7


  • Учителю
  • Сыйныфтан тыш чара 'Алар даны мәңгелек'

Сыйныфтан тыш чара 'Алар даны мәңгелек'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән лицее





( Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу кичәсе)

Минһаҗева Н.Ф.

Тема: Алар даны мәңгелек (Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу).

Максат: Укучыларның Бөек җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү.


Җиһазлау: мультимедиа, рәсемнәр, фотолар.



Алып баручы. Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык-Бөек Җиңүнең

70 еллык бәйрәме якынлашу белән котлыйбыз.

Илебез күге 70 ел буе аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан.

Ранил. Исәнмесез, авыл уңаннары, сугыш һәм хезмәт ветераннары.

Алисә. Бүген без,сезнең батырлыкларга яңадан бер кат сокланыр өчен, сезгә дан һәм мәдхия җырлар өчен һәм сезнең түземлегез,сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.

А.Б. Хөрмәтле кунаклар!Бу җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел барган сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар 70 ел буена да, 100 буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгәлек .

Җыр "Туганнар тыңлагыз"

1.Туганнар тыңлагыз

Кушылып җырлагыз

Безнең җыр тынычлык турында.

Язатлык бйрагы,

Чын халык байрагы

Татар халыкның үз кулында.

2.Палачлар кызмагыз,

Без ирек куймабыз,

Кешелек бәхетен буарга.

Халыклар мул яшәр,

Кояш гел нур чәчәр,

Татарстан бәйсез булганда .

Көй яңгырый"Озатып вокзаллар кармында".

Ранил. Сезнең язмыш сугыш уты бн бергә үрелгән

Ранур.Ул еллары ничек онытасың

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир егетләр китте ил кырына

Алып көче тоеп үзендә.

Алмаз.Ирләр китте,кызлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп

Басу капкасына кадәр озата барды

Яше, карты барысы өзелеп.

Алсу. Ирләр китте,кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды ятимнә.

Нәзилә. 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакыт канга туймас фашист этләре авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоталар. Бөек ватан сугышы башлана.

А.Б. Тыңлагыз! Тыңлагыз!

Бүген иртән фашист юлбасарлары, сугыш игълан итмичә, безнең илебезгә басып керде. Илебез азатлыгы өчен ир-егетләрне яуга чакырабыз.

Бөек Ватан сугышы башланды.

Җыр "Озатып вокзаллар каршында"

Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар

Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.

«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…

Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала -
Кайтмаган солдатлар, солдатлар

Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.

Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында



Илназ. Без кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады,

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

Искәндәр. Иле исән калган батыр улың

Яши халкы белән ул бергә.

Тыныч тормыш өчен тырыша ул

Җырлап иген үсә ул җирдә.

Җыр. Мин кырларда иген үстерәм

Иминлеген тоеп илемнең.

Сугыш түгел, иген кырлары

Биләп алсын бөтен җир шарын.
А.б Хөрмәтле туганнар , ветераннар. Безнең якты киләчәгебез ,сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.

Туган җирләрдә еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлегенә, авылыбыз уртасында һәйкәл бар.

( И. Ләйлә башкаруында җыр. Ана-Ш.Алсу, һәйкәл- М.Булат).

Ана -Исәнме улым, менә мин тагын синең яныңда. Салкын түгелме балакаем.

Һәйкәл - Юк,әнкәем, салкынның нәрсә икәнен мин белмимен. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана -Нигә узеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме? "Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез", дигән идең.

Һәйкәл. - Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Меңнәр,миллионнар илебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштә башларын салды. Кайберәүләрнең сугышка киткән балаларының берсе дә кайтмады. Картлык көнеңдә ничек яшисең әнкәй?

Ана. -Бар да җитеш. Шәһәрдән шәһәргә кунакка йөрим. Бәлки мине тиз генә танымагансыңдадыр?

Һәйкәл. Таныдым, әмма кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, үзем дә, кызыл тимердән. Димәк, мәңгелек әнкәем.

Ана. Йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Һәйкәл. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен. Без бит Ватан өчен,бүгенге тыныч көннәр өчен һәлак булдык.

Ана. Шулай шул,улым, дөрес әйтәсең.

Г.Алмаз Узган авыр юлларыңны

Онытырга тырыш, ана

Яраларың да төзәлсен
Инде тынычлансана.

(Н.Гөлнар башкаруында "Ялгыз ана" җыры).

Гөлия. Ирләрне, улларны, туганнарны зур батырлыклар күрсәткән, тылдагы хатын-кызларыбыз аямыйча эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

Гөлчәчәк. Яшәү өчен, авлыдашларыбызның бәхете өчен күпме авылдашларыбызның гомере киселде.

Ниһаять,зур корбаннар биреп алынган Җиңү килде!

1945 ел 9 май.

Җыр: "Җиңү килде."

1 Ерак иде ул көн, озак көттек
Бер кайгы да урап узмады.
Мең ярым көн буе көрәш барды
Мең ярым көн буе көттек без аны.

Куш.

Җиңү килде, җирне нурга күмеп
Шатлык белән күзне чылатып
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден медальләрне чыңлатып.

2 Җиңү яулый тыныч көрәшчеләр
Гөлләр үсә Ватан кырында.
Илдән-илгә, телдән-телгә күчеп
Җыр яңгырый бәхет турында.

Ранил. Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны

Дан тынычлыкка!

Алисә. Картаймагыз әле ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз, җаннар

Сезгә тиеш әле бик күп язлар

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

А.Б. Тормыш дәвам итә.

Ә хәзер сезнең алда илебез киләчәге, булачак Ватанны саклаучылар, безнең укучы егетләребез. (Җыр.)

(Зурлар)

Кидем өскә соры шинельне

Яклар өчен туган илемне

Ил өчен утка кердең син

Дан, сиңа, дан, совет солдаты.

(Кечкенәләр)

Атларда чаба малайлар (2)

Атлары да, атлары

Малайларның әле шулай,(2)

Чаба торган чаклары.



Кирәк булса, очар алар (2)

Йолдызларга, айларга

Кемдер атларга соклана (2)

Ә кемдер малайларга.

А.Б. Кадерле ветераннарыбыз, тыныч җирдә яшәүчеләр исеменнән, без зур рәхмәт әйтеп, сезнең алдыгызда баш иябез.
Сезгә концертыбыз ошагандыр дип өметләнеп калабыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал