7


  • Учителю
  • Сценарий праздника 'Белем бәйрәме'

Сценарий праздника 'Белем бәйрәме'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Урман аланында өй, агач төбе, агачлар, тылсымлы китап һәм магнитофон.

Бәләкәй тылсымчы (тәрәзәдән карый, чакыра). Эй, Зирәк Ябалак, хәерле иртә!

Зирәк Ябалак (агачка кунып). Хәерле иртә, Бәләкәй тылсымчы!

Бәләкәй тылсымчы ( киерелеп-сузылып өйдән чыга). Бераз язылып алырга кирәк. Нигә әле син кашларыңны җыерып, йөзеңне чытып утырасың, Зирәк Ябалак?

Зирәк Ябалак (канәгатьсезләнеп кенә). Тагын шул биюләр, ә тылсымга кайчан өйрәнергә уйлыйсың?

Бәләкәй тылсымчы (магнитофон кабазып бии). Борчыма әле мине, теңкәмә тидең инде! Кайчан да кайчан? 1 татар биюе (биюдән туктап) Менә булды, хәзер сихерчелек белән шөгыльләнергә дә була. Зирәк Ябалак, юкка ачуланма инде яме, дорфалыгым өчен гафу ит.

Зирәк Ябалак. Ярар, эшеңә кереш. Тылсым ул - бик гади һәм җиңел генә бирелә торган нәрсә түгел, бу эштә ялкауланырга һич тә ярамый.

Бәләкәй тылсымчы. Мин үземне тагын яфрак яңгыры яудыруда сынап карыйм әле!

Зирәк Ябалак. Син яфрак яңгыры яудырырга тиеш, ә син нәрсә эшлисең? Беренче тапкырында әллә нинди кортлар, бөҗәкләр коелды, икенчесендә - үрмәкүчләр. Кызык, хәзер нәрсә коелыр икән?

Бәләкәй тылсымчы (бик җитди тылсымчы кыяфәте ясап). Мин бөтен агачларга һәм яфракларга боерам! Яфраклар, бөтерелеп җиргә коелыгыз!

Агачлардан нарат күркәләре коела.

Зирәк Ябалак. Нарат күркәләре! Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә. Тагын нәрсәләр китереп чыгарырсың икән?

Бәләкәй тылсымчы (бик кәефсезләнеп агач төбенә утыра, кулына тылсымлы китапны ала, актара башлый). Нәрсә эшләргә соң инде миңа, ни эшләргә? Бу тылсымлы китапны шулай яттан өйрәнергә туры килер микәнни? Ләкин мин бит укый белмим.

Зирәк Ябалак. Ә мин нәрсә әйттем?! Тылсымлы китапны укый белмәгәч нинди тылсымчы инде син?

Бәләкәй тылсымчы елый. Бәйрәмчә киенгән малай белән кыз чыга. Кулларында сумкалары. Бәләкәй тылсымчыны күреп туктап калалар, аннан акрын гына сөйләшә-сөйләшә, аның янына киләләр.

Малай. Кара, кем елый анда?

Кыз. Бу бик сәер бер малайга охшаган.

Малай белән кыз (бергә). Исәнмасез!

Бәләкәй тылсымчы (шаккатып балаларга карый, аларны әйләнеп чыга). Исәнмесез!

Кыз. Ә син нигә елыйсың?

Бәләкәй тылсымчы. Мин укый да, яза да, саный да белмим. Шулай булгач, мин

беркайчан да чын тылсымчы була алмаячакмын. Яфрак яңгыры гына да яудыра белмим бит. Ә сез кемнәр? Шундый матур итеп киенгәнсез!

Кыз. Без - укучылар, мәктәпкә барабыз.

Малай. Бүген гади генә көн түгел, бүген - 1 нче сентябрь. Каникуллар тәмамланды. Яңа уку елы башлана.

Бәләкәй тылсымчы. Димәк, миңа да укырга барырга ярый? (Ябалакка карап) Зирәк Ябалак, минем балалар белән укырга барасым килә. Барыйммы?

Зирәк Ябалак башын селки. Барысы да 2 "Если б не было школ" (сл. Ю.Энтина, муз. В.Шаинского из кинофильма "Утро без отметок") сәхнәдән чыгып китәләр.

А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1 нче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Бүгенге тантанада иң нык дулкынланучылар, мөгаен, 11 нче сыйныфка килүчеләрдер, чөнки алар өчен бу соңгы уку елы һәм беренче кыңгырау да соңгы тапкыр яңгырый. Алар тормышында җаваплы этап башлана. Ә хәзер 11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларын сәхнәгә чакырабыз. Рәхим итегез, кадерле укучылар!

3 "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй"

А.Б. Ә хәзер тәбрикләү өчен сүз мәктәп директоры Ләйсән Ильдус кызына бирелә. Рәхим итегез.

4 Җыр "Школа, школа..."

Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,

"Бар фәннәрдән "биш"кә генә укыйк", - диеп,

Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан

Яшь тәннәргә яңа куәт - көчләр җыеп.


И кояшлы, якты, көләч иртә!

Кыңгыраулы, җырлы сентябрь!

Өметләре көннең синдәдер лә,

Өметләрем минем синдәдер.


Мәктәп бакчасында, рәшәткәдә -

Балачакның хыял рәшәсе.

И мәктәбем!

Шул хыяллар белән,

Кыңгыраулар белән дәшәсең.


Мең кат сагынып,

Мең кат сагындырып,

Каршы ала безне бу мәктәп -

Укытучының елмаюы белән,

Уку елы белән бүләкләп.


Сентябрь һәр елгы сабыйга

Сөенеч-шатлыклар китерә

Мәктәпнең ишеген ачканда

Ләззәтле хыяллар кичерә.


Беренче сентябрь - минем

Бәхет - шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын

Соңгы кат сиңа килдем.


Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.


Олы юлга сукмак башы,

Зур тормыш баскычы син.

Серле белем дөньясының

Бердәнбер ачкычы син.


Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.


А.Б. Әйе, без, белем ишекләрен киң ачып, сагынып һәм сагындырып каршы алган мәктәбебезгә бик тә рәхмәтле. Чөнки бала мәктәптә яңа дуслар таба, матурлыкка, яңалыкка омтыла, якты киләчәгенә кул суза. Алда - биек үрләр. Шул үрләрне яулау өчен белем кирәк, ышанычлы терәк, таяныч кирәк. Яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерүче, җирне, тормышны аңларга, яратырга өйрәтүче УКЫТУЧЫЛАР кирәк. Бүген алар өчен дә зур бәйрәм. Хөрмәтле укытучылар, Сезне 1 сентябрь-Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын. Барыгызга да сәламәтлек, түземлелек, имин тормыш, куанычлы көннәр телим.


4 Җыр "Укытучылар көне"

Укытучым, безнең йөрәктә

Син тормышка сөю уяттың;

Күңелемдә тулы яктылык

Әйтерсең лә яңа таң атты.


Укытучым минем, сүнмәс назым,

Якты язым - балачакларым,

Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

Күңелемдә Сезне саклармын.


Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

Кабат Сезне күргән чагында,

Күңелемне сабый бала иткән

Хисләр кабатланды тагын да.


Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган Сезнең күңелдән.

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә...


Укытучым!

Табибтагы салкын акыл,

Кайнар йөрәк -

Ул синеке.

Галимдәге тирән белем -

Фәнгә нигез -

Ул синеке.


Укытучым!

Шагыйрь хисе -

Сиңа һәйкәл.

Изге сүзе хезмәтеңә

Бик тә тәңгәл.

Галәмдәге һәр йолдызда

Синең өлеш.

Тик нигәдер чәчләреңә

Куна көмеш.


Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.

Игелек бирәсез һәркемгә,

Ашыгасыз бәхет өләшергә,

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.


Күрәсезме, кояш нурлары

Теләк тели бүген сезгә:

Сүнмәс дәрт һәм исәнлек

Йөз елларга җитәрлек.


Хезмәтнең данлыларын,

Таңнарның гел алларын,

Мәрхәмәтле җаннарыбыз,

Яраткан укытучыларыбыз!


6 Җыр "Укытучыма"


Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырыла. (музыка)


А.Б. Бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре - 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Матур итеп киенгән, бер кулына портфель, ә икенчесенә чәчәкләр тоткан 1 нче сыйныф укучыларын күреп күңел сөенә. Бүген

8 нәни дустыбыз мәктәп укучылары сафын тулыландыра. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән бу балаларның исемнәре аның тарихына бары тик якты сәхифәләр белән генә кереп калсын, дип телик.

Ә хәзер сүзне аларга бирик. Альбина Дмитриевна, рәхим итегез. ("Первоклашки" көе астында

1 нче сыйныфлар сәхнәгә чыга.)


1 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ЧЫГЫШЫ.


Чәчәкләрен укытучыларына тапшыралар.


А.Б. Ә хәзер нәни дусларыбызны бүләкләү өчен сүз мәктәп директоры Ләйсән Ильдус кызына бирелә. Рәхим итегез!

А.Б. Тәбрикләү өчен сүз әти-әниләргә, килгән кунакларга бирелә.


А.Б. Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

Шатлык очкыннары йөзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

Ашкына да, талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың, изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Җуелмаслык хәтирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

Иң башыңа күрә йөгең дә бар -

Син җаваплы кеше бүгеннән.


7 Җыр "Беренче сентябрь"


Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

Хәбәр итәр бүген һәркемгә.

Яңа уку елы башлануын

Гүзәл Татарстан җирендә.

Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

Яңырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Өр - яңа уку елы.


(XI һәм I сыйныф укучылары бергә кыңгырау шалтыраталар.)


А.Б.

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә

Сезнең юллар вакыт кулында гел

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез

Ашкынганнан гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле юл!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал