7


  • Учителю
  • План-конспект урока по литературному чтению на тему 'Көз'

План-конспект урока по литературному чтению на тему 'Көз'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: Көз.Максат: 1. Көз фасылы турындагы белемнәрне системалаштыру. 2. Бәйләнешле сөйләм телен һәм язу күнекмәләрен үстерү. 3. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. Җиһазлау: кроссворд, дәреслек (2нче сыйныф), Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Хәйдәрова “Татар теле дәресләре” (кулланма), Е. Г. Хаджае
предварительный просмотр материала

Тема: Көз.

Максат: 1. Көз фасылы турындагы белемнәрне системалаштыру.

2. Бәйләнешле сөйләм телен һәм язу күнекмәләрен үстерү.

3. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: кроссворд, дәреслек (2нче сыйныф), Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Хәйдәрова "Татар теле дәресләре" (кулланма), Е. Г. Хаджаева "Кояшлы ил"(сүзле уеннар физкультминутлар өчен),яшелчәләр рәсемнәре, көз рәсемнәре, җиләк-җимешләр рәсемнәре, карточкалар, №2 Лингва 1, №4 Лингва 1, №5 Лингва 1-кассеталар, кәрзин.

Дәрес тибы:өйрәнелгән материалны ныгыту дәресе.

Дәрес барышы: I.Оештыру.

1. Дежур укучы белән әңгәмә.

II.1.-Укучылар, без бүгенге дәрестә "Көз" темасы буенча белемнәребезне системага салачакбыз.

-Безнең дәресебезгә Көзбикә килгән икән , аның белән сөйләшеп алыйк әле.

Г. Гәрәеваның "Көз һәм балалар җыры" шигырен укучылардан сөйләтү.

Көз һәм балалар җыры.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын матур төсләр бар.

Чыннан да, көз фасылының матурлыгына сокланып, берничә слайд карап китик әле укучылар (слайд №1-2).

2.Хәзер, балалар, Көзбикәгә көз фасылы турындагы белемнәребезне күрсәтик әле.

Бу максат белән без дәрестә биремнәр үтәрбез.

1нче бирем.

Табышмакларның җавапларын табарга.

  1. Өсте яшел

Асты кызыл

Җирдә үсә.(Чөгендер).

  1. Тәрәзәсе юк,

Ишеге юк,

Эче тулы халык.(Кыяр).

  1. "Алма!" дисәң дә алалар.

Нәрсә соң ул, балалар.(Алма).

  1. Озынча, яшел һәм тәмле.

Ул нәрсә? (Борчак).

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,без хәзер нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?

-Дөрес,яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында.

2 нче бирем.

Карточкалар белән эшләү.

а) Спиши, вставляя пропущенные буквы.

Б...рәңге, су...ан, кәб...стә, киш...р, кав...н, чөг...ндер, ш...лкан, к...рбыз, ч...я.

б) Тәрҗемә итегез.

Картофель, лук, капуста, морковь, дыня, свекла, репа, арбуз, вишня.

3 нче бирем.

Кроссворд чишәргә. Кишер, алма, карлыган, карбыз, кабак, чөгендер, шалкан рәсемнәре бирелгән. Сүзлек эше.

Впиши в пустые клеточки нужные буквы. Прочитай названия овощей и фруктов.

б) Попроси у учительницы эти овощи и фрукты.

ш


а

л


к


а

н


Көз көне без яшелчәләр, җиләк-җимешләр җыеп алабыз.Аларны тагын бер кат рәсемнәр буенча кабатлап алыйк әле.(Җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр рәсемнәре).

  1. Хәзер, балалар, ял итеп алыйк.

а) физкультминут уздырыйк.

-И, балалар, күрегез,

Тышта әнә килде көз.

-Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

-Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

-Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

б) Күзләргә ял.

5) Аудирование күнегүләре. Кассеталардан ишетеп-аңлау күнегүләрен эшләү.

а) Җөмләләрне тыңлагыз. Тәрҗемә итегез.

Көз җитте. Урамда салкын җил исә. Яңгырлар явалар. Кошлар көньякка китәләр. Бакчада яфраклар саргаялар.

б) Прослушайте и укажите слова с мягкими звуками.

Яңгыр,яфрак, кошлар,төн, озын, урам, җир.

в) Прослушайте и скажите данные слова

во множественном числе.

Көн, төн, урам, урман, яфрак, җир, елга.

г) Прослушайте и укажите слова, обозначающие цвета.

Караңгы, җылы, кояш,сары, кызыл, кош, яшел, салкын, кара.

6) Ситуатив бирем. Биремне эшләр алдыннан тагын берничә слайд белән танышып китик (слайд №3-4).

Спроси друга:

-любит ли он осень?

-когда начинается осень?

-какие овощи растут в их огороде?

-помогает ли он родителям собирать урожай?

Биремне укучылар бик яхшы үтәдегез.Әти-әниләрегезгә ярдәм итүегез бигрәк тә яхшы.Хезмәт төбе-хөрмәт-ди бездә татар халык мәкале.Шулай ук , хезмәтенә күрә хөрмәте-дигәне дә бар.Сезнең хезмәт-ул яхшы уку.

7) Ә хәзер карточкалар белән эшләвебезне дәвам итәбез.


№5.Представь, что эти действия не выполняются. Как ты об этом скажешь?

Җыя, бара, коела, китә, килә, ала, үсә, башлана.

№6.

Слова потеряли свои окончания .Найди их. Спиши предложения, вставляя окончания.

Алсу әнисе белән урман... бара.

Алсу әнисе белән урман... матур яфраклар җыя.

Алсу әнисе белән урман... өйгә кайта.

№7.

Сүзләр белән җөмләләр төзе.

Мәликә, ярата, көзне, алтын.

Көз көне, оя ясыйлар, җәнлекләр.

III. Гомумиләштерү.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә Көз темасына караган лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштердек.Дәрес сезгә ошадымы?

-Әйе, бик ошады.

(Укучыларның өйрәнелгән кагыйдәләрне санап чыгулары, үз фикерләрен әйтүләре).

IV.Йомгаклау.

V.Билгеләр кую.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал