7


  • Учителю
  • классный час на татарском языке

классный час на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әлмәт шәһәре

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия"

югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Шайдуллина Гөлчәчәк Яхъя кызы

4нче сыйныф кызы балалары өчен сыйныф сәгате.

Тема: Тылсымлы бизәк.

ИСКӘРМӘ: Алдагы сыйныф сәгатьләрендә укучылар татар халык костюмы тарихы һәм элементлары белән таныштылар.

Максат:

  • татар халык орнаментларын хәзерге заман киемендә куллану мөмкинлекләрен ачыклау;

  • дизайнер, тегүче һөнәрләренең нечкәлекләре белән таныштыру

Ачыклыйсы сораулар:

  • татар халык орнаментларын хәзерге заман киемендә куллану мөмкинлекләрен ачыклау

  • орнаментның нәрсә икәнен белү;

  • татар халык хатын-кыз костюмын нинди орнаментлар бизәвен ачыклау;

  • татар халык хатын-кыз костюмында орнаментларның мегънәсен ачыклау;

  • дизайнер, тегүче һөнәрләренең үзенчәлекләре белән танышу һәм алар эшен башкарып карау.

  1. Белемнәрне актуальләштерү һәм проблема кую

Милли кием кигән балалар "Кәләпүшем - калфагым" (Р.Вәлиева -Л. Батыр-Булгари) җырын башка.

1.Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән, гүя

Чын әкият иленнән.

2. Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

3. Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.



  • Балалар, ә бүгенге көндә милли кием кигән кешене кайда күреп була?

  • Татар милли бизәкләре нинди була икән?



  1. Проблеманы ачыклау.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ: «Милли орнамент" (Бу эштә милли бизәктә нинди элементлар куллану күрсәтелә.)

Татар орнаменты тулысынча үсемлек-чәчәк мотивларыннан тора. Озын кышкы кичләрдә кызлар бергә җыелып чигү чиккәннәр. Алар чәчәкләр, яфраклардан торган төрле куңелле бизәкләр белән алъяпкычлар, түбәтәйләр, калфаклар, мендәр тышлары бизәгәннәр. Бизәкләр тирән мәгънәгә ия булганнар:

Туры сызыклар - җир өсте

Дулкынлы сызыклар - су

Түгәрәк - ай, кояш

Роза чәчәге - матурлык һәм мәхәббәт

Лалә чәчәге - яңару (Татарстан гербында)

Гөлҗимеш чәчәге, миләш тәлгәше - бәхет

Кашкарый чәчәге - озын гомер

Чәчәк букеты - яшәү дәрте

Шул ук вакытта төрле бизәкләр белән эшләнгән татар халык костюмнары һәм әбиләр, әниләр көнкүрештә кулланган әйберләр күрсәтелә.


  • Балалар, ә сез үзегезнең тормышыгызда милли бизәкне ничек куллана аласыз? (Төрле җаваплар)

  • Бүген бездә кунакта Алсуның әнисе, ул ательеда тегүче булып эшли. Хәзер ул сезгә үзенең эше һөнәре турында сөйләр, һәм сезгә файдалы киңәшләр бирер.

ӘНГӘМӘ: (Тегүче, дизайнер һөнәрләре нәрсәдән гыйбәрәт һәм кайда белем алып булу турындада әйтелә).

3.Алган белемнәрне куллану.

- Хәзер һәрберебез дизайнер һәм тегүче булып карарбыз. Моның өчен Айсылу апагыз сезнең белән бергә татар халык костюмының бер элементын - ИЗҮНЕ бизәп карарга тели . Изү кияүгә чыккан хатын - кызларның кием элементы икәнен ачыклаган идек без. Ә әйткәнебезчә, дизайнерлар милли элементларны заманга яраклаштыралар. Безгә Алсу изүне үбезнең мәктәп формасына яраклаштырып яңа аксессуар буларак тәкъдим итә. Бу аксессуарны сез сыйныфның үзенчәлеге буларак бәйрәмнәрдә куллана аласыз.

(Чигү эше эшләнә)

  • 4.Рефлексия

  • Укучылар, без алдыбызга куелган сорауга җавап таптыкмы? (татар халык орнаментларын хәзерге заман киемендә куллану мөмкинме?)

  • Моның өчен нинди һөнәр ияләренең белемнәре кирәк булды?

  • Сез нинди яңа белемнәр алдыгыз?



КУШЫМТА








 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал