7


  • Учителю
  • 'Соңгы кыңгырау бәйрәме' өчен эшкәртмә

'Соңгы кыңгырау бәйрәме' өчен эшкәртмә

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Соңгы кыңгырау" бәйрәме. 2013 нче ел.


З.Минһаҗеваның "Мәктәп еллары" җыры яңгырый. Шул көй астында 2 алып баручы чыга.

1 алып баручы. Сәлам, классташ! Хәлләр ничек?

2 алып баручы. Сәлам! Аллага шөкер әле! "Соңгы кыңгырау"ны икебез алып барабызмы әллә?

1 алып баручы. Шулай булып чыга инде. Бүген Сәмига Ильясовна мәктәп белән идарә итүне безгә тапшырды.

2 алып баручы. Кыңгырауны да үзебез шалтыратабызмыни? Дәресләрне дә үзебез башлыйбызмы?

1 алып баручы. Әйе, нәкъ шулай. (алга карап) Бүген мин- директор.

2 алып баручы. Ә мин- завуч. (бер-берсенә карап көлешәләр)

1 алып баручы. Уку барышында ничек тату яшәдек,ә! Тәртипле дә булдык, тәртипсезлекне дә бергәләп эшләдек.

2 алып баручы. Ул бездәге кызыклы хәлләр тарихка сыймый. Тәнәфес саен гел бергә идек инде.

1 алып баручы. Әйдә, башлап җибәрик, көтәләр бит. (кыңгырау шалтырата)

2 алып баручы. Бүген игътибар үзәгендә 9 нчы сыйныф егетләре һәм кызлары . (укучылар сәхнәгә чыга)

2се бергә: Карагыз һәм сокланыгыз!

1 алып баручы. Эчтәлекле, файдалы, кызыклы, кирәкле, мавыктыргыч,

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме бу! (кыңгырау шалтырата)

2 алып баручы. Бүген апа: "Соңгы дәрес",- диде.

Яңгырады соңгы кыңгырау.

1 алып баручы Әй, кыңгырау, күрсәт туры юлны,

Зур юлларга чакырып яңгыра! (кыңгырау шалтырата)

2 алып баручы. Ишетәсезме соңгы кыңгырау чыңын? Ул сезне 9 ел буе озата килде. Беренче Белем көнегез дә сезнең хәтерләрдә нык сакланадыр әле.

1 алып баручы. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме- тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар- безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар- безнең балачак.

2 алып баручы. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган "Балачак иле" патшасына- хөрмәтле директорыбызга бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез! (Мәктәп директоры, килгән кунаклар чыгышы).

1 аб. Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә

Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.


2аб. Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.


1аб. Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч,изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.


2 аб. Эх, минем дә алар урынында буласым килә. Алар нинди зурлар, алар нинди бәхетле.


1 аб. Балачактан, мәктәптән аерылуы авыр микән, әйдә укучыларга сүз бирик.


1 укучы Сеньтябрьнең җылы иртәсе,

Чәчәк бәйләмнәре кулымда-

Бересе бит бүген,бересе!

Белем баскычлары юлымда.

2укучы. Яңа форма,яңа туфлиләр,

Ап-ак алъяпкычым өстемдә,

Ап-ак тасма минем чәчемдә,

Чәчәкләрем нәни учымда.

3укучы. Җитәкләдем кысып әнине,

Каушау хисе били күңелне,

Нәрсә көтә белем юлында?

Билгесезлек әле уемда.


4укучы Салават күпере сыман

Калса да балачагым

Гомерем буена тоям

Озатып барачагын


5укучы Кайчак тирән уйга талам

Карыймын да кайрылып

Балачагым хыялыннан

Калмадыммы аерылып.


6укучы Әй татлы да, канатлы да

Балачак хыяллары.

Балачакның хыяллары

Канатлар куяр әле.

Җыр. "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"


1аб. Балачакның иң гүзәл мизгеле булып 1 нче сыйныфка аяк баскан көннәре хәтергә килә. 1 нче сыйныфка кабул итеп алган ... бирегә чакырыйк әле.

8 укучы. Кулыбыздан безне сез җитәкләп

Керткәнсез ич белем иленә

Берни аңламаган сабыйларга

Мәктәп диңгез булып күренгән.


Мәктәп диңгез, сыйныф ак корабль,

Ә сез капитаны булгансыз.

Зур диңгезләр кичеп, илләр гизеп,

Йөри-йөри кайчак арганбыз.

Без сабыйлар, үсеп җиттек апа,

Сизелмәде еллар, зурайдык.

Рәхмәт әйтеп бүген баш иябез,

Сезнең алда ... апабыз. (Чәчәк, открытка һәм бүләк бирелә.)

1 сыйныф җитәкчесе истәлекләр белән уртаклаша. Җыр башкара.


Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер курудә ук уз иткән, якын иткән һәм яраткан кешебез - иң беренче укытучыбыз Энҗе Зиннур кызы иде. Ул укытырга авырсынмады, сабый куңелебезгә ачкыч таба белде, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды! Ул безнең белән шатланды да, көенде дә, көнне төнгә ялгап, безнең язмыш өчен яшәде, намуслык, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә беренче укытучыбыз.

(1 нче укытучы чыгышы.)


Энҗе апа!

Тәуге укытучыбыз булып

Хәтердә уелып калдыгыз.

Рәхмәт сезгә, бүләгебезне

Кабул итеп алыгыз.


1 укучы: 5 нче сыйныфка килгәч безне Гөлназ кабул итеп алды.

Гөлназ апабыз сезне

Яратып кабул иттек.

Сезнең дәресләрегезне

Барыбыз да үз иттек.

Ярдәм итеп һәрчак яхшы

Киңәшләрне бирдегез.

Барыбызны да яратып

Гел сез тигез күрдегез.

Рәхмәт сезгә ничә еллар

Әни кебек булдыгыз

Берәребез авырганда

Хәлләр белеп тордыгыз.

Күңелдәге рәхмәтләрне

Шигырь итеп язабыз,

Сезгә, апа, нык исәнлек

Бәхет теләп калабыз.(чәчәк, открытка бирелә)

(Сыйныф җитәкчесенең котлавы)


1 укучы: Ә хәзер башкара торган җырыбызны ике сыйныф җитәкчеләребезгә багышлыйбыз, аларга рәхмәт сүзләребез булып яңгырасын.

Җыр «Хәтерлим мин эле бүгенгедәй».


2 укучы. ... (директорның исем, фамилиясен атый) оста җитәкче, мәктәбебезнең уңышлары аның турыдан-туры хезмәт җимеше. Ул укучылар белән дә, укытучылар белән дә яхшы мөгамәләдә. Шушы кечкенә генә бүләгебезне рәхмәтебез буларак кабул итегез. (Бүләк бирә.)


Дус һәм иптәш булдыгыз, сез,

Безне аңлый белдегез, сез,

Шатлык-көенечләрне дә

Уртаклашып килдегез сез,

Кирәк чакта олыларча,

Кирәк чакта балаларча

Бер -беребезне аңлаштык

Рәхмәт Сезгә, Сәмига апа!

Алып баручы Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызды үтә жаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрне санап бетергесез куп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, жүелмас эз һәм сукмак салгансыздыр. Карасан, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек очкын чәчеп торган күзләр.


Укытучы язгы кояш кебек,

Куңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтын миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның яктысы.


Нинди рәхмәтләр дә аз булыр кук,

Аз булыр кук кылган теләгебез.

Зур хөрмәтләр белэн моң-җырыбыз

Булсын сезгә безнең буләгебез.


Укытучым! Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең

Җыр


Математика дәресеннән

Сәмига апа, Гөлназ апа

Мәсьәлә чишелешенең

Иң дөресен аңлата.

БДИ дип куркыталар

Укытучылар- бичара

Теш үтмәслек булмас әле

Ходай бирер бер чара.


Рөстәм абый үзе физик

Информатик, астроном.

Йолдыз чүпләп тамак туймый,

Кирәк безгә гастроном.

Физик реакцияләрдә

Нинди форма була соң?

Рөстәм абый, әйтеп күрсәт

Гастроном формуласын.


18. Җир шарын ничә мәртәбә

Әйләнеп чыктык бергә.

Таулар, диңгезләр кичәбез

Алсу апа дәресендә.


12. Химияне укыганда

Реакцияне аңлыйбыз.

Практик эштә ни дә булса

Шартлатмыйча калмыйбыз


Хөрмәтле математика, физика, информатика, химия- биология, география укытучыларыбыз: Рөстәм абый, Сәмига апа, Гөлназ апа, Алсу апа! Сез үзегезнең серле фикерегез аша бездә дөнья киңлегенә, зурлыгына мәхәббәт тәрбияләдегез. Галәмдә тигезлек дигән төшенчәнең барлыгын, ләкин аның авырлыгын аңлата алдыгыз. Рәхмәт, Сезгә, барысы өчен дә!!!

14. Кая барма урыс теле кирәк,

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Лилия апа төсле укытучы.

Урыс телен өйрәнгәнбез икән

Юкка түгел, юкка түгелдер.

15. Татар теле, туган телем

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә Фәһимә апа

Яратып бирде белем.

Дәресләрдә инша яздык,

Мактап туган телне без.

Мәктәп елы хатирәсе

Булсын безнең гөлебез.


16 . Чит илгә чыгып китсәк тә

Без югалып калмыйбыз.

Инглиз телен өйрәнәбез

Бик тырышып укыйбыз.

Борчак кебек аттырабыз

Hello, Good-bye сүзләрен

Инглизчә яхшы беләбез,

Белмәсәк тә бүтәнен.


17. Тарих, тарих, тарих дию белән

Күз алдыма Илсөя апа килә,

Эйтә кебек күзләремә карап,

Эйдә үткән параграфны сөйлә.

Сөйлә миңа, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килденме?

Сорыйсымны син белденме?

Алып баручы. Хөрмәтле, рус теле, татар теле, инглиз теле, тарих укытучыларыбыз: Фәһия апа, Лилия апа, Илсөя апа, Рүзилә апа!

Йолдызларны чүпләп күк йөзеннән, әвернәле гөлләр кушсак та,

Тигез була алмас Сезнең көчкә- экваторга салып сузсак та,

Сезне шушы авыр хезмәтегез сөенечләр генә китерсен

Без яулыйсы үрләр Сезнең өчен, бездән Сезгә рәхмәт җиткерсен!


20. Волейбол, футбол уйнап

Чаңгыда йөреп кышын

Зирәк абый аңлатты

Сәламәтлек кадерен

Физкультура һәркемгә

Якын дус һәм ул кирәк

Шөгыльләнеп һәр көн без

Яшәрбез әле озак!


21. Кисәбез дә, кагабыз да

Ни дә булса төзибез

Хезмәт дәресе үткәнен

Беркайчан да сизмибез.


22. ТИН фәнен укыгач,

Юлда дөрес йөрибез.

Урманда да югалмыйбыз-

Солдат кебек үзебез.


2аб. Хөрмәтле Зирәк абый. Физкультура ярышлардан алып кайткан грамоталары, рәхмәт кәгазьләре мәктәптәге күңелле вакыйгаларны бик озак искә төшереп торыр әле. Рәхмәт Сезгә барсы өчен дә!


Тәнәфестә бергәләп без

Ашханәгә керәбез.

Сәлимә апа аш пешерә

Анны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысына да рәхмәт.

Тамак туйгач, дәресләрдә

Утырулары рәхәт.


Зөлфирә, Рәфидә апалар

Чиста тота мәктәпне.

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтәбез без рәхмәтне.

Эшләрегез уң булсын.

Изге булсын юлыгыз.

Салкын судан сакланыгыз

Сызламасын кулыгыз.

Мәктәптә завхоз булып

Эшли Альбина апа.

Рәхмәтебезне җиткерәбез

Чын күңелебездән ана.


2аб. Хөрмәтле Сәлимә апа, Рәфидә апа, Зөлфирә апа, Альбина апа. Рәхмәт Сезгә барсы өчен дә!


10 укучы Укытучым,укытучым

Чәчтең белем нурларын

Кеше иткән өчен зур рәхмәт

Әйтә бүген укучыларың


11 укучы: Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен,

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.


Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын күңелдән, буләккә.


Җыр ."Кыңгыраулы мәктәп еллары"


А.Б. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүгенге бәйрәмдә иң-иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне кадерләп, тәрбияләп үстергән. Алар сезнен саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүегезне тели.

Сез әти-әниләрегез алдында мәңге бурычлы. Аларның ныклы терәге, таянычы булыгыз, ышанычларын аклагыз.

12 укучы Бүгенге көндә безнең өчен иң нык куанучы һәм кайгыртучы әти-әниләребез! Бүген рәхмәтебезнең иң олысы сезгә. Сез безне тудырып-үстергән, яшәргә көч биргән, кирәк чакта юаткан, файдалы киңәш биргән. Без әти-әниләребезгә гомергә бурычлы.Сезнең улларыгыз, кызларыгыз олы тормыш юлы бусагасында торалар. Сезнең хәер-фатихагызны алып киткәндә генә безнең юлларыбыз уң булыр.

Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулар өчен күбрәк җиңү-дан:

Юлда безне бәлалардан саклар

Әни, синең хәер-фатихаң.


2 укучы Баш очында кайчак кояш сүнә

Атмас кебек була якты таң

Караңгыда безгә юл күрсәтә

Әни, синең хәер-фатихаң.


3 укучы Киңәшләргә янда дус югында

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан,

Иң акыллы бер киңәшче була,

Әни, синең хәер-фатихаң.


4 укучы Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,

Шунсыз булмас иде безгә сан -

Туган көннән алып, гомерлеккә

Кирәк, әни, хәер-фатихаң.


Әткәй - әнкәй - минем пар канатым,

Сез булганга дөнья тугәрәк.

Иңене-иңгә, җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

Сезгә саулык телим һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.


А.Б. Хөрмәтле әти-әниләр, ә хәзер сүзне сезгә бирәбез .


җыр яңгырый. ""

(Әниләргә чәчәк букетлары бтрелә)


6 укучы. Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем

Инде менә сезгә барыгызга

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.


7 укучы. Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынып сезгә килербез.

Озын юллар үтеп, онытмыйча,

Сезнең хәлегезне белербез.


8 укучы. Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, бүген синең алда

Сынау тотам соңгы дәрестә.


9 укучы. Ел да шулай, очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп - изге йорт.

Сабый чакны эзләп бер килербез әле,

Онытма син, мәктәп, безне көт.


Җыр. "Саубуллашу вальсы"


Кадерле, 9нчы сыйныф укучылары!

Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Бир кулыңны, дустым,

Ерак юлга чыктык,

Тау артында болыт аллана.

Безнең юллар бара

Ерак офыкларга,

Офыктагы серле таңнарга.

Ямансу да кебек,

Аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау

(кыңгырау чыңлап беткәч)


Яңгырады кыңгыраулар соңгы,-

Мәктәбемнең моңлы яшьлек чыңы.

Артта хәзер, артта инде бары...

Мәктәп еллары арттан елап калды,

Артта калды хәзер дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык- шаярулар,

Гашыйк булып яшерен янулар,

Укып килми оятка калулар...

Артта калды бар да инде болар...


Чыгарылыш укучыларын "Соңгы кыңгырау" җыры белән озату.


Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле Юл сезгә, укучылар -

Калабыз без шушы теләктә.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал