7


  • Учителю
  • 'Чын дус нинди була' (сингапур структурасы буенча)

'Чын дус нинди була' (сингапур структурасы буенча)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Бүгенге дәрестә "Чын дус нинди була?” дигән сорауга без җавап эзләрбез. Дөньяда ялгызлыктан да авыр нәрсә юктыр. Шуңа күрә кечкенәдән үк кешеләр белән аралаша, үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк. -Чын дус нинди булырга тиеш? Укучыларның җаваплары:Дус яхшы күңелле булырга т
предварительный просмотр материала

Укучылар, мин сезгə бер əкият сөйлим. Дəрестə нəрсə турында сөйлəшүебезне шуннан аӊларсыз.

Борын- борын заманда, биек тауда, гаилəсе белəн көтүче яшəгəн. Ул бик ярлы булган. Бер төнне аларныӊ ишеген 3 кеше шакыган. Көтүченеӊ өе бик кечкенə икəн. Ул аларга : «Берегез генə керегез, өем бик кечкенə минем, - дигəн һəм: «Сез кемнəр соӊ?» - дип сораган.

-Без - Дуслык, Бəхет, Байлык. Син кайсыбызны чакырасыӊ, шул керер ,- дигəннəр алар.

Сезгə сорау:

-Көтүче өенə кемне чакырган? (Укучыларныӊ җавабын тыӊлау)

-Төркемнəрдə киӊəшегез.

_Димəк, бүген дəрестə нəрсə турында сөйлəшербез?

(Дуслык турында) (1 СЛАЙД)

ДУС:

а) якын иптəш;

б) Яраткан кеше;

в) Берəүне яклаучы, аныӊ яклы кеше.

Кем соң ул дус? Кемнәрне дус дип атап була? (Укучыларның җаваплары. Дус - ул синең сыйныфташың, партадашың, кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызы, я малае...)

-Әйе, укучылар, нинди матур сүз. (2 СЛАЙД)

Дус - ул сиңа һәрвакытта да ярдәмгә килүче әниең, әтиең.

Дус - ул яраткан китабың, аны укыган саен укыйсы килә.

Дус - ул сине белем иленең серләренә төшендерүче укытучың.

Дус - ул колаклары өзелгән, сиңа авыр вакытта зарыңны тыңлаучы яраткан йомшак уенчыгың, һ.б.

-Дус дип кемнәрне әйтәбез икән? Дус синең өчен нишли?

Хәзер сезнеӊ белəн СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасын кулланырбыз. Моныӊ өчен һəркем алдында торган битне ала һəм үзенеӊ фикерлəрен яза. Шуннан соӊ сызык сыза, минем команда белəн урыннардан торып, һəркем үзенə пар эзли, үзендə булмаган фикерлəрне өсти. Сезнеӊ бурыч: күбрəк кеше белəн аралашып, күп фикер туплау.

Урыннарга утырабыз. Фикерлəрне тыӊлыйбыз.

(Дус синең өчен шатлана, борчыла, хәлеңгә керә, ярдәм итә, кирәк вакытта аңлата, дөресен әйтә, син аңа ышанасың, сереңне сөйлисең, ....)

Минемчә, һәрберегезнең дусты бар. Булмаса, сезнең аны табасыгыз киләме? Чөнки, дуслык бит ул зур байлык. Сез дусларыгыз белән нишләргә яратасыз? (җаваплар) Яхшы, балалар. Димәк, сезнең бик күп дусларыгыз бар икән, мин моңа бик шат.

(3 СЛАЙД)

Бүгенге дәрестә "Чын дус нинди була?" дигән сорауга без җавап эзләрбез. Дөньяда ялгызлыктан да авыр нәрсә юктыр. Шуңа күрә кечкенәдән үк кешеләр белән аралаша, үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк.

  • Чын дус нинди булырга тиеш? Укучыларның җаваплары:

  • Дус яхшы күңелле булырга тиеш.

  • Үпкәләми, ачуланмый торган булсын.

  • Ул һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер булырга тиеш.

  • Ул тугры булырга тиеш, синең серләреңне башкаларга чишмәскә тиеш.

Дөрес, балалар. Дус һәрвакытта да сез санап киткән сыйфатларга ия булырга тиеш. Ә сезнең шундый дусларыгыз бармы?

(4 СЛАЙД) "Дус - ул шундый..."

Мәсәлән:

  • Авыр минутларда тыңлый белгән.

  • Берсе дә аңламаган вакытта, сине аңлаучы.

  • Синең бөтен кимчелекләрең белән, ничек бар шулай кабул итүче.

  • Сиңа ошамаса да, һәрвакыт дөресен әйтүче.

  • Синнән бернинди дә файда өмет итмәүче.

Синең өчен үзенең иң кадерле: вакытын һәм хәтта үзенең гомерен дә корбан итәргә әзер булган.

Бәлкем кемдер инде шундый дустын тапкандыр инде? Күз алдына китерегез әле, безнең класска репортер килгән һәм газета өчен интервью алырга тели ди. Үзегезнең дустыгыз турында сөйләгез әле.

- Мин (....) белән дус. Ул күп укый, аның белән бик кызык.

- Мин (....) белән дус. Без аның белән әле балалар бакчасына йөргәндә үк дуслаштык. Безнең әти-әниләр дә дус.

- Мин (.....) белән дус. Бер команда өчен җан атабыз һәм бер төрле музыка тыңларга яратабыз.

- Мин (....) белән дус. Бергә дәресләрне хәзерлибез, аннары җурналлар карыйбыз, төрле йолдызларның киемнәрен тикшерәбез.

МИКС ФРИЗ ГРУП (ял итү)

(5 СЛАЙД) Бу шигырьдә нинди дуслык турында сүз бара? (сыйныфтагы) Бу сыйныфтагы укучылар нинди дуслар? (алар бик яхшы дуслар, һәркөн күрешәләр, җырлап - биеп яшиләр)

-Сыйныфташлар арасындагы бу дуслык кайчан да булса бетәргә тиешме? (юк, гомергә, мәңгегә сузылырга тиеш.)

-Әйе, балалар, ул дуслыкның көче тагын да артырга тиеш.Менә сез дә үзегезнең сыйныфыгызда бик дус, тату яшисез дип уйлыйм. Бу дуслыкны югалтмаска тырышыгыз, чөнки әле сезгә бергәләшеп шактый укырга туры киләчәк. Әгәр дуслыгыгыз бозылса, татулык бетсә, бик начар, бергә уку бик авыр булачак. Әле бу дуслыкны сез мәктәпне тәмамлагач та сакларга тиеш буласыз.Тагын яңа дуслар табачаксыз, ләкин мәктәптәге дуслык бөтенләй башка. Юкка гына йөз сум акча булганчы, йөз дустың булсын димиләр. Дусларыңның күп булуы бер дә зыянлы түгел. Дусларыгызның кадерен белегез! Аны югалтмагыз, саклагыз!

Дус һəм дуслыкныӊ ни икəнен белдек. Ә хəзер дусларныӊ нинди булуы турында белү өчен ИНСАЙД --АУТСАЙД СЁКЛ структурасын кулланырбыз.

Урыннардан торып түгəрəккə урнашасыз. Эчке һəм тышкы түгəрəк хасил итəсез. Сезгə шундый ситуация укып китəм. Сез бу очракта нишлəрсез?

1ситуация. Синең дустың өй эшен хәзерләп килмәгән, күчерергә сорап тора. Син нишлисең? (Уйлый 30 с., Башта берсе, аннан икенчесе сөйли 30 с) Парына рəхмəт əйтеп саубуллаша. 5 адым атлый, икенче пар таба)

2ситуация. Синең дустың сөйләшкәндә начар сүзләр куллана. Син нишлисең?

3ситуация. Синең дустың начаррак укый башлады, чирегенә дә "3"ле билгеләре чыга. Сиңа аның белән уйнамаска да кушалар. Син нишләрсең бу очракта?

(6 СЛАЙД) Дуслык - ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәт тә ул. Дусны табарга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә. Тактага дүрт мәкаль язылган. Мин хәзер ситуацияләр сурәтлим, ә сез бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз.

№1 ситуация.

Сез спортзалдан шөгыльләнеп кайттыгыз һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк.( Ярдәм итәм һәм әйтәм "Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә")

№2 ситуация.

Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм "Дус кайгыда сынала" дим)

№3 ситуация.

Дустың синең белән ачуланышты, әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм " Дуслыкны акчага сатып алып булмый" )

Ә дүртенче мәкальгә үзегез ситуация уйлап карагыз. "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын". Нинди очракларда бу мәкальне искә төшерергә мөмкин?

(7 СЛАЙД) Дуслык турында мәкальләр.

(8 СЛАЙД) Чын дус нинди була?

Ә инде чын дус дип аталучы Бер генә буладыр ул. Ул синең серләреңне саклый белергә, кирәк урында сине якларга тиеш.

Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз барды? Үзегез өчен нинди сабак алдыгыз? Дәрес файдалы булдымы?

Укучылар, дуслык турында бик күп сөйлəргə мөмкин.

Шуны белегез: дуслык ул бердəм булганда гына көчле икəн.

Инде сүземне йомгаклап, шуны əйтəсем килə: Дус булу - җиӊел эш түгел, ə аны саклап калу - тагын да авыррак. Бүгенге дəрестə сөйлəшкəн сүзлəр килəчəктə сезгə ярдəм итсен иде. Алдыгызда торган йөрəклəрне рəхмəт əйтеп, дустыгызга бирегез. Җыр: "Дус"


  • Укучылар, нинди дуслар була? (Якын, әйбәт, ышынычлы, тугры, чын)

Ә инде чын дус дип аталучы Бер генә буладыр ул. Ул синең серләреңне саклый белергә, кирәк урында сине якларга тиеш.

Дуслык - ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу - зур байлык.

  1. Ә нəрсə соӊ ул дуслык һəм аныӊ нинди төрлəре бар? Бу сорауга җавап эзлəү өчен хикәя укыйм:

"Кәримнең ике дусты бар иде: Камил белән Шамил. Бөтен кеше аларны кызык итеп "өч мушкетёр" диләр иде. Алар беренче сыйныфтан ук дуслаштылар. Күп әйберләре уртак, өчесе бергә спортзалга шөгыльләнергә дә, машина модельләрен дә, "Ак Барс" командасы өчен дә бергә җан аталар иде. Әмма 5 сыйныфта аларның дуслыклары чатнады һәм Кәрим икесе арасыннан берсен сайларга булды. Кем белән дуслашырга: Камил беләнме, әллә Шамил беләнме?

Камил белән һәрвакыт күңелле, җиңел һәм кызык иде. Әти-әниләре аңа кесә чыгымнары өчен гел акча бирәләр иде, ә Камил шул акчаларга гел уен автоматларында уйнады. Ул һәрвакыт Кәримне дә үзе белән чакыра һәм икесе өчен дә түли иде. Хәтта туңдырма белән дә сыйлады. Кайбер вакытларда алар икәүләшеп мәктәпкә барасы урынында, уен автоматында уйнарга керәләр иде. Бөтенесе дәрестә, плантациядәге негрлар кебек тир түккәндә, алар ак тәнлеләр кебек "бер куллы бандитны" дер селкетәләр һәм өстәвенә акча да отулары бик кызык тоела иде.

Камилнең өендә гел иң яңа компьютер уеннары, иң соңгы музыкаль дисклар. Әмма иң мөһиме, аның бөтенләй өлкәннәрчә булган модалы киемнәре. Бер сүз белән әйткәндә, Камил бик текә иде һәм Кәрим бөтенесе белән дә аңа ошарга тырыша иде.

Ә Шамил белән алар хәзер бик сирәк очрашалар. Ул спортзалга йөрүен дәвам итте, хәзер бары тик нормативлар һәм спорт нәтиҗәләре турында гына сөйләште. Аның башында күп төрле планнар һәм максатлар иде. Әмма иң ошамаганы - ул гел Кәримне дәрес калдырганы, спортны ташлаганы һәм дуслар сайлый белмәгәне өчен гел кисәтеп килде.

Менә нәрсә өчен Кәримгә ике дус арасында сайлау ихтыяҗы туды. Камилме, әллә инде Шамилме?

Сез ничек уйлыйсыз, үзенә дус итеп Кәрим кайсысын сайларга тиеш? Аларның кайсысы чын дус, ә кайсысы ялган?

Мәсәлән: (җаваплар тыңлана)


VI. Сүзлек белән эш "Таныш, әшнә, иптәш, дус"

Сезнең фикерләрегезне тыңлагач, мин сезнең кайберләрегезнең "дус" сүзен бик үк дөрес аңламавыгызга төшендем. Алар аны "иптәш", "әшнә", "таныш" дигән сүзләр кулланылырга тиеш урында кулланалар. Сез ничек уйлыйсыз, бу сүзләрне синонимнар дип атап буламы?

Мин сезгә билгеләмәсен укыйм, ә сез кайсы сүз турында әйтелгәнен табыгыз:

-Урамда, ишек илдында исәнләшкән кешегә, сез ...(таныш) дисез.

-Кайбер вакытта футбол матчын, нинди дә булса фильмны, вакыйгаларны сөйләшә торган кешегә, сез... (әшнә, приятель) дисез.

- 4 ел буе бергә бер пот тоз ашап бетергән классташка сез... (иптәш) дисез.

-Бөтен серләрегезне ышанып сөйләгән, кайгы һәм шатлыкларыгызны уртаклашкан кешегә сез... (дус) дисез.

Ә хәзер бу сүзләрне үсә бару тәртибендә урнаштырыгыз.


дус


иптәш


әшнә


Таныш


VII. МИКС ФРИЗ ГРУП (ял итү)

VIII. Проблемалы ситуацияне бәяләү. Мәкальне туры китер.

IX. Йомгаклау.

"Дуслык - ул эчкерсез, ныклы бәйлелек"- В. Даль үзенең данлыклы толковый словарендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тиктомалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер, чыннанда, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була ала. Гомерлек дуслары.

X. Нәтиҗә ясау (рефлексия)

Укучылар, безнең бүгенге әңгәмә сезнең өчен файдалы булдымы? Нәрсә барсыннан да күбрәк исегездә калды?

1 нче бирем.

  • Нәрсә ул дуслык?

  • Ихтыяҗланың, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт.

2 нче бирем.

  • Дус, дуслык сүзләре белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар, хикәяләр беләсез?

3 нче бием.

  • Үзегез укыган китаплардан, караган фильмнардан, тыңлаган тапшырулардан чын дуслыкны күрсәткән мисаллар китерегез.

  • Үзегез белгән кешеләрдән сез кемнәрне чын дус итеп саныйсыз?

4 нче бирем. (Мөстәкыйльэш.) К. Насыйриның "Китаб-әт-тәрбия" китабының йөз бишенче тәрбиясен укыгыз һәм чын дус өчен нинди сыйфатлар хас икәнлеген билгеләгез.

"Бер хәким үзенең углына әйтте: "Әй угыл, кемне теләсәң, аның белән сөйләш, мөгамәлә кыйл, йөреш, кунакка чакыр, үзең бар. Әмма биш төрле кемсәнә белән аралашма. Әүвәл ялганчы кеше белән әңгәмә кыйлма, чөнки ялганчының сүзе су өстенә ялган язу кебекдер, ышанычы юктыр, якынны ерак кыйлыр, еракны якын итәр. Дәхи ахмак вә надан белән иптәш булма. Чөнки ахмак кеше сиңа файда иткән кебек күренсә дә, вакыйган, зарардыр. Вә дәхи комсыз кеше белән аралашма. Чөнки ул кеше гел синнән өмид итеп кенә торыр. Янә дәхи саран кеше белән юлдаш булма. Чөнки саран кеше сиңа һичбер зарардан хали булмас. Әгәр дә аңар хаҗәтең төшсә, сине кимсетер вә хур кыйлыр. Хосусән, сәфәрдә саран кеше белән юлдаш булма. Дәхи вә куркак вә җебегән кеше белән аралашма, чөнки куркак кеше белән һич имин булмассың".

.

Өйгә эш. Тест "Син яхшы дусмы?"

  1. Синең дустың һәрвакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?

А. Бер дә оялмыйча - 1

Б. Чын исемен әйтмичә -2

В. Беркайчан да - 3

2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?

А. Бер дә икеләнмичә - 2

Б. Акчам юк дип бирмисең -1

В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен кире кагасың - 3

  1. Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди...

Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың-2

А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың - 3

В. Тавыш куптарасың - 1

4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?

А. "Син миңа дус түгел!"- 2

Б. "Нәрсәсе бар инде аның!"- 3

В. "Йә мин, йә ул!"- 1

5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син...

А. Дуслыктан баш тартасың - 1

Б. Кисәтергә тырышасың - 3

В. Берни булмагандай кыланасың -2

6. Чын дус синеңчә...

А. Барысын да сөйләргә тиеш - 1

Б. Кирәк дип тапканын гына - 3

В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2

7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.

А. Бик килешә дисең - 1

Б. Бу костюм сине бизәми дисең - 2

В. Эндәшмисең - 3

8. Синеңчә...

А. Дустың синнән акыллырак - 2

Б. Синнән калышы - 1

В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә - 3

19-24 балл

Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.

12-18 балл

Дусларың бар , әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.

8-11 балл

Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-яктагылар читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксына, чөнки дусларсыз калуың ихтимал.

8




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал