзенең малларын көтеп йөргәндә, утрауның бер читеннән ут чыгып, җил уңаена иңләп, көтү өстенә килә башлады. Уттан котылырга әмәл юк икәнен белеп, көтүче бер хәйлә корды... Утрау бөтенләй янып бетте, әмма көтүче бөтен көтүне саклап калды.

Бу көтүче нинди хәйлә корган?

9. Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган?

10. Әгәр төнге сәгать уникедә яңгыр яуса, җитмеш ике сәгатьтән соң көн кояшлы булырмы?

11. Утыра, ди, дүрт мәче,

Һәр мәче алдында - өч мәче,

Һәр мәченең койрыгында - бер мәче,

Барысы ничә мәче булган?

12. Очкан өч карга,

Кунганнар талга,

Өчәү кунса, бер тал артып кала,

Берәмләп кунсалар, бер карга артып кала.

Ничә карга, ничә тал?-

Җавабын үзең табып ал.

13. Йөз аршинлык баганага таракан менә. Көн буена утыз аршин өскә күтәрелә, әмма төн буена егерме аршин аска төшә. Бу таракан багананың башына ничә көндә менеп җитәр?

14. Бер малай туган. Әтисе аның туган көне саен дүрт сум акча сала барган. Акча егерме сумга җиткәч, улы өйләнгән. Акча егерме сумга җиткән җитүен, улы ничә яшендә өйләнгән була соң?

15. Берәүдән: «Син ничә яшьтә?» -дип сораганнар. Ул: «Әгәр дә минем яшемнең яртысына биш саны кушылса, моннан унөч ел элек миңа ничә яшь булганын табарсыз»,- дигән.

Ул хәзер ничә яшьтә була?

16. Бер кеше, сәгать кибетенә кереп, сәгатьләр сайлый. Соңыннан, бер сәгатьне күрсәтеп, хуҗадан сорый:

- Кыйммәтме?

- Ике йөз сум.

- Ә монысы? Монысы йөз генә сум.

- Төрегез алай булса шул йөз сумлыгын.

Ишектән чыгып барганда туктый да яңадан хуҗага әйтә:

- Юк, мин монысын алмыйм, миңа менә бу зуры ошый. Күпме дигән идегез әле?

- Ике йөз сум.

- Мин сезгә бит йөз сум биргән идем.

- Әйе, тагын бер йөз сум тиеш.

- Аның урынына алыгыз бу сәгатьне. Ул да бит йөз сум тора,- ди дә, баштагы сәгатен биреп, икенче сәгатьне алып чыгып китә.

Зур сәгать өчен ул күпме акча түләгән?

17. Бер малай велосипедта шәһәргә бара икән. Аңа каршы машина очраган. Анда алты хатын утыра икән. Бер хатынның кәрҗинендә ике тавык, ә икенчесенең бер пар киез итеге бар икән. Барлыгы ничә җан иясе шәһәргә бара?

18. Кышларга киткән казлардан бер төркем каз очып килгәндә, ул казларга каршы бер каз очрап аларга әйтте:

- Әссәләмәгаләйкем, йөз каз! - диде.

Ул төркем казларның берсе җавап биреп әйтте:

- Юк, без йөз каз түгел, без булыр идек йөз каз шул чагында: әгәр дә безнең чаклы тагы да бер булса, тагы да безнең яртыбыз чаклы булса, тагы да безнең чирегебез чаклы булса, аның өстенә син бер каз килеп кушылсаң, йөз каз булырбыз! - диде.

Инде белергә кирәк: ул төркем казлар эчендә ничә каз бар иде.

19. Өч сәүдәгәр бик күп мал белән бик ерак шәһәргә ярминкәгә барырга чыктылар, үзләре белән бергә өч хезмәтчеләре бар иде. Аларның хезмәтчеләре, юлга чыккач байларын таламакчы булып, үз араларында сүз куештылар. Ләкин өч бай өч хезмәтче, ике бай ике хезмәтче, бер бай бер хезмәтче бергә булсалар, таларга мөмкин түгел, шулай ук ике бай бер хезмәтче бергә булганда, талар хәл юк. Әмма ул хезмәтчеләр талар шул вакытта: әгәр ике бай өч хезмәтче яки бер бай ике хезмәтче белән бергә ялгыз калсалар... Аннан соң бара торгач, байлары бу хезмәтчеләренең бозык ниятләрен белделәр дә бик саклана башладылар. Алар барып җиттеләр бер иделгә. Кирәк булды иделне көймә белән кичәргә. Бары бер кечкенә көймә бар, ике кешедән артык утырыр хәл юк. Инде ни эшләргә? Иделдән дә кичәргә кирәк, хезмәтчеләргә дә талатмаска кирәк. Әмма көймәче юк, үзләре ишеп чыкмак кирәк.

Идел аркылы ничек кичкәннәр болар? Икәү утырып чыккач, шуларның берсе кире кайтырга тиеш була икенчеләрен алырга.

Табышмак җаваплары. 1. Картның - җиде, егетнең биш сарыгы бар.

2. Теге якка башта кәҗәне чыгара. Бу ярда бүре белән кәбестә кала. Аннары бүрене алып чыга да кәҗәне кире үзе белән ала. Бүре теге ярда үзе генә кала. Шуннан соң, кәҗәне бу якта калдырып, бүре янына кәбестәне чыгарып куя. Ахырдан кәҗәне алырга чыга.

3. - Атларыгызны алыштырыгыз! - дигән. (Кеше атына күчеп атлангач, һәр хуҗа аны. беренче китерергә, шулай итеп, үз атын артта калдырырга тырыша.)

4. Ун ат, ике сыер, сиксән сигез сарык алган.

5. Алты попугай, сигез антилопа, ике мөгезборын күргән.

6. Укучыдан - 78 сум, фатир хуҗасыннан 81 сум 90 тиен тиеш була.

7. Өч йөз бер йомырка булган.

8. Алгарак барып, ут төрткән дә шул янып үткән урынга көтүне күчергән.

9.Берәү дә калмаган. Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән.

10. Җитмеш ике сәгатьтән соң яңадан төнге унике була. Аяз булса да, кояш булмаячак.

11. Дүрт мәче булган. Алар өйнең дүрт почмагында утыралар. Һәр мәче үзенең койрыгында утыра.

12. Өч карга, ике тал.

13. Сигез көндә. (Баштагы җиде көн һәм җиде төндә җитмеш аршин юл үтә. Сигезенче көнне калган утыз аршинны күтәрелә дә багана башына менеп җитә.)

14.Егерме яшендә. Ул кәбисә елда, 29 февральдә туган була.

15. Утыз алты яшьтә.

16. Йөз сум түләгән.

17. Шәһәргә малай үзе генә бара, Машинадагылар шәһәрдән кайта.

18. 36 каз.

19. Башта теге якка ике хезмәтче чыгып китә, аннан берсе кире кайта да өченче хезмәтчене дә алып китә, ә үзе бу якка әйләнеп кайта. Шуннан соң монда өч бай, бер хезмәтче, ә аргы якта ике хезмәтче була. Ике бай бергә теге яктагы ике хезмәтче янына чыгалар да, бер бай, бер хезмәтче кире кайталар. Бу якта ике бай, ике хезмәтче була. Аннан ике бай елганы кичеп, теге якта өч бай, бер хезмәтче була. Ул хезмәтче берәм-берәм бу ярда калган ике хезмәтчене күчерә.


1 а.б.

Тирән упкыннарга юлыкмыйк без,

Очраса да юлда киртәләр

Нинди бәхет еллар тыныч булса,

Тик хәерле булса иртәләр.

2 а. б.

Имин булып атсын таң кояшы

Йөзегезгә нурлар сибелсен

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.


1 а. б. Кадерле тамашачылар! Сау булыгыз, бәхетле яшәгез, матур уңышларга ирешегез, күкләребез һәрчак аяз булсын.

Таулар белән таулар очраша алмый,

Кеше белән кеше очраша.

Күрешмәсәк килер көннәр аша,

Очрашырбыз әле җыр аша.

Сау булыгыз дуслар, сау булыгыз,

Очрашырбыз әле җыр аша.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал