7


  • Учителю
  • Газета о школьной жизни 7 класса (на татарском языке)

Газета о школьной жизни 7 класса (на татарском языке)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

1 нче бит Бергә атлау күңелле!

7 нче сыйныф тормышын яктыртучы махсус газета

4

Гыйнвар, 2009





Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәкъдим итә


Таныш булыйк !

Ландыш Габдуллина


Безнең сыйныфта 3 кыз һәм

3 егет укый. Һәркайсыбызның үз мавыгуы, үз кызыксынуы бар. Алсинә, Рәсим биергә, Илнар җырларга яраталар. Концерт, бәйрәм вакытларында алардан башка мөмкин түгел. Стена газеталары чыгара башласак, Рәсиләгә таянабыз: материалны ул таба. Сыйныф бүлмәсендәге гөлләрне дә Рәсилә тәрбияли. Өеннән ашламалар да алып килә.

Алмаз һәр чарада актив. Җәй көне иң оста балыкчы да ул.

Үзем биергә, рәсем ясарга яратам. Бик тырышып укыйм. Билгеләрем - "4" һәм "5" кенә.

Без бик тату һәм күңелле яшибез. Яңа Үгез елында иптәшләремә уңышлар телим.2008 нче елның гыйнварыннан чыга


Белеп торыгыз


Быелгы ел Татарстанда "Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы" дип игълан ителде. Ә бу ике төшенчә яшьлек белән бергә бәйләнгән. Россия Президенты исә елны Яшьләр елы дип билгеләде. Димәк, 2009 - безнең дә ел!

Быел - Үгез елы. Үгез - тыныч холыклы, эшчән, сабыр, салмак хәрәкәтле хайван. Чисталык, тәртип ярата. Һәр эшләрен уйлап эшләүче, тырыш кешеләр бу елның рәхим-шәфкатенә ия булырлар. Үгез аяк бөкләп диванда телевизор карап утыручыларны сөйми! Җиң сызганып укырга туры киләчәк!


Белемгә өч төрле юл алып бара: фикерләү юлы - иң игелекле юл, кемгәдер охшарга тырышу юлы - иң җинел юл һәм тәҗрибә юлы - иң ачы юл.

Конфуций

Быел - Үгез елы 1 нче бит

Сәламәт булыйк! 2 нче бит

Уңышларыбыз 2 нче бит

Гаилә елы кайтавазы 3 -4 нче бит



Уңган кызларыбыз

Илнар Гыйльманов

Алсинә һәм Ландыш - башлангыч сыйныфларда вожатыйлар. Алар укучылар белән төрле чаралар үткәрәләр, әңгәмәләр оештыралар. Кызлар - педагог-оештыручыбыз Рәфидә апаның уң кулы.

1, 2 һәм 4 нче сыйныф укучылары вожатый апаларын бик яраталар. Аларны сагынып көтеп торалар.


2 нче бит Бергә атлау күңелле! Гыйнвар, Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәкъдим итә 2009

Ландышыбыз Президентның Чыршы бәйрәмендә катнашты! Бу бәхеткә ул үзенең тырышлыгы, уңганлыгы нәтиҗәсендә иреште . Алда да уңышлар юлдаш булсын!

Рәсимебез булдырды! Шәҗәрәләр конкурсының район турында егетебез призлы урын алды. Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. 11 буын бабасының шәҗәрәсен төзү шундый кызыклы ачышларга китергән аны...

Беренче яртыеллыкта дәрескә йөреш нәтиҗәләре буенча безнең сыйныф беренче урында! Рәсилә, Алсинә, Алмаз берәр генә көн калдырганнар. Афәрин, сыйныфташлар!

Ландыш районда сәнгать буенча үткәрелгән олимпиадада катнашты. Димәк, беренче чирканчыкны алды. Алдагы сыйныфларда исемең җиңүчеләр арасында булсын иде!

Республика матбугатында Ландышның бер ("Көмеш кыңгырау"), район матбугатында Рәсиләнең бер һәм Ландышның ике язмасы басылды. Шулай дәвам итегез, кызлар!Мөһим әңгәмә

Сәламәт булыйк!

Алсинә Саматова сыйныфташларының үз сәламәтлекләрен ничек ныгытулары белән кызыксынды. Укучыларның җаваплары белән танышыйк. Әңгәмәне авылның шәфкать туташы Гүзәл апа Җәләлетдинова да тыңлап торды.


Илнар:

Мин футбол уйнарга яратам. Кышкы көне рәхәтләнеп чаңгыда шуам. Һәр көн саен мәктәп укучыларына иртәнге зарядканы ясатам.

Рәсим:

Өйдә физик эш эшлим. Ул да сәламәтлекне ныгыта дип саныйм. Маллар карыйм, кар көрим. Әлбәттә, саф һавада уйнарга да яратам инде.

Алмаз:

Иң шәбе, минемчә, балык тоту. Саф һава, рәхәтләнеп, суга карап, ял итеп утырасың... Ә шаярмыйча әйткәндә, мин дә чаңгы шуарга яратам.

Гүзәл апа:

Дөрес эшлисез, шулай да минем сезгә берничә киңәшем бар. Кыш көне салкын тиюдән сакланыгыз. Көн саен суган, сарымсак ашап куегыз. Витаминнар кулланыгыз, җылы итеп киенеп йөрегез.

Шуны онытмагыз: авыруны дәвалауга караганда, булдырмый калу яхшырак. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында һәркем сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тәне белән дә, күңеле белән дә матур булырга омтылсын, бу гамәлләрегез гадәткә әйләнсен иде.

3 нче бит Бергә атлау күңелле! Гыйнвар, Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәкъдим итә 2009


Күңелле яшибез!

Илнар Гыйльманов

Мин Илнар исемле булам,

Иң төпчеге гаиләдә.

Буемны ай-һай, диләр,

Мине төпчек дисәләр дә.

Мине ялкау дисәләр дә,

Мине көчсез дисәләр дә,

Барысына да булышам,

Абый белән ярышам.

Тирләп-пешеп уйныйбыз,

Чаба-чаба эшлибез.

Тартышабыз, узышабыз,

Бик күңелле яшибез.

.


Әбием - гаиләбезнең йөрәге

Ландыш Габдуллина


Без гаиләдә 6 кеше. Уйнап-көлеп яшибез. Мин гаиләбездәге бар кешене дә яратам. Бигрәк тә әбиемне. Ул безне балачактан ук киендереп, тәмле ашлар пешереп, кадерләп үстергән. Әбинең эшләмәгән һәм эшли белмәгән эше юк. Ул, пенсиягә чыкса да, яшь кызлар кебек: бар җиргә җитешә.

Гаиләдә әбиемне бар кеше дә ярата,

Гел эшләп кенә тора ул.

Куллары да алтын, күңеле дә,

Өлгерә барысына шуңа ул.

Безне шулай тәрбияләве өчен, әбигә зур рәхмәт, мең рәхмәт. Бу сүзләрне күпме әйтсәң дә, барыбер җитмәгән кебек тоела. Әбием гел шулай чибәр, матур булып калсын, йөз яшькә кадәр яшәсен. Әбигә кылган игелекләре өчен һәйкәл куярлык.. Үскәч, без әбине йомшак, җылы урыннарда йоклатырбыз, тәмле ашлар ашатып, кайнар чәйләр эчереп карарбыз.

Әбием картайса да

Булсын гел янәшәмдә.

Онытмам әбиемне,

Кайда гына яшәсәм дә.

Бик зур рәхмәт сиңа, әбием, мең рәхмәт!


Менә без ничек яшибез!

Рәсилә Ногманова

Әнием Дилбәр исемле. Мин аны бик яратам! Мин куанганда куанып, мин кайгырганда кайгырып яшәүче ул. Авырган чакларымда төннәр буена мине юатучы әнием ул. Иртә белән мине иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы да ул минем әнием. Ул - олы җанлы, сабыр кеше.

Без җәй көннәрендә гаилә белән бергәләп су буена барабыз, чөнки минем әти балык тотарга ярата, ә безгә аның карап торуы бик тә ошый. Шулай ук әтием бик оста йөзә дә. Бәләкәй чакта безне аркасына атландыра иде дә әллә кайларга алып кереп китә иде. Ә яр буенда карап торган әнием әтине ачулана иде. Без су буенда бик күңелле ял итеп, уха пешереп сыйланып кайтабыз.

Мин үзебезнең гаиләбезне бик яратам, киләчәктә дә шулай яшәргә язсын!.


* * *

Алмаз Гыйзетдинов

Рәхмәт, әни, рәхмәт,

Җирдә булганың өчен.

Бәхет, шатлык биреп безгә,

Дөньяда торганың өчен.

Рәхмәт, әни, рәхмәт,

Безне тудырган өчен,

Кыен вакыт булган чакта,

Ярдәм кулың сузган өчен,

Рәхмәт, әни, рәхмәт.




Әнием минем

Алсинә Саматова

"Тәтиемнәр кайта" диеп

Йөгереп йөри әнием.

"Аккошларым кайта" диеп

Биеп йөри әнием.

Алтын әнинең кулы,

Җылы аның кочагы.

Иртән назлап уята ул,

"Тор, кызым, ди, бәбкәчем."

Әниемә рәхмәт әйтәм,

Шиңмәс гөлләр бүләк итәм.




4 нче бит Бергә атлау күңелле! Гыйнвар, Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәкъдим итә 2009


Тату гаилә

Ландыш Габдуллина

Минем бик якын дустым бар. Аның исеме - Алсинә. Мин аның белән аралашырга бик яратам. Ул шундый әйбәт, ярдәмчел, киң күңелле, акыллы кыз. Без авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә бүлешәбез.

Алсинә әтисе, әнисе, абыйсы һәм апасы белән дус, тату гаиләдә яши. Аларның гаиләләре - авылыбызда үрнәк гаиләләрнең берсе. Алсинәнең әти-әнисе аралашучан, яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр. Гаиләләре белән сәнгатьне яраталар, матур итеп


бииләр, сыздырып җырлыйлар. Әти-әниләренең таланты балаларына да күчкән. Алсинәнең абыйсы Марсель мәктәбебездә иң матур биючеләрнең берсе иде, ә хәзер ул Әлмәт һәм Казан шәһәре сәхнәләрен бизи.

Минем дустым да биергә ярата. Мәктәптә һәм авыл мәдәният йортында үткәрелгән бер генә чара да алардан башка үтми. Шундый яхшы дустым булганга, аның тату һәм бәхетле гаиләдә яшәгәненә мин бик сөенәм.



Безнең гаилә

Рәсим Сабиров

Әтием дә янымда,

Әнием дә янымда,

Апаем да янымда,

Әби-бабам якында.

Яшибез без, гөрләшеп,

Бер гаилә учагында.




Елмаеп алыйк

Сыйныф җитәкчесе укучыларның көндәлекләрен тикшерә.

  • Марат (исем үзгәртелде), синең көндәлегең кая?

  • Апа , мин аны өйдә почмакка бастырып калдырдым.

  • Нигә?

  • Кичә аның бер "2"лесе бар иде.


Безнең адрес:

423977

Мөслим муниципаль районы

Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе

Телефон: 3-28-77

Баш мөхәррир Ф.Н.Гыйльманова

Мөхәррир Ландыш Габдуллина

Корректор Илнар Гыйльманов

Компьютерда җыючы

Рәсим Сабиров


Тираж: 20 данә


Газета чиреккә бер тапкыр чыга.

Материаллар укучыларның язма рөхсәте белән генә күчерелеп бастырылырга мөмкин.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал